Литература
20 Апреля 2023, 07:00

Язмышларны булмый үзгәртеп

Автор: Гөлчирә Галимова.Беренче бүлек. Ниһаять уку елы башланды. Мәктәпкә барасы килмәсә дә Энҗе киенеп көзге алдына килеп басты:--Йә нәрсә инде Энҗе Идрисовна бүгеннән син укытучы. Үз теләгеңә ирештең, ләкин бик моңсу күренәсең. Нәрсә булды сиңа? Әәәәәә, аңладым, авылга кайтасың килмәде, шәһәр балаларын укытырга теләдең. Ярый түз инде дустым, нишлисең бит, син генә түгел.

Язмышларны булмый үзгәртепЯзмышларны булмый үзгәртеп
Язмышларны булмый үзгәртеп

Ниһаять уку елы башланды. Мәктәпкә барасы килмәсә дә Энҗе киенеп көзге алдына килеп басты:
--Йә нәрсә инде Энҗе Идрисовна бүгеннән син укытучы. Үз теләгеңә ирештең, ләкин бик моңсу күренәсең. Нәрсә булды сиңа? Әәәәәә, аңладым, авылга кайтасың килмәде, шәһәр балаларын укытырга теләдең. Ярый түз инде дустым, нишлисең бит, син генә түгел. Яшь укытучыларны кайсын кая җибәреп бетерәләр. Синең юлыңа бу авыл аша үтәргә язган. Әйдә елмай һәм балаларга белем бирергә ашык. Үз үзенә сөйләнеп Энҗе өйдән чыгып китте. Әле мәктәпкә барырга иртәрәк булса да авыл балалары йокламый. Бераз гына алдарак матур күлмәк кигән, ап- ак альяпма бәйләгән, чәчләренә ак бантиклар таккан кызлар атлый. Алар кулында зур чәчәк бәйләмнәре. Шулай ук матур костюм чалбар кигән егетләр кызларны куып җитте. Алар үзләренчә сөйләшеп, көлешеп баралар. Бу балалар инде буй җиткәннәр, мөгаен соңгы уку елларыдыр. Ә Энҗе кечерәк балаларны укытачак. Мәктәпкә килеп җиткәндә аңа кемдер эндәшеп:
--Исәнмесез, сез Энҗе Идрисовнамы?
Энҗе артына борылып карады. Аны кечкенә кызын җитәкләгән 30-35 тирәсендәге ир-ат туктатып:
--Әйе, ә нәрсә булды?
--Гафу итегез, безгә яңа укытучы килде дип әйттеләр. Минем кызым өченче сыйныф укучысы һәм сез аның укытучысы буласыз. Куып җиткәч исәнләшеп алырга гына теләдем.
Ир-ат уңайсызланып елмаеп куйды .
--Ярар, мин каршы түгел, әйдәгез сыйныф бүлмәсенә керик, тантана башланырга вакыт бар. Башка балалар да килгән булырга тиеш, танышып алырга элгерәбез.
Мәктәпкә кергәнче бүтән сүз әйтми генә атладылар алар.
Сыйныф бүлмәсенә керүгә Энҗе балалар килеп аны көтеп утыруларын күрде , шуңа да алар керүгә бүлмәдә тынлык урнашты. Ул эшнең нәрсәдә икәнен аңлады. Чыннан , алар шәһәрдән килгән яшь укытучыга сынап карыйлар кебек тоелды аңа. Энҗе югалып калмады:
--Исәнмесез, мин Энҗе Идрисовна булам, сезнең яңа укытучыгыз. Күрәм барыгызда алдан килгән. Утырыгыз, тантана башланырга вакыт бар бәлки таныша башларбыз?
Бар да акрын гына парта артына утырды. Энҗе күзләре белән барсында күзәтеп чыкты да:
--Аңлыйм, сезне минем яшь булуым борчыйдыр. Нәрсә әйтим, яшь булсам да юкка укып йөрмәгәнмендер һәм сезнең балаларыгызга яхшы белем бирә алам дип уйлыйм. Сезгә шуны исбатларга әзермен. Бергә, бергә уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамлап чыгуыбызга шигем юк. Йә нәрсә балалар сез укырга әзерме?
Балалар ниһаять җанланып китте. Төрлесе төрлечә җавап бирде , кайсы--әйе апа, дисә, кайберләре укыйбыз диде. Кайберләренең укырга әле әзер түгел икәнлеге йөзенә чыккан иде. Ә бер бала йөзен җыерып тәрәзәгә кунган чебеннәр артыннан күзәтеп утыра бирде. Энҗе балаларның исемнәрен сорап, әти әниләре белән танышкач сәгатенә күз салып:
--Ә хәзер тантана башлана, барыбыз да мәктәп каршысына чыгыйк. Аннары мәктәпкә, дәресләргә нәрсәләр кирәк һәм укулар нинди тәртиптә булуын сөйләшеп алырбыз.
Тантана башланды. Иң алгы рәткә беренче сыйныфка укырга керүче бәләкәчләр чыгып басты. Аларның шатлыктан күзләре яна, йөзләреннән нур чәчә. Кулларында зур чәчәк бәйләме. Микрофон алдына мәктәп директоры чыгып балаларны, әти, әниләрне, килгән кунакларны белем бәйрәме белән котлап үтте. Аннары соңгы елларын укучы балаларга сүз бирде. Балалар өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, ахырдан әзерләп куелган бүләкләрен беренче сыйныфка укырга керүче балаларга бирделәр. Бәйрәм бик матур үтеп ахырына якынлашкач, соңгы елын укучы малай беренче сыйныфка керүче кечкенә кызның кулына кыңгырау тоттырды .Аның борынына бармагы белән акрын гына төртеп алды да кулына күтәрде.
-Нинди чая, анда да сеңлесен сайлады- дип сөйләнде артта басып торган хатыннарның берсе.
- Үзенең каны якынырак шул- дип җавап бирде икенчесе.
Беренче кыңгырау яңгырады. Кыңгырау тоткан кызны күтәргән малай балалар алдыннан бер тапкыр әйләнде дә мәктәп эченә кереп китте . Алар артыннан барысы да акрын гына мәктәп эченә үтте.
Энҗе биргән чәчәк бәйләмнәрен өстәл өстенә куйды. Бөтенесе дә утырып беткәч кенә:
--Яңа уку елы башлану уңаеннан барыгызны да белем бәйрәме белән котлыйм. Бергә, бергә белем иленә керүебезгә мин шатмын.
Ул күзе белән балаларны карап чыкты:
-Мин алдан ук сезгә иртәгә дәрескә нәрсәләр кирәген язып әзерләп куйдым.
Энҗе әзерләгән кәгазь битләрен таратып чыкты.
-Хөрмәтле әти- әниләр, әбиләр бер үтенечем бар, балаларга йөрергә уңайлы булсын өчен икенче аяк киеме биреп җибәрегез. Аеруча кызлар хакында әйтәм, әйе туфлиләр бик матур, тик балалар шук, чабалар, уйныйлар шуып китүләре ихтимал. Ә йомшак аяк киемнәре бердән уңай, икенчедән бик шудырмый, аннары туфлидән аяклар арый. Спортивный киемдә иртәгәдән үк кирәк булачак. Без балалар белән көн дә спорт белән шөгелләнәчәкбез. Тагын бер үтенечем бар, балаларга бозыла торган ашамлык бирмәгез. Гафу итегез әгәр дөрес булмасам. Бер авылда практика үткәндә бер очрак булды. Бала әнисе җибәргән бутербродны ашамаган һәм сумкадан да чыгармаган. Мөгаен әнисененең вакыты булмагандыр инде сумканы карап тормыйча яңа азык биреп җибәргән. Бала искесен алып ашый башлаган. Бәхетенә янында утырган кыз башкаларга ишетелерлек итеп:
-Син нәрсә сасыган колбаса ашыйсыңмы -дип сораган. Ләкин бала әз ашаса да , аны хастаханәгә озатырга туры килде.
Үпкәләмәгез мин кисәтмичә булдыра алмыйм. Әнисен дә гаепләп булмый, эштән дә кайткан, җитмәсә үзе дә авырый торган булган. Үзегез беләсез барын да карап бетереп булмый, тик шулай да тырышырга кирәк. Ә үземә килгәндә һәрбер килеп чыккан мәшәкатьләр белән , борчыган сорауларымны сезгә хәбәр итеп барырмын. Сорауларыгыз булса бирә аласыз.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Һәрберсе үзенчә уйга калды. Бары балалар бер берсенә әкрен генә нидер әйтеп елмаялар иде. Бәлки миңа әле ышанып бетмиләрдер дип уйлады Энҗе.
-Гафу итегез ә дәресләр ничәгә хәтле була? Дәрестән тыш уку төркеме эшлиячәкме?
Бу сорауны юлда очраган ир-ат бирде.
— Бу бик дөрес сорау. Әйе төркем эшли, төркем әгъзалары сәгать дүртләргә хәтле мәктәптә була. Ә балаларга көн аралаш 4-5 дәрес булачак. Әгәр бала дәрестән тыш төркемгә кала икән аларны ашату карала. Уку елы дәверендә сорауларыгыз була икән дневник эченә язып җибәрегез. Рәхмәт барыгызгада килүегез өчен. Ә хәзер китә аласыз. Балалар иртәгә соңа калмагыз, җәйге каникуллар бетте.- диде Энҗе елмаеп. Бар да таралышып беткәч ниһаять Энҗе дә өйгә кайтып китте . Ул 35 ел гомерен балалар укытырга биргән, хәзерге вакытта берүзе торган Галия апаларда яшәргә урнашты.
-Кайттыңма кызым, нәрсә авыл мәктәбе ошадымы?
-Дөресен генә әйткәндә башта курыккан идем. Тик барыбер шикләнәм, ничек аларга ярап бетерергә?
-Шулай, һәрбер бала үзенчәлекле, һәрберсенә аерым караш кирәк. Төрлесенең төрле характер. Сиңа һәрберсен өйрәнергә һәрберсенең йөрәгенә юл табарга кирәк. Аларны аңларга өйрәнсәң сиңа җиңел булачак.
-Галия апа минем биктә яхшы укытучы буласым килә. Рәхмәт сезгә, мин һәрбер сүзегезне истә калдырачакмын. Мин бит хәттә алар ничек яшәгәнне дә белмим. Сез бер авылда яшәгәч алар хакында беләсездер, бәлки әйтерсез,
-Иң элек балалар белән сөйләш, алар үзләре барында сөйли. Борчылма. Алар белән бергә ,бер берегезгә ияләшәсез. Мин дә булышырмын.
-Рәхмәт.
Икенче көнне мәктәпкә иртәрәк барып Энҗе балаларны каршы алды . Сыйныфта 14 бала. Тик нигәдер бер кыз бала килмәгән. Энҗе бик борчылды, беренче көннән үк баланы җибәрмәгәннәр, бәлки мин яшь булганга укытырга теләмиләрдер дип уйлады ул.
Дәрес башланды. Иң беренче эш итеп Энҗе үткәннәрне кабатлаудан башлады. Аның балалар ни дәрәҗәдә хәтерләрендә үткәннәрне истә калдыруларын беләсе килде. Төрлесе булды, кайсы бик яхшы белә, кайберләре сөйли, сөйли искә төшерде, берничәсе бөтереп оныткан. Дәрес беткәндә генә ишек шакыдылар, һәм ишек ачылып китте, ишектән соңа калган кыз, ә артыннан әтисе керде
дә
-Исәнмесез, гафу итегез, эштән кайтып җитә алмадым, машинам җимерелде. Үзләре генә уянырга әле өйрәнеп бетмәделәр.
--Ярый кер Әлфия, икенче йоклап калма.
Әлфия кереп утырды. Энҗе бала янында әйтергә теләмәгән сүзен кызның әтисе Әмир янына килеп:
-Әнисе уята ала иде, ул да сезнең яныгызда идеме.
-Кызганычка каршы янымда түгел шул.
Аларның сүзләрен бүлеп званок булды һәм балалар ишек янына килеп:
-Апа тәнәфестә коридорга чыксак ярыймы?
Энҗе юл биреп:
-Чыгыгыз балалар, тик бик чабып йөрмәгез.
Әмир Энҗегә карап.
--Гафу итегез миңа китергә кирәк- дип китеп барды.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас