

Рәмзия палатадан чыкканда коридор буйлап балалар китерүче шәфкать туташы узып бара иде .
--Туктагыз әле, сез бит безнең бүлмәдәге хатыннарның балаларын имезергә алып килдегез, ә минем кызымны оныттыгыз ахыры. Нигә аны алып килмәдегез?
--Мин сезгә бер әйбердә әйтә алмыйм. Сезгә табиб белән сөйләшергә кирәк .
Рәмзиянең хәле болайда юк, баланы да авыр тапты. Тик йөрәге нидер сизгән кебек. Табиб бүлмәсенә килеп җиткәч ,ишекне шакырга кулын гына күтәргән иде Галина Николаевна үзе килеп чыкты.
--Сез нигә йөрисез? Мин бит сезгә ятып торырга куштым. Бер, ике көн сакланырга дигән идем, ә сез чабып йөрисез.
--Гафу итегез, минем урында булсагыз нишләр идегез? Бөтен хатынга баланы имезергә алып килделәр, ә минем кызымны алып килмәделәр. Нигә? Нәрсә булды? Әле кичә генә барда яхшы иде бит.
Галина Николаевна бераз уйланып торгач:
--Аңладым, әйдә керегез,
Рәмзия акрын гына табиб артыннан аның бүлмәсенә керде.
--Иң беренче сезнең алда гафу үтенәсем килә— дип башлады табиб— Беләсезме без бик четерекле мәсьәләгә тап булдык.
Рәмзия түзмәде:
--Ә минем нинди катнашым бар ул мәсьәләгездә? Хәтта бала тапкан көнне сез кызымны кулыма тоттырдыгыз, үзегез үк авыр таптым дип әйтәсез, шулай булгач хәлем яхшыра башлагач нигә баламны алып килмәделәр? Нәрсә булганын минем белергә хакым бар дип уйлыйм.
--Әйтеп бетерергә ирек бирегез инде үтенәм. Әйе сезнең алда без бик гаепле, шулай ук килеп чыгар дип күз алдына да килмәде. Без бары кеше гомерен саклап калу өчен генә бу чараны кулландык, соңгы өметебез иде., сезгә борчу мәшәкатьләр китерү өчен түгел.
--Минем кызыма нәрсә булды дим? Мине бары шул кызыксындыра башка әйбер түгел, турыдан әйтегез әле нәрсә булды?
--Үтенәм тыңлап бетерегез инде. Сезнең кызыгыз Аллага шөкер исән сау, аңа бернәрсәдә янамый. Мин шуны аңлатырга тырышам да инде. Бүген төнлә бер хатынны алып килделәр. Гаиләләре белән машинада кайтып барганда юл һәлакәтенә эләгеп ире, әти, әнисе һәлак була , үзе үлем белән көрәшә. Баласын кызганычка каршы саклап кала алмадык. Күзен ачуга балам кая дип ачыргаланып сорады. Иремне дәшегез, баламны кулыма бирегез дип елады .Әгәр без аңа нинди булсада бала күрсәтмәгән булсак, бер алла белә нәрсә белән беткәнен. Хәле бик авыр булганга шундый адымга барырга туры килде ...... Ә ул баланы күрүгә бераз булса да тынычланды..........
--Нәрсә сез минем кызымны аңа бирергә телисезме?
--Юк инде, сез нәрсә әйтәсез? Без бары бер мизгелгә баланы күрсәтергә булдык. Ашыкмагыз әле, тыңлап бетерегез, әгәр бу эшкә бармасак без ул кызны да югалта идек .Бераз түзегез инде, бер сәгать дәвамында мин сезнең кызыгызны үзем сезгә алып киләм. Минем урында булсагыз бәлки сездә шулай эшләр идегез. Минем бары тик ул яшь хатынның гомерен саклап калу иде уемда.
--Бәлки шулайдыр, ләкин сез минем турында оныткансыз. Мин бик борчылдым, аңлагыз мине дә.
--Әйе без гаепле, бер гомерне коткарыр өчен икенчесен онытып җибәргәнбез. Тик аның гомере нечкә җепкә асылынып тора иде, әйдәгез минем белән.
Рәмзия табиб артыннан атлады. Алар бер бүлмәгә керделәр. Төрле аппаратларга тоташып беткән, йөзләре күгәреп, бер күзе шешеп чыккан, әйтерсең лә бөтенләй күзе юк. Аяклары белән бер кулы бәйләүдә, бәйләүләренә дә кып кызыл кан саркыган, ә күкрәгендә ярасыз калган кулы белән бала кочаклап ята. Бу күренешне күрү Рәмзиягә бик авыр булды, аның йөрәге телгәләнде. Әйе табиб дөрес эшләгән, әгәр аның кызы кемнеңдер гомерен саклап калырга булыша икән ничек каршы килеп була. Мескен хатын ничек яшәр икән, ул бөтен гаиләсен, туарга да элгермәгән баласын югалтканын белсә? Юк мондый кайгыны Рәмзия беркемгә дә теләмәс иде. Аны уеннан Галина Николаевна бүлдерде:
--Минем тагын бер үтенечем бар.
--Мин нәрсә эшли алам соң?
--Шулай килеп чыккан икән бу яшь хатын күзен ачкан вакытта булса да сезнең кызыгызны аның янына алып керсәк ярыймы? Беләм бу сезгә бик авыр бирелә.
Тик аңлагыз үтенәм бары бер көн булсада ул хатынга булышыйк, аннары хәле яхшыргач нәрсә булсада уйлап табарбыз .Ә хәзер Тәнзилә йоклап киткән, сез кызыгызны алып китә аласыз.
--Ничек дидегез исемен?
--Тәнзилә, Сафина Тәнзилә.
Рәмзия телсез калды. Бу аптырау тоташ йөзенә курку чыккан карашны күреп Галина Николаевна:
--Сез нәрсә беләсезме аны?
--Әйе беләм.
--Бигрәк яхшы, бәлки танышыгызның гомерен саклап калырга булышуыгыз сезнең йөрәгегезнең мәрхәмәтле икәнен күрсәтә һәм сезгә җиңелерәк булыр. Ә хәзер барыгыз сезгә ял кирәк.
Рәмзия бер сүз дәшми нарасыен алды да бүлмәсенә кереп китте . Нигә соң Алланың рәхмәте һаман сыный икән аны ? Нигә гел аларның юлларын очраштырып тора. Инде бәхетле булам дигәндә генә яңа баштан нинди булсада каршылыклар килеп чыга . Бу нәрсә, язмыш сынавымы? Әйе күп күрде, күп ишетте Рәмзия ләкин Тәнзиләне дә җәлли. Ул аның тормышын тар -мар китерде, тик хәзер нинди авыр хәлдә. Яп- яшь килеш ирсез дә, баласыз да калды ,җитмәсә әти, әнисе дә үлде. Нинди зур кайгы төште аның башына. Нишләр ул бу хәбәрләрне әйтсәләр. Рәмзия дә күп күрде, тик Тәнзилә көткән сынауларны беркемгә дә теләмәс иде..Җәлләде ул Тәнзиләне бик җәлләде. Көн бик авыр үтте, Рәмзиянең башын яңа баштан үткән хатирәләр биләп алды.
Соңгы кыңгырау кичәсеннән соң Ильнар белән Рәмзия авыл башындагы күл буена килделәр. Ильнар камышлар арасында йөзеп йөргән аккошларны күреп:
--Рәмзия кара әле бигрәк матурлар бит, күрәсеңме алар гел пар булып йөзәләр. Безнең дә йөрәкләребез тоташкан кебек гел бер пар булып яшәсәк иде .Мин икебезгә дә аккошлар сүрәте белән муенсалар алдым, йөрәкләребезне без өйләнешкәнчегә хәтле тоташтырып торсыннар.- дип сүзләрен әйтеп бетерде дә, башта Рәмзиянең муенсасын кияргә булышты, аннары үзенекен киде. Алар аккошларга сокланып озак карап утырдылар. Таң ата башлагач кына Ильнар Рәмзияне өйгә озатты. Рәмзия күлмәген салып пижамасын киде дә алкаларын очкындыра башлады. Кисәктән муенындагы муенсасы юк икәнен аңлады. Ул куллары белән кабат- кабат муенын тикшерде. Юк, нишләргә? Рәмзия кире киенде дә күл буена китте .Һәр сантиметр җирне эзләп караса да муенсаны таба алмады. Бәлки Раббыбыз шул вакытта ук Ильнар минем өчен пар түгел икәнен кисәтергә теләгән булгандыр. Ә хәзер әнә нәрсә килеп чыкты. Ул бу дөнья белән мәңгелеккә саубуллашты .Үлгәннәрне начар искә алмыйлар, Рәмзия дә бары яхшы хатирәләр генә искә алырга тырышты.
Кич җиткәч яңадан шәфкать туташы килеп:
--Гафу итегез әгәр каршы килмәсәгез без кызыгызны янә авыр хәлдә яткан хатын янына кертер идек. Ул аңга килде һәм кызымны күрәсем килә дип елый башлады.
--Ә башка кыз биреп булмыймы?
--Сез әни кеше, сез беренче балагызны күргәч икенче көнне башка бала алып килсәләр нишләр идегез?Таныр идегезме?
--Әйе таныр идем, , ничек итеп үз нарасыеңны бутап була.
--Без гаепле беләм, начарлык теләп эшләнгән эш түгел, тиз арада бала күрсәтергә кирәк булгач сезнең бала туры килде, ул бүтән кешенең дә баласы була ала иде. Зинһар өчен ачуланмагыз.
--Ярый әлегә мин каршы түгел, иң мөхиме терелсен генә, ә менә ахырдан ничек әйтерсез? Мин бит тиздән кайтып китәм.
--Безне шул борчыйда инде. Бик куркабыз, аның гомере кол өстендә тора бит .Бу бик четерекле мәсьәлә .
Инде өч көн үтте, Тәнзиләнең хәле бер яхшырды, вакыты белән үлем белән көрәште, караңгылыкка чумды. Араларында зур үпкәләр булсада, Рәмзия аның өчен бик борчылды .Ул гел Тәнзилә яткан бүлмәгә кереп хәлен белешеп торды. Хәйдәр килгәч булган хәлләр турында сөйләде.
--Бигрәк ачы язмыш көткән булган икән Тәнзиләне, нишлисең бит, нинди сынаулар аша үтәргә язганны алдан беркем дә белми шул. Әле үзе исән калган.
--Күз алдына китерүе авыр, әгәр бөтен дөреслекне әйткәч нәрсә буласын. Бу бит йөрәк өшетерлек хәбәр. Күпме түземлек кирәк була .
--Анысы шулай, тик сезне тизрәк чыгарсыннар иде, Тәнзилә безнең кызыбызны бетереп үз кызы дип саный башлаганчы.
--Кичә кич ул йоклап киткән иде , мин күкрәгеннән баланы алдым. Баласы янында юк икәнен белгәч күрсәң иде нинди ачыргаланып кычкырып елаганын. Көч хәл белән тынычландырдылар аны. Миңа кызымны кире калдырырга туры килде, баламны иртә белән генә имезергә алып килделәр.
--Соң ул төне буе аның күкрәгендә йоклагач сине оныта бит инде, балалар әни җылысын тоеп үсәләр дия иде әби.
--Миндә шулай дидем, бүген имезә башлагач көйсезләнде. Табибка да бүтән баламны бирергә рөхсәтем юк , башка әйбер уйлап табыгыз дип әйттем.
--Дөрес эшләгәнсең, ә кайчан чыгаралар?
--Берсекөнгә, унберләргә килерсең, күчтәнәчләр алып килергә онытма.
Ике көн түз инде, аннары гел бергә булырбыз.
--Рәхмәт, бу сүзең яратам дип әйткәнгә караганда да матурырак, йөрәгемә җылы керде, белсәң иде нинди бәхетле мин.
Хәйдәр Рәмзиянең битеннән үбеп алды.--Син тагында матурайгансың ,мин бик каты яратам сине, тормышымны бизәгәнең өчен рәхмәт .
Хәйдәр елмаеп тагын Рәмзиянең битеннән үпте дә, чыгып китте .
Иртәгә чыгаралар, бүген дә әллә ни күп үзгәреш булмады. Рәмзия кирәкле документлар әзерлеге турында сорарга Галина Николаевна янына керде.
--Мин язуларымны сорарга кердем.
--Кичкә әзерләп куярмын, аннары зур рәхмәтемне әйтәсем килә, әгәр сез ризалашмаган булсагыз белмим ничек ярдәм иткән булыр идек. Кеше гомере бик сәер бит ул, кемгәдер бер тамчы өмет җитә, ул яшәү мәгънәсен табып яшәр өчен көрәшә, Менә безнең очрак та шундыйрак булды.
--Мин сезгә ярдәм итә алганыма шатмын, мин иртәгә китәм, нәрсә эшләргә җыенасыз? Гел алдап булмый бит..
--Әлегә билгесез , иң мөһиме ул хәзер үлем торнагыннан чыкты.
Шул вакыт бүлмәгә шәфкать туташы кереп.
--Галина Николаевна Сафина бала эзләтә, иремне күрәсе килә дип акыра, нишләргә белмибез.
Бөтенесе Тәнзилә яткан бүлмәгә чапты. Аңа башка кыз бала алып килгәннәр иде.
-— Минем баланы алыштыргансыз, Ильнар, Ильнар безнең балабызны урлаганнар.
Табиб тынычландырырга тырышып:
---Юк, тынычланыгыз сезгә шулай күренгән, наркоздан чыкканда шулай була.
Тик Тәнзилә генә тыңларга теләмәде, ачыргаланып кычкырды, елады, ахыр чиктә кулындагы булган провадаларны очкындырып сикереп торды.
--Мин табам баламны, хәзер Ильнар көт, без кайтабыз,- диде дә идәнгә сыгылып төште.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.