

Рәмзиянең йөзе агарып китте, ул үзе дә сизмичә:
--Тәнзиләсе кайткан, димәк барда дөрес булган.
--Аңламадым, син нәрсә дидең? Нигә Тәнзиләсе?
Мәдинә Рәмзия каршысына басып:
--Син чынлап әйтәсеңме?
--Әйе ул теге юлы миңа мин Ильнарның хатыны диюче, мин сиңа әйткән идем бит. Нигә ул монда? Мин белергә тиеш .
Рәмзия урамга чыга башлады, ләкин аны Мәдинә туктатырга теләп:
--Кирәкми дустым, синнән башка да кеше күп анда аңлашырлар.
--Юк бу миңа һәм Ильнарга гына кагыла, димәк мин анда булырга тиеш .
Рәмзия чыгып туп туры Тәнзилә янына килеп басты да:
--Син нигә дип монда кайттың? Нигә үзегездә егетләр беткәнме, кеше егетләре артыннан куып йөрисез?
Тәнзилә сүз әйтергә дә өлгермәде, аның алдына шкаф хәтле ир килеп басты да:
--Без куып йөрмибез, безгә Ильнар кирәк һәм без бу туйны туктатырга кайттык.
--Ничек итеп?
Рәмзиянең әтисе аптыраган карашын ир атка төбәп:
--Әйтегез ничек? Нинди сәбәп белән сез бу сүзләрне әйтәсез?
--Мин Тәнзиләнең туганы булам һәм сеңлемнең ирсез бала табуын теләмим. Җитмәсә аңа әле унсигез дә тулмаган.
--Сез нәрсә сөйлисез? Сезнең сеңлегез бөтен иргә ябышып йөреп бала көткәненә безнең дә, Ильнарның да катышы юк, китегез моннан яки без полиция чакырабыз.
Рәмзиянең әнисе ачуы чыгып Тәнзилә янына килеп:
--Сеңлем сиңа оят түгелме? Нигә дип кеше тормышын җимерәсең?
--Мин җимермим, мин чыннан да Ильнардан бала көтәм. Рәмзия гафу ит, мин чыннан белмәдем аның хатыны бар икәнен, ул бит миңа яратам , өйләнәм диде, тик мин дә Ильнарны яратам һәм миңа өйләнүен телим.
Аның сүзенә яңадан теге ир кушылды:
--Җитәр, сүз куертып торудан мәгънә юк , әгәр өйләнми икән без аны төрмәгә утыртабыз,
Рәмзиянең башы әйләнеп китте, ул чак кына егылмады, аннары үзен кулга алып:
--Теләсә нишлә, миңа ул кирәк түгел, хәзер үк туй ясый аласыз.- дип
сүзләрен әйтеп бетерде дә Рәмзия өйгә чабып кереп китте. Күпме вакыт үткәнен дә, нәрсәләр булганын да ул белми. Ул бүлмәсенә кереп бикләнде дә, бер ноктага карап утыра бирде.
Кунаклар таралышты, өйдә бары иң якын дуслары белән якын туганнары гына калды. Бар да Рәмзия өчен борчыла, күпме ишек шакысалар да, Рәмзия ишекне ачмады. Шунда Хәйдәр Рәмзиянең әнисе янына килеп:
--Миңа бераз вакыт кирәк була , мин сөйләшеп карыйм әле аның белән, рөхсәт итсәгез әлбәттә. Үтенәм рөхсәт итегез.
Бөтенесе дә ризалашты, кем белә бәлки ул Рәмзияне тынычландыра алыр. Хәйдәр ишек янына килеп :
--Рәмзия ач әле үтенәм, минем сиңа әйтәсе мөһим сүзем бар теләсәң мин хәзер үк китәм, бары тыңла гына.
Бер тавыш та ишетелмәгәч Хәйдәр китергә генә җыенган иде ,ишек ачылды да, Рәмзия акрын гына:
--Әйдә кер тыңлыйм сине, бары үтенәм, Ильнарны гафу ит дип әйтмә.
Хәйдәр бүлмәгә керде дә башта нишләргә, сүзне ничек башларга белмичә аптырап торды, аннары бөтен көчен җыеп:
--Юк, Ильнар турында берни дә әйтмим, мин сиңең күпме сынаулар аша узганыңны беләм ,шуңа күрә әйтәсе килгән сүзләремне генә әйтәм. Миңа бераз уңайсыз, бәлки вакыты да ул түгелдер тик тыңла, үтенәм, бүлдермә генә.
--Бик ерактан киләсең әйт , әйт, тыңлыйм.
—Беләсеңме син бәлки үзең дә сизгәнсеңдер, — Хәйдәр кулларын угалый башлады, ничек әйтеп бетерергә соң сүзләрен, ул биктә курыкты, ничектер уңайсыз хәлдә калган кебек булды, тик ул янә сүзен башлап: —-Тыңла , мин сине күптән яратып йөрим, алтын таулар да бирәм дип әйтә алмыйм, анысын акрынлап бергә җыярбыз. Син күктәге йолдызларга кара, аларны санап та бетереп булмый. Йолдыз атылып төшә диләр ,кими диләр, юк кимеми, берсе сүнсә икенчесе кабына. Көндезләрен сүнә бит дисәләр дә, сүнми ул бездә көндез икән димәк ул башка җирдә төнге офыкны яктырта. Шуңа күрә аларны санап та бетереп булмый, минем дә сиңа булган яратуымның зурлыгының чамасы юк, йолдыз балкыган кебек сиңа булган сөю хисем йөрәгемдә гел балкып тора һәм йолдызлар кебек беркайчан да сүнмәячәк..
Хәйдәр бер мизгелгә тынып калды да:
--Сиңа бәлки кызыктыр, тик менә мин шулай йолдызларга тиңлим сиңа булган сөюемне. Сиңа хәзер авыр, ләкин сиңа әйтер сүзем шул, чык миңа кияүгә. —Тагын тынлык урнашты - Кунаклар җыелган, ә бераздан минем әти белән әни килеп җитә, беләм син мине яратмыйсың, тик мин көтәм. Кайчан булса да син минем яхшы ир булуымны аңларсың һәм яратам дип әйтерсең. Үтенәм кире какма, минем сөюем икебезгәдә җитә, ә мин түзә беләм .Уйла ,мин чыгам, риза булсаң туй күлмәге белән чык, юк икән мин синең юлыңда бүтән тормам, тик дуслыкны югалтмыйк.
Хәйдәр Рәмзиянең күзләренә карады да, чыгып китте.
Рәмзиянең әнисе Хәйдәр каршысына ук килде дә:
---Нәрсә, нәрсә анда? Рәмзия нишли, елыймы? Әйт инде тизрәк, нишли ул?
--Сез бит миңа сүздә әйтергә ирек бирмисез..... Минем уйлавымча барда яхшы була, бераз вакыт бирик Рәмзиягә.
--Аңлыйм мин аны, балакаем күпме кичерде, ә хәзер күпме кунак чакырып кеше алдында көлкегә калдык, белмим ничек түзәр аның йөрәге, әле ярый сез бар . Мондый дуслары булгач бераз булса да җиңелерәк кичерергә авырлыкларны.
--Ашыкмагыз бер әйберне дә әрәм итмибез .Ышаныгыз Рәмзия җир йөзендәге иң бәхетле кешеләрнең берсе булачак.
--Амин, шулай булса бик әйбәт булыр иде. Соңгы хәлләрдән соң шулай булыр дип әйтергә бик авыр.
--Ә нәрсә булды соң? Ильнар нишләде?
--Ул нишләсен, теге кызга ияреп китеп барды . Мин аны бераз борчылып, безгә нәрсә булсада аңлатыр дип уйладым. Юк шул, ул хәтта килеп гафу да үтенмәде.
--Әйдәгез болай килешик әле, сез бүтән ул кешене искә алмагыз, барда яхшы була, ышаныгыз.
--Син бик сәер сөйлисең, бернидә аңламыйм, бәлки сәбәбен әйтерсең.
Шул вакыт Рәмзия утырган бүлмәнең ишеге ачылды һәм ап-ак күлмәге белән май кояшы кебек балкып Рәмзия чыкты. Ул туры әнисенең каршысына килеп басты да:
--Әни, әнием мин бәхетле булыр өчен бөтен көчемне куячакмын.
Аннары Хәйдәргә борылып:
--Син кире уйламадыңмы?
--Юк, мин бары сине генә озак көттем. Йә бергә китикме бәхет сукмагыннан?
--Әйдә, мин риза.
Өйдә булган кешеләрнең башта берседә нәрсә булганын аңлый алмый карап торды. Эшнең нәрсәдә икәнен белеп алгач барысыда яшьләрне котлый башладылар.
Ниһаять туй мәҗлесе ахырына якынлашты .Гөлшат Рәмзия янына килеп:
--Дустым үзең беләсеңдер нәрсәгә ризалашканыңны, мин сине гаепләмим, тик Ильнарның ачуын Хәйдәргә күчермә. Үзең беләсең ул яхшы егет. Без дә аның сине яратып йөргәнен күптән беләбез, ниһаять ул үзенең хыялын тормышка ашыруга җитеште. Син дә бәхетле була аласың әгәр теләсәң.
--Беләм, Хәйдәр миңа бик зур бүләк ясады, аның бу яхшылыгын мин беркайчанда онытмыйм. Бары куркам минем җүләрлекләремә түзәр микән , минем чыннан да бәхетле буласым килә. Мин бөтен көчемне куячакмын Хәйдәр миңа өйләнгәненә үкенмәсен өчен. Мине упкыннан тартып алган өчен Хәйдәргә бик рәхмәтлемен.
Кунаклар таралышты, килен белән кияүгә бер бүлмәдә урын җәелде. Рәмзия көзге янына килеп алкаларын ычкындыра башлады. Хәйдәр аның янына килеп үзенә таба борып бастырды.
---Рәмзия беләм син әле бергә булыр өчен әзер түгел, мин сине ашыктырмыйм. Мин сине яратам, үзең теләмичә безнең арада беркайчанда бернәрсә дә булмаячак. Иң мөһиме син бәхетле бул, ә калганы акрын гына үз урынына кайтыр.
--Син, сиңа нәрсә әйтим, рәхмәт сүзе сиңа бик аз, Хәйдәр минем синең белән чыннанда бәхетле буласым килә.--Рәмзия Хәйдәрнең кулларын кулына алып— Үтенәм үпкәләмә һәм мине ашыктырма. Мин сиңа яхшы хатын булырга бик тырышачакмын. Кайчан булсада миндә яратам сүзләрен матур итеп әйтергә өйрәнермен.
Рәмзия күзләрен йомды .
--Менә бу инде синдә мәхәббәт чаткылары әле үлмәгәнне аңлата, кызарма , —Хәйдәр Рәмзияне кочагына алып--йә кая китте минем чая, гүзәл дустым? Ярый барда әйбәт булыр . Мин чыгып керәм, ә син киемнәреңне алыштыр. Ул Рәмзиянең битеннән үпте дә чыгып китте.
Менә шулай яңа гайлә туды. Рәмзия акрынлап кына Хәйдәр янында үзенә тыныч һәм ничектер үзенә бертерле рәхәт булып тоелганын сизде. Ниһаять үзен бәхетле итеп тоя башлады. Хәйдәр исә Рәмзияне бала караган кебек карады. Баланы да Рәмзиягә караганда күбрәк көтә кебек тоелды аңа. Булачак бала кыз бала буласы беленгәч, Хәйдәр тагыда шатланды. Ике яктан әти, әниләр аларга ике бүлмәле квартира бүләк иткәч, Хәйдәр балага бүлмә әзерли башлады, түбәләрне аклады, стенадагы иске обойларны алып зур күбәләкләр төшкән обойлар ябыштырды. Вак төяк әйберләр алынып бетте, хәзер ясле алырга гына калды. Ял көн килеп җиткәч яшьләр җитәкләшеп кибеткә чыгып киттеләр. Яслеләр янында озак каранып йөргәч ниһаять берсе янында туктап икесе бергә :
--Менә монысы матур,-дип әйттеләр. Үзләре дә сизмәстән куллары кулга тотынды. Күзләре очрашты. Бу мизгелдә икесенең дә йөрәкләрдә ниндидер үзгәреш хисе барлыкка килде. Хәйдәр бу тынлыкны бозып:
--Ярый мин түләп киләм, син монда гына тор, идәннәре тайгак егылырсың.
--Ярый мин сине көтәм.
Хәйдәр киткәч Рәмзия күрше павильонга керде, Анда кечкенә балаларга берсеннән берсе матур күлмәкләрнең күплегенә исе китеп карады. Аеруча яшел төскә көнбагыш чәчәге төшкән күлмәк ошады аңа Ул үрелеп күлмәкне алып карамакчы иде кемдер аңа, төртелеп китте дә:
--Гафу итегез тик бу күлмәкне мин алам, мин инде акчасын түләдем.
Рәмзия борылып карады да аптыраулы карашын каршыдагы хатынга төбәп:
--Син, кабат син минем юлымда очрыйсың? Бу нәрсә инде тагын.? Нишләп гел миңа сине юлымда очраттыра икән Алланың рәхмәте ?
--Рәмзия сәләм .Без монда яшәргә кайттык.
Рәмзия каршысында басып торучы Тәнзиләгә карап:
-Үтенәм бер сүздә әйтмә,- диде дә,
Рәмзия борылып китеп барды. Тик каршысына Ильнар килеп чыкты:
--Нихәл Рәмзия. Очравыңа шатмын. Син миңа ачу тотма инде .Син....
--Синең аклануыңны ишетәсем килми, үтенәм кит.
--Кая китим? Син бит минем баланы карыныңда йөртәсең, минем белергә хакым бар.
--Исеңә төштеме хәзер? Әллә миннән кабат көлергә җыенасыңмы? Үзең ачу тотма дисең, үзең аркама энә белән төртеп торасың. Аңламыйм ничек мин сине ярата алдым икән.
Ильнар белән сөйләшеп Хәйдәрнең килеп җиткәнен сизмидә калды Рәмзия. Ә Хәйдәр килүгә аларның сүзләренә кушылып:
--Язмыш ул Рәмзия, язмыш. Суга кермичә йөзә беләсеңме юкмы икәнне белмисең, тормышта да авызың пешмичә кемнең кем икәнен ачы сынаулар үтеп кенә аңлыйсың. Ә хәзер сиңа боларның берседә кирәкми, әйдә кайтабыз.
Хәйдәр Ильнарга сүздә әйтергә ирек бирмичә Рәмзияне җитәкләп алып китеп тә барды.
--Сиңа авыр сүз әйтмәгәндер бит?
--Юк, зыянлы түгел.
--Ярый мин сине бүтән үзеңне генә калдырмыйм.
Вакыт үтте, Рәмзиянең эче авырта башлауга Хәйдәр аны хастаханәгә илтте . Ул бик курыкты, нигә озак?,- коридор буйлап аркылыга, буйга йөрде, күп вакыт үткән дип уйлап биш минут саен сәгать карады. Әнә ниһаять шәфкать туташы чыгып Хәйдәр янына килде дә:
--Котлыйм, сезнең кызыгыз бар, хатыныгыз да үзен яхшы хис итә.
Хәйдәр шатлыгыннан нишләргә белмәде, ул чабып диярлек урамга чыкты да:
--Яратам мин сине,яратам Рәмзиям, ишетәсеңме? Яратам, рәхмәт сиңа кызым өчен.
Хәйдәр әниләренә хәбәр итергә ашыкты. Ишетте Рәмзия, Хәйдәрнең бөтен сүзен ишетте. Шунда беренче тапкыр үзенең Хәйдәрне ярата башлавын аңлады, әйе ул бәхетле, бик бәхетле чөнки иң яхшы ир аңа эләккән.
Төнлә белән Рәмзия кешеләрнең кычкырып сөйләшү тавышына уянып китте.
--Тизрәк операция өстәленә, үзен булса да алып калырга кирәк.
Рәмзия уйга калды, бер хатын баласын югалта, җитмәсә үзе дә үлем белән көрәшә .Бик авыр шул. Алланың рәхмәте сакла син ул хатынны . Таң атканчы Рәмзия теге хатынны җәлләп йоклый алмады. Үзең әни булгач, авырлыклар күргәч башка әниләргә караш та башка була икән, аеруча балалар тудыру йортында. Башка әниләр белән бергә бөтен авырлыкларын бергә үтәсең икән ул. Һәр ана өчен йөрәк яна, аның баласының да, үзенең дә исән сау булуын телисең.
Иртә белән балаларны имезергә алып керә башладылар. Тик нигәдер Рәмзиянең кызын гына алып кермәделәр. Рәмзия озак көтте һәм баланы нигә алып кермәгәннәренең сәбәбен белер өчен коридорга чыкты.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.