

Рәмзия үзен чүплек базында кебек хис итте. Кечкенә генә бүлмә эчендә ике диванда ике ир ат йоклап ята. Стена кырыена куелган өстәл өстендә, астында да буш шешәләр аунап ята, төрле җирдә аунап яткан киемнәр әшәкеләнеп катып беткән. Бүлмәдән чыккан сасы искә чыдый торган түгел. Шулчак диванда яткан ирләрнең берсе уянып :
--Димон вставай давай- дип әйткәч кенә Рәмзия айнып киткән кебек булды.Теге ир Рәмзияне күреп:
--О ооооо, к нам красотку прислали, Димон слышишь?
Рәмзия куркуыннан артка чикте , ләкин кемгәдер бәрелде дә артына борылып карады.
--Ильнар .....
Рәмзия шатлыгыннан сумкасын кулыннан төшереп җибәрде дә, Ильнарны кочаклап алды. Ильнар исә аптырап:
--Син нәрсә эшлисең монда?
--Синең яныңа килдем, сөйләшәсе сүзләр бар, тик бу бүлмәдә син яшисеңме соң? Бигрәк куркыныч бит.
--Мин бит курортта түгел, эштә, аннары дустымның туган көнен бәйрәм итү кичәсе иде, нинди начарлыгы бар? Ярый әйдә кер.
Рәмзиянең бу бүлмәгә бер генә дә керәсе килмәсәдә, аңа керергә туры килде.
--Кара әле, бәлки урамда сөйләшербез, кеше янында яхшы түгел бит .
— Аптырама алар татарча белми.
Бүлмәгә керүгә Ильнар егетләргә "минем хатыным килде бераз чыгып торыгыз әле" дигәч тегеләре көч хәл белән торып чыгып китте.
--Йә нәрсәгә дип монда хәтле килдең инде?
Ильнарның карашы да, бу соравы да ошамады Рәмзиягә, тик килгән икән әйтергә кирәк. Ул җайлап кына барында аңлатты.
--Тукта , нәрсә син бала көтә дип мин кайтырга тиешме? Минем өчен кем эшли? Мин бит уйнарга килмәдем, минем кулымда договор.
--Нишләргә дип уйлыйсың, зур корсак белән туй күлмәге киергәме аннары, бераз булсада уйла инде. Берничә көнгә кайтканнан берни булмый , бераз акча әзрәк аласың шул гына,
--Теләсә нишлә, мин хәзер кайта алмыйм.
Рәмзия елый ук башлады.
--Әйттем мин сиңа бераз соңрак өйләнешергә кирәк дип .
--Ярар сорап карыйм, берәр нәрсә уйлап карарбыз, ярый килгәнсең икән бүлмәне җыеп, киемнәремне юып калдырырсың.
Рәмзия инде кич төнгә авышкан булсада бүлмәне җыя башлады. Бу әшәке бүлмәдә ничек кич кунырга кирәк. Ә Ильнар киенде дә :
--Мин кибеткә барып киләм, ишекне бикләп китәм, кеше кереп куркытмасын үзеңне.
--Үтенәм тиз кайт.
Рәмзия Ильнарны көтә, көтә бүлмәне дә җыеп бетерде, кер дә юды, Ильнар гына күренмәде .Юлда йөрү ардырган булса кирәк , Рәмзия төнге сәгать икеләр тулгач йоклап киткәнен дә сизми калды. Ишек дөмбердәп ябылган тавышка гына күзен ачты. Ишектән акрынлап кына Ильнар кереп бара.
--Гафу ит уяттым ахры, ишек тә ялгыш каты ябылды.
--Син кая йөрисең? Тиз кайтам дидең бит.
--Дуслар очрады, туган көн юдык.
--Соң минем килгәнне белә торып бер белмәгән җирдә үземне генә ничек калдыра алдың?
--Хәзер саклап утырыйммы? Син бит барыбер керләр юа идең.
Ярый берәр сәгать йоклап алырга кирәк эшкә барасы бар.
Ильнар бернәрсә булмаган кебек йокларга ятты. Ә иртә белән эштән сорап кайтырмын дип чыгып китте.
Рәмзия янә бүлмәгә чисталык кертергә тотынды. Бераз вакыт үткәч ишеккә шакыдылар, Рәмзия бик курыксада ишек янына килеп:
--Кем бар анда.
--Ачыгыз әле мин Тәнзилә булам.
Рәмзия хатын-кыз тавышы булгач ишекне ачты. Ишек янында яшь кенә кыз басып тора иде.
--Исәнмесез, сез Ильнарның апасымы? Танышуыма бик шатмын. Мин Тәнзилә булам ,сез киләсен белмәдек бит бәлки каршы да алган булыр идек. Мин сезне безгә кунакка чакырам, монда ирләр бүлмәсендә яшәү яхшы булмас. Ильнарга да әйткән идем. тик ул апам бүген китә, чаптырып йөртмик диде. Минем барыбер сезне кунакка чакырасым килде, аннары үзебез озатырбыз.
Рәмзиягә авыз ачырга да ирек бирмәгән кыз һаман сөйләнде .Рәмзия ниһаять аны бүлдереп:
--Аңламыйм сез кем?
--Гафу итегез мин сезгә ярарга тырышып иң мөһимен әйтмәдем.
--Нигә миңа ярарга тырышырга? Сез нәрсә әйтергә телисез?
--Рәмзия апа буласыздыр инде, Ильнарның апасы булгач, мин, мин ничек әйтим соң? Мин Ильнарның хатыны.
---Нәрсә?
Рәмзиянең кулыннан тоткан чәшкәсе идәнгә төшеп ватылды.
--Мин сезне борчырга теләмәдем, ник аптырыйсыз? Ильнар бит әйтәм дигән иде.
--Нәрсә әйтсен ул? Мин бит апасы түгел ә никахлы хатыны.
--Ничек?
Хәзер инде Тәнзилә аптырап калды.
--Сез нәрсә сөйлисез ул өйләнмәгән мин паспортын күрдем.
--Әле паспортка кул куярга барып җитмәде, хәзер инде җитмәстә, бәхетле булыгыз.
Рәмзия ашыгып киемнәрен җыя башлады.
--Сез болай гына китә алмыйсыз, Ильнар кайтсын, безгә барында ачыкларга кирәк .
--Нәрсәне ачыкларга? Миннән сорап тормады бит башка кызны кочагына алганда.
--Ул бит миңа берни дә әйтмәде.
--Миңа да әйтмәде, мин дә китүем турында әйтеп торуны кирәк дип тапмыйм.
Рәмзия сумкасын күтәрде һәм Тәнзиләне читкә төртеп җибәрде дә чыгып китте . Ул әнисе янына ничек кайтып җиткәнен аңламый да калды, барысы да начар төштә булган кебек.
--Әнием нишләргә инде миңа? Синең сүзләр дөрес булган бит, әнием нишләргә? Ничек бер тамчы арара хыянәт итеп була? Димәк ул мине яратмаган да килеп чыга түгелме әнием? Ничек шулай була соң? Җитмәсә ул ятсыздан бала да көтәм. Күралмыйм мин аны да, баласын да. Әнием мин баланы төшерергә булдым.
--Җүләр икәнсең, әйе син хәзер шулай дип әйтәсең, кызым аңла әгәр баланы төшерсәң син башка бала тапмаска да мөмкин. Вакыты белән хатын-кыз зур ялгышлык ясый, баланың нинди гаебе бар ? Тап кызым бергә, бергә ничектә үстерербез. Ә ул .... нәрсә әйтим кызым....сез бергә укып үскән, бәлки ияләшүне, әйе, әйе бергә булганны, бер берегезгә ияләшкәнне сез мәхәббәт дип аңлагансыз. Көтәргә, бераз гына булса да көтәргә кирәк иде.
--Әнием нишләдем мин? Нигә сине тыңламадым икән?
--Ходай шулай язгандыр, тынычлан, елама имтиханнарыңа әзерләнергә кирәк . Иртәгә әтиең шәһәргә бара, сине дә укуыңа кертеп калдырыр. Хәзер елап бер нәрсә дә үзгәртә алмыйбыз.
Әйе бернәрсә дә үзгәртеп булмый, Рәмзиягә үзенең язмышы белән килешергә генә кала . Бәхетенә әти--әнисе гел ярдәм итеп тордылар. Рәмзиянең бала көтүен белгәч иптәш кызлары Гөлшат белән Мәдинә аны бер минутка да үзен генә калдырмадылар. Гел ярдәм итеп тордылар ,күңелен күрергә тырыштылар, аларга Айрат белән Хәйдәр дә кушылды. Рәмзиянең Ильнар яныннан кайтканына бер айга якын вакыт үтте.Ул әле һаман Ильнар янында булган хәлләрне башыннан куып чыгара алмады. Ничек итеп Ильнар шулай эшли алды? Дөрес түгел дип уйлар иде дә бит, әгәр шулай булса нигә Ильнар шунда ук кайтмады? Димәк дөрес, барда дөрес. Рәмзия озак үзенең уйларына күмелеп утырыр иде өздереп, өздереп телефон шалтырый башлады. Рәмзия телефонны алуга әнисе:
--Кызым хәлең ничек? Нигә телефонны озак алмадың?
--Барда яхшы әнием, уйланылган гына, ә сезнең хәлләр ничек? Әти авырып тора иде, терелеп беттеме?
--Безнең хәлләр яхшы кызым, монда башка хәбәр бар, Ильнар кайткан, әнисе белән синең яныңа киткәннәр. Син белергә тиеш дип уйладым. Алданрак әйтермен дигән идем дә бит, син телефоныңны алмадың.
--Нигә? Тагын нәрсә кирәк булган аңа ? Минем хисләр белән уйнарга ирек бирмәм.
--Кызым нәрсә әйтергә белмим. үзе әйтер, син бит иртәгә үзең дә кайтам дигән идең.
--Әни соңрак сөйләшербез, алар килеп җиттеләр дә ахрысы, ишеккә кемдер шакый. Рәмзия ишекне ачты, Ильнар Рәмзиягә сүздә әйтергә ирек бирмичә:
--Рәмзия без сине алырга килдек, әйберләреңне җый, бүгеннән син бездә яши башлыйсың.
Әнисе Ильнарны кулы белән туктатып:
--Кызым гафу ит минем җүләр малайны, әйдә сөйләшик.
Рәмзия ишек кырыенарак китеп аларга керергә юл бирде, алар бүлмәгә кереп диванга утырдылар. Рәмзия тәрәзә янына килеп басты да:
--Син Ильнар нәрсә әйткәнеңне үзең ишетәсеңме? Мине уенчык дип белдең мәллә? Сиңа кирәк чакта яныңда идем, ә эшкә китүгә башка хатын синең яныңда, җиңел урнаштың .Гафу ит тик мин үземә мондый тормыш теләмим.
--Рәмзия мин аңлатырга килдем, ул минем җитәкченең кызы ,аларга эшкә баргач минем артымнан йөри башлады. Син килгәнне белгәч юри килгән ул безнең араны бозар өчен.
--Нигә шулай булгач миңа шунда ук әйтмәдең?Шалтыратып миңа әйтә ала идең. Мине югалтасың килмәгәч нигә кайтмадың. ?Нәрсә көттең?
--Эш күп иде җибәрмәделәр.
--Акланма, син үз теләген белән эшлисең, димәк төрле вакытта кайтып китә ала идең. Аеруча безнең очракта.
--Ышанмасаң әйдә бергә барып сорыйбыз, үтенәм гафу ит, теләсәң бүтән бармыйм, шушы башлаган эшне бетерәбездә.Тик бездә эш юк , ә өйләнгәч безгә акча яшәр өчен кирәк була, аңла инде, әйдә ЗАГСка барабыз, бүген үк гариза язабыз.
Бу сүзләргә Ильнарның әнисе кушылды:
--Ә нигә гариза кирәк, авылда болайда яздырып була, бары барырга кирәк. Рәмзия кызым дөнья хәле гафу ит Ильнарны .Ирсез бала үстерү бик авыр.
--Мин нәрсә әйтергә дә белмим. Ә хәзер гафу итегез мине үземне генә калдырыгыз.
Килгән кунаклар чыгып киткәч Рәмзия озак уйлады .Бер яктан ирсез бала үстерү бик авыр ,аннары бәлки Ильнар дөрес әйтәдер ул кыз үзе бәйләнә торгандыр. Ул нишләргә дә белмәде .Соңгы араларда булган хәлләр тынгылык бирмәде. Өйгә кайтып әнисе белән киңәшләшеп Рәмзия тагын бер кат үзгәрергә Ильнарга өмет бирде. Озакка сузмыйча туй ясарга булдылар.
Рәмзия иптәш кызлары белән туй күлмәге алып кайтты .Өйдә гөр килеп туйга әзерлек бара .Менә ул көн килеп җитте. Ап ак күлмәген киеп Рәмзия басып тора .Иптәш кызы Мәдинә аның янына килеп:
--Син иң чибәр килен, егет булсам үзем дә өйләнергә әзер.
--Рәхмәт дустым..
Ашыгып бүлмәгә белән Айрат Гөлшат керделәр, керүгә Айрат автоматтан сипкән кебек :
--Урам башында машиналар күренде кәләшне яшерергә кирәк, акча күбрәк сорагыз кызлар.
Мәдинә Айратны тертеп җибәрде дә:
--Сез капка янында торырга тиеш идегез бит, тизрәк чыгыгыз.
Айрат ашыгып чыгып китте.
Биш минутта үтмәде урамда кычкырган тавышлар ишетелде.
Рәмзия дустына карап:
--Бу Ильнарлар булмады, машина да кычкыртып килмәде, тәрәзәдән кара әле нишлиләр анда .
Мәдинә, аптырап дустына:
--Нәрсә булганын белмим, тик анда ят кешеләр килгән һәм өйгә керергә телиләр, ә синең әниең аларны куа, үзең кара әле.
Рәмзия килеп тәрәзәгә күз салды һәм сүзсез калды .Капка төбендә ниндидер ирләр арасында Тәнзилә басып тора иде.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.