Литература
15 Апреля 2023, 07:00

Йолдызларга тиңлим сөюне

Автор: Гөлчирә Галимова. Беренче бүлек. Һәр кешенең үз язмышы, үзенең юлы туганда ук язылган диләр .Ниләр генә эшләсәң дә, ничек кенә язмышыңны үзгәртергә теләсәң дә , язганың сине куып та җитә, бәреп тә аудара икән. Рәмзиянең тормыш юлы да сикәлтәле юллар аша уза.Беренче сыйныфтан ук бер парта артында утырып укыган Ильнар ниһаять беренче адымын ясады.

Йолдызларга тиңлим сөюнеЙолдызларга тиңлим сөюне
Йолдызларга тиңлим сөюне

Һәр кешенең үз язмышы, үзенең юлы туганда ук язылган диләр .Ниләр генә эшләсәң дә, ничек кенә язмышыңны үзгәртергә теләсәң дә , язганың сине куып та җитә, бәреп тә аудара икән. Рәмзиянең тормыш юлы да сикәлтәле юллар аша уза.
Беренче сыйныфтан ук бер парта артында утырып укыган Ильнар ниһаять беренче адымын ясады. Бүген соңгы кыңгырау шалтырады. Ильнар Рәмзия янына килеп:
--Рәмзия әгәр каршы килмәсәң чыгарылыш кичәсендә бер пар булып биербез?
--Әле иртәрәк бит, экзаменнар бирәсе бар, уйлармын.
--Сине башкалар чакырганчы, әйтим дигән идем. Бер парта артында укып үскәч бәлки каршы килмәссең дип уйладым. Үпкәләмә соравыма, сине бәлки чакырганнардыр инде?
--Юк Ильнар, чакыручы булды алдамыйм, тик син бүген әйтмәгән булсаң мин сиңа үзем әйтә идем.
--Дөресме? Аңламыйм, син уйнап әйтәсеңме соң?
--Юк уйнамыйм да, көлмим дә. Минем дөрестән дә синең белән барасым килә.
Бүген Рәмзия бик бәхетле иде, Ильнар башка сыйныфташлары кебек түгел, тыныч, юк - барга исе китми, гел укуда, шуңа күрә, "ботаник" кушаматы тактылар да иде үзенә .Шуңа да карамастан, Рәмзия аны яратты , бу сүзләр сөю хисләрен уятырга комачауламады. Рәмзиянең әллә ни матурлыгы булмаса да, егетләр аның артыннан да күп чапты, тик йөрәге генә Ильнар дип типте кызның . Менә ул көн җитте. Рәмзия иң матур күлмәген киеп Ильнарны көтте. Бүген ул бәхет диңгезендә йөзде .Икәү бер бөтен булып, кулга кул тотынышып, көнне бергә үткәрделәр. Шул көннән алар аерылмадылар, көз җиткәч икесе дә шәһәргә килеп укытучы булырга укырга керделәр. Яңа уку йорты, яңа дуслар, яңа тору урыны бераз куркытса да , бергә булгач җиңелерәк булды аларга.Рәмзия дә башы белән укуга кереп китте, аның Ильнардан калышасы бердә килмәде, чөнки уку Ильнарга мәктәптә дә бик җиңел бирелде .Яңа ел бәйрәмнәре дә сизелмичә килеп җитте, уку йортында зур бәйрәм оештырдылар. Ильнар нигәдер тоткарлана, шуннан файдаланып, үзләре белән бергә укучы Хәйдәр Рәмзия янына килде дә:
--Син бик борчулы күренәсең, бәлки минем белән биергә чыгарсың, күңелең дә күтәрелеп китәр.
--Гафу ит мин биемим.
--Аңлыйм, әле синең Ромео Ильнарың килеп җитмәгән.
--Син каян беләсең?
--Сезнең хакта бөтен курс белә, сезгә Ромео белән Джульетта дип тә әйтәләр.
--Шулай ук әйтәләрме.
Рәмзия ирексездән елмаеп куйды .
--Йә нәрсә уйлыйсың?
--Ярый әйдә биик соң.
Хәйдәр Рәмзиянең кулын да тотарга өлгермәде
—-Нәрсә матурым биш минут көтеп тора алмадыңма, башкага ияреп биергә чыгасың.?
Ильнарның бу сүзләре Хәйдәргә бердә ошамады.Ул туры Ильнарның күзләренә карады да:
--Беләсеңме, беренчедән әгәр яратасың икән син сөйгәнеңә бу сүзләрне кеше алдында әйтергә тиеш түгел идең, икенчедән ярату ул ышану да әле. Рәмзия бернинди начарлык эшләмәде, курсташ дус белән биюе белән мәхәббәткә хыянәт итә дип уйламыйм. Яраткан кызыңны хөрмәт итергә өйрән.
Ильнарның бу сүзләргә каршы әйтер сүзе юк, ул бары:
--Мин дөрес әйтә белмәдем, үпкәләмә Рәмзия, барыгыз биегез.
Ильнар тәрәзә кырыена килеп басты. Күзлек кимәсәңдә аның ачуы чыкканы йөзенә бәреп чыккан иде . Кичә беткәнче, аның ачуы йөзендә иде, ничек кенә тырышса да, ул ачуын баса алмады .Ничек инде ул яратып йөргән кыз башка егет белән бии ала? Нигә Рәмзиянең кулыннан башка кеше тотарга тиеш ? Аны көнчелек хисе бөтереп биләп алды.Ул Хәйдәрне үтерер дәрәҗәгә җитте. Рәмзиягә тагында авыр булды .Беренче тапкыр алар арасыннан кара мәче узып китте. Ильнар да үзгәрә башлады, яңа дуслары шулай тискәре йогынты ясый башлады ахры. Ул юкка да кабынып китә , вакыты белән тәмсез телле, әдәпсез сүзләр чыгара торган булды.
Рәмзия бу билгесезлекне ачар өчендер, бәлки аңларга теләү теләге беләнме Ильнар аның янына килүгә:
--Ильнар әйт әле нәрсә булды сиңа? Нигә миннән гел гәеп эзлисең? Беләсең бит сине генә яратканымны, нишләгәнеңне аңлатсаң иде.
--Мин нәрсә аңлатырга тиеш сиңа? Ә син нишлисең? Адым саен егетләр белән сөйләшәсең ә мине онытасың.
--Тукта, тукта, нигә миңа хәзер кеше белән дә сөйләшергә ярамыйма? Сөйләшү, ир-егетләр белән аралашу, аларга елмаеп карау хыянәткә кергәнен мин белми идем.
--Ә нәрсә беләсең син? Гел күзәтәсең, бала караган кебек карыйсың, мин бала- чага түгел.
--Нишләдем әле? Мин бары булышырга теләдем, керләреңне юып, квартираң чиста торсын өчен килеп җыеп калдыра идем. Нинди начарлык эшләдем?
--Ә Хәйдәр турында нигә бер сүз әйтмисең?
--Ә нәрсә әйтим?
--Нигә ул гел синең яныңда бөтерелә?
--Җүләр, без бергә укыйбыз, бергә аңлыйсыңма? Әле минем өчен генә институт ачылмаган. Нигә көнләшәсең? Кайчан гына ул җүләр уйларыңны башыңнан алып бәрерсең икән? Әгәр чыннан яратсаң ышаныр идең .Сиңа бары яныңда кеше булу кирәк булган һәм менә мин тиле килеп каптым. Җиңел бит, тилечә яраткан кыз бар нәрсәгә дә әзер, әйе оста файдаландың миннән. Әни белеп әйткән икән:-тын күлдә җеннәр йөзә -дип , дөресе шул, нәрсә шәһәр кызлары күзеңне уйната башладыма? Минем кебек авыл кызы кирәкми шул хәзер.
--Үзең гаепле, кара инде үзеңә бераз үзгәреп була бит, авылдан килдем дип көзгегә карарга онытасың.
--Ә нәрсә үзгәрде? Әле кайчан гына мин синең өчен иң кадерле кеше идем.
--Башымны катырма әле килде китте сорауларың белән.
--Син килде киттене әйткәндә ярый, ә минем сүзләр килде киттегә әйләнә икән, нишлим бүтән дәшмәм, тик соңыннан ...
Рәмзия сүзен дә әйтеп бетермәде Ильнар аны бүлдерде дә:
--Әйдә әрләшмик, бер беребезне яратабыз бит, әйдә өйләнешик, бәлки аннары барда җайланыр. Миңа кияүгә чыгасыңма?
Рәмзия бу сүзләргә нәрсә әйтергә дә белмәде,
--Син көләсеңме соң?
--Юк, әйдә никах укытабыз, ризалаш.
--Бу тиз уйланыла торган эш түгел, әле уку да бетмәгән, аннары институт бетергәч кенә өйләнешәбез дип сөйләшкән идек бит .
--Мин иртәгә авылга кайтам, әниләргә әйтәм, сорарга киләбез, әниләреңә әйтеп куй, ярый мин киттем, авылда очрашырбыз.
Рәмзия бер яктан шатланды, ә икенче яктан аны Ильнардагы үзгәрешләр бик куркыта иде.
Авылга кайтып әнисенә сөйләгәч әнисе бары:
--Белмииим кызым, мин ул егетне бердә ошатмыйм, ул үз эченә кереп бикләнгән. Әгәрдә эчендәге җеннәре тышка чыкса бер алла гына белә нәрсә буласын.
--Әнием мин бит аны кечкенәдән үк яратам, әнием
--Үзеңә кара кызым, мин сиңа фикеремне җиткердем.
Кич Ильнарлар Рәмзиянең кулын сорарга килделәр ,ял көненә никах көнен билгеләп тә куйдылар.Ләкин ахырдан Ильнар әйткән сүзләр Рәмзияне аягыннан бәреп йокты.
--Мин укуны ташлап туйга акча эшлим. Тәти абый үзе белән алып китә , укытучы булып акча эшли алмыйсың, гаиләгә акча кирәк ди, мин алар белән китәм.
--Ә мин, мин нишләргә тиеш? Минем турыда уйламадыңма?
--Укып бетерәсең, аннары авылга укытучы булып кайтасың. Бер айдан туй ясарбыз, аннары кабат китәм, йорт алырга да акча кирәк, гомер буе әниләрдә яши алмыйбыз бит инде.
Рәмзиянең күзләре зурайды.
--Туй ясауның нигә кирәге бар, әгәр гел мине калдырып китәргә булгач. Бәлки башта акча эшләрсең, аннары барда җайланыр, өйләнешербез.
--Ә син мин китүгә Хәйдәр янына чабасыңмы?
--Яңадан башладыңмы? Бәлки никахта ясап тормабыз миңа ышанмагач? Шулай хыянәтче булгач син китүгә йөри башлый дип уйламыйсыңмы?
--Син анда минеке буласың инде.
-— Тукта булды җитәр,тагын бер сүз һәм син мине бөтенләйгә югалтасың.
- Бетте әйтмим, үпкәләмә мин китәм,- дип
Ильнар китеп барды .Рәмзиянең генә йөрәгенә ниндидер сәер хис кереп урнашты. Дөрес эшли микән ул Ильнарга кияүгә чыгып .Нигә егетләр бар нәрсәдән хыянәт эзлиләр? Нигә саф мәхәббәт бар икәнен аңламыйлар? Сораулар, сораулар, ә бәлки әни дөрес әйтәдер. Нишләргә? Бер атна эчендә бу сорауларына җавап табып бетерә алырмы? Авыр Рәмзиягә бик авыр, яраткан кешесеннән бу сүзләрне ишетү.Тик нишләсен ярата бит ул Ильнарны, бөтен җаны белән , нинди булуына карамастан ярата .Йөрәккә ничек итеп каршы килеп була соң?
Көткән көн тиз килеп җитте .Бернигәдә карамый Рәмзия яраткан кешесе белән тормышын никах белән бәйләптә куйды.
Бәхетле мизгелләргә тулган санаулы көннәр тиз генә үтеп китте. Рәмзиянең укырга, ә Ильнарга эшкә барырга вакыт җитте . Бер берсеннән аерылу яшьләргә авыр булды .Рәмзиянең битеннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште, Ильнар исә аларны үбеп алды да:
--Матурым елама мин бер айдан кайтам, аннары гөрләтеп туй ясарбыз.
--Минем өчен бик күп ул, йөрәгем телгәләнә, нәрсәдер сизә кебек.
--Җитәр безнең кечкенәдән үк аерылган юк шуңа күрә безгә авыр .Әнә башка кызлар егетләрен армиягә озата, ә мин бары бер айга китәм.
--Ашыкма синедә алырлар,син укыганга гына чакырмадылар бит, хәзер укуны ташладың.
--Җитәр дидем, мин бер айдан кайтам дидем бит.
Бәхетенә Рәмзия укуга башы белән кереп китте. Бер ай узганын сизмичә калды.,Бер атнадан Ильнары да кайтачак.
Ничектә түзәргә. Хәерчегә җил каршы дигәндәй. Рәмзия егылып аягын авырттырды, хәттә укырга да йөри алмады. Сәгать телләре дә акрынлап йөри кебек тоелды Рәмзиягә .Бүлмә эчендә дә акрын гына йөрде, аягы сынмасада гөп кебек шешенеп киткән .Бары дусты Хәйдәр килеп хәлен белеп йөрде. Рәмзиянең укуы калмасын өчен төрле китаплар китерде, институтта үткәннәрне аңлатырга тырышты . Рәмзия аңа бик рәхмәтле булуын әйтте .
--Хәйдәр ә нигә син укыйсың, син хәзер үк укытучы булып эшли аласың, чыннан син искиткеч яхшы укытучы буласың, рәхмәт булышуын өчен.
--Без бит дуслар, ә дусларны авыр чакта ташлап чыгып китмиләр.
--Иртәгә килеп торма, хәзер акрынлап булсада үзем йөрим бит.
--Ярый, гафу ит миңа китергә кирәк.
--Әйдә озатам.
Рәмзия ике адымда ясарга өлгермәгән иде башы әйләнеп аздан гына егылмады. Ул Хәйдәр кочагына кереп китте .Аларның күзләре очрашып, бер берсенә карап озак торды, шулчак Рәмзия:
--Гафу ит, мин ялгыш--диде.
--Аңладым, тик йөзең агарып китте, хәлең ничек.?
--Бу арада урамга чыкканым юк шуңа күрә баш әйләнә., зыянлы түгел, рәхмәт сиңа.
--Ярый терел ,миңа китергә вакыт.
Рәмзия генә бу хәләтенең нидән икәнен аңлый башлады. Ике көннән Ильнар да кайтырга тиеш. Сагынды ул Ильнарын бик сагынды. Хәзер инде туйны тиз арада ясарга кирәк була икәнен әйтәчәк.
Иң беренче булып әнисе белән бәхетен уртаклашты .Әнисе бик шат, тик Рәмзия кайтыр алдыннан гына булачак кодагый Ильнарның тагы өч айга калуын әйтте, шуңа да әнисе борчылып:
--Кызым өч ай күп ул, бәлки Ильнар янына барып кара-каршы сөйләшсәң берничә көнгә кайтыр, ничектә туйлар уздырасы иде бит.
--Мин бит аның белән кичә сөйләштем, нигә бер сүз әйтмәде икән?
--Белмим кызым, иртәгә баргач барында сорарсың. Син җыен кызым, җыен, бу очракта безгә сузарга ярамый.
— Соң әни безнең никах бар бит, алай куркыныч нәрсә бар?
— Кеше туй булганны ярата бит, никах, никах, ә туй ясамасаң да гаеп табучы кеше табыла бит.
Рәмзия кичкә генә барып җитте, Ул киләсен Ильнарга әйтмәде .Аның сөйгәненә сюрприз ясыйсы килде .Ильнарның сөйләвенчә кая яшәгәнен белә иде, шуңа эзләп табу бик авыр булмады .Ильнар яшәгән тулай торакның дүртенче катка менеп ,кирәкле ишек янына җиткәч Рәмзиянең йөрәге сикерә башлады. Әйе ул хәзер сөйгәнен күрә.Ул акрын гына ишек шакыды. Ишек ачучы булмагач ишекне төртеп җибәрүгә ишек ачылып та китте. Ләкин бүлмә эчендәге күренештән Рәмзия таш кебек катып калды.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас