Литература
14 Апреля 2023, 07:00

Күзләреңдә иде күзләрем

Автор: Гөлчирә Галимова. Бишенче бүлек. --Ничек инде?Бер ел хәлен дә белмәгән, хәзер алып китәме? Алия үзе нәрсә ди, аның әнисе белән китәсе киләдер?--Юк шул, ул әнисеннән бизгән ахры. Әнисен күрүгә әбисенең итәгенә менеп утырды. Мин эшкә барам дигәч елый башлады. Менә яллар алырга килдем. Авылга кайтыр алдыннан синең яныңа керергә булдым.--Ә ул Алияне алып китә аламы?

Күзләреңдә иде күзләремКүзләреңдә иде күзләрем
Күзләреңдә иде күзләрем

--Ничек инде?Бер ел хәлен дә белмәгән, хәзер алып китәме? Алия үзе нәрсә ди, аның әнисе белән китәсе киләдер?
--Юк шул, ул әнисеннән бизгән ахры. Әнисен күрүгә әбисенең итәгенә менеп утырды. Мин эшкә барам дигәч елый башлады. Менә яллар алырга килдем. Авылга кайтыр алдыннан синең яныңа керергә булдым.
--Ә ул Алияне алып китә аламы?
--Белмим, белмим, без бит аерылышмаган, шулай булгач алып китәргә хакы бар.
--Соң бер ел күрмәгән бит, бала турында уйламаган да, нәрсә булса да эшләп булмас микәнни?
--Белмим, белмим нәрсә әйтергә белмим. Ярый миңа китергә кирәк .
Әмир ишек янына килеп җитте дә, Нәсимәгә таба борылып:
--Алия сәләм әйтергә кушкан иде, бик сагындым апаны диде.
-Рәхмәт, үзенә дә сәләм әйт.
Ниһаять Нәсимәне хастаханәдән чыгардылар. Аны каршы алырга Сәкинә белән Ильяс килгән.
--Аллага шөкер чыгасың, мин инде безнең никах көненә чыгармасалар нишләргә дип курка башладым.
--Нәрсә дисең? Дөресме? Мин бик шатмын сезнең өчен , бәхетле генә булыгыз. Ә кайчан никах?
--25 июль.
--Котлыйм, әйдә кайтыйк тизрәк.
Юлда кайтканда Нәсимә Ильяска карап:
--Ильяс син бит юристка укыйсың, миңа киңәш бирә аласыңмы?
--Сөйлә дустым, хәлемнән килгәнчә булышам.
Нәсимә соңгы араларда булган хәлләрне сөйләде дә:
--Мин бик җәллим аларны, Әмир яхшы егет кенә түгел , ул яхшы әти дә. Хатыны Алия беренче сыйныфка укырга кергән вакытта ук киткән. Ә хәзер нигәдер бала кирәк булган. Белмим бәлки акыл кергәндер, тик Әмир бик борчыла.
Ильяс Нәсимәгә елмая төшеп:
--Хәттә мин бу эшнең нәтиҗәсе Әмир файдасына булуын беләм. Монда бер куркырлык әйбер юк.
--Ничек инде? Әмир бик курка, кызы да елый, аның әнисе белән китәсе килми.
--Любой адвокат ул хатынның балага хакы аз икәнен исбатлый ала. Беренчедән күршеләреннән сорыйлар, мәктәпкә барып укытучылардан сорыйлар, әнисенең килеп бала турында кайгыртучанлык күрсәткәне бармы дип. Ә аның башка ир белән чыгып киткәнен белгәч суд карары Әмир яклы була.
--Шулай җиңел генә булса иде ул ,
--Ярый мин үзебезнең юристлар белән киңәшләшеп карыйм әле мин.
--Рәхмәт сиңа.
--Рәхмәтне эш беткәч әйтерсең.
Әмир Алиянең киемнәрен җыйды да Ландышның кулына тоттырды.
--Кич телевизор күп каратма, болай да күз авырта дип зарлана.
--Нәрсә тели, шуны эшли, бердәнбер кызыма каршы килә алмыйм бит инде .
--Исеңә төште мәллә? Бер ел нәрсә уйладың? Анда бердәнбер кызың кирәк түгел идеме? Хәзер нигә кирәк булды соң әле?
--Анысы синең эш түгел. Алия әйдә кызым, машина килде чык бүлмәңнән.
Бер тавышта ишетелмәде, Алия үз бүлмәсеннән чыкмады.
--Сиңа әйтәләр кызый, әниеңнең сүзен тыңламыйсыңмы син?
Ландыш үкчәле туфлиләре белән шак шык килеп Алия бүлмәсенә таба атлады. Әмир көлемсерәп:
--Нәрсә әллә аяк киемен салырга кирәк икәнен дә оныттыңмы?
--Бөкре чыкмагандыр, юарсың.
Ландыш сөйләнә, сөйләнә. Алия бүлмәсенең ишеген төртеп ачты. Алия куркуыннан күзләрен зур итеп ачып:
--Минем синең белән барасым килми, син усал, минем әти янында каласым килә.
--Синнән сорап торырлар ди, җыен дидем мин сиңа маңка тәре. Әле әниеңә каршы дәшеп торасыңмы? Ай яй, әтиең иркәләп, аздырып бетергән сине мин югында.
Ландыш Алияне сөйрәп диярлек ишек янына алып китте. Алия урындыкка тотынып :
--Әти, әтием бирмә мине әнигә, ул усал, әбигә дә начар сүзләр әйтеп кычкырды, әни мин синең белән бармыйм , җибәр кулымны, авырта бит, ой әти.....
Алиянең кулы урындыктан очкынды, ул кулы белән әнисенә суга, суга:
--Бармыйм мин синең белән , җибәр кулымны.
Ландышның җен ачуын чыктымы, ул үз үзен белештермәгән кеше сыман:
--Җитте диләр сиңа, кара син аны бетереп азган. Үскәч нишли инде бу бала?
Хәзер инде Әмир тыныч тора алмады, ул Алиянең кулын Ландыштан алып:
--Бар чыгып кит, баланың синең белән барасы килми икән мин аны синең белән җибәрмим, теләсәң судка мөрәҗәгать итә аласың. Кызымны сиңа кыерсытырга ирек бирмим.
--Ярый, сиңа яхшы адвокат табарга кирәк була , әгәр кызыңны алып каласың килсә. Любой суд баланы ана белән калдыра. Җүләр син, хәзер инде мин сине точно бетереп атам. Пака, жди.
Ландыш тилечә елмайды да чыгып китте. Алия елый, елый әтисенең кочагына кереп китте .
—Әти, әти бирмә инде мине әнигә, ул минем әни булуын теләмим. Ул усалланган. Мине яратмый ул, яратмый мине.
--Ярый кызым тынычлан, нәрсә булса да уйлап табарбыз.
--Әтием мин куркам.
Әмир нәрсә әйтергә белмичә кызын кысып кочаклап алды.
--Бүген ул китте, ә иртәгә нәрсә буласын беркем дә белми.
Кисәктән генә ишек шакыган тавышка Алия сискәнеп китте, ул әтисенә сыена төшеп:
--Әтием ул тагын килде, мине бирмә аңа, минем аның белән барасым килми. Ююююк, ул бит мине тагын кыйный.
--Ничек инде? Син бит ул сукты дип әйтмәдең, кайчан сукты?
--Теге көнне үзенә алып киткәч, әгәр мин сукканны әйтсәң минем белән яшисең, күбрәк эләгә диде.
Ишекне кабат шакыдылар, аннары ишекнең теге ягыннан:
--Әмир бу мин Нәсимә, сез өйдәме?
Әмир кызын күтәреп алды да ишеккә таба атлады.
--Тынычлан, ишетәсеңме бу синең дустың Нәсимә апаң килгән.
Ишек ниһаять ачылды. Нәсимә елап кызарып беткән Алияне күреп, күңелен күтәрергә тырышып:
--Син мине көтәсеңдер инде? Сагындың мәллә үскәнем елыйсың?
--Юк Нәсимә апа, мин әнидән куркып еладым, ул мине үзе белән алып китәргә тели. Минем беркая да барасым килми, минем әти янында каласым килә.
--Ярар үскәнем елама, алла теләсә бар да әйбәт булыр. Йә ә кем миңа кунакка кил коймак пешерәбез диде? Булмады инде, син елагач пешереп булмый. Миңа китәргә генә кала.
--Нәсимә апа китмә, мин бүтән еламыйм. Әйдә коймак пешерик.
Алия әтисенең кулыннан очкынып Нәсимәне килеп кочаклап алды.
--Китмә инде.
--Әйдә болай сөйләшик, син бүтән еламыйсың һәм без икәү коймак пешерәбез.
Алия шатланып елмаеп куйды. Алар аш бүлмәсенә кереп китте. Тәмле исләр чыга башлагач Әмир аш бүлмәсенең ишеге янына килеп, Нәсимә белән Алияне күзәтеп басып торды. Алия Нәсимәгә булыша, борынына чаклы онга буялган, үзе акрын гына кайнар коймакны чеметеп алып каба да шыркылдап көлеп җибәрә. Әмирнең кызын мондый килеш күптән күргәне юк иде. Нәрсә булды соң алар белән? Нигә тормышы чәлпәрәмә килде? Әнә Нәсимә яшь булса да чит бала өчен борчыла, аның күңелен күрергә тырыша. Алиягә хатын кыз янында булуы мөхимерәк. Бәлки әниләр янына яшәргә кайтыргадыр? Башкача нишли алам?
Әмирнең аерылу мәшәкатьләре беткәнче Нәсимә Алияне үзе яши торган өйгә алып китә . Ул аның белән күп вакытын үткәрергә тырыша. Алиянең күңел халәте урамдагы һава торышы кебек гел үзгәреп тора. Ул кисәктән генә елый башлый, вакыты белән бер сүз дәшми утыра, ашамый . Әмир дә, Нәсимә дә баланың псикасына зыян тияр дип куркалар. Төннәрен дә Алия саташып уяна башлады. Яңа җирдә урын үзгәргәч Алия бераз тынычлана төшә. Нәсимә эшеннән яллар алып күп вакытын Алия белән үткәрә. Бер ай дәвамында төрле тавышлар чыгарып, ниһаять Әмир белән Ландышны законлы рәвештә аердылар. Ильяс табып биргән адвокат Ландышка бернинди дә өмет калдырмады. Суд Алияне әтисе белән кала дигән карар чыгарды .
Менә тагын яңа уку елы башланды. Алия сүзе белән , мәктәпкә озатырга дип Нәсимә дә килде. Мәктәп ишек алдында берсеннән берсе матур чәчәкләр тоткан балалар җыелган. Аларны озатырга кайсының әнисе, кайсының әбисе, кайсының әти, әнисе килгән. Алия Нәсимәгә карап:
--Нәсимә апа кара бөтенесен дә әнисе бар, алар бәхетле, ә мине әни яратмый.
Аның күзенә яшьләр җыелды. Хәзер, хәзер агып төшергә торган күз яшьләрен Нәсимә акрын гына сөртеп алды да:
---Үскәнем минем, без бит сөйләшкән идек, син бүтән еламыйм дидең. Күңелеңне төшермә, бүген синең бәйрәмен.
Алия башта әтисенә, аннары Нәсимәгә карап:
--Нәсимә апа ә син минем әни була алмыйсыңмы? Синең минем әнием булуыңны телим .Син шундый әйбәт, әти ул минем әнием булсын инде.--диде
Алия сораулы карашын әтисенә төбәп. Әмир сүзен кеше ишетер дип куркып акрын гына:
--Кызым аны кеше янында әйтмиләр.
--Әти сора инде, ник кеше янында әйтергә ярамый? Ул бит яхшы әни булачак, мин беләм, нигә сорамыйсың? Әти, әтием сора инде, ул минем әнием булсын. Ә син , син аның безнең белән яшәвен теләмисеңме?
--Телим кызым, бик телим, Нәсимә апаң каршы килмәсә әлбәттә, мин бик телим.
Нәсимә көтелмәгән сүзләрдән башта югалып калды, аннары:
--Мин бик риза, минем Алиянең әнисе буласым килә,— диде дә Алиягә борылып:
--Минем дә синең әниең буласым килә кызым.
Алия шатлыгыннан үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде:
--Әнием, әнием, минем дә әнием бар.
Ул Нәсимәнең кочагына ук кереп китте.
Якын тирәдә торучылар нәрсә булганны аңлап алдылар. Алар Нәсимәне чәчәк бәйләменә күмде, котлады.
Бүген уку бәйрәме, шуңа укытучылар чәчәк бәйләменә күмелергә тиеш иде. Ләкин бүген чәчәк бәйләмнәре Нәсимә белән Әмиргә насыйп булды .

Әсәр тәмам.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас