Литература
13 Апреля 2023, 07:00

Күзләреңдә иде күзләрем

Гөлчирә Галимова.Дүртенче бүлек. Нәсимә хастаханәгә барып җиткәндә дә әле аңга килмәгән иде. Аны реанимация бүлегенә алып кереп киттеләр. Сәгать ярымнар вакыт үткәч бүлек ишегеннән ниһаять табиб чыкты. Читтәрәк торган Әмир яшен тизлегендә аның янына барып җитте.--Әйтегез әле үтенеп сорыйм Нәсимәнең хәле ничек?--Ә сез аның кеме буласыз?

Күзләреңдә иде күзләремКүзләреңдә иде күзләрем
Күзләреңдә иде күзләрем

Нәсимә хастаханәгә барып җиткәндә дә әле аңга килмәгән иде. Аны реанимация бүлегенә алып кереп киттеләр. Сәгать ярымнар вакыт үткәч бүлек ишегеннән ниһаять табиб чыкты. Читтәрәк торган Әмир яшен тизлегендә аның янына барып җитте.
--Әйтегез әле үтенеп сорыйм Нәсимәнең хәле ничек?
--Ә сез аның кеме буласыз?
--Мин бары тик дусты. Ашыгыч ярдәмне дә мин чакырып китерттем, шуңа да бик борчылам.
--Әлегә ул аңсыз, нәрсә дип әйтим? Ул аңга килмичә тәгаен генә бер нәрсәдә әйтеп булмый . Аның башы каты бәрелеп, күп кан югалткан. Бу бәрелү аркасында ул хәтерен дә югалта ала.
--Ничек?Ул бернәрсә дә хәтерләмиячәкме? Юк, юк булуы мөмкин түгел.
--Нишләп тә булмый, каты яралангач вакыты белән шулай була. Әлегә тәгаен генә әйтеп булмый дидем бит . Аңына килгәч бар да ачыклана.
--Ул беркайчан да үткәннәрне искә төшермиме?
--Туктагыз әле, мин бит ул хәтерен югалтырга мөмкин дидем, югалтты димәдем. Тынычланыгыз, әлегә билгеле түгел.
--Рәхмәт сезгә. Ә аны күрергә ярыймы?
--Юк, общий палатага чыгаргач күрә аласыз. Әлегә сез бернәрсәдә эшли алмыйсыз. Берәр нәрсә булса шәфкать туташлары хәбәр итәрләр, телефон номерын биреп калдырыгыз. Аннары, сез туганнарына хәбәр итә аласызмы?
--Әйе, мин элемтәгә керергә тырышам. Сау булыгыз.
Әмир нишләргә дә белмәде. Аның кулында Нәсимәнең телефоны. Тик нәрсә дип әйтсен ул? Әти, әнисенә Нәсимәне кыйнарга теләделәр дисә куркыта гына. Нишләргә? Нәрсә дип әйтергә соң? Әмир Нәсимәнең әнисенең номерын табып шалтырата башлады.
--Але, исәнмесез апа.
--Исәнмесез, сез кем? Нигә Нәсимәнең телефоныннан шалтыратасыз?
--Гафу итегез борчыганым өчен, мин кайбер вакыйгалар аркасында сезгә шалтыратмыйча булдыра алмадым.
--Нәсимәгә нәрсә булды? Нигә аның телефоны сездә?
--Нәсимә эштән кайтканда ялгыш егылып башын тишкән, хәзерге вакытта ул хастаханәдә ята. Хәзер хәле яхшы, борчылмагыз. Үзе сөйләшә алмый, табиблар аңа ял кирәк дип укол ясадылар. Ул хәзер йоклый.
--Мин хәзер үк килеп җитәм, кайсы хастаханәдә ята ул?
Әмир барында аңлатты. Аның бердә бу хәбәрне Нәсимәнең әнисенә белгертәсе килмәгән иде . Табиб шалтыратып туганнарына хәбәр бирергә кирәк дигәнгә генә әйтте. Хәзер инде бары Нәсимәнең аңга килүен генә көтәргә калды. Әмир үзен гаепләде. Әгәр ул Нәсимәне кызы сүзе белән каршы алырга бармаган булса, бу хәлләр килеп чыкмаган булыр иде . Рөстәмнең нинди икәнен белми иде шул. Нәрсә генә булмасын хәзер бернәрсә дә үзгәртеп булмый.
Иртән иртүк эшкә барганчы ул хастаханәгә шалтыратып Нәсимәнең хәлен сорашты. Аллага шөкер Нәсимә аңга килгән. Алиягә кич белән Нәсимә апасы янына алып баруы турында әйтеп, дусты Саматларга илтте. Алиянең бер дә авылга кайтасы килмәде. Шуңа күрә әлегә ул Әмирнең дусларында кунак була. Җитмәсә яңа дусты хастаханәдә ята. Ул әтисенә:
--Әтием Нәсимә апа терелүгә мин авылга кайтам. Ул бит үзе генә, әгәр без дә китсәк, янына бармасак аңа биктә күңелсез булачак шулай бит?
Әмир ризалашты, Алия үзенчәлекле кыз, ул кеше белән бик авыр аралаша. Ә менә Нәсимә белән уртак телне тиз тапты, гел аны сораша. Әмирнең үзенә дә Нәсимә белән сөйләшү бик ошый иде.
Кич Әмирләр хастаханәгә килгәндә Нәсимә янында әнисе утырып тора иде.
--Исәнмесез апа, килеп тә җиттегезме?
--Әйе энем, ә син кем буласың?
Нәсимә әнисенең күп сораулар яудырасын сизеп:
--Әни без бары дуслар гына, кешене аптыратма кирәкми. Мин егылгач ашыгыч ярдәм машинасын ул чакырткан.
--Әле бәхетең ул очраган, хәзер бит кешеләр җирдә яткан икән димәк исерек дип көлеп китеп бара. Ятып торучы ирме, хатынмы, авырып егылгандыр дип уйламый, дөнья кая бара? Бер Аллам сакласын, кеше үлеп ятса да уйламыйлар шул, җирәнеп карап узалар.
Шул вакыт ишек ачылып китте дә бүлмәгә Рөстәм керде. Нәсимә белән Әмир бер берсенә карап, икесе дә сораулы карашларын Рөстәмгә төбәделәр. Әмир Рөстәмнең кирәкмәгән сүз очкындыруыннан куркып аның янына килеп:
--Бәхетең Нәсимә син сукканны әнисенә әйтмәде. Ялгыш сүз очкындырма.
--Минем Нәсимә белән сөйләшәсем бар, мин гафу үтенергә килдем.
Әмир Нәсимәнең әнисенә карап:
--Апа Нәсимәнең эшеннән килгәннәр, сөйләшсеннәр, әйдәгез буфетка барып чәй эчеп килик, минем кызым да чәй эчәсем килә диде.
Алия әтисенең сүзен хуплап:
--Әти морожный да алабызмы?
--Яхшы кызым алырбыз, әйдәгез.
Әмир янә Рөстәмгә борылып:
--Әгәрдә бер сүз белән булсада Нәсимәне үпкәләтсәң, мин үзем синең өстән полициягә гариза язам, адладыңмы ятсыз?
Әмирләр чыгып киткәнне көткән Рөстәм Нәсимә янына килеп утырды.
--Нәрсә хәлләрең Нәсимә?
--Син ничек уйлыйсың?
—Үтенәм гафу ит, беләсең бит инде көнләшкәнне. Мин сине яратам, шуңа көнләшәм, көнчелегем аркасында нишләгәнемне белмим, акырып атам. Менә тагын бу ир белән күргәч җүләрләндем.
--Юк бу җүләрлек түгел, син авыру. Нигә миңа машинага утырып йөрергә ярамыймы? Ир кеше белән сөйләшергә ярамый? Ә нәрсә ярыйсың миңа? Яратмыйсың син мине, яратмадың да. Яратсаң болай кыланмас идең. Яратуның нәрсә икәнен беләсеңме соң син? Юк белмисең. Мин сине яратасың дип уйладым, син шундый яхшы булып тоелдың. Башта матур йөрдең, гел матур сүзләр, көлүләр, минем алдымда яхшы булып күренергә тырыштың. Тик бу бары битеңә кигән маска булган. Ләкин мин соң аңладым, сине яратырга өлгергәч аңладым, тик соң, бик соң аңладым шул.. Мин сине фәрештәгә тиңләдем. Һәрбер сулышымны син дип сулый идем. Һәрбер хыялым синең белән уралган, һәрбер теләгем синең янында йөрде. Күзләреңдә иде күзләрем, күзләреңдә. Гел синең фото сүрәтеңә карап йоклап киттем, күземне ачкачта сүрәтеңә карый идем. Сәкинә ничә тапкыр әйтте, ,,ул синең хисләрең белән уйный"" дип, тыңламадым.
--Сине алдаган ул, кемгә ышанасың син?
--Яратсаң болай кыланмас идең. Яратуның нәрсә икәнен беләсеңме син. ? Юк. Ничек аңлатырга соң сиңа? Әгәр кешене яратасың икән, син үзеңне аның янында иң бәхетле кеше итеп тоясың. Иртән йокыдан уянганда да, кич йокларга ятканда да аны уйлыйсың. Бер берең өчен янып яшисең. Бер береңне хөрмәт итәсең. Әгәр син чынлап яратасың икән, син яраткан кешеңнең бәхетле булуын телисең, бер нәрсәгә дә карамыйча. Арада бераз аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, бу яратуны киметми, ә аңларга тырышасың. Кайберәүләр яратам дигән сүз бернәрсәгәдә тормый, әйтмәсәңдә була диләр. Бу дөрес түгел, Әгәр син яратасың икән вакыты белән бу сүз иң зур бүләктән дә кадерлерәк була.
--Мин бит сине яратам. Хәзер мин сиңа көндә яратам дип әйтергә тиешме?
--Көндә түгел, кайвакыт яратканны әйтергә кирәкми, аны тоярга кирәк диләр. Әйе тоярга да кирәк, тик без хатын кызлар яратам дигән сүзне әйтү мөһим дип саныйбыз. Без дөнья артыннан куып , эш, төрле очрашулар, кулда көне төне телефон, контактка кереп югалабыз, яныбыздагы кирәкле, кадерле кешебезне онытабыз. Шулай дөнья бара дип уйлыйбыз. Яраткан кешебезне башкага алыштырабыз. Аның нәрсә уйлавы турында сорау да юк. Кешене бәхетле итәр өчен бер матур сүз, кечкенә генә бүләктә җитә. Аеруча хатын кыз үзенә ихтибар биргәнне ярата. Юк, юк зур бүләкләр кирәкми аларга. Аңа бер кечкенә генә коробка конфет бирсәң дә йөрәгендәге бозны өретә. Әйе ихтибар, аны хөрмәт итү кирәк хатын кызларга. Ә син нишлисең? Очрашкан саен көчлерәк кабәхәт сүзләр әйтәсең. -
--Нәрсә җитми соң сиңа?
--Кит, үтенәм кит дидем мин сиңа. Күрәсеңме, син гафу үтенәсе урынга яңадан әллә нинди сүзләр белән уйнап утырасың. Кит бар, бүтән юлымда очрама. Әгәр тагын шундый хәл кабатланса мин сине җәлләп тормыйм, полициягә хәбәр итәм.
--Син үзеңне кем дип белдең? Синең полиция хезмәткәрләреннән мин курыкмыйм. Хәлеңне белеп гафу үтенергә кердем.
--Үтендең, булды, бар кит.
--Ярар давай пака, очрашырбыз әле.
Рөстәм ишекне дөмбердәтеп ябып чыгып китте. Озакта тормадылар бүлмәгә Әмир белән Алия керде.
Нәсимә аларга карап:
--Ә әни кая?
--Ул табиб белән сөйләшеп калды, Рөстәм бик борчымадымы? Нәрсәгә килгән?
--Гафу үтенергә.
Сүзгә Алия кушылды.
--Нәсимә апа ул начар абый, син аның белән бүтән сөйләшмә.
--Ярый үскәнем, ә синең хәлләр ничек?
--Яхшы, ә мин иртәгә әбиләргә кайтам.
--Әйбәт булган, әбиең сагынгандыр инде.
--Ә мин бабай белән балыкка барам.
--Минем дә барасым килә.
--Әти ә Нәсимә апага безгә кайтырга ярыймы?
--Ярый кызым, әлегә апаң терелеп чыксын.
Ул Нәсимәгә карап:
--Безгә китергә вакыт, авылга кайтабыз, ялдан соң килермен, әгәр рөхсәт итсәгез.
--Рәхмәт сезгә, мин бик шат булыр идем.
Нәсимәнең хәле яхшыргач әниседә кайтып китте .Яллар бик озак үтте. Дүшәмбе кичен Нәсимә түземсезләнеп көтте .Ләкин Әмир дүшәмбе дә, сишәмбе кичендә дә күренмәде. Нәсимә шалтыратырга теләп телефонны алды да кире куйды. Аның шалтыратуы Әмиргә ошамас дип уйлады.
Ниһаять чәршәмбе кичен бүлмәгә Әмир килеп керде.
--Нихәл Нәсимә?
--Рәхмәт, алга таба.
--Синең бүлмәгә әле дә кеше кертмәгәннәр, берүзеңә кыендыр инде, сөйләшергә дә кеше юк.
--Кемнең җәй уртасында хастаханәгә кереп ятасы килсен? Каты авырса гына килә кеше җәен.
--Сезне кайчан чыгаралар?
Нәсимә Әмирнең сүзләреннән, үз үзен тотышыннан нәрсә булсада булуын аңлады
--Әмир нәрсә булды? Алия авырмыйдыр бит?
Әмир әйтим микән юк микән дип уйлап торды да:
--Алиянең әнисе кайтты, ул аны миннән тартып алып үзе белән алып китәргә тели.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас