Литература
12 Апреля 2023, 07:00

Күзләреңдә иде күзләрем

Автор: Гөлчирә Галимова.Өченче бүлек. Нәсимәгә исә тагын бер уенчык алырга гына калды. Нигәдер кичне түземсезлек белән көтте ул. Өйдә нинди генә эш эшләп бетермәделәр, ә вакыт үтмичә аптыратты. Нәрсә булсада эшләгән саен сәгать карады, тик сәгать кенә яки ярты сәгать үткән, йә бер сәгать үткән була.Ниһаять көтеп алган вакыт җитте.

Күзләреңдә иде күзләремКүзләреңдә иде күзләрем
Күзләреңдә иде күзләрем

Нәсимәгә исә тагын бер уенчык алырга гына калды. Нигәдер кичне түземсезлек белән көтте ул. Өйдә нинди генә эш эшләп бетермәделәр, ә вакыт үтмичә аптыратты. Нәрсә булсада эшләгән саен сәгать карады, тик сәгать кенә яки ярты сәгать үткән, йә бер сәгать үткән була.Ниһаять көтеп алган вакыт җитте. Нәсимә үзен яхшы яктан күрсәтергә тырышып артык бизәнмәде дә.
Кирәкле йортка килеп, тиешле квартираны тапкач званок төймәсенә басарга куркып байтак басып торды, аннары кире борылып китәргә теләде, тик кечкенә кызның күңелен төшерәсе килмәде аның. Ул кыяр кыймас кына званок төймәсенә басты. Бик көтеп торган кебек, ишекне әтиле кызлы бергә ачтылар. Үзедә курчак кебек нәни кызның күңеле күтәренке иде. Ул Нәсимәне күрүгә:
--Минем кунагым килде әти, ул алдамады.
Нәсимә ишектән дә керергә өлгермәде кыз аны кочаклап та алды. Нәсимә исә алып килгән бүләген кызның кулына тоттырды.
--Туган көнен белән сине үскәнем.
Аларны карап торган Әмир:
--Алия, аның исеме Алия.
--Дөресме? Минем абыйның кызы да Алия, кызык, кара ничек туры килгән, бар Алияләрнең дә бүген туган көннәре.
--Ә сез абыйларыгызга бармадыгыз инде, без дә чакырырга өлгердек, ничектер сезне уңайсыз хәлдә калдырдык ахыры.
--Юк, бар да яхшы, абый еракка китеп эшли, әле ялга кайта гына, шуңа да монда килергә вакытым булды.
--Ярый түргә узыгыз.
Нәсимә аш бүлмәсенә керде. Әмир ир кешегә карамастан өстәлне тәмлеләргә күмгән. Алар сөйләшеп, көлешә көлешә ашадылар. Ләкин Нәсимәнең башындагы уй һаман әйләнеп йөрде. Өйдә дә чисталык, ир үзе генә тора димәссең , икенче яктан бүген кызының туган көне, ә әнисе өйдә юк. Сорарга да яхшы түгел. Бу четерекле мәсьәлә үзеннән үзе чишелде. Әмир чәй ясады да, тортны өстәлгә куеп:
--Кызым ашадык, күп сөйләшеп утырдык, бәлки тортны кисергә вакыт җиткәндер? Нәсимә апаңның да кайтырга ерак, болай күп сөйләнеп утырсак ул кайчан өенә кайтып җитәр?
Алиянең елмайган йөзе үзгәрде, ул авызын турсайтып:
--Әти ә нигә әни безне ташлап китте? Ул мине яратмыймы? Әнә Нәсимә апа мине әз белсә дә туган көнемә килгән. Ә әни минем өчен бер дә шатланмыймы? Нигә ул туган көнемә килмәде?
Алиянең күзенә яшь тамчылары җыелды. Әмир нишләргә белмичә:
--Кызым әйдә шәмнәреңне сүндер, кайта алмагандыр, күңелеңне төшермә.
Нәсимә дә Алиянең елап җибәрүеннән куркып:
--Әмир аның безнең белән торт бүлешәсе килми ахры, шундый матур тортны мин дә бирмәс идем. Әйдә без кырыеннан бармак белән алып ипигә ягып булса да ашарбыз.
Нәсимә бармагы белән тортка үрелде. Алия ирексездән көлеп җибәрде дә:
--Әтием мин шәмне сүндерәм мине фотога төшер.
Шулай яңадан көлешеп чәй эчеп , зур бүлмәгә кереп Алиянең яраткан мультфильемен карадылар. Нәсимә сәгатькә күз салып:
--Миңа китергә вакыт, рәхмәт сезгә, ашларыгыз да бик тәмле булды.
--Үзегезгә рәхмәт, әйдәгез без сезне тукталышка хәтле озата чыгабыз. Машинам ремонтта илтеп кенә куяр идек.
Алия дә Нәсимә янына килеп:
--Нәсимә апа сезнең белән бик кызык булды, ә сез безгә тагын киләсезме? Әти әйт инде тагын килсен безгә.
--Кызым чакырырбыз, вакыты булса килер , ә әлегә әйдә озатып керик.
Тукталышка таба акрын гына атладылар. Алия нәни самакаты белән алар тирәли әйләнгәләнде. Нәсимә түзмәде:
--Әмир гафу итегез, бәлки минем сорарга хакым да юктыр, тик булдыра алмыйм, әйтегез әле ә Алиянең әнисе кая? Нәрсә әйтергә теләде ул әни безне ташлап китте дип?
Әмир башта дәшмәде, аннары кызына таба карап:
--Аның әнисе чыннан да безне ташлап китте. Инде бер ел була киткәненә. Ниндидер бер иргә ияреп Мәскәүгә кадәр китте. Беренче мәхәббәтемне оныта алмадым дип аңлатты.
--Ничек инде? Сез аерылыштыгызмы?
--Юк, әле өлгермәдек. Дөресрәге ул турыда уйламадык, ул да сорамады. Бер елдан бирле безгә хәбәр бирми, шалтыратмый да.
--Бәлки авырып ятадыр, шулай уйламадыгызмы?
--Бигрәк бер катлы инде сез, башта уйладым әлбәттә, ләкин сүзләр ишеткәләдем, исән сау икәнен дә белдем, матур гына яшәп яталар.
--Ә Алияне ничек ташлап китә алган? Ярар сезне яратмый ди, тик баласын ничек калдыра алган мин шуны аңлый алмыйм.
Әмир дәшмәде, Нәсимә аңа карап:
--Гафу итегез әгәр йөрәк кылларын тибрәткән булсам. Мин аңлыйм сезгә бик авыр, җитмәсә мин дә кысылдым, гафу итегез.
Нәсимә кирәкле автобусын күрде дә:
— Тукталышка килеп тә җиттек, автобусны да көтеп торырга кирәкми. Рәхмәт сезгә, мин дә бераз мәшәкатьләрдән арынып тордым. Алия үскәнем тагын бер кат котлыйм ,сау булыгыз.
Бер атна сизелмидә үтеп китте. Нәсимә күчтәнәчләрен төяп авылга кайтты. Өйдә әти, әни янында рәхәт шул. Өй зур, туганнар да җыелган. Алиянең туган көнен зурдан уздырдылар. Бүләкләрнең саны да күп булды. Абыйсының кызы бик канәгать калды . Нәсимәнең яңа танышлары искә төште. Ничек итеп үз балаңны ташлап китеп була? Ул бит әле шундый кечкенә. Аңа әни назы кирәк икәнен ничек аңлый алмаган ул? Нәсимә үзе дә сизмәстән әнисе кочагына кереп китте.
--Нәрсә кызым бала чагыңдагы кебек иркәләнәсең?
--Әнием буем үссә дә мин әле һаман синең төпчек иркә кызың.
Нәсимә әнисен кочып алды да:
--Әни әйт әле, менә син әтидән башка кешене яраттың ди....
--Нәрсә сукты башыңа? Нәрсә сөйлисең син?
--Әни мин болай әйтәм, допустим, уйлап кара, чыннан шундый хәл булса син ул кеше өчен безне, балаларыңны ташлап китер идеңме?
--Чыннан башыңа сукканнар синең.
--Әни син хатын кыз буларак соравым иде, чит кешедән сорамыйм бит инде. —Нәсимә апасына карап--Ярый апа синең шулай килеп чыкса син балаларыңны ташлый алыр идеңме?
--Нәсимә әгәр сине ярата икән ул ир, бала артык булмый, ул өйләнә икән бала белән бергә хатын ала. Әгәр бала артык икән мин белмим, ул яратмый булып чыга дип уйлыйм.
--Юк син сорауны аңламадың, син ташлап китә алыр идеңме балаңны ул ир өчен.?
--Мин юк, ничек итеп балаңны ташлап була, тугыз ай күтәреп йөр, аны табырга кирәк, күкрәк сөтен имезеп үстерәсең, төн йокың йокламыйсың. Ничек итеп балаңны калдырырга ,мин аңламыйм? Ә син нигә сорыйсың?
--Юк болай гына.
--Әйдә кирәкмәгән белән күңелләрне төшереп утырмагыз. Чәй кайнагандыр, ирләр дә тартып керде. Әйдәгез чәй эчәргә.
Нәсимәнең әнисе әкрен генә аның башына төртеп:
--Ә син нигә бу сорауларыңны миңа биргәнең өчен әле аңлатасың бар.
Ләкин Нәсимә аңлатып тормады. Бәхетенә кунакларның да берсе дә китәргә ашыкмады. Өйдән беренче булып Нәсимә чыгып китте. Әти әнисе яныннан килгәч Нәсимәнең эшенә дә барасы килмәде. Тик нишлисең теләсәң, теләмәсәңдә эшкә барырга. Бәхетенә бу арада Рөстәм бер тапкырда шалтыратмады. Ике көн сизелмәдедә. Бүген эштән соң ишектән чыгуга аны эштән Сәкинә каршы алды:
--Әле ярый очраштык.
--Нәрсә булды? Синең мине каршы алганың юк иде.
--Мин бүген өйгә кайтмыйм, телефоныңны алмадың, шуңа килеп әйтергә булдым.
--Нәрсә булды дим?
—Без Ильяс белән апаларына барабыз, танышырга, минем кулымны сорарга тели, шуңа башта туганнары белән таныштырып чыга.
--Котлыйм дустым. Мин бик шатмын.
Нәсимә чыннан да Сәкинә өчен шатланды. Бик әйбәт дус һәм яхшы хатын булачак ул. Эчтән генә дустына бәхет теләп ул өйгә таба атлады. Еракта китмәде аның каршысына Әмир белән Алия килеп чыкты.
--Исәнмесез, без сезне каршы алырга килдек. Бүген мин гафу үтенәм, Алия сезне сагындым ди. Каршы килмәдем инде сезне күрәсем килә дигәч.
--Яхшы булган, мин бит ерак тормыйм, ә сезгә ерак килергә. Ял көнне бәлки җиңелерәк булгандыр очрашырга.
--Без машина белән. Әйдәгез безнең белән бераз әйләник, паркка керик , аннары без сезне озатабыз.
--Әйдәгез, ничек итеп Алиянең сүзен тыңламыйсың инде.
Өчәүләп бераз парк буйлап йөргәч машина Нәсимә яши торган йорт янына килеп туктады.
--Рәхмәт сезгә, кич бик матур үтте.
Нәсимә өйгә таба борылды гына каршысында ачудан кызарып чыккан Рөстәм басып торганны күргәч аптырап китте.
--Белдем, белдем бит синең сөяркәң бар икәнен, тагын гаебем юк дип әйт. Үз күзем белән күрдем бит, үз күзем белән, әле үзеңне әллә кемгә куясың...... Себерке..... Әле миннән баш тарткан була, туйдан соң гына дип кыланган була.
Әмир бу сүзләрне туктатыр өчен Рөстәм каршысына ук басып:
--Сез ни сөйлисез? Әгәр Нәсимәне бераз яратсагыз , аны хөрмәт итәргә өйрәнегез. Сезне чыннан да нәрсә өчен яратырга? Минем сезнең арага керәсем килми иде, тик кызлар белән мондый тонда сөйләшеп сез үзегезнең дәрәҗәгезне төшерәсез.
--Ә син кем тагын дәрәҗәле кеше? Үзеңнең кызың ташлагач минеке дә ярыймы?.
Тавыштан куркып Алия әтисенә:
--Әти, әйдә өйгә кайтабыз, мин куркам.
Рөстәм кычкырып көлеп җибәрде.
--Сиңа егетләр беткән хәзер өйләнгәннәр артыннан йөрисеңме себерке?
Нәсимә түзмәде Рөстәмнең яңагына сугып җибәрде. Шуны гына көтеп торган кебек Рөстәм кулын селтәп Нәсимәгә каты итеп сукты. Нәсимә чайкалып китеп егылды, юл кырыендагы ташка башы белән бәрелеп аңын югалтты. Таш кырыеннан Нәсимәнең башыннан сыркып кан агып чыкты. Алия канны күрүгә ачыргаланып кычкыра башлады. Рөстәм як ягына каранып качты. Әмир тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакырды.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас