Литература
11 Апреля 2023, 12:15

Күзләреңдә иде күзләрем

Автор: Гөлчирә ГалимоваИкенче бүлек. Нәсимә күренмичә генә кереп китергә теләгән иде , булмады. Рөстәм аңа карап:--Нәрсә качып йөрисең? Әле үпкәләгән буласың әйткән сүзләргә. Дөрес булмаса качып йөрмәс идең.--Мин туйдым синең мине гаепләүләреңнән. Әйе качам, тик сүзләреңнән түгел, синнән качам.--Шуннан нәрсә була инде?Әйдә сөйләшик әле.

Күзләреңдә иде күзләремКүзләреңдә иде күзләрем
Күзләреңдә иде күзләрем

Нәсимә күренмичә генә кереп китергә теләгән иде , булмады. Рөстәм аңа карап:
--Нәрсә качып йөрисең? Әле үпкәләгән буласың әйткән сүзләргә. Дөрес булмаса качып йөрмәс идең.
--Мин туйдым синең мине гаепләүләреңнән. Әйе качам, тик сүзләреңнән түгел, синнән качам.
--Шуннан нәрсә була инде?Әйдә сөйләшик әле.
--Юк, минем сине тыңлыйсым да, күрәсем дә килми. Рөстәм аңла ниһаять , мин сиңа күп тапкыр әйттем, кеше сүзе белән мине җәберләмә дип, тыңламадың .Ышан , күп тапкыр тырыштым аңлатырга, сиңа барып җитмәде. Бүтән үз үземне түбәнсетеп йөрмим. Мин әле яшь, бәлки кайчан булса да яңадан яратырга өйрәнермен, кияүгә чыгармын.
--Ә мин нишләргә тиеш?
--Үзең ничек уйлыйсың?
--Күпме очрашып йөрдек тә хәзер качасыңмы?
--Тагын шул сүз, качмыйм, мин синнән китәм. Синең чын мәхәббәт бар икәнен аңлаганыңны көтеп ардым. Әгәр арабызда ышаныч, хөрмәт юк икән, очрашуыбызның мәгънәсе дә юк . Мин яратып кына булмый, әгәр икең дә яратмаса.
--Сиңа бик кирәкме яратам дип әйткән сүз?
--Әйе кирәк, вакыты белән йөрәкнең дә матур сүз ишетәсе килә.
--Мин сиңа күпме яратам дип әйттем, синең ишетәсең килмәде бит.
--Ишеттем, тик синең мине гел гаепләүләрең, тикшереп торуларың ардырды. Бер гаепсезгә минем йөрәгемне телгәләүләрең ардырды. Минем дә үз эшләрем бар, ә син, син мине аңлый алмадың. Шуңада очрашудан кача идем, дөресрәге синең кирәкмәгән сорауларыңа җавап бирүдән кача идем, мәгънә дә юк. Син бары үзеңне генә тыңладың, үзеңне генә дөрес дип санадың, ә үзеңдәге кимчелекләрне күрергә теләмәдең.
--Кача идем диген башкалар янына.
--Җүләр син, һәр кеше үз бозыклыгы буенча кешене гаепли диләр...... Үзең башкалар янында йөреп аргач мине искә төшерәсең. Синең мине югалтасың да килми, бергә дә була алмыйсың. Җитте, бар кит, мин ардым, төннәр буе елап мендәр югешләтеп ятып ардым. Миңа кайчан чираты җитәр дип көтеп ардым. Ничек мин сине алдан нинди икәнеңне сизмәдем икән. Мин начар икән, миннән яхшыракны табып бәхетле булырга тырыш. Иң мөһиме бу гадәтләреңне оныт, алар яхшыга алып бармый.
Нәсимә кулын Рөстәмнең иң башына куеп:
--Ә бит без бәхетле була ала идек— диде дә подъездга кереп китте.
Квартир ишеген ачып керде дә ишеген ябуга идәнгә утырып елый башлады. Алдан кайткан Сәкинә аның янына килеп:
--Нәрсә булды дустым?
--Ул мине эзләп тапкан, ул мине тагын тапкан.
--Кем?
--Рөстәм, Рөстәм мине эзләп тапкан. Каян белгән ул? Минем кешегә әйткәнем юк, ә син кемгә булса да әйтмәдеңме?
--Юк, бу хакта кеше белән сөйләшкәнем булмады.
--Белмим нишләргә хәзер? Нигә ул мине гел гаепләргә тора? Бер гөнахым булса әрләнмәс идем. Нишләде ул? Шул хәтле матур очрашкан идек, кешенең шулай тиз үзгәрүен ничек аңларга?
--Бәлки кем булса да котыртып йөридер.
--Белмим, тик мин бүтән түзә алмыйм.
Нәсимә бүлмәгә кереп ятты .Сәкинә ашарга дип чакыргач та чыкмады. Төрле уйларга бирелеп йоклап та киткән иде. Күпмедер вакыт үткәч ул авызы кибеп уянып китте. Сәгать әле биш кенә. Чәй кайнатып эчте дә телефонын алып карый башлады. Бер Рөстәм генә унбиш тапкыр шалтыраткан. Шулай ук хатлары да күп. Нәсимә берсен генә ачып укыды да, калганнарыда шулай ук кабәхәт сүзләр белән тулгандыр дип укымыйча бетереп атты.
Бүген кабат яңгыр ява, Нәсимә барыбер эшкә җәяү генә барырга булды. Иртә торгач вакыты да бар, яңгыр да акрын гына сибәли. Яңгыр вакытында һавада үзгәрә, суларга да рәхәт. Нәсимә акрын гына атлый иде, кисәктән генә җил чыкты да Нәсимәнең зонтигын аздан гына очырып китмәде. Нәсимә җилдән сакланыбрак басып зонтигын җайламакчы иде кем беләндер бәрелеште. Бер мизгел эчендә Рөстәм белән шулай танышуын искә төшерде. Бәхетенә бу ул түгел иде .Сары чәчле, зур зәңгәр күзле, урта яшьләрдәге бер ир ат аптырап та, шул ук вакытта куркып аңа карап тора иде. Нәсимә таныш булмаган иргә карап:
--Гафу итегез җил зонтикны очыра башлады, ә мин тотып өлгерә алмадым.
--Юк, сез түгел, мин гаепле, җилдән качып телефоннан сөйләшеп барып сезне күрми калдым.
--Ярый зыяны юк, димәк икебездә гаепле.
--Туктагыз сез бит почтада эшлисез, минем сезне күргәнем бар.
--Әйе почтада.
--Менә бит, миндә почтага барам .Каршы килмәсәгез әйдә бергә барыйк.
--Иртәләгәнсез.
--Кызым уянганчы барып килергә булдым. Үзем ялда булгач төнгә хәтле әкият карап утырдык.
Хәзер ул йоклый.
— Ә уянып елый башласа?
--Юк ул инде зур, беренче сыйныфны бетерде. Аннары киченнән әйтеп куйган идем уянсаң мине югалтма дип.
--Гафу итегез ә әнисе кая? Ул эшкә иртәрәк киттеме?
Таныш булмаган ирнең йөзе үзгәрде, ниндидер сәер хисләр ташкыны йөзенә бәреп чыкты . Нәсимә үзенең ялгыш соравын аңлап сүзне икенчегә борырга теләп:
--Яңгыр бетә, җил дә тынды.
--Әйе без дә килеп җиттек. Юл буе сөйләшеп барып танышмадык та, юлда тагын очрашсак әй нихәл дип әйтеп булмый бит. Минем исемем Әмир була.
--Мин Нәсимә булам.
--Танышуыма шатмын. Рәхмәт сезгә, сөйләшеп барып юлда кыскарак тоелды.
--Ярый сау булыгыз.
Нәсимә почтага кергәч үз бүлмәсенә кереп китте . Нигәдер уеннан Әмир чыкмады. Бигрәк тә итәгатьле ир. Ә нигә хатыны турында сүз чыккач йөзе үзгәрде? Әй җүләр нәрсә уйлыйм инде? Килгән уйларын башыннан чыгарырга теләп өстәлендәге кәгазьләр өемен барларга кереште.
Берничә көн үтте. Рөстәм меңдә бер шалтыратса да Нәсимә телефонны алмады. Көн матур булганга алар Сәкинә белән кич эштән соң паркта очрашырга сөйләштеләр. Нәсимә барып җиткәндә Сәкинә егете Ильяс белән көтеп торалар иде инде.
--Хан кызы көттермәсәң булмыймы?— дип үпкәләгән кыяфәт чыгарды Сәкинә.
--Үпкәләмә инде, дөресен әйткәндә мин иртәрәк бушаган идем. Өйгә кайтып ашарга пешереп килдем. Син бит ардым, ашыйсым килә дия башлыйсың.
Сәкинә дустын кочагына алып:
--Умничкам минем, нишләгән булыр идем син булмасаң? Яратам да инде үзеңне. Ярый әйдә кая барабыз?
--Сезгә комачауларга теләмәгән идем.
--Син ни сөйлисең? Без дә сине кире борсак нәрсә була? Әйдә карусельгә барыйк.
Ильяс сүзен әйтеп бетерде дә , ике кызны да кулларыннан тотып:
--Ну чё, әйдә кайсыгыз куркак икәнен беләбез, кайсысында әйләнәбез?
Сәкинә Ильяска карап:
--Беләсеңме, башта без Нәсимәнең күңелен күтәрик, теге көзгеләр бүлмәсенә кереп рәхәтләнеп көлик, аннары күз күрер.
--Бик дөрес, әйдә киттек.
Көзгеле бүлмәгә кергәндә Нәсимә ишектән чыгып баручы Әмир белән күзгә күз очрашты. Янында үзе кебек зур зәңгәр күзле, сары чәчле 7-8 яшьләр тирәсендәге кыз бала да бар. Әмир Нәсимәне күрүгә:
--Исәнмесез, сез дә күңел ачырга килдегезме?
--Әйе, менә дусларым белән бераз йөреп кайтырга булдык.
--Әйбәт булган, күңелле үтсен кичегез, сау булыгыз..
Әмир кызын җитәкләп китеп тә барды. Нәсимә кабат уйга калды, ә нигә алар икәү генә ? Хатыны кая?
--Йоклап киттең ахры?
Сәкинә Нәсимәнең кулыннан тотып:
--Бу кем? Әле миннән башка егетләр белән танышып йөрисеңме?
--Юкла, почтада очрашкан идек, шунда гына таныштык.
--Бик күркәм күренә, тик син ихтибар иттеңме? Күзләре моңсу, әйтерсең лә зур кайгы кичергәннәр. Аларны нидер борчый.
--Әйе, беренче көнне үк сиздем, тик ничек сорыйсың кешедән?
--Әйдәгез инде, без бит күңел ачырга килдек.
Ильяс кабат кызларның кулыннан тотты.
--Җитәр бүгенгә эш турында, әйдә ял итәбез.
Кызлар өйгә кайтканда инде унике тула иде. Нәсимә башын мендәргә куюга Әмирне исенә төшерде. Тукта әле ә нигә мин аны уйлыйм соң? Бәлки борчулы йөзләрен күргәч үзем дә җәлли башладыммы? Кызы бигрәк матур инде, мультфильмнардагы кар кызы диярсең. Елмайганда бит уртасына чыккан уйсулык үзе аны матурырак күрсәтә сыман. Бигрәк сөйкемле бала. Әнисен сагынгандыр инде. Ә чыннан әнисе кая икән? Бәлки авырып хастаханәдә ятадыр? Нәсимә үзедә сизмәстән алар өчен борчыла башлады..
Бүген ял булуга карамастан Нәсимә иртә уянды .Бу атнаны ул авылга кайтмады. Алар Сәкинә белән тәрәзә челтәрләрен салдырып юарга теләделәр. Сәкинә йоклаган арада Нәсимә кибеткә чыгып керергә булды. Киләсе ялда абыйсының кызына алты яшь тула. Туганнар җыелыша. Апасының да ике баласы була. Нәсимә балаларга күчтәнәчләр җыярга дип чыгып китте. Алия күптән сөйләшә торган зур курчакка кызыгып йөри иде. Нәсимә туры курчаклар бүлегенә керде. Андагы курчакларны күреп күзе тузды аның. Нинди генә курчак юк, ничек сайларга? Ниһаять ул берне сайлады. Курчакны алырга гына үрелгән иде:
--Әти миңа менә бу курчак кирәк, нигә аны башка апа ала, — дигән тавышка борылып караса, каршысында, Әмир белән кызы нәкъ шул курчакка карап торалар.
--Кызым курчакны апаң ала бит, әйдә без башканы сайлыйбыз.
--Әти миңа бу курчак кирәк.
--Кызым алай ярамый, әйдә кибетче ападан сорыйбыз, бәлки шундый ук булыр.
Әмир Нәсимәгә карап:
--Исәнмесез Нәсимә, кызымның бүген туган көне, менә курчак алырга килдек.
Нәсимә кечкенә кызга карап:
--Котлыйм сине туган көнең белән, болай булгач курчакны бирмичә булмый.
Ул курчакны кызның кулына тоттырып:
--Котлыйм үскәнем, бәхетле бул.
Кыз елмаеп җибәрде, аннары Нәсимәгә карап:
--Ә сез торт ашарга безгә киләсезме? Әти тәмле торт алды.
Кызының бу сүзләрен ишетеп Әмир аптырап калды, аннары:
--Кызым апаның вакыты юк, ул безгә килә алмый.
Кызның күңеле төшкәнне күреп Нәсимә:
--Ә ник килмәскә, мин рәхәтләнеп киләм.
--Әти, әти, ишеттеңме? Апа киләм диде.
--Ишетәм кызым.
Аннары Нәсимәгә аптыраган карашын ташлап:
--Сез чынлап та киләсезме? Килмәсәгез әйтмәскә иде, кызымның күңеле төшүен теләмим.
--Киләм дигәч киләм, тик әнисе генә әллә нәрсә уйламасын.
--Анысы өчен борчылмагыз.
Әмир Нәсимәгә кая яшәгәннәрен әйтеп кичке бишкә кунакка чакырды.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас