

Һава торышы кабат үзгәрде. Нәсимәнең йөрәге телгәләнгәнне белгән кебек урамда җил , буранлатып яңгыр ява, күк күкри, яшен яшьни, иртәдән бирле яуган яңгыр туктарга уйламый да . Нәсимә аш бүлмәсенә кереп чәй куеп җибәрде дә тәрәзә янына килеп басты. Тәрәзә пыяласына төшкән яңгыр тамчылары пыялада эз калдырып шуып аска төшәләр .Нәсимәнең дә битеннән яшь тамчылары нәкъ яңгыр тамчыларыдай бит буенча тәгәрәп эз калдыра. Нәрсә булды соң? Нинди гөнахларым өчен мине Алланың рәхмәте сыный? Ул яңадан үткәннәрне искә алырга тырышты. Кая ялгышты икән ул? Нигә язмыш юлларында авыр сынаулар аша үтәргә кирәк ?
Нәсимәнең бүгенгедәй Рөстәм белән ничек очрашулары искә төште.
Озак уйлап йөргәч ниһаять иптәш кызы Сәкинә белән боз сараена конькида шуарга бардылар алар . Күптән инде вакыт булмау сәбәпле барганнары юк иде . Рәхәтләнеп шуып аргач көлешеп урамга чыктылар. Урамда яңгыр явуга карамастан көн бик җылы иде. Нәсимә зонтигын алып ачып җибәрде дә Сәкинәгә борылып:
--Хәзер кафега гына кереп чәй эчеп чыгарбыз? Бик сусадым, аннары туры кибеткә барырбыз. Минем вак төяк әйбер аласым бар, авылдан әйтеп җибәргәннәр иде.
Кире чыгып йөрмәбез дим инде, бу яңгырда бик йөрисем дә килми.
--Ярый мин дә шулай әйтергә теләгән идем. Ой бәреләсең...
Сәкинә әйтеп тә бетермәгән иде Нәсимә кемгәдер килеп тә бәрелде.
Зонтигы астыннан чыгып аптырап карап торган егеткә:
--Гафу итегез, зонтик аша күрмәдем.
Егет кызларга карап алды да:
--Мондый чибәр кызлар белән бәрелсәм ,мин көндә бу юлдан йөриячәкмен.
Нәсимә уңайсызланып кына:
--Алайда гафу итегез.
Сәкинә исә киресенчә Нәсимәгә төртеп:
--Ник син гафу үтенәсең? Синең кулыңда зонтик иде, аның кулында бернәрсә дә юк, димәк ул карап бармаган. Нәрсә егет, кызлар белән шулай танышасың килдеме?
--Юк, дөрес түгел , аңлагыз мине, мин чыннан да каранып бармадым, тиз генә кибеткә кереп чыгарга теләгән идем. Ә сез кая барасыз? Хатамны төзәтәм, үпкәләмәгез, мин машина белән, кая телисез шунда илтеп куям әгәр көтеп торсагыз.
Сәкинә янә Нәсимәгә төртеп:
--Әйдә ризалашыйк, мин ардым да, юешләнеп тә бетәбез. Без кибеткә барабыз.
Бу юлы егет көлеп җибәрде дә:
--Кызлар сез кибет янында басып торасыз бит.
--Безгә ашамлыклар кибете кирәкми- диде Нәсимә төшен кыса төшеп.
--Ярар, ярар әйттем икән кирәк җирегезгә алып барам. Әнә минем машина, утыра торыгыз. Ул кызларга машина ишеген ачты да:
--Мин тиз генә кереп чыгыйм инде — диде дә ашыгып кибеткә кереп китте. Нәсимә Сәкинәнең беләген чеметеп алды.
--Нишлисең син? Безне әллә нинди җилбәзәк кызлар дип уйлар.
--Теләсә нәрсә уйласын, без аны бүтән күрмибез бит.
Егет алдамады, тиз чыгып машинасына утырды да:
--Әйдә кайсы кибеткә алып барырга сезне кызлар ?
Сәкинә тиз генә җавап бирде. Юл буе сөйләшеп барып кибеткә килеп җиткәннәрен сизмидә калдылар.
--Кызлар сезне көтеп торырга кирәк дип уйлыйм мин .
--Юк , рәхмәт, сау булыгыз.
Нәсимә Сәкинәне сөйрәп диярлек үзе белән алып китте.
--Нәсимә кара инде, бер матурлыгы юк, ә кызлар белән шаярып йөри.
--Нишләсеннәр, машина кулда булгач масаялар, янәсе бай. Нигә кирәк аларның байлыклары? Йөрәкләренә пәрәвез капланган була аларның.
Шуның белән алар ул егетне искә алмадылар. Кирәкле әйберләрне эзләп йөреп вакыт үтеп китте . Кайтырга дип урамга чыксалар, кибет ишеге төбендә аларны егет каршы алды:
--Мин сезне көтәм, гаебемне таныйм, яңгыр көчлерәк ява башлады, чиләнеп бетәрсез ,әйдә өйләрегезгә кайтарып куям.
Танышулары шулай башланды аларның. Матурлыгы булмаса да Нәсимә аны никтер яратты. Ниндидер күзгә күренми торган бер кылы тартып тора кебек тоелды аңа ул егетнең.
Кисәктән өстәл өстендә яткан телефон шалтырады. Нәсимә теләмәсә дә кем шалтыратканны белер өчен якынрак килде. Бу ул иде. Нигә шалтырата ул миңа? Янә үзенең хәшәрәт фикерләре белән бүлешәсе киләдер. Нәсимә Рөстәмнең танымаслык булып үзгәрүен аңлый алмады. Көннән көн күбрәк көнләшеп, кабәхәт сүзләр әйтергә дә тартынып тормады егет .Әйтерсең лә эченә шайтан кереп оялаган . Ә бит мәхәббәт уты яна башлаганда барысыда яхшы иде. Бер берсен ошатып, бер берсенә сөю белән тулган күз аша карадылар түгелме? Ә нәрсә үзгәрде, ничек шулай кеше тиз үзгәрә ала? Кем бутап ятканын да белеп булмый .Башкача ничек аңлатып була? Аның үз үзен тотышы үзенә ошамаган. Гел Нәсимәне начарлыкта гаепли, аздың, үзгәр ди. Юк, Нәсимәгә түгел, ә үзенә иң беренче үзгәрергә кирәк икәнен аңламый. Яки аңларга теләми.
Кешене гаепләү җиңелерәк бит, хатаңны тануы авырырак. Телефон һаман шалтырады. Ниһаять Нәсимә телефонны алды.
--Әйе, тыңлыйм.
--Син нәрсә анда телефонны алмыйсың? Кем комачаулады инде бу юлы? Кем белән кая бардың?
--Нишлисең син? Кая барыйм? Әйттем бит өйдә булам дип, нигә гел мине битәрлисең? Син үзең кая идең? Мин дә бит сиңа кичә шалтыраттым, син дә алмадың. Син, син кем белән идең? Дәшмәгән саен, җитәр, синең көнләшүләреңнән ардым мин, гаебем булса бер хәл, җитәр, җитәәәәр.
--Нәрсә җитәр? Нәрсә кем белән гулять иткәнеңне белмәсләр дидең мәллә? Миңа бит әйтәләр, яшерә алмыйсың.
--Әйткәч, мин начар булгач нигә мине аптыратасың? Кемнәр әйтәләр шулар янында тор. Әгәр чынлап яратсаң ышаныр, бу сүзләрне әйтмәс идең.
--Ә нәрсә әйтергә тиеш?
--Хәзер инде бернәрсәдә әйтмисең. Мин сиңа запасной аэродром түгел, булды. Кемнәрдер белән гайбәт эзләп йөрисең, аннары мине битәрлисең. Кем бутап ята сине? Шуның белән очраш, ә мине калдыр тынычлыкта. Яңа кыз белән очраша башлаганыңны да беләм, аның белән үпкәләшәсез дә минем яныма киләсең, матурым дип мине алдап, юмалыйсың. Ә аннары кабат кирәкмәгән уенчык кебек мине бәреп калдырасың.
--Тагын нәрсә әйтерсең?
--Бары шуны гына әйтәм аэродром ябылды. Синең үз тормышың, минем үземнеке. Миңа ике арада чабучы куян кирәкми, үземне хөрмәт итмәгән егет белән дә очрашасым килми. Мин күп түздем, бүтән теләгем юк.
- И нәрсә була инде?
Нәсимә берсүз дә дәшмичә телефонны сүндерде. Җитәр, чыннан да ә нигә мин аны гел уйларга тиеш? Дөрестән дә мин үзгәрергә тиеш, үзе бит теләде. Әйе мин үзгәрәм, мине яратмаган , хәттә хөрмәт тә итмәгән егет белән мин очрашырга тиеш түгел. Нигә аның өчен елап утырырга? Үзен кем дип саный ул? Тиле шул, Сәкинә бит әйтә килде ,, синнән башка күп кызлар белән очраша"" дип. Ә мин, мин ышанмадым, сукырларча яраттым, берсүз дә ишетәсем килмәде. Күпме мыскыллау, әшәке сүзләр ишеттем. Юк булды, миңа яшәргә кирәк . Мин онытам аны, авыр булса да онытам. Мин бүтән еламыйм. Нәсимә йокы бүлмәсенә кереп киенде дә туганнан туган апаларына кунакка китте.
--Менә бит көтелмәгән кунак килгән, Харис кара югалган балдызың табылды.
Кадәрия ишектән кергән Нәсимәне кочып алды . Бүлмәдән кечкенә улын күтәргән Харис килеп чыкты.
--Мин сөйләшмим аның белән, үпкәләдем. Беркөнне шалтыраткач та телефонны алмады.
--Җизнәкәй үпкәләмә инде, минем чыннан да вакытым юк иде.
--Нишләдең инде?
--Беләсең бит акча кирәк икәнен, Сәкинә белән обой ябыштырырга бардык.
--Синең шундый сәләтең дә бармы?
--Сәләт дип, минем түгел, Сәкинә сәләтле, мин ияреп йөрүче генә.
--Ярый, ярый әйдә түргә уз.
Ул борылып Кадәриягә карады да:
— Карчык синең чәең кайнаганмы?
--Әйе картым, әйдәгез туры аш бүлмәсенә керик.
Нәсимәгә кызык булып китте. Әле яшь булуларына карамастан бер берсенә картым белән карчык диешәләр. Ул апасына карап:
--Апа ә нигә картым, карчык, башкача булмыймы? Мәсьәлән матурым, җимешем, күп бит сүзләр.
--Әй, башта уйнап әйттек, аннары гадәткә керде, шулай бит картым?
Өстәл артында утыручылар бергәләп көлеп җибәрделәр. Рәхәтләнеп сөйләшеп чәй эчү дә кызык булды. Нәсимәнең дә күңеле күтәрелде.
--Нәсимә бер үтенечебез бар иде— дип башлады Харис.
--Тыңлыйм, нәрсә булды?
--Булмады, беләсеңме без бер елга эш буенча чит илгә китәбез, ят кешене калдырганчы бәлки син яшәрсең безнең фатирда ? Акчада түләмисең, бераз экономия.
--Әгәр миңа ышансагыз мин риза. Ә кайчан китәсез?
--Ике көннән Алла теләсә. Кварплатаның язуы килгәч хәбәр ит.
--Мин монда яшәгәч үзем түләргә тиештер инде.
--Әйе сүз дә юк, тик анда йортка ремонт эшләре башкарылган өчен түләргә кирәк, аннары башка кирле кирәкмәгән нәрсәләргә басып калалар, анысы сиңа кагылмый.
--Соң квартирга түләмәгәч, бәлки чыннан да мин түләрмен?
--Юк, син бит бездә каравылчы урынына каласың, әле үзең өстәп фатирны саклаган өчен акча сорамасаң.
Янә барда көлеп җибәрде.
Шулай эшләделәр дә. Нәсимә бер яктан бик шатланды, чөнки Рөстәм белән ике ел очрашсалар да, нигәдер бергә Кәдәрияләргә барганнары булмады. Рөстәм бу адресны белми, димәк килеп аптыратып та йөри алмаячак. Нәсимә җизнәсе рөхсәте белән Сәкинәне дә үзе янында яшәргә чакырды . Тик шатлык озакка сузылмады. Эштән кайтып барган вакытта Нәсимә алар яшәгән йорт янында Рөстәмнең машинасы басып торганын күреп алды..
Дәвамы бар.