

Ашыгыч ярдәм машинасы кычкыртып юл буенча очты гына. Зәйтүнә күзләрен ачты. Аңа карап баручы Тәнзилә шатлыгыннан үзе дә сизмичә:
--Ул күзләрен ачты ,ачты, димәк әле өмет бар. Зәйтүнә апа без монда, алла теләсә бар да әйбәт була.
Табиб кына Зөхрәгә карады да, башын чайкап:
--Кызым әйтер сүзең булса әйтеп кал, минем әйтәсем дә килми дә бит, тик әниеңнең бу дөньяга соңгы тапкыр каравы, без өлгермибез аны алып калырга, өлгермибез.
Беренче мәртәбә Зөхрә куркуга калды, ничек инде әнисенең соңгы тапкыр каравы? Бу дөрес түгел , юк ,юк бу мөмкин түгел. Зөхрә әнисенең күкрәгенә ябышып:
--Син болай эшли алмыйсың. Нигә, әйт нигә шулай кыланасың? Син бит мине куркытасың гына шулаймы әни ? Һәрвакыттагыча мине куркытырга гына телисеңме? Ярый син җиңдең, үтенәм, сүз бирәм мин сине тыңлармын тор гына, әйдә кайтыйк әни, өйгә кайтыйк .
Зөхрә үксеп елый башлады.
Табиб машинаны туктатырга кушты.. Ә Зәйтүнә кызына елмаеп карады да:
--Ә үзең мин үстем дип мактанасың, елама мин тиздән кайтам, бары бераз йөрәгемә ял алам. Син терлекләрне кара инде, ә бәбкәләрне суга җибәрмә. Икәү бергә алып барырбыз, алар зур инде, судан чыгарырга үзеңә генә авыр булыр. Аннары Саймә апаңның булышырга бер кешесе дә юк, булыш ярыймы мин кайтканчы булыш, аны тыңла.
--Әни ни сөйлисең син, үтенәм мине калдырма, мин җүләр идем, сине тыңламадым, тик мин синсез яши алмыйм, әнием калдырма мине, калдырмааааа.
Зөхрә әнисенең кулларын угалап:
--Менә күрерсең мин иң яхшы кыз булам тик тизрәк терел, әни ишетәсеңме? Мин бүтән беркайчан да сиңа авыр сүз әйтмәм әнием, тыңла инде үтенәм.
Зәйтүнә йомыла башлаган күзләрен яңадан акрын гына ачты да:
--Елама җүләрем, синсез кая китим, бераз ял гына итәм дә кайтам, ә син көт мине. Менә хәзер мин ышанам сиңа, минем кызым кире кайтты, минем акыллы кызым, шулай булып кал. Бәхетле бул, мин, миии........
Зәйтүнә акрын гына кызына карап елмайды да күзләрен йомды, мәңгелеккә йомды.
Зөхрә акырып җибәрде:
--Юк, юк дим, син бит мине калдырмыйм дидең, нигә, нигәәәәә....
Ул ике кулы белән әнисенең күлмәк якасыннан сөйрәп:
--Мин, мин гаепле барысына да, нигә сине тыңламадым икән? Әнием минем гафу ит.
Тәнзилә ничектә Зөхрәне тынычландырырга тырышты . Авыр, бик авыр шул бу күренешне карап торырга.
Зөхрә үзенең нәрсә эшләгәнен аңламады. Әнисен алып кайтып күмгәнне дә, өчесе ,җидесе узганы да аңа бары начар төш кебек тоелды. Ул үзен гаепләде, нигә ул әнисенең сүзләренә иләк аша карады, нигә ялварып сораганнарын ишетмәде? Белде ул әнисенең бары яхшылык теләгәнен, тик нигәдер читтән нәрсәдер эзләде. Яраларны вакыт төзәтә диләр, ләкин бу йөрәк ярасын Зөхрә бик авыр кичерде. Әнисеннән калган бер әйберне дә ыргытмады , саклады. Көндә фотосүрәте белән сөйләшеп киңәш сорады. Эх вакытны кире кайтарып булса иде..Чапты шул вакыт дигәне, чапты .Зөхрә бик тырышты. Күрше Саймә апа да башта Зәйтүнәнен үлемендә гаепләсә дә, кызның тырышуын күргәч йомшады. Аңа терлечә булышты. Соң булса да уйлый башлавына шатланды.
Нигә икән үсә башлагач
Белмибез без әни кадерен,
Ачы сагышларга күмеп
Телгәлибез аның бәгерен.
Язмышыңа нәрсә язганлыгын
Вакыт үткәч син дә тоярсың.
Тормышыңны әгәр үзгәртмәсәң
Нәрсә чәчсәң шуны җыярсың.
Вакыт акрын гына үтте. Зөхрәнең бәхетенә егете Илгизәр бик акыллы егет булып чыкты. Зәйтүнәнең елы алдыннан әнисе урынына калган Саймә ападан Зөхрәнең кулын сорарга килде. Зөхрә бик бәхетле, ниһаять ул да яңа тормыш башлый. Йөрәк яралары да акрын гына тартыла башлады. Туйлар үткәч Илгизәр Зөхрә йортына күчеп килде. Зәйтүнә төзеп калдырган йортны, гаилә учагын сүндерәселәре килмәде. Бер елдан чәчәк кебек кызлары Зилә туды. Зиләнең әбисе Зәйтүнәгә ошавы бөтен авылны таң калдырды.
--Күрдеңме әниең мин озак тормыйм кайтам дигән иде, менә кайтты да — диде шәфкать туташы Тәнзилә.
Әйе Зиләнең әбисенә ошавы Зөхрәнең күңел кылларын кабат тибрәтеп җибәрде. Тиле нишләде ул? Менә аның да нарасые итәгендә ята, нинди матур, нинди якын. Ничек итеп аңа начарлык телисең? Әнисе дә бит бары яхшылык теләгән, ә ул аңлый алмадымы? Аңларга теләмәдеме? Булса иде кире кайтарып, эрмәгән җиргә дә утыртмас иде, юк шул булмый. Хәзер никадәр генә үзен гаепләмәсен үткәнгә юл юк. Зөхрә үзе өчен һәм әнисенә бирмәгән яратуын баласына биреп бәхетле яшәргә тырышты..Ире Илгизәр дә аңлады, кирәкмәгән эшләр белән аптыратмады. Бергә, бергә сарайларны төзекләндерделәр, бакчага Зәйтүнә теләгәнчә күл казылды, чөнки зур күлдән бәбкәләрне чыгарырга чыннан да авыр иде. Күл кырыена карлыган куаклары утыртылды. Бар да Зәйтүнә теләгәнчә эшләнелде, алай гына да түгел, күл кырыена зур итеп,, Зәйтүнә күле"" дип фанерга язып элеп тә куйдылар. Тормышлары да җайланды, быел Зилә беренче сыйныфка укырга керә . Җәй көне бакчаларда эш күп шул. Печәнне чабып киптерергә, җиләк җыярга, каз бәбкәләре, сыер, бозау, баш күтәрергә дә вакыт юк .Ниһаять алар вакыт табып бүген Зиләгә мәктәпкә кирәк әйберләр алырга Чаллыга юл алдылар. Бөтен базарны әйләнделәр, кибетләр дә күзне алдады. Барлык әйберләр алынгач өйгә кайтырга кузгалдылар. Бераз юл үткәч Зилә кычкырып җибәрде:
--Әти Саймә әби зур торт сорады бит, ә без оныттык.
--Әйе кызым рәхмәт, әле ярый шәһәрдән чыкканчы искә төшердең, мин хәзер кереп чыгам.
Илгизәр якындагы кибет янында туктап кибеткә кереп китте. Бераздан торт белән морожныйлар тотып чыкты.
--Әни кара әти безгә морожный да алган.--Зилә шатланып әнисенең кулына төртте.
Зөхрә машина тәрзәсеннән иренә карады .Илгизәр аларга елмаеп карады да, машиналарына килеп җитә генә иде, кисәктән каяндыр машина килеп чыкты да Илгизәрне бәреп екты . Зөхрә атылып машинадан чыгып ире янына килгәндә,, аның янына кеше җыела башлаган иде. Кан арасында яткан ире Зөхрәгә карап бер елмайды да күзләрен йомды. Зөхрә ачыргаланып кычкырып җибәрде:
--Нигә? Юк үтенәм күзеңне ач, мине җәлләмәсәң кызыңны җәллә, аны әтисез калдырма. Үтенәм тор, кызыңны куркытасың.
Тик Илгизәр тормады. Зөхрә нишләргә дә белмәде, ул һаман иренең йә кулын тартты, йә башын күтәрергә тырышты.
--Әни нигә әти тормый? Әни дим нигә әти кан эчендә ята?
Зөхрә куркудан йөзе агарган кызын күреп:
--Белмим кызым, белмим.
Зөхрә нәрсә әйтергә белмәдеме, үзе дә аптыраган кебек иренә карады.
--Сез кеме буласыз? Безнең берничә сорауга җавап бирә аласызмы? — дигән сүзгә
Зөхрә башын күтәреп карады, янында полиция хезмәткәре басып тора икән . Ләкин Зөхрә генә бер сүздә әйтә алмады, йөрәге өзгәләнде, үзен начар төш күрә кебек хис итте, тик бу төш булмаган икән.
Язмыш җиле Зөхрәнең дә ирен тартып алды. Ул да хәзер әнисе кебек кызын үзе генә үстерәчәк. Полиция тикшерүе буенча ирен бәрдергән ир каршысына чабышып килгән балаларны күреп, аларны таптатмыйм дип машинасын кире якка борган, кибеттән чыгып килүче Илгизәрне күрергә өлгермәгән. Ялгышлык белән машина астында калган ирен Зөхрә күмеп кайтты. Аның аяк астыннан җир киткән кебек булды. Эшне нәрсәдән башларга да белмәде ул. Бәхетенә күңел юанычы кызы, инде яше сиксәнне тутырган , шулай да гел үзенең үгет, нәсыйхәтләрен бирүче Саймә әби бар. Вакыт дигәне генә бер урында тормый шул. Авыр хәсрәтләр дә акрын гына артта кала. Илгизәр үлгәннән соң бөтен эш Зөхрә өстенә кала. Ул эш ,өйдәге мәшәкатьләр белән кызы арасында бөтерелә. Кызы да, күзгә күренеп үсә, быел ундүртен тутыра.
--Әни мин туган көн үткәрергә телим, син Саймә әбиләрдә кич кунырсың инде.
--Иртәрәк түгелме соң әле үзең генә туган көн үткәрергә?
--Син нинди кеше, музейдан что ли? Все так делают, мин кешедән ким что ли?
Кызының бу сүзләре Зөхрәнең башына чүкеч белән суккан кебек булды. Аның үзенең әнисенә ничек әйткән сүзләре кире кайта түгелме? Юк, булуы мөмкин түгел.
Дүртенче бүлек.
Зөхрәнең күз алдына әнисе белән соңгы тапкыр сүзгә килгән көн килеп басты.
Зөхрә дуслары белән берничә көнгә ял итергә китәргә җыена иде, әнисе аның янына килеп :
--Кызым бәлки бармассың, мин дә авырып торам, температурам югары, җитмәсә сыер да бозауларга тора хәлем бик начар.
--Мин нишләргә тиеш инде, сыер бозаулый дип өйдә утырыйм что ли?
--Соң әле үзең дә яшьрәк бит әле ,егетләр белән төн кунып йөрергә иртәрәк түгелме?
--Сине нәрсә музейдан чыгардылар мәллә? Әни бераз дөньяга кара заманалар үзгәрде, чингиз хан вакытлары артта калды.
--Шулайдыр да бит ,тик әти әнине минемчә хәзер күбрәк тыңларга кирәк, ахырдан үкенмәслек булсын.
--Син чыннан да ниндидер древнегреческий заманнан адашып калган кеше сыман, отстань а , сыерың да сарайдан чыгып качмый, ә син Тәнзилә апаны чакырып китерә аласың, температурадан да кеше үлгәнне ишеткәнем юк.
Әйе бу сүзләрне Зөхрә гомер онытмас, ничек итеп шулай әнисенең күңелен яралый алган ул? Искә төшерә башласаң чәчен агарырлык бит. Күпме елатты бит әнисен, ә хәзер аның күз яшьләре үзенә кире кайта.
Зөхрә үзен кулга алырга тырышып:
--Кызым минем белән алай сөйләшмә, соңыннан үкенерлек булмасын. Аңлыйм мин сине, яшь чакта бик күп нәрсәләр эшлисе килә, мин дә яшь идем, синең кебек бөтен нәрсәне күреп, ирек тоеп яшәргә теләдем. — Зөхрә тынып калды, аннары кызының каршысына ук килеп басты да— Ышан миңа мин бик тиз үкендем.
--Син ялгышлыклар эшләгәнгә мин гаепле түгел һәм мин син түгел акыл белән эш итәм.
Зилә ачуыннан урындыкка тертеп чыгып китте. Зөхрәгә бары кызынының сүзен тыңлап өстәлгә тәмлерәк әйберләр әзерләп куярга гына калды. Туган көн гөрләп үтте , Зөхрә төн йокламыйча бер тәрәзәдән икенчесенә йөреп чыкты . Яшьләр таралышканны күреп өйгә керде. Бу нәрсә инде? Өйдә әйтерсең лә җил тегермәне әйләнеп үткән, ятактагы мендәрләргә кадәр идәндә аунап ята. Өстәл астында сыра шешәләре, каян килгән? Яшьләр үзләре белән алып килгәндер инде, диван янында идәндә үзе белән укучы кызны кочаклап кызы ята. Зөхрә кызын уятырга теләп якынырак килде тик анардан килгән сыра исенә буыла башлады. Йә Раббым нәрсә бу? Нишләргә миңа? Кызым минем хаталарымны кабатлый түгелме? Юк булмый, ничек булса да җаен табарга кирәк. Әни мине мәңге гафу итмәячәк, оныгы да шундый булуын теләмәс иде ул. Юк, юк нинди булса да чарасын табарга, нишләргә? Нишләргә? Зөхрә уйларына бирелеп өйдә тәртип урнаштыра башлады. Кызына йокыдан торган төшенә тавык шулпасы пешереп куйды, әйе кара каршы сөйләшергә кирәк була. Бүген бик авыр көн, озакка сузарга ярамый, һәр нәрсәнең үз вакыты бар икәнен Зөхрә һәзер үз башыннан үткәннәргә карап әйтә. Юк шул үткәннәрне кире кайтарып булмый, әгәр булса Зөхрә белер иде нәрсә эшләргә икәнен.
Зөхрә бакчада йөргәндә кызы аның янына килеп:
--Әни дай что нибудь от головы, башым авырта.
--Аңлыйм, тик нишли алам , мин бит табиб түгел, мин сиңа әйттем бит, кызым аңла мин сиңа начарлык теләмим. Ярый әйдә керәбез, дару бирәм, тавык шулпасын да кабып куй зыяны тимәс. Зилә көне буе урын өстендә аунады, кич җитүгә кабат киенде дә чыгып китергә теләде:
--Юк кызым бүген беркая да бармыйсың, җитәр хәзер туктамасаң соң була.
--Хватит әни, хәзер генә борчылган кебек кыланып торма, синең миңа беркайчан да вакытын булмады, эшеңнән кайтасың да сарайга, сарайдан кергәч янә вакытын юк ашарга пешерәсең вообщем не до меня.
--Соң бераз булышасың бар иде, ашарга син дә пешерә аласың бит, мин үзем өчен генә эшләмим, миңа бернәрсә дә кирәкми, синең өчен эшлим, яхшы киенсен, тәмле ашасын, укырга, кияүгә чыкса туйга дип акча җыям, синең бит кешедән ким киенәсең килми, гел нәрсә булса да сорыйсың, ә акчасыз бер әйбер дә бирмиләр.
--Бөтенесенең дә әниләре карый, не ты одна.
--Әйе бөтенесенең әниләре шулай эшли, эштән сарайга, сарайдан өйгә, тик балалар гына аңламый шул, бер аңлый башлыйлар тик нигәдер күп очракта соң була, бик соң була. Мин әйттем, аңлаттым ә хәзер үзеңә кара , ахырдан үкенерлек булмасын, соңа гына калма.
Зөхрә күз яшьләренә буылып чыгып китте. Зилә дә уйга калды, бүген әнисе аеруча борчулы иде. Алай да ул бизәнеп ясанды да әнисеннән акча сорарга чыкты. Аны беркаяда тапмагач күрше Саймә әбигә керде
--Әби әнине тапмадым миңа бераз акча бир әле, сиңа әни бирер, кая киткәндер күрми калдым.
--Бүген ул янә әнисе, синең әбиеңнең кабере янындадыр, әбиеңне күмгән көнне ул ел да шунда барып утыра.
--Нигә? Ул бит күптән үлгән.
--Эх, кызым, син әниең кебек, нәкъ аның хаталарын кабатлыйсың, тик аерма бар, син әле хаталарыңны төзәтә аласың, ә менә ул төзәтергә өлгерә алмый калды, соңга калды шул, соңга калды.
--Син нәрсә әйтергә телисең әби?
--Бары хаталарыңны төзәтергә соңа калма дим, дөресен беләсең килсә бар әбиең янына, үзең белерсең.
Зилә бу сүзләрне ничек аңларга белмәде, ләкин нигәдер йөрәге сикерә башлады, ул үзе дә аңламыйча туры зыяратка таба атлады. Менә ул барып җитте, ерак түгел каберлек өстенә иелеп нидер сөйләгән әнисен күрде. Зилә тавыш чыгармаска тырышып әнисенә таба якынлашты. Әнисе күз яшьләренә буылып елый, елый әнисе белән сөйләшә иде .
--Белсәң иде әни миңа хәзер ничек авыр икәнен. Үзем гаепле, әгәр Газинур абый синең кулыңны сорарга килгәч җүләрлегем аркасында тавыш чыгармаган булсам ,минем хәзер сеңлем яки энем булыр иде. Авыр чакларымда күкрәгенә башым куеп еларга, серләремне сөйләргә туганым булыр иде. Мин хәзер аңладым сине нигә сарайдан кергәндә күзләреңдә яшь булганын, син бөтен мәшәкатләреңне сыерга, сарыкларга сөйләп бушатып кергәнсең. Чыннан алардан да тугры дуслар юк, алар акыл өйрәтми, син сөйләгәннәрнең берсе дә сарайдан чыкмый, бары тыңлап синең елавыңны күзәтә. Ә хәзер мин синең кебек бөтен уй серләремне аларга әйтәм. Синең гел эштә булуыңа ачуым килә иде, хәзер вакыт үткәч мин үзем дә сарайдан чыга алмыйм, син бит минем өчен тырышкан, ә мин сине мине яратмыйсың шуңа вакытыңны сарайда үткәрәсең дип уйладым. Ә син мин мул тормышта, бәхетле яшәсен дип бөтен көчеңне куйгансың. Кичер мине әни, гафу ит. Барысы өчен дә кичер мине. Соң шул, соң аңладым сине. Әнием бик, бик кайтарыр идем сине, юк булмый шул . Мин бик гаеплемен синең алда, хәзер синең кадереңне белмәгәнгә кызым минем хаталарымны кабатлый. Нишләргә әнием, ничек аны бу адымы дөрес түгел икәнен аңлатырга. Мин синең кебек көчле түгел, көчле түгел шул, үтенәм мине үзең яныңа ал.......... Мин бүтән түзә алмыйм әнием, түзә алмыйм, минем синең яныңа барасым килә. ......Үтенәм әнием кичер мине, алып кит мине яныңа. Соң булсада гафу ит.
Зөхрә яңадан елый башлады.
Инде караңгы төшә башлады. Зөхрә акрын гына урыныннан торды да зыяраттан чыгу юлына китте. Каршысында кисәктән килеп чыккан кызын күргәч аптырап калды. Зиләнең күзләреннән эре эре күз яшьләре ага, ул әнисе каршысына чабып килде дә кочаклап шашып шашып үбәргә тотынды.
--Нишлисең кызым, нәрсә булды балам? Нәрсә булды әйт? Нишләдең?
--Әнием, әнием минем, кичер мине әни, гафу ит. Мин сине аңламадым, үтенәм мине калдырма. Мин үзгәрәм , ни телисең шуны эшлим бары мине калдырма . Әбием дә ,син дә горурланырлык кыз булам, әнием минем, белсәң иде сине ничек яратканымны.
Зилә әнисенә сүз дә әйтергә ирек бирмичә сөйләнде дә сөйләнде.
Ниһаять Зөхрә кызының кычагыннан очкынды.
--Нәрсә булды сиңа? Ничек тиз фикерләреңне алыштырдың?
--Әнием мин бары сине аңларга тырыштым. Әйдә өйгә кайтабыз, минем син пешергән коймак белән чәй эчәсем килә. Бәлки әбием турында да сөйләрсең.
Әниле кызлы беренче тапкыр бер берсен аңлап сөйләшеп чәй эчтеләр. Бүген Зөхрә әнисен төшендә күрде. Аның беркайчан да төшкә кергәне юк иде. Ул Зөхрәнең туенда кияргә дип алган күлмәген кигән.Менә ул акрын гына атлап кызы янына килде дә Зөхрәнең башыннан сыйпады. Аннары елмаеп карап торды да яңадан каядыр китеп югалды. Зөхрә уянды. Бу әнисенең кызын гафу итү билгесе иде, әйе, әйе ниһаять әнисе аны кичерде, Зөхрәнең яңа тормышка, бәхетле тормышка аяк атлавын теләде.
Әсәр тәмам.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.