

Зәйтүнә иренеп кенә күзләрен ачты.Кояш күптән чыккан булса да аның бүген торасы килмәде. Нигәдер бүген урыныннан торырга да, эшкә барырга да күңеле тартмады аның. Район үзәгендә яшәсәләрдә , ул үзен авылда яшәгән кебек хис итте. Бу шулай ду иде, район үзәге читендә урнашкан фермада эшләде, шулай ук район үзәгеннән ерак урнашкан, дөресрәге район читендәге урамнарның берсендә яшәде ул кызы белән. Ә монда барда авылдагыча, бер ишегалды терлек тотасың, болынга көтү куасың. Бер яктан яхшы, үз йортың белән торуның да файдасы күп, бәрәңгесе, кишере, барысы да бакчаңда үсә. Менә урамда әтәч тә кычкырып җибәрде.
--Беләм, беләм хәзер чыгам.
Мине көтәсез аңлыйм, бер көн булса да йоклатмыйсыз, барыгызны да ашка салырга әзерләрмен.
Зәйтүнә үз үзенә сөйләшеп урыныннан торды. Кызының йокы бүлмәсе яныннан үткәндә урын җире әле һаман җәелмәгәнне күреп:
--Тагын кайтмаган, нишли соң аның кызы?
Зәйтүнә төнге икегә хәтле көтеп ятты кызы кайтыр дип, тик эштән кайтып әле бакча эшләре дә кушыла ардырылган шул, шуңа да ул йоклап киткән. Нәрсә уйлый соң аның кызы ? Нишләргә? Иркәләде шул Зәйтүнә кызын, иркәләде..Ире үлгәндә Зөхрәсенә бары җиде яшь иде. Ул бөтен назын, яратуын кызына багышлады. Бик уңган хатын Зәйтүнә, шуңа да кабат кияүгә чыгарга сораучылар бик күп булды. Ләкин аңа беркем дә кирәкми иде, янында Зөфәреннән калган мәхәббәт җимеше Зөхрәсе бар .Кая хата җибәрде соң ул, кая ? Бары яхшы юлдан гына йөрергә өйрәтте кебек бит, нишләргә соң? Нишләргә?
Үз уйларына бирелеп Зәйтүнә урамга чыкты. Аның чыкканын сизеп сыер да кычкырып җибәрде.
--Хәзер, хәзер сине дә карыйм, беләм бүген соңга калдым. —Ул аяк астында буталган каз бәбкәләренә карап— өлгерәсез әле суга, башта сыер савам, ә сез үз чиратыгызны көтегез.
Ире үлсә дә Зәйтүнә терлек - туарны киметмәде. Аңа ошый иде, каз, урдәкләр, сыер, тавык чебешләр арасында ул үзен иркен тотты. Кешегә әйтмәгән уй фикерләре белән бүлеште, алар бит тыңлый гына, син сөйләгәннәрнең берсен дә кешегә чыгармыйлар. Аларга сөйләп эчендәгеләрне бушатып үзен җиңелрәк хис итә иде Зәйтүнә . Ул дәшми торган дусларына бик рәхмәтле иде, кемгә сөйләсен соң тагын уй, кичерешләрен? Кем аңлар икән аны? Кызы китергән борчу, мәшәкатьләре белән Зәйтүнәнең йөрәге авырта башлады, ул беркемгә дә зарланмады, эчтән генә көйде, янды. Эшләрен бетереп сыерны көтүгә куарга чыкканда кызы кайтып керде.
--Кызым шулай ярамый бит инде, нәрсә уйлап йөрисең?
--Әни инде, все так ходят, миңа биш яшь түгел бит.
--Йокламаган килеш ничек эшкә барасың? Йоклап утырсаң анда да яратмаслар. Үтенәм бүген иртәрәк кайт, бәбкәләргә урын әзерләргә булышырсың, минем бераз хәлем китеп тора.
--Ярый әни, чәй кайнаганмы? Тизрәк чәй эчәм дә китәм.
Зөхрә әнисенең тагын нидер сөйләвен көтеп тормады өйгә кереп китте . Зәйтүнә дә эшен бетереп фермага юл алды. Ул фермада яңа туган бозауларны карый. Эшен бик яратып башкара, эшендә дә үзен хөрмәт итәләр, күп сөйләми, кеше эшенә тыгылмый, кирәкмәгән фикерләр кешегә такмый, ярдәмчел кеше буларак үзенә ихтирам яулый. Бүген никтер эше дә авыр бара, күкрәк астыннан пычак белән кадап тора.
--Зәйтүнә сеңлем йөзең качкан авырыйсың ахры, нәрсә булды?
Аның янына бригадир Тәлгать абый килеп басты. Ул күптән Зәйтунаны карап йөри, биш ел элек хатыны үлгәч димләп тә карады, тик Зәйтүнә генә риза булмады .Шулай Зәйтүнәсен фермада гына күреп күңелен күтәреп йөрде.. Яшь чактан ук яратты ул аны, тик Зәйтүнә бик күпкә яшьрәк иде. Аның чаялыгы, уңганлыгы, үз яшенә караганда күпкә акыллы булуы, чибәрлеге таң калдырды шул Тәлгатне Эчтән генә янып йөрсә дә башка кызга өйләнде.. Юк яратты ул хатынын, үзенчә яратты, хөрмәт итте. Менә хәзер Зәйтүнәсе янында, аны саклый, яклый ул.
--Зәйтүнә дим, нигә дәшмисең?
--Үзем дә белмим, нәрсәдер күкрәгем чәнчи, бераз ял итеп алам, арганмындыр, үтәр әле.
--Син шаярма, йөзең бигрәк агарган, телең дә бәйләнә, әйдә медпунктка барып киләбез.
--Рәхмәт зыянлы түгел, мин бераз ял итәм, ...
--Киттек дидем.
Тәлгать көчләп диярлек Зәйтүнәне машинага алып чыгып утыртты. Барганда ук шәфкать туташы булып эшләүче Тәнзиләгә шалтыратты. Тәлгать чамалый, аның хатынының да үләр алдыннан йөрәк өянәге шулай башланган иде.
Машина килеп туктады. Тәлгать Зәйтүнә утырган яктан машина ишеген ачты да:
--Әйдә акрын гына төш.
Зәйтүнә ишектән чыгып аягы белән җиргә басты гына, туп туры Тәлгать кочагына егылды.
Ике көн үткәч ул күзен ачты ,янында утырган Тәнзиләне күреп:
--Нәрсә булды? Нигә мин монда?
--Зәйтүнә апа сезнең йөрәк бераз гына киреләнеп алды, ял сораган ахры, хәзер бар да яхшы, сезгә берничә көн хастаханәдә ятырга туры килә.
--Ә кызым беләме?
-Әйе, без хәбәр иттек, ул монда иде, тик әлегә эшкә китте. Эштән соң килә, көне буе монда тора алмый бит эше бар.
Тәнзилә күзләрен яшерергә тырышып:
--Элегә эштә бит.
Юк шул, дөресен әйткәндә Зөхрә иптәш кызлары белән Чаллы ягына кунакка китте. Тәнзилә шалтыратып әнисенең хастаханәгә озатылганын әйткәч.
--Соң мин нишли алам? Анда табиблар карый бит, лучше станет барырмын,.— дип җавап биргән .Кич белән күрше Саймә апа шалтыратып өйдә бар да тәртиптә, төрлек- туарны карыйбыз, бөтен күршеләр дә кызыңа булыша, ничек карарга өйрәтә, борчылып ятма— дип әйтте. Тик бу ялган иде, әнисе хастаханәгә ятканнан бирле Зөхрә өйгә кайтмады. Бары күршеләре бик борчылды. Аларның Зәйтүнәне борчыйсылары килмәде.
Берничә көннән Зөхрә дә ниһаять әнисе янына килде.
--Әни нигә шулай куркытасың инде? Бөтен авыл белән переживаем. Нәрсә хәлләрең?
--Яхшы кызым, Син сөтләрне тапшырасыңмы? Күпме илткәнеңне язып бар, каз бәбкәләрен артка чыгар,
Зөхрә башта нәрсә әйтергә белмәде, аннары:
--Әни мин бәби түгел, күрше Саймә апа өйрәткән дә җитә.
--Үпкәләмә, синең бит миңа булышырга вакытың юк. Үзгәрдең, бу эшкә урнашканнан бирле үзеңне сәер тотасың.
--Әни бар да яхшы, ышан, миңа китергә вакыт. Иртәгә эштән соң керермен. Минем бүген эштә отчет бирәсем бар.
--Соң кич кем отчет бирә?
--Әни беләсең бит инде без кичке тугызга хәтле эшлибез, яшьләр телефон алырга кич тә килә, ярый мин киттем.....ике көннән ялым, озагырак утырырмын.
Зөхрә телефоннар сата торган кибеткә эшкә кергәннән бирле үзгәрде. Вакытыннан күбкә соңга кала, яки башка сәбәпләр табып ял көннәрендә дә өйдән чыгып китү ягын карый. Юк Зөхрә эшкә бармады, дуслары белән җыелып төнге клубка китте. Ике көннән дә Зөхрә әнисе янына килмәде. Хастаханәдән чыгарыр көнне генә әнисен өйгә алып кайтырга килде.
--Әни үпкәләмә эштә завал, яңа товарлар күп кайтты. Аннары өйдә эш күп үзең беләсең.
--Ярый кызым, кайтыйк.
Чыннан да Зөхрә соңгы ике көнне әнисе сүкмәсен, күршеләр эшләмәде дип әйтмәсеннәр өчен өйдә күп эшләде. Үз үзен тотышын да бераз чамалап йөртте. Бәлки әнисен бераз җәлләдеме?Бу хакта бары Зөхрә үзе генә белә. Зәйтүнә дә кызының үзгәрешләрен күреп шатланды. Алар янә икең бер булып гөрләшеп бергә чәй эчте, бакча эшләрен бергә башкарды, каз, үрдәкләрнен берсе артыннан берсе куганны күзәтеп көлешеп карап утырдылар. Йортка яңадан җан кергән кебек булды. Тик бу киләсе давыл алдыннан килгән тынычлык кына булып чыкты.
Икенче бүлек .
Ике айга якын вакыт үтте. Зәйтүнә кызының үзгәрүен күреп, әнисенә ярарга тырышуына карап:
--Күз генә тимәсен, аллага шөкер башына акыл керде ахры, —дип Аллага рәхмәтләр укыды. Зөхрә дә үзенчә тырышты, соңарып кайтырга кирәк булса әнисенә шалтыратып әйтә , борчылмаска куша иде.Үзенең бер егет белән танышуы хакында сөйләде. Зәйтүнә дә үзенчә шатланды. Бәлки шул егет аркасында уйлана башлагандыр. Бар да яхшы гына булуын теләде. Ай азагында Зөхрәнең туган көне булып узды. Зәйтүнә тәмле томлылар әзерләп өстәлгә тутырды да күрше Саймә апаларга кереп китте. Аның Зөхрә белән дусларына кымачаулыйсы килмәде. Яшьләр таң алдыннан гына таралышты. Зөхрә әнисенә дуслары биргән бүләкләрне күрсәтте .Иң ошаганы егете Илгизәр биргән яңа ише кыйбатлы кесә телефоны иде.
Вакыт акрын гына уза барды. Хәзер инде Зәйтүнә дә азрак борчылды. Егете белән кызы матур гына очраштылар, бәлки гаилә дә корып җибәрерләр дип өметләнде Зәйтүнә.
Беркөн эштән кайткач гәҗит карап утырганда, бит арасыннан хат килеп чыкты. Ул кызына атап язылган булса да Зәйтүнә ачып карарга булды. Хат эчендә язылган сүзләр Зәйтүнәгә аяз көнне яшен суккан кебек аяктан егарлык ясады .Хатта Зөхрәнең тиз акча алып түләү бүлегеннән акча алуы һәм түләү вакыты узуы, әгәр тиз арада түләмәсә суд аша алыначагы турында язылган иде.
Зәйтүнә кызына шалтыратырга булды, тик кызы телефонын сүндереп куйган булып чыкты. Кич җиткәнне көч хәл белән түзеп көтте ул кызын. Зөхрә кайтуга иң беренче сүзе булып:
--Кызым бу нинди хат? Аңлат миңа, нигә сиңа шул хәтле акча кирәк булды?
--Әнием гафу ит, мин күп алмадым иде, вакыттында акча түли алмагач процент күләмен дә акча белән бирергә кирәк, эштән дә акча бирмәделәр вакытында, шулай озакка китте. Мин сине борчырга теләмәгән идем.
--Нишләргә соң хәзер?
--Әнием булыш инде, беләм мин начар эшләдем, Илгизәр зур бүләк биргәч мин дә зур бүләк бирергә теләдем.
--Соң ул зур бүләк бирде дип син дә бирергә тиеш дигән сүз түгел, нишлисең син?
--Әнием гафу ит инде бүтән алай эшләмәм.
--Ә нишли алам соң? Әнә туйга кирәк булыр дип акча җыя башлаган идем түләрсең . Бар , әле банкаматлар эшли түләп кайт, вакытны сузма.
Зөхрә өс киемен алыштырды да китергә җыенды.
--Иртәгә минем Чаллыга барасым бар, Кафия апаң үлгәнгә бер ел . Бүген иртәрәк кайт, барында аңлатып калдырасым бар . Иртә белән сыерны да үзеңә савырга туры килә, Саймә апаң кулын сындырган.
--Ярар әни, мин ял алып кайтырмын, кызлар белән сөйләшеп ялларны алыштырырмын.
--Бик әйбәт булыр.
Зөхрә әнисенә мең рәхмәтләр әйтеп чыгып китте.
Юк шул, бу сүзләр бары Зәйтүнәне генә тынычландырыр өчен булган. Зөхрә соң гына кайту түгел хәттә кич кунырга да кайтмады. Зәйтүнә күпме кызына шалтыратса да аның телефоны сүнгән дип чыгарды..Таң да атты , тик Зөхрә генә күренмәде. Зәйтүнәнең йөрәге телгәләнде. Нәрсә уйларга да белмәде ул. Шуның хәтле акча алып китеп югалды бит. Түләде микән, яки тагын туздырып бетердеме? Сораулар, сораулар, ә кем җавап бирә? Нәрсә генә булмасын ул барыбер яхшы гына булса ярар иде дип өметләнде. Нишләргә әле бит Чаллыда яшәүче туганнары да көтәләр. Зәйтүнә телефонны алып кирәкле саннарны җыйды да:
--Нихәл Рәшидә, гафу ит инде мин килә алмыйм , көтү куганда ялгыш аягымны тарттырдым, бик тә авырта, менә машина көтәм хастаханәгә барырга.
--Юк туганым иң мөһиме сынмаган булсын, ә кунакка аягың җайлангач килерсең.
Әйе Зәйтүнәгә бу сүзләрне әйтү җиңел булмады, үз гомерендә беренче тапкыр алдады. Ул борчылды тагы нәрсәләр эшләргә туры килер икән дип бик борчылды. ? Нәрсәләр ишетер икән ул, нәрсә көтә аны ? Менә соңгысы аны озак кеттермәде.
Бер атна үтте дигәндә Зөхрә кайтып керде. Зәйтүнә башта бер сүз дә дәшмәде ,кызынын акланганын көтте, тик ул гына үзен бернәрсә дә булмаган кебек тотты . Зәйтүнә түзмәде:
--Синең әйтергә сүзең юкмы? Минем нинди ут эчендә торганымны беләсеңме? Бер хәбәрең дә юк, мин инде полициягә хәбәр итергә җыенган идем.
--Нигә? Мин бит җинаять эше эшләп йөрмәдем.
--Соң күпме акча белән чыгып киттең, мин нәрсә уйларга тиеш идем? Түләдеңме соң?
--Беразын түләдем, я договарилась кредит кебек түләргә.
--Нигә түләп бетермәдең? Кая йөрдең син?
--Син туйдырдың инде, мин бала түгел, привыкай уже, мин үстем..Ничек аңлатыйм соң сиңа? Гомер буе мине күлмәгеңә бәйләп йөрерсеңме? Дай мне свободу, аңлыйсыңмы ? Мин һаман синең канатың астында ята алмыйм бит, җитәр. Минем үземчә яшисем килә .
Зәйтүнә ирексездән урындыкка килеп утырды.
--Син нәрсә сөйлисең? Мин сине яратам , бары тик синең язмышың өчен борчылам.
--Җитәр дидем бит . Әгәр яхшы хатын булсаң син әти үлгәч башка ир белән дә яши ала идең, ә сине алучы булмаган. Беләсеңме ник? Аларның да төрмәдәге кебек синең канат астында яшиселәре килмәгән.
--Тукта, тукта... син, ..синең ничек телең әйләнә?
Зәйтүнә йөрәгенә ябышты.
Зөхрә якынырак килеп:
--Әни җитәр, йөрәк авырта дигән булып мине тотып кала алмыйсың. Бу артык инде, мондый трюкларга ышанырга мин үстем инде.
Зәйтүнәнең битеннән яшьләр тәгәрәп төште.
--Мин теләдем кияүгә чыгарга, син икенче сыйныфта чагында мине кияүгә сорарга килгәч. син ,,минем әти бар бүтән әти кирәкми, әгәр кияүгә чыксаң мин качам "дидең. Һәм мин үземне сиңа багышладым, әти дә булдым, әни дә.
--Мине гаепләп калдырма. Минем үз язмышым, ничек телим шулай яшим, миңа үзеңдә булмаган акылны бирергә тырышма.--
--Син нишлисең? Бу сүзләр каян чыга? Мин сине шулай сөйләшергә өйрәттемме?
--Ә нәрсәгә сәләтле соң син? Көннәр буе бозау бугы карап чыгасың, мин бит сине күргәнем дә юк иде, өйгә кайткач та гел сарайда үтте гомерең.
--Булды бер сүз әйтмә.
Зәйтүнә урыныннан торып чыгып китергә теләде, тик аяклары тыңламады, ул гөрселдәп идәнгә ауды.
--Әни хватит комедию ломать, беләм бит , мин урамга чыкмасын өчен тагын авырыйм дип кыланасың. Хватит, тор әйдә, обещаю бүген чыннан иртә кайтам,
Тик әнисе генә урыныннан кузгалмады. Нәрсә булганын аңлагач Зөхрә Тәнзилә апасына шалтыратты. Тәнзилә озак кеттермәде. Вакыт соң булганга ире белән килгәненең файдасы зур булды. Идән уртасында яткан Зәйтүнәне диванга күтәреп салышты. Тәнзилә аны карауга:
--Мин бернәрсә дә эшли алмыйм, тизрәк хастаханәгә алып барырга кирәк. —ул тиз ашыгыч ярдәм машинасын дәштерде.--Нәрсә булды Зөхрә, нигә ? Алданрак та чакыра ала идең бит?
--Мин бит аны мине куркытыр өчен юри генә ята дип уйладым.
--Башсыз кыз, ул бит синең әниең, җитәрлек күз яше түкте бит инде. Нишлисең син? Мин сине акыллы кыз дип уйлаган идем. Әниең үлсә нишлисең? Син бит еламыйча ашый да алмыйсың..Артык иркәләде сине ул, башына меңгезеп утыртты, мин булсаммы--ул сүзен әйтеп бетермәде ашыгыч ярдәм машинасында йөрүче табиб керде.Тәнзилә аптырап:
--Тиз килдегез әле.
--Без якында идек, хәбәр алуга ашыктык, йә нәрсә булды?.
--Минемчә хәле бик әйбәт димәс идем.
--Хәзер, авыр булмаса булышыгыз әле.
Табиб Зәйтүнәне карады да :
— Безгә ашыгырга кирәк, тизрәк машинага алып чыгарга булышыгыз, кирәкле апаратлар бары хастаханәдә, машинада да бар тик алар бик акрын эшли.
Зәйтүнәне машинага чыгарып яткырдылар, табиб янә Тәнзиләгә карап:
--Сез дә барасыздыр бит?
--Кызы да бара дип уйлыйм.— ул Зөхрәгә карап:
--Әйдә киттек, биклә ишегеңне.
--Ә миңа нигә барырга? Мин нәрсә эшли алам?
Табибның күзе зур итеп ачылды, ул усал итеп:
--Һич югында хушлаша аласың, өлгерсәң.
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.