

Тиздән кайтып җитәбез, Камалия! Безнең авыл бик матур җирдә урнашкан. Җәй көне бигрәк тә матур,үзең дә күрерсең әле.
Юлның күп өлешен Камалия кызыксынып, як ягына каранып барды. Юл буендагы чыршы наратларга, ап ак юрган ябынган басу кырларга каерылып каерылып карады ул.
Бигрәк иркен, матур икән монда.
И-и, Камалия, мин инде сине телеңне йоттың, дип торам, Әнис, җайлап кына кызның иңнәренә кагылып алды. Әле җәй көне күрерсең Аллаһ бирса. Ямь яшел агачлар, кошлар сайрый..
Авылга якынлашкан саен Камалия күбрәк дулкынланды.
Раниис, бәлки кире Казанга кайтырбыз, диде ул, маңгаена төшкән чәч алкаларын сыпырып. Нишләптер куркам мин. Әниләрең кертмәсәләр?
Минем әни кебекләр аз ул, матурым. Бөтен кешегә яхшылык эшләргә генә тора, әни. Курыкма сине дә бик охшатырлар. Җитмәсә үзе доктор. Добрый доктор Айболит..
Сөйләшә сөйләшә, кар бураннары туздырып авылга килеп кергәннәрен сизмичә дә калды Әнис. Матурым, әнә зәңгәр капканы күрәсеңме?диде ул үзе дә дулкынланып. Әйе, уң якта.Безнеке инде. Урамның нәкъ уртасында торабыз без, бу якта егерме өй, бу якта егерме.
Тәәк, менә килеп тә җиттек. Әйдә, Камалия, өйгә керәбез.
Әти белән әни бүген безне көтәләр.
Яшьләрне ишек төбеннән Мәрьям каршы алды.
Исәнме, Камалия, диде ул елмаеп, әйдә түргә уз. Әйтәм улым Казан юлын таптый, синең кебек чибәрне очраткан икән бит. Чынлап та, Камалия, син бигрәк сөйкемле.
Камалияне уздырып, иренә кычкырды Мәрьям. Фәнис, газны акрынайт дигән идем, тапмый йөрисең мәллә? Әнисләр кайтты, чык әйдә.
Чыгам, Мәрьям чыгам, су гына эчтем, тамак кибеп китте әле.
Ни хәл балалар? Шушы мизгелдә көтелмәгән хәл, Фәнисләрнең тыныч тормышларын астын өскә китереп куйды да инде.
Оялып кына үзенә караган сап сары чәчле, нәфис җыйнак гәүдәле кызны күреп, күз аллары караңгыланып китте Фәниснең. Стеналарны кармалап, көчкә диван кырыена килеп утырды ул. Бер мизгелгә зәңгәр бризентлы фурасы,юл читендә торган ак күлмәкле, сары чәчле Сарасы күз алдыннан уздылар аның.Әллә саташам инде? Нәрсә бу? Рәхәтләнеп яшәп ятканда язмышларның ачы шаяруымы, әллә тагын көтелмәгән Ялгышлармы?
Фәниис, матур кызларны күргәч, башың әйләнеп китте мәллә, йөзең качты, дип аптырап иренә карады Мәрьям. Таныш бул, Камалия.
Нинди Камалия булсын, Сара бит бу, Сара. Фәнис, берни дә сиздермәскә тырышып йөрәген тотты. Һәрхәлдә Саранын яшь чагы. Ләкин, нишләргә, кыздан әнисе турында ничек сорарга.
Мин Фәнис абыең булам... Я, Аллаһым, теге вакытта да шулай дигән иде бит . Мин Фәнис исемле, дип кабатлады ул, Фәнис.. Ә синең әтиең, әниең бармы, Камалия? Казанда торасызмы?
Әйе, Фәнис абый, Казанда торабыз. Әтине хәтерләмим дә мин, ул мин кечкенә вакытта ук үлгән. Күбрәк әтинең әтисе белән әнисендә үстем. Әһәә, әниең юлда йөрдеме? Фәнис уйлаганын чак әйтеп ычкындырмады. Әниеңнең хәлләре ничек?
Ярар инде, Фәнис, кызны допрослама. Мәрьям белән Әнис көлешеп иргә карадылар.
Юк, юк, зыян юк, дип, сүзен дәвам итте Камалия. Җиденче класста укыганда, әнинең аягыннан йөк машинасы чыгып китте.
Йөк машинасы? Үзе исән-сау мы соң?
Әйе, ләкин бер аягының тездән түбән өлеше юк. Әнә шуңа инвалид булып калды да инде. Хәзерге көндә әби бабай да исән түгелләр. Әни белән икебез генә торабыз.
Фәниснең эчендә котып бураннары уйнады. Юк, Саранын җәлләүдән дә, күрәсе килүдән дә түгел, ә улы өчен борчылды ул. Камалияне үзенең сеңлесе икәнен белгәч, Әнис нишләр? Алар янына чыгып китмәсме? Нәрсә булды соң әле бу? Бәлки ялгышадыр, охшаш кешеләр әз мени дөньяда.
Шул вакыт хәлиткеч соравын бирде Фәнис. Син, Камалия кемгә охшаган? Безнең малай, пример гел үзем инде менә күреп торасың. Ә син? Син кайсына күбрәк тартым?
Якыннарының шелтәле карашларын күрмәмешкә салышып, үзенекен дәвам итте Фәнис. Әти әниеңнең исемнәре кем?
Мин әнигә охшаган, Фәнис абый.Кызлар әтиләренә ошасалар бәхетле була диләр дә, ләкин мин әтигә бөтенләй охшамаган. Әллә дөрес инде, мин үземне бәхетле, дип әйтә алмыйм.
Шул вакыт Мәрьям усал гына итеп иренә карады Янәсе, юк бар сорау белән, кызны интектермә. Җитте..
Алай дип әйтмә, Камалия, син нәрсә? дип, кызны юатырга ашыкты Мәрьям. Син дә бик бәхетле булырсың, Аллаһ бирса. Улыбыз бик акыллы безнең.
Әйе, рәхмәт. Сүз дә юк, Рәнис акыллы, күренеп тора.Шуна күрә курыкмыйча кайттым да инде. Камалия, Рәнис дигәнгә басым ясап елмаеп куйды. Ә минем әти Ринат исемле иде, әни Сара.
Сараа? Шул вакыт, Фәнис белән Мәрьям,шаккатып бер берсенә караштылар. Сара? дип пышылдады алар икесе бер тавыштан, Сара..
Әйе, Сара. Кыз куркып тегеләргә төбәлде. Хәзер,менә, паспорт эчендә икебез төшкән фото да йөри минем, хәзер хәзер . .
Камалия каушауданмы, башта сумкасының замогын ача алмый интекте, аннары паспортын. Һәм ниһаять, фотоны табып Фәнискә тоттырды. Менә бу минем әни, икебез дә бик охшаганбыз, әйеме?
Әйе, охшагансыз. Значит Сара синең әниең? Сара, Сара. ..
Фәнис нишләгәнен,нәрсә әйткәнен үзе дә аңламады. Ул гүя, зәңгәр томаннар эченә кереп югалды да, хәзер кайтыр юлны таба алмый интегеп йөри.
Эшнең нидә икәне, ниһаять Мәрьямгә дә барып җитте.
Сез балалар, кухняга чыгыгыз әле, диде ул,үзен елмаерга мәҗбүр итеп. Әтиең белән әз генә сөйләшеп алыйк әле.
Ләкин, балачактан кызыксынучан Әниснең үзен дә Сара исеме сискәндереп җибәрде.
Мине тудырган хатынның да исеме Сара диделәр бит. Әллә Камалия минем сеңлем булып чыгамы? Шулайдыр, әти тикмәгә генә сорашмый. Әнә әни дә катып калды.
Әнис, Берни аңламыйча басып торган Камалияне йомшак креслога утыртты да, әтисенә сораулы караш ташлап, тәрәзә янына килеп басты.
Ә урамда салкын кыш. Дөньяны аклыкка күмеп кар бөртекләре бөтерелә, искән әкрен җилдән агачка кунган вак бәсләр ак бүрек булып җиргә коелалар .
Бераз уйланып торганнан соң, Әнис, ныклы бер карарга килеп, диванга терәлеп үк торган урындыкка килеп утырды.
Я, Әти, нишлибез инде хәзер? Минем уйлаганнар дөрес булып чыга , димәк. Камалиянең дә, минем дә әниләр Сара булгач, бәлки..
Әйе, улым, әйе, икегезнеке дә Сара. Фәнис читенсенеп, башын түбән иде.Ниләр уйлагандыр ул бу кыска гына вакыт эчендә, билгесез. Кылган гамәлләре өчен үкендеме, моңа кадәр бер хәбәре ишетелмәгән Сара турында ишетеп, сөендеме.. Билгесез.. Бары :Дөрес, балалар, дөрес, дияргә, үзендә көч тапты.
Бу вакытта Фәнисләр, Әнис белән Камалиянен туганнар икәнен төшенеп өлгерсәләр дә,Камалия бу турыда хәттә уйлый да алмады.Фәниснең:икегезнең дә әниегез Сара, дигәнен гүя, ишетмәде дә ул. Дөрес дигәне нәрсә тагын? Әниснең әнисе Мәрьям апа бит инде.
Әгәр әнисе серне чишкән булса, бәлки, хәзер каршында абыйсы басып торганын аңлаган да булыр иде, әмма әлегә кадәр бу бала берни дә белми иде шул.
Бүлмәдә тагын беразга тынлык урнашты. Бары тик :әйт, әйт, әйт, дигәндәй һаман да шул күкеле сәгать текелдәвен белде дә, шушы вакыйганы истә калдырырга теләгәндәй бозлы чия ботаклары тәрәзәгә үрелделәр.
Бу юлы Мәрьям дилбегәне үз кулына алды.
Тәәк, диде ул, бер Камалиягә, бер улына карап.Минем әни урыс кызы һәм ул бик еш, Мир тесен, дияргә ярата иде. Тәк вәт, әни әйтмешли, мир тесен, балалар. Тау белән тау гына очрашмый ул, ә исән кешеләр бер очраша икән.Менә, Камалия, Аллаһ тагәлә сине дә абыең белән очраштырды.
Абыем? Ә кая соң, кем ул?
Камалия кызыксынып Фәнискә карады.Сез әнинең абыйсы мени?
Икегезнең дә әниегез Сара дигәнгә ул бөтенләй ихтибар да итеп тормаган иде.Менә хәзер дә читтән очып төшкән бер коштай,нишләргә белмичә бәргәләнде.
Юк,балам,диде шул вакыт Мәрьям,юк Фәнис түгел,Әнис синең абыең.Әниең тучны Сарадыр бит?
Воот...Әнисне тудырган хатын да Сара.Әнис белән синең әниең бер булып чыга бит әле Камалия.Менә,дөнья түгәрәк түгел,дип әйтеп кара хәзер.
Ничеек?Әни бернәрсә дә сөйләмәде бит миңа. Мәрьям апа ничек? Моның булуы мөмкин түгел..
Мәрьямнең бар дөреслекне сөйләп бирергә теле бик кычытса да, каршында утырган ике балага, әниләрен хурлап сүз әйтәсе килмәде.
Фәнис абыең белән очрашканда, дип сүз башлады ул, әниең бик яшь була Камалия. Озак та үтми бергә тора башлыйлар, Әнис туа. Фәнис абыең шәһәрне бөтенләй яратмый ул, шуңа Сарага авылга кайтыйк, баракта ятканчы, анда иркен дип, кайтырга үгетли. Ләкин Сара шәһәр кызы бит, кайтырга риза булмый. Шуннан алар сөйләшәләр дә, Фәнис абыең улын алып монда кайталар.
Һич аңламыйм. Ә сез монда нишләдегез?
Минме? Мәрьям башын иеп утырган иренә карап алды да,алдаларга сүзләр эзләп дәвам итте. Мин, Камалия,Фәниснең хатыны идем. Амалия кызыбыз да бар иде инде. Ләкин ул һаман малай кирәк ди торгач, без талашып, ул өйдән чыгып китте . Мин дә бүтән бала алып кайта алмадым. Әнә шул вакытта Сараның Фәнистән малае Әнис туды да инде . Калганын беләсез. Кыскасы менә шундый хәлләр. Әле бәлки бөтен нечкәлекләре белән әниегез аңлатып сөйләр.
Димәк сез Фәнис абыйны гафу итеп, гомер буе яратып Әнисне үстердегез?
Әйе, Камалия,Әнисне кулга алганда дүрт биш кенә айлык кап кара матур малай иде ул. Беренче мәртәбә күрүгә үк, яраттым мин аны һәм һаман да яратам.
Димәк сез..Димәк сез.. Мәрьям апа, минем әйтер сүз юк хәтта. Ничек шундый добрый булып була соң ул?
Әни шундый кеше инде ул, Камалия. Бу хакта әйткән идем бит. Добрый доктор Айболит ул безнең. Безнең өчен генә түгел, бөтен авыл өчен борчылып яши ул.
Ничек инде әни сине бер дә эзләп килмәгән, Әнис? Бер дә күрәсе килмәде микән? Миңа да берни сөйләмәде. Бу хәлләр дөресме икән соң, Фәнис абый? Сезнең Сара чынлап та минем әниме?Ышана да алмыйм,әни ничек баласын шулай оныта алсын ди инде?Юк, юук..
Сәбәпләре булгандыр,аны да гаепләмик, балалар. Язмышка ни язган, шуны күрәсе.Ә хәзер бераз анлаштык, әйдәгез чәйләп алыйк.
Кызык булды әле бу, дип, Әнис тә урыныннан торды.Бик кызык.Беребез сары, беребез кара.. Менә Камалия, шундый матур кыз таптым дип, сөенгән идем, димәк син минем сеңлем булып чыктын.
Менә бәхет, минем абыем бар.
Әнис, Камалияне кочаклап, әнисенә карады. Чынлап та әни, язмыш бардыр ул име. Менә мин башка базарга киткән булсам, Камалия белән очрашмый идек бит. Әйтерсең ниндидер бер илаһи көч алып килгән дә инде мине.
Камалиянен дә күзләрен яшь каплады.Абый? Мин гомер буе абый турында хыяллана идем. Ул булса тормышыбыз да җиңелрәк булыр, мине яклаучы да булыр иде дип уйлый идем.
Менә хәзер абыеңны таптың Камалия, Мәрьям елмаеп ике балага карады. Җитмәсә абыең бик акыллы да, кирәк чакта яклар,кирәк булса булышыр. Барыгыз, сез чәй эчеп алыгыз,ә без Амалияләргә барып кайтабыз. Рәхәтләнеп сөйләшегез.
Мәрьям иренең җиңеннән тартты.Әйдә дип сиңа әйтәм,Фәнис,тор,диде ул көлеп. Балалар сөйләшсеннәр.
Кара моны, мәрткә киткән диярсең.Ишетмисеңме әллә?
... Амалия бу хәбәрне авырдан кабул итте.Шушы гына кирәк иде безгә , диде ул ачуын яшермичә.Әнис Казанга йөргән булыр хәзер.Син дә бигрәк бер катлы инде, әни.
Кызыым,тынычлан әле, тынычлан.Мәрьям түр якта гапләшеп утырган ире белән киявенә үрелеп карады. Руслан да шаккатыр инде, диде ул уйланып. Кеше әйтеп, кеше ышанмас хәлләр. Ә менә мин болай булуына сөенәм генә, Амалия. Һәр балага үз әнисе якын, балам. Үстергән әнисе мин булсам да, кан тарта ул, җан тарта. Әниснең үз әнисен күрәсе,табасы килгәненә дә иманым камил. Безгә сиздермәсә дә, эчтән барыбер уйланды ул җаным. Күрешеп бер сөйләшсеннәр әле.
Кирәксә кирәкмәсә Әнис хәзер шунда киткән булыр инде. Камалиясе каян очрап тора, диген, ә?
Аллаһка шөкер, ярый очраган әле, кызым.Сарага бер ачу да тотмыйм мин.Аннары Камалия дә бик акыллы, сөйкемле балага охшап тора.
Һеей, әни, ачу дигән нәрсә синдә юк бит инде ул, утырасың менә минем ачуны чыгарып.
Баар, нигә булмасын ди. Мәрьям елмаеп кызына карады.Доктор дигәч тә, мин дә кеше бит.
Чынлап та, Мәрьямдә булды микән соң ул ачу дигән яман нәрсә. Менә хәзер дә сабый чактан үстергән улы үз әнисен тапканга да сөенеп утыра бит әле.Күзләре көлә, үзеннән ниндидер бер җылылык бөркелә. Авыл халкы да әнә шуңа яратып кабул итте дә инде аны.Менә ничә еллар янына килгән авырулар, хәтта шушы җылы караштан ук шифа алып кайтып китәләр бит.
Син әни, тагын әтине дә җибәр шул Кара янына. Бер чыгып киткән иде бит инде.
Җибәрмичә булмас, Амалия, а как же, дип тыныч кына сөйләшүен дәвам итте Мәрьям. Саралар Казанда берәү генә түгелдер, охшаш кешеләр дә күп..
Гел җүләр баш син әни. Аптырыйм мин сиңа, фотосын әти күргән бит инде, тагын нәрсә кирәк сиңа?
Фото фото инде ул, үзен күреп сөйләшсеннәр. Әтиеңне, балам, хәзер кусаң да китми инде уул. Каршы килмик, барсыннар, анлашсыннар. Аннары, Амалия, Сара булмаса, Әнисебез дә булмый иде бит.Аңа бик зур рәхмәт. Терәгебез, бөтен эшкә булышып, без дип, янып-көеп яшәгән улыбыз бит энең.
Белмим дә, әни. Ансы шулай, Әнис белән бик якын без. Мин үземне энемнән башка күз алдына да китермим.Ул яктан син хаклы, әни. Сара булмаса Әнис булмас иде. Ярар, әни,ярар. Баш буталып бетте инде. Үзегез карагыз, син нәрсә дисәң, шул инде.
... Һәм шул булды да инде. Фәнис бармыйм, бармыйм дип аяк терәсә дә, Мәрьям үгетләп, барсын Казанга озатты.
Ә син, Камалия, оялып торма,абыең кайда торганны беләсең, кайткала, диде ул кочагын җәеп. Ишек ачык. Сарага миннән сәләм.
Чыбыксыз телефон аша таралган бу хәбәргә авыл халкы тагын бер ах итте. Нинди хатын бу, доктор? диде алар. Юуук, юк, кеше түгелдер бу, фәрештәдер бу.
Ә Фәнисләр очраштылар, аңлаштылар.Сара да элекке күбәләк түгел иде инде хәзер. Кабат кабат гафу үтенеп, Әнисне кочаклады, үкси үкси елап Мәрьямгә рәхмәт укыды.
Сезнең авылга әллә ничә килдем, диде ул яшьләрен сөртеп. Ләкин сезнең гаиләгезгә башка авырлык китерәсем килмәде. Ерак танышлар аша, улымны ничек яратып яшәүгезне белеп, язмышым белән килештем мин.
Шул көннән башлап Әнис Казанга килгән саен, Саралар га кертмичә китмәде. Бәрәңгесен, суганын дигәндәй алып килде, фатирларына да ремонт ясатты.
Ләкин, Мәрьям,Сара булмаса тумаган булыр идең,аңа да әни дип әйтеп кара,дисә дә,ансын булдыра алмады Әнис.
Әни ул бер генә була,син генә минем әнием, диде ул Мәрьямне кочаклап. Ә Сара апаны гафу иттем әни. Әле ярый, мин сездә калганмын. Мин сине шундый яратам, рәхмәт әни.
Ә инде җиргә ямьле җәйләр килгән бер мәлдә,Әнис Камалиянен бик тә акыллы, укытучы иптәш кызына гашыйк булып,өйләнеп куйды. Ничек шулай була микән соң бу? диде авыл халкы,Ләйләне күреп,килене дә гел үзе инде. Акыллы,миһербанлы икәне, әнә, маңгаена язылган.
Тиздән кунакка кайткан Камалия үзе дә,авылның бик мөхтәрәм кешеләрнең малае белән дуслашып китте. Алда тагын бер туй көтә Аллаһ бирса.
Беркем белми язмыш китабына
Без туганчы ниләр язылган.
Шул китапны битләп укый укый,
Күпме гомер, юллар узылган.
Ялгышларны язмыш дия дия,
Гомер сукмагыннан атлыйбыз.
Еллар узгач кына артка карап,
Күпме ялгышканны аңлыйбыз.
Үкенәбез, гафу үтенәбез,
Туздырабыз юллар тузанын.
Сизмибез дә ак яулыклар болгап,
Саубуллашып, еллар узганын.
Белмәсәк тә алда ни көткәнен,
Безнең язмыш безнең кулларда
Исмәсеннәр иде каршы җилләр,
Без барасы озын юлларда.
Тәмам.