

Бүлмәдә сәгать тавышы гына ишетелеп узган берничә минут өчесенең дә җанын яралады.
Әни, дип ниһаять башын күтәрде Әнис. Бу дөресме,бәлки Айзат гол керткәнгә ачуы килеп кенә әйткәндер?Әнии..
Мәрьям куркудан салмыйча да йөгергән ак халатын салып, Әнис янына утырды.Тор әле улым, яныма утыр, диде ул тыныч кына. Син бала чага түгел инде хәзер,ике елдан мәктәп тәмамлар вакытың җитә. Сиңа алга таба да дөресен сөйләмичә яши алмыйм.
Нәрсә сөйләргә телисең әни? Нинди дөреслек..
Син,улым,безне аңларга тырыш яме.Елама да, ярсыма да..Амалия апаң безнең кыз булса,син безнең бердәнбер улыбыз. Яраткан улыбыз, Әнис. Безнең алдагы гомердә терәгебез син.
Мин дә сезне яратам, әни. Синең белән бигрәк тә горурланам.Син бит бөтен бер авылның яраткан докторы.
Рәхмәт балам.Чынлап та яратсаң безне аңларсың,гафу итәрсең дип өметләнәм.Әйе, мин сине тудырмадым, ләкин..
Дөрес түгел бу.Әти!Әти,әни безне алдарга телиме?.
Мәрьям сабыр гына,Әниснең башын алдына салып,калын кара чәчләреннән сыпырды.
Сине беренче тапкыр кулга алган көн,әле һаман күз алдымда диде,доктор уйланып. Кара әле бу кара малайны, апасына ничек ошаган, дигәнем дә колагымда тора..
Мәрьям докторларга гына хас мөлаем,ышандырырлык тавыш белән сөйләде дә сөйләде.Сабыр булырга теләсә дә күз яшьләре тып тып Әниснең яңакларына,чәчләренә тамдылар.
...Менә шулай улым, дип күз яшьләрен сөртте Мәрьям.Мин синең әниеңме,юкмы,хәзер менә үзең хәл ит.Әгәр мине әни дип саныйсың икән, мин бәхетле.Юк икән,үпкәләмим. Мин сине барыбер яратам,икегез дә минем өчен иң кадерле балалар сез минем.
Әнис урыныннан торып, Мәрьямне кочаклады.Әни, әлбәттә син минем әнием, син генә.Мин дә сине генә яратам, рәхмәт әни.Бәләкәй вакытта, мине добрый доктор Айболит, тут болит, там болит дип үртиләр иде.Ә мин үртәлә идем, әни. Ә бит белеп әйткәннәр, син чынлап та добрый Айболит безнең.. Доктор.Мин яратам сине,әни.Әтине дә гафу итеп дөрес эшләгәнсең.Тату,тигез гаиләдә үстек.Вәәт әтии,Әнис шелтәләп Фәнискә борылды, сине шундый юлга баскан дип кемдер әйтсә,ышанмаган булыр идем.
Шулай,Әнис,тормыш булгач, сөртенгән чаклар да була икән ул. Син генә минем язмышларны кабатлама улым.
Тыштан язмышы белән килешсә дә,эчтән күп уйланды, янды Әнис.Әгәр дә әнисе кабул итмәгән булса хәзер кайда булыр иде микән ул. Мөгаен балалар йортында, я булмаса,берәрсе уллыкка алган булырлар иде.
Уйланган саен Мәрьямгә күбрәк тартылды Әнис.Бераз үсеп тә китте.Тәртип ягыннан да алдырып, башта кайда сугышалар шунда булса,хәзер әтисе янында күбрәк эшләде.Бергәләшеп әзер итекләрне сатарга базарга чыгып басарга да оялып тормады.
Шушы вакыйгаларга инде менә ике ел узып китте.Уку ягыннан аксатса да,ничек кирәк мәктәпне тәмамлап, барыбер аттестат алырга иреште Әнис.Әллә кайдагы Германиядә хезмәт итеп тә кайтты .
Мәрьям балаларына дөрес тәрбия бирә алдымы, ышпана булыр инде,бигрәк шук дисәләр дә,Әнисләре кыек юлга басмады. Шулай ук,берәүгә дә бирешмәде дә.Элеккеге Әнис түгел иде инде ул хәзер.Ә үзен үзе, әнисен яклый алырлык җиткән егет. Ләкин менә кара сакалың арттан калмый, дигәндәй әтисенең хыянәтен генә авылда онытмадылар.Атасы соңыннан бик яхшы ир булса да, Сарасы куып кайтармаса мәңге кайтмый иде, малае да шул булыр, дип, әниләре кызларын егеттән ераграк йөртте.Җитмәсә укымаган, эше юк.
Әнис кенә бирешергә теләмәде, әле бер кызны озатты, тегесе шарт итеп капкаларын ябуга, икенче кыз артыннан китте. Ләкин бер кыз да аның белән кич йөрергә ризалашмады.Ахыргы озаткан кызы да, егеткә бирешмичә тегене этә төртә келәгә ябышты. Җибәр,Әнис,барыбер синең белән йөрмим, диде ул кызып. Әтиең кебек син дә кызлар артыннан чабып, семьяңны ташлап качарсың.
Бу сүзләрне ишетү, ток белән бәргәндәй булды Әнискә. Димәк,эш менә нәрсәдә икән, мине дә әти белән чагыштыралар значит.
Ярар,бер дигән кыз белән танышам әле мин, дип уйлады ул.Бер исереккә чыккач, соңыннан үкенерсез.
Шул көннән башлап клубка да чыкмады, кызлар артыннан чабуын да туктатты Әнис. . Бары тик булган уй хыялларын йөрәгенә бикләп, үз эченә бикләнде.Итек өендә дә хәзер итекне үзе басты,әтисе булыша гына иде. Машина белән йонын, чималын дигәндәй үзе алып кайтты.
Әзер итекләрен сатып йөрергә дә тартынып тормады егет .
Әти, син күтәреп йөрмә инде, әни дә ялгыз кала, дия иде ул, итекләрен сатарга барганда. Базарда икәүләшеп басып торганчы, син әнә түши тор.
Әнә шулай әти әнисен кайгыртып яшәде Әнис. Аларны бер вакытта та гаепләмәде, авыр сүз әйтмәде.
Дөрес, тудырган әнисен күрәсе килгән көннәре дә булмады түгел. Кан тартмаса җан тарта дигәндәй, берәр көнне килеп кермәс микән, ниндирәк микән дип тә уйланды.
Әниең Сара исемле,диде бит әле әти. Аннары сары чәчле, бик матур диде.Шунда берәр фотосын алып калмаган инде, мин дә күреп белгән булыр идем.
Шулай уйланып йөргән кышкы салкын бер көндә, Казан базарына килеп басты Әнис. Кыска,озын кунычлы итекләрен тәртипләп тезеп, як ягына каранды. Базар умарта күчедәй гөҗли, кемдер бәйләгән йон бияләй оекбашлар,кемдер үзе ясаган уклау таяклары сата. Комган ише әйберләр сатучылар да үз урыннарын алганнар. Кыскасы һәркем үз товарын сатып калырга тырыша.
Әнис тә өйрәнелгән җитезлек белән, итекләрен тәкъдим итә башлады. Яшьләр кызыксынып озын кунычлы итекләрне карасалар, олырак яшьтәге әби бабайлар халык телендә ката дип йөртелгән кыска кунычлы итекләр сайлады. Кайсы сатып алды, кайсы иртәгә буласызмы? дип сорап, алга таба киттеләр.
Менә Әнис байтак итекне сатып та бетерде. Базар да бераз сүрелә башлады.
Бүген бик соңга калмам әле, дип уйлады ул . Сатылса өч дүрт кием итек сатылыр, кышкы юлдан әле өч сәгатькә якын кайтасы да бар. Барыбер иртәгә киләм.
Әнис итекләрендәге карларны сыпыргалап як ягына каранды. Монда да шул икән,диде ул уйланып,бер кеше яныңа килеп басса,көтүе белән җыелалар, килмәсә берәү дә юк. Шулай дип, уйлап куюы булды, каршына кулына кәрҗин тоткан бик матур,ябык кына кыз килеп басмасынмы!
Пирожкилар кирәк түгелме? диде ул оялып кына. Кәбестәнеке, ит белән дә бар?
Ә ите нәрсә ите?дип көлде егет. Этнекеме,песинекеме?
Алмагыз алайса, диде кыз, ачуы чыгып.Сез сораган итләр бездә юк.
Яшьтән шаян Әнис югалып калмады.Кызның кәрҗиненнән тотып, үзенә тартты.
Әйдә болай итәбез, диде ул серле генә.Мин синнән пирожкилар алам,ә син миннән итек.Әнә сапогиларың да каткан, җылысы да юктыр.
Әйе,аякны туңдыралар гына шул, диде чибәр кыз. Әйдәгез, мин риза, барыбер итек алырга акча юк. Менә күпме кирәк пирожкилар сезгә, ә миңа бер итек.
Һеей, бу Казан кызларын, бигрәк хетри инде үзегез...
Ә нигә? Үзегез әйттегез бит!
Әйе шул,син барыбер риза булмассың дип уйлаган идем.
Ә мин риза булдым, менә..
Нәрсә менә?.
Пирожкилар..
Әнис көлә - көлә зур кара сумкасыннан кызга нәкъ таман гына булган матур гына итек тартып чыгарды.Мәле алайса, киеп кара әле.Ә мин кәбестә пирожкиен ашый торам..
Кыз икеләнеп Әнискә карап алды да, итекләрне киеп тә куйды.Нәкъ минем размер, каян белдегез?
Кешеләрнең аягына карап нинди размер кигәнен дә белмәсәк,нинди сатучы булабыз ди инде без. Ә пирожкиен бик тәмле, матурым.Әнис,елмаеп кызга карады.Ә синен исемең ничек? Мин Ранис булам..Әнис юлда берәрсе белән танышканда гел шул исемне әйтә иде хәзер, чөнки юлда берәүгә Әнис дигәч,тегесе:ә-ә урысча укроп була мени,дип таң калдырган иде.Кара әле,чынлап та әнисне укроп дип әйтәбез бит.Авыл малайларының башларына ничек җитмәгән,дип көлгән иде Әнис ул чакта.Укроп булып кала идем бит.
Я,кем исемле дидең әле, ишетмичә калдым,дигән булды Әнис. Мин мәсәлән, Рәнис булам.
Ә мин Камалия!.
Камалия! Исемен дә үзең кебек матур икән.Ә минем апа Амалия.Түлке К хәрефе генә юк.. Апам да синең кебек бик матур,түлке ул безнең кап кара.Ә синен,чәчләр, күренеп тора,башак сыман сары
Әйе,мине сары песнәк, дияләр иде.
Ә мин әтигә охшаган, кара малай.
Кызык.Мин кара,син сары.Камалия,бер җыр искә төште әле,җырлыйммы диде шул вакыт Әнис,шаян елмаеп .Нәкъ менә безнең кебекләргә кагыла.
Биек тауның башларында әфлисун өләшәләр,беребез сары,беребез кара,шуннан да көнләшәләр.