Литература
5 Апреля 2023, 07:00

Доктор

Автор: Альфира Кадыйрова-Гәйфетдинова. 19-20 бүлекләр. Чыгасы мөгезләр чыгып, вакытында коелып калдылар инде Мәрьям, шәт яңаклары үсмәстер. Итекне дә минем кебек үк кешеләр баса, ирем басып бирде дип, рәхәтләнеп киеп йөрерсең әле менә.Һәм менә бу юлы да үз сүзендә торды Фәнис. Хыяллыннан ваз кичмичә, ай буе күрше авылга йөрсә йөрде, барыбер итек басу серләренә төшенеп, йонын, кислота, буявын дигәндәй әзерләп куйды.

ДокторДоктор
Доктор

Чыгасы мөгезләр чыгып, вакытында коелып калдылар инде Мәрьям, шәт яңаклары үсмәстер. Итекне дә минем кебек үк кешеләр баса, ирем басып бирде дип, рәхәтләнеп киеп йөрерсең әле менә.
Һәм менә бу юлы да үз сүзендә торды Фәнис. Хыяллыннан ваз кичмичә, ай буе күрше авылга йөрсә йөрде, барыбер итек басу серләренә төшенеп, йонын, кислота, буявын дигәндәй әзерләп куйды.
Менә, Маша, диде ул, ниһаять, сөенеп. Булмас, дигән идең. Өйрәнәм бит Аллаһка шөкер. Агачтан калыплар ясыйм да, тиздән тотынам. Үскәч Әнис тә кул арасына керер, барыбер укуының рәте юк.
Шулай шул, Фәнис, Әнис икенчерәк, дип әйтимме. Өйрәтәм, Өйрәтәм укуда бөтенләй гаме юк. Авыл халкы гаепләмәсә ярар инде.
И-и, Мәрьям, таптың әйтер сүз. Кем гаепләсен ди инде сине. Малай өчен тырышып йөргәненне бар халык күреп тора ләбаса. Укымаса, әнә минем белән итек басар, эшләп үлгән кеше юк әле.
Шулай итеп, Фәнис иске өйләрен ничек кирәк шулай җайлап, итек баса башлады. Бер көнне тырышып түшәсә, икенче көнне шуларны ялт итеп басты, буяды.Улы да үз янында бөтерелде.
Шул арада баскан итекләрен ошатып, сатып алырга теләгән кешеләр дә күбәйде. Моны күреп, Фәниснең күңелләре бигрәк тә күтәрелеп китте. Тәрәзә төбендә торган радиоалгычка кушылып җырлый җырлый көннәр буе түшәде, тырышып басты. Кыскасы, вакытның күп өлешен итек өендә уздырды ул.
Әнә шулай дөнья мәшәкатьләре белән еллар уза торды. Әлбәттә инде, тормыш булгач, савыт-саба да шалтырамый тормады. Ләкин ни генә булса да, эшне зурга җибәрмичә, вакытында туктый белде алар. Фәнисе өчен җаны тыныч иде Мәрьямнең.Чөнки, ире өрмәгән җиргә дә утырмады аны. Акчасын мулдан тапты, эчмәде тартмады.Әнис тә укырга бик үк булдырмаса да, гел әтисе янында булды. Йонын үлчәп әзерләп куйды, суын ташыды.
Аллаһка шөкер, вакытында гафу итә алдым, горурлыгымны җиңәргә көч таптым, дип ирен яратып яшәде доктор.Әнис тә үз малаена әйләнде дисәң дә дөрес булыр иде.
Әле, кайчардыр, гафу итә күрмә, дигән дуслары да үз әйткәннәрен онытып, молодец Маша, сабырлыгын аркасында бәхетен булды, дип хупладылар. Әле ярый гафу итә алдың.
Шулай матур гына яшәп ятканда, сары көзләрнең кояшлы бер көнендә елмаеп Амалия кайтып керде.
Әни, эти, диде ул, тимерне кызуында сугып, моңа кадәр әйтмичә йөргән идем, кызыгыз кияүгә чыга.
Нәрсәә? Көтмәгәндә ишеткән яңалыктан, ирле хатынлы Фәнис белән Мәрьям сикереп үк тордылар.
Кемгә? Икесе берьюлы әйткән сораудан бергәләшеп көлеп тә җибәрделәр.
Кемгәме? Менә әйтмим әле, дип әнисен кочаклап алды Амалия. Ике көннән безгә килсәләр, күрерсез.
Кызыым?.
Я, ярый алайса,үпкәләмәгез тагын. Исеме Руслан, ә этисе Җәлил диде бугай.
Бергә эшлисеэме? Ул да ашыгыч ярдәмдә эшлиме?
Юк, әти юк. Ул ашыгып йөри. Амалия, серле генә елмаеп, залга чыгып утырды.
Ну, бала, үртәлисен бит?
Әни, ярар инде, алайса кызыгы бетә бит. Килгәч, үзегез күрерсез. Шунда әйтерсез инде да или нет.
Һеей, кычыткан чыпчыгы.. Да или нет Диме? Хәәзер урамга чыгам да минут эчендә барсын белеп керәм. Фәнис җәһәт кенә торып, ишеккә юнәлгән булды.
Кем ди әле, хатын, Җәлил улы Руслан диме?
Нуу, әтии, синеке шул булыр инде. Амалия, үпкәләгән булып, иреннәрен турсайтты. Ике көнгә түзегез инде. Әти, Руслан фатирына ремонт ясап бетерә инде, бер ике ай минем фатирда торып торырбыз инде яме. Әтии?
Фәнис, кызы сыман үзе дә үпкәләгән булды. Ике көнгә түз инде, диде ул, хәзер үзе серле генә итеп. Әйтермен.. Кода буласы кеше дә киләдер бит?
Килә Әти, килә. Әнисе дә килә, әтисе дә.. Руслан да килмичә калмас. Син давай Әти, итек читекләреңне ике көнгә куеп төр.
Син кызый, ашыгып йөри дип, куркытып куйдын бит әле. Наверно мин әйтәм, машинасы белән берәр хәл булып , скорыйга эләккәндер. Шунда таныштыгызмы?
Әтии, җитте. Әни, җитте урысча ничек була әле? Амалия, зал уртасында бер бөтерелеп алды да, урамга чыгып китте. Хватит Әти, диде ул көлә көлә ишекне ябып...
Шимбә көнне танышырбыз.
Иркен залда Амалиянең тәмле хушбуй исе генә утырып калды.
Менә сиңа күрәсең булса, Мәрьям ? Нәрсә ди, кыз? Кияүгә чыгам, диме?
Әйе, Фәнис, гомер уза. И-и, кыз баланы үстер үстер дә, бер чит ят иргә биреп җибәр инде, ә?
Безнеке районда гына кала әле, Аллаһ бирсә, минем әниләренең йөрәге ничек түзде микән? Әллә кайдагы бер татар малаена китеп барсын әле кызлары.
Да-а, карчык, йөрәк булган инде синдә. Бер белмәгән егеткә ияреп кайт әле.
Ничек белмим ди инде. Ике ел арттан йөрден түгелме?
Бик яраттым шул мин сине, бер күрүдә үлеп бетеп гашыйк булдым. Хәзер дә яратам, Мәрьям, бик әйбәт булдың син, биик әйбәт. Теге вакытта гафу итмәсән, бу бәхетне эзләп тә таба алмый идем мин.
Мин дә яратам бит, әтисе! Шуңа гафу иткәнмендер инде. Синнән башка мин дә бәхетле була алмый идем . Син дә әйбәт ир, әйбәт әти булдың, рәхмәт Фәнис.
Ярар, әтисе дип, урыныннан кузгалды Мәрьям. Кода кодагыйларны килгәч күз күрер Аллаһ бирса. Амалияне беләсен, син инде ул безнең. Әйткән икән, хет әллә ниләр эшлә, сүзендә тора ул. Әйтмим дигәч, әйтми.
Аннары, Фәнис, син үзең дә әтиләргә безнең хакта бернәрсә дә сөйләмәгән идең бит. Әтинең татар икәнен белгәч, егылып китәләр иде бит. Минем әз мәз булса да татарча сөйләшкәнне белән торып, марҗа алып кайтам, дип чыгып киткәнсең. Шулай булгач, кызыңнан нәрсә көтәсең ди инде.
Әйе, шул, Мәрьям, мин дә әниләргә сүрприз ясарга теләгән идем. Бабайның татар икәнен белгәч, сөенгәннәре ул чакта. Ну, менә марҗа дип, ни әти, ни әни каршы килмәде, рәхмәт аларга. Синен яхшы килен буласыңмы сизгәннәр бугай.
Шулайдыр Фәнис , ярар, мин ерактан кайттым инде, Руслан шушы тирәнеке ди бит, бәлки беләбездер дә әле.
Белмим инде, Мәрьям, күрше авыл кешеләрен беләбез. Каракүлдә Җәлил дигән кеше бар, умартачы бабайны әйтәм, ялгышмасам аның ике кызы күптән тормышта инде. Өчтирәктә бер салып йөри торган Җәлил бар тагын. Нишләптер башкалар уйга килми әле.
Ярар, Фәнис, килмәсә килмәс, давай өстәлне зурайтып куй әле. Ике көннән дигәнең берсекөнгә бит инде.Чәй өстәле әзерләмичә булмас. Килешсәк инде, никак туен да билгеләсе булыр.
А как же, Никахсыз булмый инде Мәрьям, бердәнбер кызыбызга ничек уздырмыйбыз. Никах та булыр, туена да акча бар Аллаһка шөкер. Кирәк булса бирербез.
Акыллы егет булсын инде,Мәрьям. Балалар бәхетле булса ата-ана да бәхетле.
Менә күңелле мәшәкатьләр белән ике көн узып та китте.
Кызыым, авыл исемен генә әйт инде дип, Мәрьям белән Фәнис күпме ялынсалар да, Амалия көлде генә.
И-и, әни, ярый әле авылда күрмәдегез, Русланнан шәп допрос ала идегез. Тиздән Җәлил абыйлар, әти, үзләре киләләр инде, рәхәтләнеп сорашырсыз. Кайсы авылдан кемнәр...
Булды кызым, аңладым. Үзем дә анаңны алырга киткәндә, марҗа алып кайтам, дип китеп барган идем. Күңелле сүрприз булды ул вакыт та. Әти мәрхүм, драсте дигән була, бабай, исән-саулармы ди.
Менә бит, күрәсезме? Мин дә сюрприз ясарга телим.
... Унбергә киләбез дип сөйләшкән кунаклар, төп төгәл билгеләнгән сәгатьтә килеп тә җиттеләр.
Урамда машина тавышын ишетеп, Фәнисләр урамга чыкты.
Әйдә, Маша, Җәлил коданы каршылыйк, дип елмаеп капканы ачты хуҗа кеше.
Әйдәгез, әйдә, я кире китеп барырлар.
Китмибез, яшьти, китмибез. Әнә шулай дип, баһадир гәүдәле кода буласы кеше елмаеп күрешергә ике кулын сузды. Менә килеп җиттек без.
Җәлиил?..Менә бу, чынлап та сүрприз..

Кунаклар бер берсенә карап көлешеп куйдылар.
Менә сиңа, Җәлиил, диде Мәрьям, кызына карап. Чынлап сюрприз булды бу, кызым.
Ни хәл, Муса? Сүзнең дөресе кирәк,менә хәзер кемне кемне сезне күрермен, дип уйламаган идем. Вәәт партизаннарны син аны.Егетемнең әтисе Җәлил, ди бит.
Җәлил бит инде, Мәрьям,дип матур гына көлеп куйды Муса. Амалия бик дөрес әйткән . Мусасы булгач, Җәлиле дә янында булырга тиеш, ә-ә Амалия? Без бит үзебез дә, Амалия сезнең кыз икәнен күптән түгел генә белдек. Менә бит, ә, язмышлар диген.
Без бик шат, әйдәгез өйгә керик, рәхәтләнеп бер сөйләшик әле. Фәнис капканы киң ачып кунакларны алга уздырды. Әйдәгез, әйдә.
Шулай итеп, Амалия язмышын Руслан дигән аграном егет белән бәйләп куйды. Җитмәсә,әтисе Муса үзе дә кайчандыр Мәрьямгә гашыйк булып йөргән иде бит әле. Ә бүген менә балалары чәчләрен чәчкә бәйләделәр.
Дөнья шулай яратылгандыр инде дуслар, кемдер мәңгелек йортка күчә,ә бу вакытта кемдер якты дөньяга аваз сала. Берәүләр сагышланып кызларын олы тормыш юлына озаталар, икенчеләр сөенеп килен каршы ала.
Сабыйны кулга алганда, беребез дә, балам бик тиздән үсеп җитәр, өйләнер я булмаса кияүгә чыгар дип, уйлап та карамыйбыз. Әлеее, дип бала өчен янып көеп яши башлыйбыз. Ә баксаң, Әлеее дип уйлаган еллар узып та киткән. Менә бу шигырь юллары да, миңа калса кызын кияүгә биргәннәр өчен язылгандыр да инде. Әллә төшем, әллә өнем булды. Аңлый алмыйм әле үзем дә, әле генә сабый бала идең, туй күлмәге бүген өстеңдә. Әйе, аңлый алмый әле үзем дә..
Кыз гомере каз гомере дип, кызлар да канатлары ныгуга, оядан очалар шул.Әти әнигә күз яшьләрен йотып, ризалашырга гына кала. Дөнья шулай яратылган. Менә, Мәрьям белән Фәнис тә, кызларын зурлап кияүгә бирделәр.
... Амалия киткәч, хәттә өйләре дә, бушап боегып калгандай булды аларның. Алар гына түгел, апасы башка бу өйдә яшәмәячәген аңлаган Әнис тә, ничектер ямансулап боегып калды.
Амалиянең фоторәсемнәрен актарып, бүлмәсенә дә сагынып әллә ничә кереп чыгар иде.
Бала күңеле Амалиянең китүе белән тиз генә ризалашмады. Әти, безнең өй бик зур бит, әйдә апалар бездә торсыннар, дип, әти әнисен интектереп бетерде.
Әниснең шулай сагынганын күреп, апасы җай чыккан саен кунакка кайтырга тырышты, ялларда үзләре белән Әнисне дә алып киттеләр.
Фәнис белән Мәрьям дә кызларын сагынып көтеп алдылар. Ике бала бер бала дигәндәй, әле дә ярый өйләрендә юанырга Әнисләре калды. Шулай матур гына яшәп айлар узды. Айлар артыннан еллар да үткәндә кала бирделәр .
Менә, әле генә дөньяга килгән Әниснең дә инде сигезенче класс ишеген ачып ябып йөргән мәле. Кая чаба бу еллар? Уку еллары да бит әллә ни арада гына узып китәләр. Балаларның георгин, астра чәчәкләре тотып мәктәпкә килгәннәренә яңа гына кебек , баксаң менә ак сакаллы кышлар да бураннары белән сызгырып килеп җиткән. Дөньяны акка күмеп ябалак карлар ява, салкын җилләр тырыша - тырыша тәрәзәгә чыршы, чәчәкләр ясый. Әнә инде балаларны сөендереп, ялтырап торган елга өсләре дә зәңгәрсу боз белән капланган.
Авыл балалары өчен кышын бигрәк тә күңелледер ул. Әнә бит, яр буйларында шау гөр килеп чана чаңгы шуалар, малайлар тиргә батып хоккей уйный. Бала-чак.. Гомер буйларына сагынып искә алырлык, керфекләргә көмеш яшьләр кундырырлык бәхетле мизгелләр. Күпме хәтирәләр шушы вакытлар белән бәйләнгән. Аларны искә алып көләбез, сиздермичә генә елыйбыз. Әти әниләребезне сагыну хисләре дә үзәкләрне өзә. Бала чакка караганда, бәлки аларны күбрәк юксынабыздыр әле. Ни дисәң дә бала чакның һәр мизгеле аларга бәйләнгән шул. Әгәр менә шул вакытлар кире кайтса, бары тик биш, бер минутка кайтса, нишләр идек? Мөгаен күбебез әти әниләрне кочаклар идек. Ләкин, кызганычка каршы, боларның берсе дә мөмкин түгел шул инде.
Ә бит бала чакта боларның берсе дә башка да килми. Гомерләр дә гел шулай барыр сыман тоела.Ә еллар, искә алырлык вакыйгаларны ияртеп йөгерәләр генә.
Әниснең дә балачагында мәңге онытылмаслык, уйланып искә алырлык вакыйгалар булмады түгел, булды. Авыл малайлары кебек үк ул да иптәшләреннән калышмады. Әтисе баскан җылы итекләрен киеп чана-чаңгы да шуды, хоккей да уйнады.
Менә бүген дә, мәктәптән кайтуга, конькиләрен җилкәләренә асып, су буенда каткан бозлыкка төште алар.
Йөзләрендә шатлык нурлары, кулларында кәшәкәләр. Үзләре көләләр, сөйләшәләр.
Менә ике команда әзер. Аякларына тимераяклар киеп,малайлар шайба артыннан чабыша башладылар.Үзләренчә кычкыралар, кызып кызып уйныйлар. Ә ике ягына ике каен утыны куеп ясаган капкаларда ике капкачы тора.
Уен гына булса да, берсенең дә бирешәсе килмичә, талашып та алалар. Менә, шуа торгач Әнис каршы як капкага бер гол
кертте, күп тә уйнамадылар тагын бер шайба шунда очты. Шул вакыт каршы як уенчылар үзләренчә сүгенү сүзләрен дә кыстырган булып, капкачыга кычкыра башладылар. Нәрсә карап торасың, җебегән, кызлар кебек уйныйсың.. Синең аркада җиңеләбез бит хәзер.
Ахыргы әйткән сүзләр тәкәббер, үзен генә яратучы Айзатнын мин минлегенә тиеп, минут эчендә Әнис янына шуып килде.
Нәрсә авызыңны ерып торасың соң ? диде ул, черт итеп бозга төкергән булып. Миңа гол керттем дип сөенәсенме?Сөен Сөен.. Айзат ачу белән кәшәкәсен бозга атты да, Әниснең пиджәк якасыннан эләктереп алды. Һәм менә шул вакыт ачудан, үзе дә сизмәстән, моңа кадәр берәү дә әйтергә базмаган сүзләрне, авыл халкы тырышып тырышып саклаган серне ычкындырды да инде ул.
Синең әниең доктор түгел, синең әниең.. синең әниең.. Фура машинасында тора.. Ләкин ялгышканын тиз арада аңлап өлгерде Айзат. Ну үкенергә соң иде инде.
Ярар инде, уйнап кына әйттем, дип Әнис артыннан да йөгерсә дә,тегесе тыңлап та тормады . Конкиларын салды да, итек тә киеп тормыйча йон оекбашлары белән өйләренә чапты.
Әниснең шулай йөгергәнен күргән олылар киресенчә су буена ашыктылар . Боз ярылгандыр да, берәрсе боз астына киткәндер дип, котлары очты аларның.
Ләкин эшнең нидә икәнен белгәч, нишләргә белмичә Әнис өчен борчылдылар. Фәнис аңлата алырмы, бала белән ни булыр? Көтмәгәндә мондый яңалыкны ничек күтәрер.
Ап ак булып кайтып кергән улын күреп, Фәнис ишек алдына атылды. Нәрсә булды, улым? Берәрегез су төбенә китмәгәндер бит?
Ләкин, Әнис, нәрсә дә булса аңлатырлык хәлдә түгел иде инде. Ул бүлмәсенә кереп, мендәргә капланды.
Улым, улым җаным ни булды? Кәшәкә эләктеме, әллә шайба мазармы? Әнис, дим,, синнән сорыйм бит, улым.
Фәнис нишләргә белмичә, телефонга үрелде. Маша тиз генә кайт әле, Әнис белән нидер булган.. Тиз, яме!
Мәрьям кайтканчы башын да бормады Әнис, еламады да, сөйләшмәде дә. Бары әнисен күргәч кенә, үксеп елап җибәрде.
Әнии, Айзат синең әниең фурада яши диде. Син минем әни түгел мени? Кем минем әни? Нигә машинада тора ул?
Без капчыкта ятмый дип, бу көннең киләсең белде Мәрьям белән Фәнис. Ләкин менә мондый булыр дип, күз алдына да китермәгәннәр иде шул .
Алар аптырашып бер бер берсенә караштылар. Дөресен әйтергәме, алдаргамы? Тора бара тагын берәрсе әйтеп ычкындырса? Дөресен әйтсәк Әнис ничек күтәрер?
Өйдә бер мәлгә җаннарны өшетерлек авыр тынлык урнашты,бары стенадагы күкеле иске сәгать кенә, дөресен әйтегез,дөресен дигәндәй тигез итеп текелдәвен белде.
 
 
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас