

Өй ишеген атлап керүгә, моңа кадәр тыныч кына яткан бала, көйсезләнеп елап җибәрде. Баласы артыннан Фәниснең дә мышык-мышык борын тарткан ишетелде.
Мәрьям нинди генә рәхмәтләр әйтәм дә аз сиңа, диде ул,иркен сулыш алып.Фәрештәләргә тиң бит син минем. Түлке менә гафу итмәсәң нишләрмен инде? Мәрьям!
Я, я, Фәнис, шыңшыма, ату ачуымны китерәсең . Синең кебек үзем турында гына уйлап яшәмәдем шул мин. Әнә кызың сагышка батты, әни белән..
Мәрьям сүзен әйтеп бетерә алмады, ишектән бала тавышын ишетеп, инде хәйран олыгая төшкән Нәкыя белән Илфат күренделәр.
Ни генә әйтсәң дә ана ана булып кала икән шул инде. Баласы өчен сөенә, кайгыра, сагынудан йөрәге янып ут йота.
Нәкыянең дә Фәнисен күргән сөенечтән йөзенә кызыллык йөгерде, маңгаена тир бөртекләре бәреп чыкты.Көтмәгәндә яраткан улын күргәнгәме, әйтәсе килгәнен әйтә алмыйча, сүзләре һавада асылынып калдылар.
Әни, тынычлан яме, дип шул мизгелдә Нәкыя янына барып басты Мәрьям.Тагын давлениең күтәрелә бит. Тынычлан, Фәнис бөтенләйгә кайткан. Җитмәсә улы белән.
Улы белән? Нәкыя Фәнисе кулындагы баланы яңа күргәндәй, лык итеп диван почмагына килеп утырды.
Вәәәт зимагурны син аны, диде ул, ниһаять бераз тын алып. Вәт зимагурны.. Кара әле, Илфат, авылда Гәрәй белән мышык Рафисенең кызлары бала белән кияүдән кайтканнар иде, Ходаем, безнең менә малай бала белән кайткан бит . ӘӘЙ, адәм көлкесе, мин әйтәм, адәмнәр генә көлкесе.
Нәкыя, ачкан авызын ябарга да онытып, ишектән чыккан йокылы уяулы Амалиягә карады. Менә балам, күрәсең булса! дип әллә көлде, әллә ярсыды Нәкыя. Әтиең малай тапкан бит.
Нәкыянең, әтиең малай тапкан, дигән сүзеннән, Фәнистән кала барсы да көлеп җибәрделәр. Өйгә җылылык өстәп көлү тавышы таралды.
Әтии? Син бөтенләйгә кайттыңмы? Тагын кайчан китә сең инде? Амалиянең сораулы карашын күреп, әллә нишләп китте Фәнис. Нинди генә хисләр сыймаган иде бу карашта.
Кызыым, кызым җаным..
Фәнис улын, Мәрьямгә тоттырды да, кызы алдына тезләнде.
Балам, кызым, диде ул, үкереп елаудан чак тыелып. Гафу ит мине. Зинһар өчен, гафу ит.
Фәнис Амалиянең аякларын кочаклап бераз торды да, тезләнгән килеш әтисе белән әнисе янына шуышты.
Әти, әнием, сез дә гафу итегез мине зинһар өчен, әнии..
Я, я, селәгәенне агызып торма монда, әнә малаеңны караш. Шулай дип каты торырга маташса да, әни шул инде, Нәкыя түзмәде, улын кочаклап әкрен генә елап җибәрде.
И-и, балам, балам, диде ул яшь аралаш, сине уйлап кайгырганны белсәң иде сиин. Ялгыштың шул, Фәнис, бик нык Ялгыштың. Әле дә ярый кызыбыз Мәрьям сабыр булды. Ул да чыгып киткән булса, чиргә сабыша идек бит без. Ярар, тор балам, алга таба саклан ялгышлардан. Хәзер инде салкын ризыкны да өреп кап.
Сүз бирәм, әни, менә күрерсез, миннән дә яхшы ир дә, Әти дә булмас.
Әти, ә син? Син нигә бер сүз әйтмисең? Әтии?
Фәнис яңаклары буйлап ирексез аккан күз яшьләрен сөртеп, Илфатны кочаклады.
Син бик әйбәт әти булдың, рәхмәт сиңа,әти, бик зур рәхмәт. Мин генә буталдым, барыгызга да зур яра ясадым. Гафу ит яме, әти, гафу ит.
Бердәнбер малаен мондый хәлдә күреп, Илфатның да үзәге өэелде.
Булды Фәнис, диде ул, улының җилкәсенә кулын салып. Без нәрсә, әлбәттә гафу итәбез, шуңа да ата-ана бит инде без. Син Мәрьямнән гафу үтен, улым . Аның алдында бик зур гаепле син.
Мәрьям кызым, гафу ит син бу Ходай бандәсен. Дөнья булгач төрле хәлләр була инде. Аллага шөкер сабыр булдың. Кеше көлдермәдек.
Илфат чиксез рәхмәтле күзләре белән килененә карады. Сине безгә бер Аллаһ үзе җибәрде инде.
Рәхмәт әти. Сез үзегез дә минем өчен бик әйбәт булдыгыз шул. Ә гафу итәргә дигәндә күз күрер, тәртибенә карарбыз.
Тәртип өчен борчылмагыз, дияргә ашыкты Фәнис. Бик әйбәт тормыш дәресе алдым мин. Менә бүгеннән сезнең өчен генә яши башлыйм мин.
Әнә шулай кабат кабат гафу үтенүләр, күз яшьләре, аңлашу сөйләшүләр... Өйдәгеләрнең йокылары качкан иде инде бүген. Таңга хәтле җыелып бала карадылар. Аңлаштылар, сөйләштеләр.
Әни, күрдеңме, диде Мәрьям, гел Амалия инде име бит. Нишләрбез инде, ә-ә, әни, үстерергә булышырсын бит?
Кая барасың инде Мәрьям, чыгарып атып булмас. Бер дөньяга килгәч үсәр инде. Түлке Карасымы соң, Сарасымы кайтып тавыш чыгарып йөрмәсә ярар шунда.
Юк әни, йөрмәс. Бик шәп хат язып калдырган . Андый хатыннарга бала кирәк түгел ул.
Шулай итеп, Илфатларның өендә яшәү дәрте кабынды. Үзе дә малай табарга теләп, буйга уза алмаган Мәрьям Әнисне кире какмады. Ни дисәң дә, кызымның энесе бит, үстерергә, кеше итәргә кирәк дип, язмышы белән килеште.
Авыл халкы да туйганчы бер Фәнисне сөйләшеп алдылар да, башка хәлләргә күчтеләр. Аларның шаккатканы Фәнис тә, бала да түгел, Мәрьям иде.
Ничек шулай киң күңелле булып була микән соң ул, диеште авыл халкы. Булса булыр икән, агай. Фәниснең хатыннан бәхете булды.
Әйе, чыннан да Фәниснен бәхете булды. Буй җиткән курчактай кызы бар, малае күзгә күренеп үсеп килә әнә. Ә хатыны? Аны мактар өчен сүзләр генә дә җитмәс.
Дөрес,Фәнис үзе дә көн саен диярлек ялгышын юарга тырышып яшәде. Башка йөк машиналары янына якын да килмәде ул. Аннары эшкә керсә, хатыны өйдә булмаганда Әнисне дә карашырга кирәк дип, агачтан тәрәзә йөзлекләре ясарга өйрәнеп, баш аягы белән шул эшкә чумды.
Хәзер берәүләр ярдәм сорап доктор янына ашыксалар, икенче берәүләр Фәнис янына заказ бирергә дип килделәр. Әллә нинди Өлгеләр уйлап, күз явын алырлык тәрәзә йөзлекләре ясады ул. Моны күреп күрше авыллардан да килүчеләр күбәйде. Эшенә күрә акчасын да күп тапты Фәнис . Ә иң мөһиме, өр яңадан хатынына гашыйк булды ул. Районга барса, бүләккә акча кызганмады, басуга чыкса кочагы белән чәчәкләр-ап- ак ромашкалар күтәреп кайтты.
Ниһаять аларның да тормышлары җайга салынды. Өйдәге тынлыкны көлгән тавышлар, сабый баланың шатлыклы тавышлары алыштырды.
Моңа бигрәк тә, әлегә кадәр эчтән янган Нәкыя белән Илфат сөенделәр.
Ии, кара әле Илфат, диде беркөнне Нәкыя, Фәнис гел үзен инде, картым. Элек син йөри идең ромашкалар җыеп, синең урынга хәзер әнә улың калды.
Аллаһка шөкер, диген карчык. Хатын кыз бәхетле булса ир бәхетле ул иркәм. Өйдә хатынның көлүеннән дә матур аваз юк дөньяда.
Әйе, бабай, Аллага шөкер, балалар белән бәхетле без бүген. Әнис тә әнә үсеп килә. Түлке бабай, ни гомер куркып яшәдем бит мин, сиңа гына әйтмәгәч тә..
Ниемә дип курыктың? Фәнис тагын чыгып таяр, дипме?
Юк ла инде, җүләрме соң син? Ансы акылга утырды ла бит инде. Теге көя күбәләге килеп, бала дәгъвалап йөрмәсә ярар иде, дип куркам. Бигрәк тә матур, акыллы булып үсеп килә бит оныгыбыз..
Шулай Нәкый, шулай. Мәрьям дә какмый сукмый, Аллага шөкер. Килә күрмәсен инде, карчык,. Әллә инде, мин әйтәм, бу гомер искә алмагач, килмәс әле.
Бу хакта әби бабай гына түгел, Мәрьям белән Фәнис тә, күп сөйләштеләр. Аннары Әнис өчен дә курыкты алар. Әниснең үз әнисе Мәрьям түгел икәнен күпләр белә бит, арада бер озын теллесе табылып, бу хакта балага әйтсәләр Аллаһ сакласын.
Дөрес, таныклык буенча Әнис хәзер аларныкы. Вакытында Муса ярдәме белән документларларны тиешенчә рәсмиләштерделәр. Ләкин, шулай да тулысынча тынычлана алмады алар. Бер көн килеп Сара ишек кагар кебек тоелды.
Ләкин бер бер артлы еллар узсалар да, Сара ни үзе күренмәде, ни хәбәре ишетелмәде .
Фәниснең өлгесе булган Әнис тә,инде әнә күзгә күренеп үсеп килә. Әтисе кайткан көннән башлап Амалиянен дә күзләренә кунган сагыш чаткыларын, бәхет нурлары алыштырды.
Шулай,һәр бала үз янында әнисе белән беррәттән әтисе булуын да телидер . Бер генә тапкыр булса да, әти, дип әйтергә хыялланган бала тышкы яктан сиздермәсә дә, эчендә нинди сагыш, нинди бураннар уйнаганын үзе генә беләдер. Әнә шуңа күрә дә, сабыйларның йөрәген яраламас өчен, гаиләдә тынычлык урнаштырырга кирәктер дә инде ул. Шушы алтын кагыйдәләрне бигрәк тә ирләр исләреннән, чыгармасалар иде.
Дөрес, дөнья булгач, төрле хәлләр була инде. Кемдер кушыла, кемдер аерыла. Ниндидер сәбәпләр аркасында бер берсен күралмас дәрәҗәгә җиткәннәр була. Бәлки андый очракларда бала дип, гаиләне сакларга тырышу дөрес тә түгелдер. Ләкин ни генә булмасын, балаң барын онытмаска кирәк.Әти әни өчен дөньяда иң кадерле кеше бала булса, балалар өчен иң газиз кешеләр ата ана бит.
Әле ярый менә Фәнисне Сарасы ташлап качты, улы белән юанып кызы барлыгын да оныта иде бит ул да. Аннары Мәрьямнең сөюе көчле булып, вакытында ул гафу итә алды.
Әллә менә шуңа, Аллаһ рәхмәте белән, ватылган бәхет касәсенең кыйпылчыкларын җыеп, ябыштыра алды алар. Кыскасы, тормышлары үз эзенә төшеп, сиздермичә алга чапты .
Кайчандыр, сезнең өчен генә яшим, дигән Фәнис, чынлап та үз сүзендә торды. Җаны тәне белән гаиләсен кайгыртты, тырышып эшләде. Йорт җирләрен өр-яңа баштан янартып,хәзер әнә, бакча башында гына урнашкан бабасының йортын хәстәрләп йөри.
Әти:Ике малай туса, шул өйне рәтләрбез, дигән иде , Мәрьям, диде ул, эш башлаганда. Бераз ауган,черегән җирләрен төзәткәләп куям әле. Вакыт ул, Маша уза да китә икән. Исраф булып ятмасын. Карамаган өй бик тиз таркала.
Фәниснең бу гамәленә барсына да караганда, Илфат сөенде. Ни генә дисәң дә, туган нигез җанга бик якын шул ул. Җитмәсә, шулай мескен сыман тәрәзәдән генә күренеп торганда, йөрәккә авыр .
Менә бит, Нәкыя, нигез таралганга эчем пошып йөри идее, диде ул бер көнне боек кына. Болай булгач, әти әни рәнҗеп ятмаслар, Аллага шөкер,җаным тыныч хәзер. Инде, хатын, биик озак яшәдем, хәзер үлсәм дә буладыр . Тормыш юлым бик тә бәхетле булды, сиңа рәхмәт карчык. Бу дөньяда бер үкенечем калмады.
И-и, Илфат, алай димә әле син. Ходай биргән гомерне яшик, бик рәхәт торабыз бит әле.
Рәхәт тә, җаным, бер килгәч, китәсе шул инде, Нәкый. Мин алдан китсәм, озак көттермә яме, синнән башка анда да кыен булыр, карчык. .
Әллә йөрәге сиздеме, төш фәлән күрдеме, бер кешегә берни әйтмичә уйланып йөргән Илфат,көннәрдән бер көнне йоклаган җиреннән тыныч кына китеп тә барды.
Ләкин, менә, бәлә ялгыз йөрми дигән әйтем дә бар бит әле. Кызганычка каршы бу юлы ул, Фәнисләргә дә кагылып узды. Көтмәгәндә,гаиләне кайгыга салып, Илфатның җидесен уздырып ике көн узуга, ирен бик юксынып йөргән Нәкыя әби үзе дә берара атна тирәсе генә авыртып, гүр иясе булды.
И и, карагыз әле бер генә, Илфат бабай:Син хатын, мине бик көттермә, килмәсәң үзем килеп алам, дип шаярткан иде, тәки әбине үзеннән калдырмады, диде авылдашлары. Бигрәкләр дә тату гомер иттеләр шул.
... Авылның мөхтәрәм кешеләрен озаткач, өйләр генә түгел, авыл да ничектер боегып, бушап калгандай булды.
Ләкин ни генә булса да, үлгән артыннан үлеп булмый дигәндәй, яшәргә кирәк. Мәрьям белән Фәнис тә кайгыларны басып, матур гына яшәүләрен дәвам иттеләр.
Бер йөргән кеше йөри инде ул, гадәтен ташламый , дисәләр дә, Фәнис Ходай рәхмәте белән башка кыек юлга басмады. Җыелышып Мәрьямнен әти-әниләре янына да бардылар, апаларының хәлләрен белергә дә вакыт таптылар. Кыскасы, үкенечләр үткәндә калды.
Еллар әнә шулай уза торды.Мәктәп тәмамлауга, Амалия Моҗгадагы медицина училищесына укырга кереп кайтты. Мин дә әни кебек доктор булам дигән балачак хыялларын тормышка ашырырга булды ул.
Шулай итеп, әле кайчан гына шау гөр килеп торган йорт, беразга тынып калды. Бары Әнис кенә бернигә исе китмичә рәхәтләнеп уйнап йөрүен белде.
И-и, Фәнис , ярый әле юанырга Әнис бар, икебез ике почмакта утырыр идек бит, дип бала янында мәҗ килде Мәрьям. Берничә елдан ул да мәктәпкә китәр Аллаһ бирса. Гомерләр үтә, Фәнис.
Әйе, Маша, гомерләр үтә. Мин үзем теге вакытларны уйлыйм да, төннәр буе йоклый алмый ятам, Мәрьям. Башыма тай типкән булгандыр билләһи. Нәрсә уйлаганмын ул чакта, чурт белсен. Әле ярый, язмышым елмайды. Ниләр булган булыр иде микән?
Мин дә күп уйлыйм Фәнис. Ул чакта Сара чыгып качмаса, син бер мескен булып шул бармагыңда ятар идең инде. Ничә кешене бәхетсез итә идең бит..
Ярар, Маша, әйдә, башка искә төшермик әле. Болай да ничә еллар үземне үзем ашыйм. Күрәчәктән качып булмый диләр бит, дөрестер. Менә тиздән Амалия дә укып бетерер, Аллаһ бирсә, бу бала укырга керер. Сөенеп яшик әле. Гомер дигәннәре биик тиз уза икән лә ул.
Әйе, гомерләрнен узганы, чынлап та, сизелми .
Әле генә, болыннарда хозурланып җиләк, чәчәкләр җыеп йөрисең, ә инде борылып карасаң ак буранлы салкын кышлар килеп җиткән. Атналарны башлыйбыз айлар уза, айларны башлыйбыз еллар артта кала.
Кая чаба гомер сәгатьләре,
Шундый уйның бармы туганы?.
Әле генә ямьле җәй иде бит,
Бүген уйный карлы бураны.
Әйе, гомер атлары йөгәнсез шул алар. Чабалар да, чабалар.
Әнә бит, әле яңа укырга кердем, дип сөенеп йөргән Амалия дә диплом алып, район үзәгендәге ашыгыч ярдәмгә эшкә урнашып кайтты. Әнис тә инде әнә мәктәп баскычларын саный. Күз ачып йомганчы ул да мәктәп бетерер Аллаһ теләсә. Ләкин менә ансы гына укыйм, дип, бик атлыгып тормый. Бераз шуграк.
Әле нишләгәнен аңлап та бетермидер, тора бара акыл керер дип, үзләрен тынычландырды ата кеше. Үзем дә дүртенчедә укыганда классташнын көндәлегенә икеле куйганга әтине директорга чакырганнар иде.
Бала чак бала чак шул инде.
... Ә менә бер көнне күрше авылга тәрәзә йөзлеге куярга барган Фәнис авызын ерып кайтып керде.
Нәрсә, кош тоттың мәллә? дип аптырап иренә карады Мәрьям. Очып китмә тагын.
Юк ла , Мәрьям, кошым күптән янымда бит инде. Менә яңа эшкә тотынырга булдым әле, белмим син ни әйтерсең тагын?.
Кабат Фурага түгелдер бит. Анда бул..
Юк, юк, дип ярты юлдан хатынын бүлдерде Фәнис. Мин Мәрьям итек басып карыйм әле, әнә Өч тирәктәге яшьтәшкә тәрәзә йөзлеге куярга барган идем бит, ул оказывается итек бастыра. Бик акчалы эш ди.
Айһай, җаным, булыр микән? Бик авырдыр бит ул.
Өйрәнеп карыйм әле Мәрьям, эшнең җиңеле юк инде ул. Агачтан заказлар да азайды,ә кышын итексез булмый.
Авылда итек басучылар юк бугай, син тагын беренче булып тотынасың, дип көлде докторы. Мөгез чыгармасаң ярар инде.
Дәвамы бар.