Литература
3 Апреля 2023, 07:00

Доктор

Автор: Альфира Кадыйрова-Гәйфетдинова. 15-16 бүлекләр. Ә кайчандыр әни шулай мичкә ягып җибәргән идеее .. Ул вакытта та кызганычка каршы мин гаепле идем. Нишләдем, мин нишләдем? Әни җаным, нигә катырак тормадың? Әтии?Фәнис яңаклары буйлап аккан тозлы күз яшьләрен сөртеп,рәхәтләнеп йоклап яткан улы янына килеп утырды.

Ә кайчандыр әни шулай мичкә ягып җибәргән идеее .. Ул вакытта та кызганычка каршы мин гаепле идем. Нишләдем, мин нишләдем? Әни җаным, нигә катырак тормадың? Әтии?
Фәнис яңаклары буйлап аккан тозлы күз яшьләрен сөртеп,рәхәтләнеп йоклап яткан улы янына килеп утырды.
Малай, малай дигән идем, диде ул уйланып . Бәхете белән тусын димәгәнмен бугай шул.Хәзер нишләргә инде ? Дөрес, әниләрем куып чыгармаслар ансы, карарга да ярдәм итәрләр. Ә Маша? Ул ничек кабул итәр безне?Бигрәк зур яра ясадым шул, искиткеч зур яра. Амалиянен күзенә ничек карармын?
Фәнис, мичкә утын өстәде дә, тонык кына янган лампочка утын сүндереп, тәрәзә каршына килеп басты.
Тып-тын. Төнге күктә йөзгән серле ай җирдәгеләр белән качышлы уйнагандай югалып югалып ала, авыр болытлар арасыннан анда санда йолдызлар җемелди.
Фәнис кинәт кенә кече якларында ут янган күршеләренең тәрәзәләренә төбәлде. И-и, Ходаем, боларның күзләренә ничекләр күренермен соң? Бер уйнашка алданып, гаиләмне, авылдашларымның ихтирамын югалттым бит, җүләр баш! Ай Аллаһым, бөтен бер нәселемә гомерлек тап төшердем. Даа..
Әнә шулай вакыт аралыгын онытып, уйларына уралды Фәнис .Уйлар, уйлар, куе урман минем, шул урманга кердем адашып.. Ә бит нинди бәхетле иде ул, нинди бәхетле... Мәрьямнән дә бик уңган иде.
Фәнис ике куллап башын кочаклап, авыр сулады, офтанды. Шул оятсыз Сараның да уйнаш кыз икәнен соңрак булса да аңлаган идем бит, югыйсә. Аңлаган идем. Ә, Юк,үз үземә ышанмаган булдым. Янәсе, иреннән качкан. Янәсе мондый матур кыз күбәләк була алмый.. Эх, вакыт сәгатен кирегә борып булса...
Фәнисне уйларыннан баласының әкрен генә мышкылдап куюы бүлдерде.
Өй җылына башлады Әнис, кая әле, юрганынны чишик әле. И-и, улым, үзем гаепле, үзем.. Фәнис әкрен генә баланың юрганын ачып куйды да, үзе дә өс киемен салып, тузып барган иске агач урындыкка куйды. Ну менә без генә бирешергә тиеш түгел, диде ул, пышылдап, без хәзер иске бер барак бүлмәсендә түгел, ә үзебезнең өйдә Әнис. Әтиеңнең өендә син. Ә әниең кеше түгел ул улым, чәчәктән чәчәккә кунып йөри торган күбәләк ул. Күбәләкнең дә күзне иркәли торган матур бизәклесе түгел, ә төнге, кая барып бәрелгәнен дә белми, кисәк кунып кешене куркыта торганы.
Күбәләкләр бик күп алар.. Фәнис авыр уйларыннан арынырга теләп, авыз эченнән генә күптән ятлап бетергән җыр көйләде. Үзеңә тиң күбәләкне, күбәләгем түгәрәгем, асыл кошым сандугачым сайлый белергә кирәк. Сайлап алгач, сакларга да кирәк икән бит әле ул. Ә мин менә саклый алмадым. Кулыма кунган бәхет күбәләгемне утларга салдым.
Ярар, улым, диде Фәнис, улына яратып карап. Әле дә ярый син тыныч бала булдың. Иртәгә барысыннан да гафу үтенербез Аллах бирса. Мәрьям кәнишне гафу итмәс билгеле, Амалия апаң алдында да оят.Ләкин ни генә дисәң дә эш үкенүдән узган шул инде. Үкенеп кенә ялгышлары төзәтеп булса икән лә ул. Ә бәлки, үкенергә соң булса да, гафу үтенергә соң түгелдер?
Фәнис янган йөрәген басарга теләгәндәй сумкасыннан шешәле су алып, бер ике йотып куйды. Кайда ялгыштым?Кайда, кайда? Җавап табарга теләгәндәй, инде менә йөзләгән тапкыр шушы сорауны кабатлый ул. Ни өчен Сара нәкъ менә минем каршыма килеп чыкты? Шул юлга керә торган борылышны да узган идем бит инде югыйсә.Нәрсәләр дип кире чигенеп шунда кердем, соң, ә? Ялгышмы бу, әллә инде язмышларга шулай язылганмы?
Фәнис, сулкылдап типкән йөрәген тотып, башын мендәргә терәде. Әнис тә әллә юлда аргангамы шунда, авызындагы сүскиен бераз каты итеп чапылдатып алды да, кабат йоклап китте.
Өйдә җанны өшетерлек тынлык. Бары тик уйларны әллә кая алып китеп, мичтә кипкән каен утыны четердәп четердәп ала. Күпме хәтирәләрне саклаган мич алдында биегән ут шәүләсе күңелдә әллә нинди хисләр уята.
Менә тиздән таң атар, яңа көн туар Аллах бирса. Нәрсәләр алып килер бу көн, билгесез..
Фәнис шулай уйланып йокыга китеп барганда, Мәрьяме әкрен генә урыныннан торды. Күпме әйтәм бит инде үземә, диде ул үкенгәндәй. Юк, йоклар алдыннан обизәтелне су эчәргә кирәк. Аннары уянып, төннәр буе уйланып ят. Минем шулай төннәр буе елап чыкканны белә микән соң бу Фәнис?Ә әнинең машина эзләп болын тирәләрен күпме әйләнгәнен? Юктыр, белсә бер күренеп китәр иде.Мэрьям авыз эченнән генә елый елый, үзе язган шигырь юлларын кабатлады. Синең исем белән генә яшәп, сизмәгәнмен еллар узганын, бер ялгызым сыңар канат белән туздырамын еллар тузанын. Бу кадәрле ярату кирәк түгел икән лә ул. Яндыра икән бит ул сөю дигәннәре, яндырааа..
Мәрьям утны кабызмыйча гына, карават астына кереп киткән чүәген тартып чыгарды да, киеп өй алды ишеген ачты. Ләкин,киенеп чыгарга җитешмәде, борынына төтен исе килеп бәрелде.
Ай, Аллам, нинди төтен исе соң бу? Төн уртасында мунча ягучы юктыр бит инде?
Безнең тирәдә генә түгелме соң бу?И-и, Аллам сакласын. Әллә берәрсе иске өйгә кайтып кергәнме?
Мәрьям тиз генә ишек алдына чыгып, абзар тирәләрен барлады да, куркып кына иске өйләренә таба китте. Шулай итә икән ялгызлык,диде ул куркып кына ишек янына килеп.Янында ирең булса болай куркып тормас идең. Эээх.. Әле ярый ла әнкәйләр исән-сау. Алар да картаеп баралар шул инде. Бәрәкәәәт! Ишек ачык түгелме соң? Әллә ничә көн бикле торды,беребез дә кермәгән идек бит.
Мәрьям әкрен генә басып тәрәзә кырыена килде.
Өйдә кемдер бар..Шул кеше мичкә яккан да инде димәк. Әнә бит өй эчендә ут шәүләсе чагыла. Әллә инде? Әллә..
Мәрьям ярсып типкән йөрәген тотып, стенага сөялде.
Әйе, бу Фәнис. Ләкин, нигә безнең янга кермәгән. Курыктымы?Төнлә белән уятырга теләмәгәнме? Әллә ходаем, тьфү, тьфү, пәриен ияртеп кайтканмы?

Әйе, әйе. Җаным тәнем белән сизәм, Фәнис бу. Ирем кайткан.
Ии, Ходаем, минем ялваруларны ишеттеңме? Әллә инде бу балалар интекмәсеннәр диденме? Елый - елый күпме йокысыз төннәр уздырдым, ничә айлар буена өзелеп өзелеп көттем бит мин аны. Я, бер Аллаһым!.. Фәниис.. Ләкин менә кем белән син? Озакка кайттыңмы?
Куркуданмы, төнге салкыннанмы, дер дер килгән Мәрьямне дулкынлы хисләр ташкыны биләп алды. Сөенергә дә белмәде ул, көенергә дә. Бары күп вакыйгалар шаһите булган өй стенасына сөялеп,уйга калды.Сарасы белән кайтса нишләрмен, үзе генә кайтып гафу үтенсә , ялындырыргамы, әллә кочагына атылыргамы?
Аңга килеп, үзе генә кайтса әйбәт булыр иде лә, белмим шул, Сара беләндер. Үзе генә булса өйгә кергән булыр иде бит.Я Раббым, нигә ватылды соң әле бәхет касәбез? Кайсыбыз гаепле, кыйпылчыкларын җыя алырбызмы?
Мәрьям уйланып, төнге кара күккә төбәлде. Ә анда, гүя шул бәхет кыйпылчыклары булып алтын йолдызлар җемелди,тонык кына кылыч ай шәйләнә.Күзләргә күчтеләр төннәрнең адаштыра торган карасы, адаштым хисләрдән үзем дә, кайлардан соң сине табасы? Әй, йолдызлар, дип пышылдады Мәрьям, серле аем, сөйгәнем кайткан түгелме соң?
Әгәр дә менә ул кайткан булса, бергә бергә ватылган бәхет чүлмәген кире җыя алырбызмы? Аннары,дип, күктән җавап эзләгәндәй, сүзен дәвам итте Мәрьям. Бер кискән икмәк кире ябышмый, диләр бит, Фәнисне гафу итәргә ме икән соң? ?Хыянәтне татыган ир кабат шул юлга басмасы?
Шул вакытта Мәрьямнен колагына бер бер артлы дусларынын тавышы ишетелгәндәй булды. Нинди гафу итү, Мәрьям?,кертә күрмә тагын, ятсын әнә черек барагында. Башка әйбәт кеше табылыр әле, уйлама да...
Ләкин, йөрәккә әмер биреп була мени соң ул. Ул бит, оныт, яратма дигән саен, киресенчә шашып шашып тибә, мәхәббәттән яна гына башлый.
Мәрьям җаны тәне белән ире янына ашкынды. Күпме кешеләрне дәваладым, ә үземнең мәхәббәт ярасын бәйли алмадым , диде ул керфегенә кунган күз яшьләрен сөртеп. Юк, ничек тә булса горурлыкны җиңәргә кирәк.
Мәрьям ике араны аерып торган, искереп буяулары купкан ишек янына килеп басты. Ачаргамы? Фәнисне сөяркәсе белән күреп егылмаммы, нишләргә?
Доктор шулай икеләнеп торганда, йоклап киткән Фәнисне дә ниндидер серле көчләр уятып ишек төбенә эттеләр. Ул хәттә, бер мәлгә хатынының сулышын да тойгандай булды. Әллә саташам инде, диде ул куркып. Колагыма гына ишетеләме? Мәрьям, бердәнберем!
Һәм менә ул, еллар буе аерып торган кара пардәне ертырга теләгәндәй, әкрен генә шыгырдап ишек ачыла.Ә ишекнең ике ягында ике кеше. Бер берсенә бик тә кадерле ике җан-күкләрдә укылган никахлы ир белән хатын. Ишек ачыла, ләкин менә өмет хыяллар акланырмы, ялгышларга сукмак бикләнерме? Ашыгабыз, ялгышабыз.. Үкенәбез..
Мәрьям бар көчен җыеп ишек тоткасына ябышты. Ләкин менә нәкъ шул вакытта артык дулкынлануданмы аның аяк буыннары йомшап, әкрен генә җиргә чүктеләр. Бер мизгел..Бары тик язмышларга язылган үзәк өзгеч, кадерле бер мизгел. .
Егылып барган Мәрьям, үзен ниндидер бик-бик таныш, көчле куллар күтәреп алганын тоеп , күзләрен йомды. Фәнис, син кайттың? Фәниис.. Башка сүз әйтергә үзендә көч тапмады доктор. Әле генә әйткән сүзләрен дә үзе түгел, ә гүя еракта еракта, зәңгәр томан артларында калган яшьлеге әйтәдер кебек тоелды аңа....
... Шундый рәхәт, кояшлы җәйге иртә. Ямь яшел чирәм өстеннән ап ак ромашкалар күтәреп Фәнис, йөгерә.Үзе көлә, үзе нидер әйтә...
Мәрьям! Маша!..
Фәнис, нинди матур чәчәкләр!
Мәрьям куркытма әле, матурым! Мәрьям, дим.
Кемнеңдер җиңелчә яңакларына сугуыннан күзләрен ачты Мәрьям.
Фәниис? Мин кая? Нәрсә булды?
Син аңыңны югалттың, Маша? Һаман да шулай йокламыйча авыл буйлап йөгерәсеңме? Аргансың бит җаным,Аргансың.
Эшләп армадым мин Фәнис, әле дә ярый эшем бар. Көтеп ардым мин, сине көтеп ардым.
Кадерлем, минем. Мәрьямем, булдыра алсаң зинһар гафу ит мине, гафу ит. Күпме яралар ясадым бит мин җүләр. Гомергә дә төзәтә алмаслык яралар..
Фәнис ташып чыккан күз яшьләрен дә сөртмичә, көчле куллары белән хатынын кочаклады.
Менә ул язмышның бәхетле мизгелләре. Капкаларны бикләмичә көтте, сабыр итте. Өмет чаткылары сүнмәделәр..
Сүнгән булсалар да, барыбер очкыны калган булыр иде дә, шул очкыннан дөрләп кабыныр иде ул сөю дигән серле мохҗиза.. Сүнгән өметләр кабыныр яңадан, сине күргәч тә, сине күргәч тә... Суыктан дерелдәгән Мәрьям, тынычланып кабат сөю дулкынына ташланды.
Ләкин шул вакыт бала елаган тавыш чынбарлыкка кайтарды аларны.
Фәнис! Син Сараң белән мени ? Тагын миннән көләргә булдыңмы?
Мәрьям үзен үзе белештермичә лампочка кабызды. Фәниис, кем буу?
Иске караватта, юрган астында елап яткан сабыйны күреп, яңадан чак аңын җуймады ул. Сиңа әйтәм бит, нинди бала бу, әнисе кая?
Беразга өй эчендә тынлык урнашты. Хәттә сабый да, курыккандай елаудан әз генә тукталып торды.
Әнис бу, Мәрьям, минем улым дип, әкрен генә улын кочагына алды Фәнис.
Беләм, син безне гомердә дә гафу итмәячәксең. Ләкин безнең башка барыр җиребез юк, Мәрьям . Хет менә шушы иске өйдә торырга рөхсәт итәрсең микән? Беләм мин сездән гафу үтенергә дә лаек түгел. Шулай да, кадерлем, гафу ит мине. Сине генә яратуымны бик соңлап аңладым шул мин. Бик,соң..
Соң, Фәнис, әйе, соң. Ләкин, татарлар ничек диләр әле? Соң булса да уң булсын, диләрме? Мәрьям, як ягына каранып, баланы кулына алды. Үзең тудырсан да бу хәтле охшамас иде, кара әле бу кара малайны.
Фәнис, гел кызыбыз бит бу, карале бер генә ? Күзләр борын.. Мәрьям шаккатып баланы кулларында тирбәтте.
Асты юешләнеп беткән бит балакайның, ашарына кая?
Эх, сезне! ирләр, ирләр. Булдырабыз дип йөргән буласыз инде.
Әйдәле егет, тәти киемнәр киеп куй әле. Киемнәре кая Әниснең?
.... Шулай дип, Мәрьям ипләп кенә Әниснен өс киемнәрен алыштыра башлады. Фәнис диде ул, үз соравыннан үзе куркып. Ә әнисе кая, Сараны алып кайтмадың мени? Йөрәге ярылудан курыкса да сорамыйча булдыра алмады ул. Кайчан китәсең?
Шул вакыт Мәрьямне куркуга салып Фәнис үксеп елап җибәрде. Бөтен ялгышлары, күргәннәре өчен елады да елады ул. Йөрәк әрнүләре әче күз яшьләре булып ике битен юдылар.
Зинһар өчен, Мәрьям, кума безне. Синнән дә кадерлерәк кеше юклыгын мин бик соң аңладым. Яратам мин сине Машам, яратам. Ничекләр үкенгәнемне белсән иде син.
Мәрьямнен дә әйтәсе сүзләре бик күп иде. Әйе, ирем кайтып гафу үтенсә, моны әйтәм, болай итәм дип күп хыялланды ул.
Ләкин, бу минутларда сабый белән әйтергә җай чыкмады аңа.
Фәнис, болай булмый, диде ул, өйгә керик. Улыңның тамагы ачкан, эчәсе дә киләдер. Әнисе генә кая микән? Соңрак кайтамы?
Юк, җаным, юк. Бир әле баланы, дип Фәнис улын кире кулына алды. Менә Мәрьям, укы диде ул. Бөтен ялгышларым, үкенү сагышларым шушы хатта. Укы, Маша укы. Сорауларыңның барсына җавап монда. Ә мин гомер буе сездән гафу үтенермен.
Мәрьям, калтыранган куллары белән хатны алып укый башлады.
???...?.!.. Нәрсәәә??? Мине эзләмәә? Баланы үзең үстер?
Менә сиңа мә! Менә сиңа Сара. Шушы кара җаннан көнләшеп йөрдем бит әле мин.Тагын кемнәрнең гаиләләрен җимерер инде бу көя күбәләге?
Моңа хәтле сүзсез торган Фәнис, әкрен генә көлеп җибәрде.
Ну хатын, кайлардан белеп әйттең? Минем һич уйга килмәс иде. Тучны көя күбәләге бит ул. Ничек башта ук ихтибар итмәгәнмен.
Әйе шул, матур күбәләкләр күрсәгез күзегез томалана, ә аларның көя күбәләге булу ихтималлыгына башыгыз җитми.
Я, Фәнис, әйдә баланы интектермик, өйгә керик. Нишләргә икәнен соңрак сөйләшербез. Ә бу хатны сакла, ата күбәләк, Мәрьям шулай дип, иренә төртеп куйды. Бәлки, еллар үткәч кирәге чыгар. Дөнья хәлен белеп булмый бит.
Әйдә, Мәрьям, керик. Әй, әнидән күпме кирәк эләгер инде.
Ә кем гаепле соң?
Үзем гаепле, Үзем. Маша хет син мине гафу итә алырсың микән?
Белмим, Фәнис. Баштарак кайтса гафу итәр идем дип, уйлый идем. Ә менә бүген син кайттын. Хәзер белмим дә нишләргә? Гафу итәргәме, юкмы?

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас