Литература
2 Апреля 2023, 07:00

Доктор

Автор: Альфира Кадыйрова-Гәйфетдинова. 13-14 бүлекләр. Һәм менә таныш тавыш.Фәнис кайта.Әйе,ничә еллар буена иренең машина тавышын әллә кайлардан танырга өйрәнде инде Мәрьям.Үзләреннән ерак түгел буш җиргә машинасын куя да,ә дигәнче өйгә дә килеп керә ул.Менә бүген дә,берни булмагандай,арганга салышып,өйгә кайтып керде Фәнис.

ДокторДоктор
Доктор

Һәм менә таныш тавыш.Фәнис кайта.Әйе,ничә еллар буена иренең машина тавышын әллә кайлардан танырга өйрәнде инде Мәрьям.
Үзләреннән ерак түгел буш җиргә машинасын куя да,ә дигәнче өйгә дә килеп керә ул.
Менә бүген дә,берни булмагандай,арганга салышып,өйгә кайтып керде Фәнис.
Эт булып ардым хатын,юынам да урынга авам,диде ул,курткасын ишек төбендәге элгечкә элеп.Ясасаң бер чашка чәй яса,ашасым килми.Юлда капкалап алдым.
Ярар,кайткач әйбәт булган,диде Мәрьям,чәйнекне җылытырга куеп.Шалтыратып та тормадың,мин шалтыратам,не доступен.
Сиңа йөз тапкыр әйттем бит инде,Маша.Тел.юлда тотмый,дип.Аннары рульдә барганда телефон алыйммы,юлга карыйммы?
Фәнис кулын селтәп,юыну бүлмәсенә кереп китте.Әйттең ни дә,сиңа әйтмәдең ни.Аңламасаң,аңламассың икән.
Әйе,Фәнис,соңгы вакытта сине аңламый башладым шул.Мәрьям әйтергәме,юкмы дип уйланып,өстәл кырына килеп утырды.Кайткач үзенә генә әйтәм,дип әзерләгән сүзләрен,кабат бер уеннан уздырды.
Йөргән нәрсәң янына бардыңмы?Алдама,машинаң Каракүлдә иде биит...
Мәрьям,сиңа әйтәм,сөлге бир..
Маша!Ишетмисеңме соң?
Мәрьям уйларыннан арына алмыйча,сөлгене иренә тоттырды да,әкрен генә чәй ясый башлады.
Ярар,иртәгә әйтермен әле,дип уйлады ул.Бүген соң инде.
Ләкин,үз бүлмәсеннән чыккан Нәкыя генә күргән белгәннәрен иртәгегә калдырырга җыенмады.
Амалия йоклаган бүлмә ишеген япты да,сөйләшмичә генә утырган улы янына килеп утырды.
Я-ә,диде ул,Фәниснең җиңеннән тартып.Нәрсә тынып калдың,сөйләшеп ардыңмы,этләнепме?
Нәкыянең сүзеннән Мәрьям сискәнеп куйды.Әнии..
Син килен тик кенә тор,дип кыза барды Нәкыя.Кем инде ул синең пәри кызың?Нәрсә катып калдың?Каян белделәр дисеңме?
Каян белдегез индее?
Кара әле моны? Ояты качкан нәрсә! Каян белдегез диме?Һеей.Казан хәзер Каракүлгә күчтеме әллә?Машинаң ун көн амбар буенда торды!
Юук,Казан урынында,дип Фәнис урындыктан торып бүлмәсенә юнәлде.Сара да...
Сара?!Нинди Сара?Мәрьям белән Нәкыя бер берсенә карап,ах,иттеләр.
Нәрсә сөйлисең син,җаным?Нинди Сара?Мәрьям ап ак булып,иренә төбәлде.Ә мин?Ә Амалия?
Сиңа мин күптәннән кирәк түгел инде,Маша.Синең өчен кыз,авыруларың беренче урында.Мин сиңа әллә бар,әллә юк.
Сара турында ничек кенә әйтергә?дип уйланган Фәнискә сөйләшүнең мондый борылыш алуы әйбәт кенә булды.
Берәүләр кушыла,берәүләр аерыла.Аңа карап дөнья бетми,дип тимерне кызуында сугарга булды ул.Әйе,мин дә Сарага гашыйк булдым,тиздән аның янына күчәм.
Шулай диде дә,Фәнис берни булмагандай бүлмәсенә кереп ятты.
???
..Шулай итеп,гөрләп яшәгән тату гаиләнең нигезенә балта белән кизәнде гаилә башлыгы.Әти әнисенең үгет нәсыйхәтләре дә ярдәм итмәде.Хатыны Мәрьям белән кызының күз яшьләрен дә күрмәде ул.Күзләре акылдан шашкан кешенекедәй тонган иде аның.
Мин сезне яратам,ташламыйм да,диде ул өй ишеген ябып.Кайтып булышып йөрермен.ӘСарадан башка тора алмыйм инде мин.Гафу итегез.
Әлбәттә диде Мәрьям.Яратасың икән,аның белән тор.Ләкин,Фәнис,сиңа бер үтенечем бар,әтиләр бу хакта белмәсеннәр.Әтинең йөрәге авыртканын беләсең,шуңа күрә елга бер ике тапкыр бергә кунакка барырга сүз бир.Ә соңрак җайлап үзем аңлатырмын.Еламады да Мәрьям,ялвармады да.Әйтәсен әйтте дә,кызын алып залга чыгып китте.
Менә шулай, уйламаганда,көтмәгәндә дигәндәй,Мәрьям ирсез,Амалия әтисез калды.
Дөрес,башта Фәниснең бу гамәленә бик үк ышанып та бетмәде алар.Җете кызыл тиз уңа,торса бер ике ай торыр,үрмәләп кайтып керер әле,диде Нәкыя.Ул әни кеше буларак,килене алдында үзен бигрәк тә гаепле сизде.
Син кызым,зинһар безне ташлый күрмә,диде ул күз яшьләрен сөртеп.Бу өй Амалия белән синеке балам.Менә күрерсең,гафу үтенеп кайтып керәчәк әле ул.Ә хәзергә син безгә бик кирәк,авыл халкы синнән башка нишләрбез?
Чынлап та,авылда Фәниснең гаиләдән киткәнен ишетүгә,Мәрьям янына бер бер артлы кешеләр килә башлады.Әйтерсең лә,медпункт алдында бер җыелыш җыялар мени.Пыскаклап өстән явып торган яңгырга да ихтибар итмәде алар,салкын сулышлы көзге җилгә дә.
Доктор,без барын да ишеттек,диде килүчеләр борчылып.Бу ялгышлык кына. Тиздән бар да үз урынына кайтыр.Син генә безнең авылны ташлап китә күрмә.Доктор,син безгә бик кирәк.
Йөрәге күкрәгеннән чыгам дип,типсә дә,кимсенүдән җаны үрсәләнсә дә,еламады Мәрьям.Җаны еласа да,күз яшьләрен берәүгә дә күрсәтмәде ул.Түзде,Фәнис турында да бер авыз начар сүз әйтмәде.
Үзем гаепле,диде ул тыныч кына.Кызым дидем,өй дидем.Көн төн эшемнән кайтып кермәдем.Фәнис дөрес әйтә,кызганычка каршы ул минем арткы планга күчкән иде шул инде.Кайта икән гафу итәрмен.
Сабыр,нык холыклы,диделәр аның турында.Ни дисәң дә генерал кызы шул инде.Кара әле,гафу итәм,ди бит.Бигрәк акыллы шул инде.Берәү булсаа..
Ә менә шушы тыныч күренү,докторларына нинди авырлыклар белән бирелгәнен бары ул үзе генә белде.Авыр булса да,күз яшьләрсез еларга өйрәнде ул.
Серләрен айга карап сөйләсә,сагышларын яңгыр тамчылары юды Мәрьямнең .
Мин генәме әллә бу дөньяда
Югалтучы иң иң якынын.
Дәва таба алмый интегүче,
Сүндерергә сөю ялкынын..
Ярата,бик ярата иде шул Фәнисен.Теләсә дә сөю.учагын сүндерергә үзендә көч тапмады Мәрьям.
Кайлардан табасы сөюнең
Бәхеткә күмелгән көннәрен.
Икебез сөйләшкән, серләшкән
Ай нурлы,йолдызлы төннәрен..
Бер ялгызы,сыңар канат белән күпме йокысыз төннәр уздырды микән Мәрьям.Сагынуга түзә алмыйча:Фәниис,каайт!дип кычкырасы килгән яшьлек төннәрен санап китсәәң..Машина тавышын ишетеп урамга йөгереп чыгулар..
Әле дә янында Амалиясе,якыннары булды.Яраткан эше,хөрмәт иткән авыл халкы булды.
Һәркем докторларының күңелен күтәрергә,ничек тә булса ярдәм итәргә дә тырыштылар.
Инде менә Фәнис чыгып киткәнгә дә ярты елдан артык.
Көннәрдән бер көнне кайчандар Мәрьямгә үлеп бетеп гашыйк булып йөргән Муса эш ишеген шакыды аның .
Мине таныйсыңмы,доктор?диде ул,елмаеп.Син һаман да шундый ук гүзәл,Мәрьям.Сине яратудан күпме еладым микән мин?Вәәт,яшьлек дими,ни дисең инде,ә?
Муса?Әйтсәң әйтәсең инде.Мәрьям,үзе дә елмаеп яшь иргә кулын сузды.
Син дә бик чибәр Муса.Я,нинди җилләр алып килде.Белгәнемчә,син күрше районда колхоз рәисе бугай.
Әйе,Мәрьям.Мине бу авылга куйганнар иде,ләкин мин икенче колхозны сорап алдым.Ул вакытта сине яратудан берәр ялгышлык әшләп атудан курыктым.
Ә менә,Фәнис куркып тормады...
Ишеттем,доктор.Ишеттем.Муса, баһадир гәүдәсе белән өстәл читендәге буш урындыкка килеп утырды.
Син Мәрьям,кайгырма,диде ул докторга төбәлеп.Ирләр белән андый хәлләр булгалый инде ул.Бу вакытлыча гына.Барыбер беренче хатыныңнан кадерле кеше юк ул дөньяда.
Әллә?Муса? Син дә уҗымга кердең инде?
Әйтәм бит,доктор,ирләр белән андый хәлләр булгалый дип.Бер болганмый су тонмый,дигәндәй,бер чәкәләшеп аласың икән инде ул.Менә шуңа әйтәм.Фәнис дус та,тиздән борынын салындырып кайтып керәчәк әле.
Белмим,Муса.Белмим,инде җәйләргә керергә әзерләнәбез.Мәрьям авыр сулап,тәрәзәгә карап куйды.Фәнис бер кайтып киемнәрен алып китте дә,күренми дә әнә.
Мәрьям,әгәр яратасың икән көт.Кайта икән гафу ит.
Муса,доктор янына килеп,кулыннан тотты.Кеше сүзенә карама дустым.Үз йөрәгеңне тыңла.
Ә синең? Сине хатының гафу иттеме?
Шуңа әйтәм дә,Мәрьям.Ул гафу итә алды,бик рәхмәтле мин аңа.Хатыннарга без кирәк булсак,йөргән нәрсәләргә акча кирәкаларга.Кызганыч,ялгышабыз шул,Мәрьям.Шул ялгышларны төзәтергә генә соңга калмаска кирәк.
Бераз сөйләшеп утырганнан соң:берәр ярдәм кирәк була калса,туп туры үземә кил,дип Муса урыныннан торды.Ә авылда калып дөрес эшләдең,доктор,диде ул саубуллашып.Сине авылда олысы кечесе ярата,хөрмәт итә.
Муса белән сөйләшкәннән соң бераз җиңеләеп калгандай булды Мәрьям.Димәк минеке генә түгел,әнә Муса да хыянәт иткән,дип уйлады ул.Кайтсын иде әле,кеше сүзенә карап тормас идем.Һаман яратам бит,яратам.
Дөрес,Мәрьям үзе өзгәләнеп гафу итәр идем,дисә дә,арада моңа каршы килгән дус хатыннары да булды.
Уйлама да кертергә,кайтса әнә иске өендә торыр,диде алар.Чыгып китмәс иде,ятсын шунда пәри кызлары белән.
Доктор гына,ни ак димәде,ни кара.Күз күрер,дип сүзне икенчегә борды.Ә йөрәге белән күптән килешкән иде инде ул.Үзе өчен генә түгел,әтисен сагынып сагышка баткан кызы өчен дә,уллары өчен ут йоткан әти әнисе өчен шундый карар кылды ул.

Өйдә яраларны яңартып, Фәнисне сөйләшмәскә булдылар.Нәкия белән Илфат та улларын бик сагынсалар да килен алдында сер бирмәделәр.Мәрьямгә тагын авыр,дип уйлады алар.Аннары кызлары Амалия дә вакытыннан алда үсеп китеп,әнисен борчуларга салмады.Тырышып укыды,укудан буш вакытларында әнисе янында бөтерелде,өйдәге эшләргә булышты.
Әкренләп көннәр уза торды.Көннәр генә түгел айлар да кире кайтмаска дип,вакыт ишеген шакыдылар.
Ләкин,ялгышканын аңлар,тиздән кайтып җитәр әле дигән Фәнис кенә гаиләсенә кайтырга ашыкмады.Хатынының әтиләргә барып кайтырбыз,дигән үтенеченә дә колак салмады ул.Үзе барырга читенсендеме,әллә яшь хатыны җибәрмәдеме,билгесез.
Дөрес, Казанга барган бер ике авылдашы үзләрен колхоз базарында күреп кайттылар.Көчек сыман,сумка күтәреп хатыны артыннан йөри,дип пышылдашканнары Мәрьямгә дә килеп иреште әле.Ләкин менә сөяркәсенең авырлы килеш күргәннәрен берсе дә кайтып әйтергә базмады.Нужели кайтмас,вәйт бу җүләрне,дип,тизрәк әңгәмәне туктатты алар.Доктор белсә,кайгырыр инде,кайтса гафу итәр идем ди бит.
Чынлап та,алтын көзләргә кергәндә Сара ир малай тапты.Ии,Фәниснең сөенгәннәре ул чакта.Менә бит ,җаным,минем теләгемне үтәдең ,диде ул,шатлыктан исереп .Минем дә улым бар хәзер,Әнисем бар.Фәнис улы Әнис.Матур бит,ә? Әнис Фәнисович!
Ләкин,Фәнис шулай хатынын өф-өф итеп торганда,күбәләктәй бер машинадан икенчесенә күчеп йөрергә өйрәнгән Сараның гына,әни хисләре уянырга ашыкмады.Бүре баласын бүреккә салсаң да,урманга карый дип,аның да өйдә бер минут утырасы килмичә,күңеле кабаттан тасма юлларга ашкынды.
Аннары Фәнис абыйсы да,алай ук матур түгел икән бит.Җитмәсә әнә бер теше төшеп,көлгән чакта әллә кемнәргә ошап кала.
Вакыт узган саен,"карт"иреннән бизә генә барды Сара.Ялгыштым бугай ла,дип көзгедән ешрак карый башлады ул.Шундый матурлыгың белән бер авыл хәерчесе белән тор инде.Ни фатиры юк,ни акчасы.Ни юньләп сөйләшә алмый,сарыык.
Уйланып йөри торгач,өйдән чыгып китәргә бер җай тапты бит сөяркә.
Матурыым,диде ул,улына өч ай узып барганда.Мин проводница булып эшкә урнашсам,син Әнисне карап торырсыңмы.Анда элек эшләгән идем мин,акчасы да әйбәт.
Син нәрсә җаныым? Фәнис шаккатып Сарага төбәлде.Нинди проводница ди ул.Юк,бер кая бармыйсың,юк.Мин бер көн эшлим,бер көн ял итәм.Акчасы да булыр,фатир да,кайгырма.Әнә Әнисне кара.
Кайчан була соң ул синең акча? Гомер буе шушы баракта ятарга тиеш мени без хәзер?Юук,нәрсә дисәң диярсең,мин эшкә керәм.Улыңны бик яраткач кара әнә.Малаай,малаай дип,колак итен ашаган идең,хәзер тәрбиялә менә.
Шул сөйләшүдән соң, бер атна тирәсе түзде микән,Фәнис әштә чакта,Наилә исемле олы яшьтәге хатынны нянька итеп чакырып,үзе эшкә дип чыгып китте Сара.
Наилә апа,эшем бик әйбәт иде минем,дип күзен дә йоммады ул.Хәзер чыкмасам,урыныма кеше алалар.Проводница мин,өч көннән кайтам.
Шулай итеп,ирен генә түгел,сабый баласын да уйламыйча калдырып,кабат юлга чыгып басты Сара.Чир китә,гадәт кала,дип,яшь чактан ияләнгән гадәтен ташлый алмады ул.
Беренче китүендә, чынлап та ике өч көннән кайтып керде әле.
Ии,Наилә апа,дип, тегесенең җилкәсенә чәчәкле зур ефәк яулык япты .
Рәхмәт инде апаем,син булмасаң эшемнән колак кага идем бит,дип юхаланды,оятның әсәрен дә белмәгән нәрсә.Әле хәйран гына аванс та бирделәр,менә.
Наилә апасына тиешле акчасын биреп,озатты да,улы янына килеп утырды Сара.
Ләкин,йоклаган балага карап,сөенмәде дә,үпмәде дә.
Әйтерсең лә,улы бер чит кеше баласы.Әле уйланган саен ачуы гына кабарды аның.Рәхәтләнеп очып йөри торган яшьлек елларын бала карап үткәрим мени инде хәзер? диде ул кухняга чыгып.
Аннары чәй куеп җибәрде.Балага дигән сөтләрне барлап куйды.Әле ярый сөт качты дип,кайгырасы урында сөенде генә Сара.Фуу,малай имезеп ят инде.Кайлардан килеп,бу авыл сарыгыннан авырга уздым соң,әә? Күпме йөреп,берсеннән "эләкмәгән"иде,кирәк бит.Каптыым.Акаеп кайтып җитәр инде хәзер.
Чынлап та,Фәнис күзләренең агын чыгарып кайтып керде дә инде.Ләкин Сара гына ир тиешле кешенең сүзләрен колагына да әлмәде.Күпме аванс бирделәр,диде ул акчаларын өстәлгә томырып.Син дә әйдә,шунда урнаш.Миңа тавышыңны күтәрәсе булма,чыгам да китәм.
..Һәм көннәрнең берендә шулай итте дә Сара.Кояшлы кышкы бер көндә,Наиләне чакырып хәйран гына акча тоттырды да юлга кузгалды күбәләк.Алдан әзерләгән чемоданын алып,өстәлгә конверт калдырды.Малаен үпкән булып,бүлмәгә күз йөртеп чыкты да,башка кайтмаска карар кылып ишеккә юнәлде.
Наилә апа,бу юлы бик озын рейска китәм диде ул,ишекне ачып.Фәнис кайткач бу конвертны аңа бирерсез.Ату соңгы вакытта этле мәчеле яши башладык.Сау бул.
Шулай итеп,Сара фатир ишеген түгел,үзе дә аңламыйча, язмышының бәхет ишеген япты.Аллах бүләк иткән сабыен язмыш кочагына ташлады.
Кызганычка каршы, хисләрен җиңә алмады ул бала.Ялган хисләр,тузга язмаган буш хыяллар белән,тагын да шул гөнахлы кара сукмагына басты.
Бер яктан,кызганыч та иде инде ул.Чөнки яшьтән ата ана назы күрмәгән,тиешле тәрбия алмаган Сара,юлда очраган ирләрнең ялган назларына алданып,үзе уйлап тапкан әкият дөньясында адашып йөри бит.Бәлки янында яратып ярдәм кулы сузучы әти әнисе,туганнары булса,аның да тормышы бөтенләй башка агымга кушылыр иде лә.Юк шул,язмыш җилләре бөтен кешене дә бер төсле иркәләми.Кемгәдер бәхетне өеп бирсә,кемнедер чүктерә.
Дөрес,кайвакытта тормыш күгендә кояш балкып,язмыш рәхмәт кулын суза.Ләкин,тагын да шул,күпләр бу кояшны гадәти кояш итеп кабул итәләр,сузылган кулны буш калдыралар.
Менә бит Сарага да язмышы елмайган иде югыйсә.Чит гаиләне җимереп булса да,үзен өзелеп яраткан кешесен дә очраткан иде,баласы да туган иде.Ә ул нишләде? Хисләренә хуҗа була алмыйча,сузылган рәхмәтле язмыш кулын буш калдырды.Үзенә яшьлек ялгышы дип,гомер буе үкенерлек яра ясады.
Әле үзенә генә түгел,аның хакына гаиләсен җимергән иргә,бергөнахсыз баласына төзәлмәслек яра ясады Сара.
Ә бит бер көн килеп,үкенәчәк ул, ләкин соң булыр шул инде.Соң булыр.Җиде кат үлчә,бер кат кис диләрме? Тормышта та шулайдыр ул,яшьтән үк һәр адымыңны җиде кат үлчәргә өйрәнергә,кояш астында үз урыныңны табарга кирәк.
Гомер дигәннәре җилдәй уза да китә ул,дуслар.Соңыннан башны тотып,үкенеп утырырга язмасын.Тормыш юлын хыянәтсез,кадерен белеп уздырыйк.
Фәнис кебек күз яшьләре белән яңакларны юарга Аллах сакласын.
Әйе,Фәниснең дә терсәк якын хәзер,ләкин күпме генә тырышсаң да тешләп булмый.Сара калдырган хатны укыгач,үзенең ничек алданганын яхшы аңлады ир.
Мин сине яратмыйм икән,эзләмә.Малайны үстер..Күз яшьләренә буылып,ничә тапкыр укыды микән бу сүзләрне Фәнис .Мәрьяме кебек хәзер әнә ул чәчләрен тартып елый.Хәзер ул йокы аралаш, юк,Сараны түгел Мәрьямен чакыра, аны эзли. Күз яшьләре дә күбәләк өчен түгел, гаиләсен сагынып, үкенүләрдән тама хәзер .
Көннәр узган саен кая барып бәрелергә белмәде Фәнис. Башына әллә нинди авыр уйлар килеп, яшәвенең яме китте.
Ярый әле,авыр вакытларда булышырга Наилә апасы булды.Баланы карашты,төпле киңәшләрен бирде.
Син балам,диде ул бер көнне,болай интегеп яшәмә.Мәрьямем бик сабыр,акыллы дисең.Иелгән башны кылыч кисми дип,гафу үтенеп башыңны иеп кара.Ул гафу итмәсә инде,әти әниең исән саулар икән,алар ярдәм итми калмас.Кайт син авылыңа Фәнис.Кеше бер сөйләр дә туктар,соңга калма...
Үзем дә соңгы вакытта шулай уйлый идем,Наилә апа, рәхмәт диде Фәнис нигәдер сөенеп.Чынлап та кайтам әле,беткән баш беткән.
Язга авышкан бер мәлдә,Фәнис җыенып авылга юл тотты.Такси белән төн уртасында кайтып,иске өйләрен ачып керде.ул.Менә шулай көтмәгәндә гаиләсе янына керергә әллә оялды,әллә курыкты шунда,улын калын юрганы белән төреп, әкрен генә диванга салды да,мичкә ягып җибәрде.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас