

Иренең бу сүзләрен ишетеп,елмаеп куйды Мәрьям.Аны гына ярата бит инде,җүләәр.Әллә ниләр уйлап ятасың.
Юл йөреп аргансыңдыр,йокла җаным,ял ит.
Белмәде шул Мәрьям,бу вакытта белмәде.Иренең хыянәтен дә,шул сөяркәсен уйлап саташып ятканын да белмәде ул.Кызганычка каршы,тиздән тормышының асты өскә киләсен дә сизмәде Мәрьям.
Ә хыянәт җилләре үкерә үкерә истеләр.Салкын куллары белән Фәнис белән Мәрьямнең мәһәббәт күперләрен җимереп,ирне икенче бер чит ярга таба эттеләр.
Ә Фәнис әнә шул дулкынга ияреп,тизрәк Сара белән очрашырга,өйдән чыгып китәргә җай әзләде дә инде.Бик тиздән канатлары көйрәп мәтәлеп төшәсен дә,үкенүдән кайнар күз яшьләрен түгәсен дәбелмичә,утка таба очкан күбәләктәй хисләр дулкынына ташланды.Бер сәгатькә дә исеннән чыгармады ул Сарасын.Ятса да,торса да янында авызын ерып,юлда очраган шул чибәркәй торды.
Әллә,бозды инде?дип тә куркып уйланды Фәнис.Хатыным була торып,бер чит хатынны шул кадәр яратып,аны гына уйлап була микәнни соң ул?
Ләкин, ни генә булмасын,Сара белән татыган исерткеч хисләрдән тыя алмады ул үзен.Кача поча телефоннан сөйләште,кача поса уйлады.Ә инде,уйланган саен җаны тәне белән сөяркәсенә тартылды.Бер күрәсе килеп үзәге өзгәләнде.
Һәм менә юлдан кайтып,биш алты көн узды микән,тагын юлга кузгалды Фәнис.Ләкин,бу юлы әшкә дигән булып,Казанга Сарасы янына ашыкты ул.
Бу юлы бер атна тирәләре булыр,диде ул пар атлардай ашкынып.Казаннан Уфага йөк төяп китәм.Телефон бик тотмый,шалтырата алмасам кайгырмагыз.
Менә тагын Мәрьям ирен "озын"юлга озатып калды.Ирем башка хатынга ияләнгән, әнә бүген дә шунда ашыга ,дигән уй,ялгышып та башына кермәде докторның.
Ышанабыз шул ирләребезгә,җаныбыз,тәнебез белән ышанабыз.Безне генә яратканына,башкаларга күз дә салмавына да шигебез юк.
Ә бит,югыйсә, борынгылар: Иделгә таянма,иргә ышанма,дип,каян да булса чыгып әйткәннәрдер.Түшәмнән генә алынган гыйбарә түгел бит инде бу.Хәер,барлык ирләрне бер калыпка салу дөрес түгел, әлбәттә.Ләкин, менә юк юкта Фәнис кебек,ялгыш яуган җәйге карда адашып йөрүче ирләр дә булгалый шул,булгалый.
Кем гаепле монда,анык кына әйтеп тә булмый.Йөгәнсез хатыннармы? Әллә шул бәйдән ычкынган чибәрләр өчен,гаилә учагын сүндерергә әзер торган ирләрме?Язмышларга шулай язылганмы,әллә гомер буе үкенерлек ялгышлармы?
Ләкин,ул вакытта берәү дә бу турыда тирәнтен уйламый шул.Еллар узгач кына:
Язмышмы,ялгышмы аерылдык,
Үкенечләр калды йөрәктә, дип җырлыйбыз да,соң була шул инде.Ялгышлар эшләнгән,язмышларны үзгәртеп булмый.
Менә Фәнис тә,юлда очраган чит бер хатын өчен,дөньясын онытып чаба.Ялгышам бит,туктарга кирәк,дигән уйны уйларга теләми ул.Ни әйтсәң дә,гаиләсен югалтудан да куркып тормый,хайвани теләкләренә дә бүген үзе хуҗа түгел ул.
Машинасын күрше авылда шундый ук фурада эшләүче дустына әйтеп,ындыр табагы тирәсендә калдырды да,Казанга ашыкты Фәнис.Ә анда инде анда кайнар кочагын җәеп сөяркә көтә.Кем ул,моңа кадәр кайда йөргән,кара урман буенда төн уртасында нишләгән? Боларның берсе дә кызыксындырмый ирне.Аңа бары яшь шәрә тән булсын да,кайнар кочак булсын.Алга таба ни була,нишлиләр,боларның хәзергә берсе дә мөһим түгел.
Алдан сөйләшенгәнчә,бер тукталышта очрашып,Сарага кайтырга ашыкты Фәнис.Һәм шул көннән башлап,ятьмәгә килеп капканын сизмәде дә инде.
Җай чыккан саен өйдәгеләрне алдап Казанга чапты.Рейска китәсе булганда,юлга үзе белән яраткан курчагы Сараны да алды.Атналар буе тәннәре тәннән аерылмыйча,хыянәт күленең суын эчте алар.
Ләкин кырын эш кырык елдан соң да беленер дип,кара көздә Фәниснең дә ялганы тотыла.Ул көнне Мәрьям ирен чираттагы рейска озата.Берни турында шикләнмичә,юлга ашамлыклар әзерләп сумкасын тутыра,алмаш кием,юыну кирәк яракларын да онытмый.
Исән сау йөреп кайт,кадерлем дип,машинасы күздән югалганчы моңаеп кул изи ул.
Эчпошыргыч болытлы көзге көн.Тәрәзәләргә сыланып ук яңгыр ява.Бертуктаусыз яуган яңгырдан урам буйлап пычрак гөрләвекләр чаба.
Нәкъ менә шигырьдәгечә:
Үзәкләргә үтеп яңгыр ява,
Чәчләремнән йолкый көзге җил.
Көн-төн тоташ яуган бу яңгырдан
Гөрләвекләр булып ага җир.
Иренең машина тавышы югалгач та,өенә керәсе килмичә капка астында байтак торды Мәрьям.Яраткан кешеңне сагынып каршы алулары рәхәт булса да озату лары кыен шул ул.Әле дә ярый,янында яраткан кызы,хөрмәт иткән әти әнисе бар.Аннары авылдашлары да,безнең доктор, дип нишләргә белмичә торалар.
Мәрьям капка кыегыннан тамган яңгыр тамчыларын кулына җыеп,битенә сөртте дә керергә җыенды.Ярар,иртәгә ялым Алла бирса,рәхәтләнеп бер ял итәрмен.. Ләкин,шул вакыт абына сөртенә йөгерүче кешене күреп туктап калды ул.Дүрт биш өй аркылы торучы Гайшә апасы икән.
Башыңа бөркәгән плащларың белән танымадым,Гайшә апа,диде Мәрьям,нидер булганын сизенеп.Фәнискә берәр хәл булмагандыр бит,әллә берәр нәрсә? ишеттегезме?
Юк,доктор,юк,диде күршесе мышкылдап.Кара күлдәге туганымның температурасы югары,төшерә алмыйлар.Сез килә алмассыз микән,дип үтенгәннәр иде.
Әлбәттә,барам Гайшә апай.Ләкин менә кайчан,ничек барып җитәрбез?Өч чакрым тирәсе бит әле ул,бик пычрак та.
Әхмәт малаена шалтыраттым,доктор,хәзер ул килеп җитә.Ун минуттан кайтып җитә,диде өйдәгеләр.Син кызым сумкаңны алып чык инде.
Шулай итеп,әле генә ирен озаткан Мәрьямгә озак сагышланырга туры килмәде.Өс башын алыштырып,кызыл хаҗлы сумкасын әләктереп чыкканда,чия төсендә машина көтеп тора иде инде аны.
Фәнис тә юлга киттеме?диде Гайшә апа,артка кереп утырып.Ярты сәг.элек кузгалып киткәнен күреп калдым.Сиңа да авыр инде,яшь гомерең иреңне көтеп үтә.
Ияләндем инде,Гайшә апай.Аннары менә Сезнең белән вакыт узганын сизмичә дә калам.
Шулайдыр балам,шулайдыр. Ии,авылыбыз белән рәхмәт укыйбыз инде сиңа.Безгә Аллах тагәлә бирде үзеңне.Бигрәкләр дә бер кешене борганың юк,доктор.
Эшең шул булгач,Гайшә апай...
Алай димә,дип докторның сүзен бүлдерде Гайшә апа.Зөлфиягә кадәр эшләгән иде берәү,һее!Кешене капкадан да кертми иде ире.Я,үзе,качып калыр иде...
Килгән кешене күрсә,минеке үзе тизрәк төрткәләп чыгара.Качып калырсың,бар.Мәрьям көлеп, Фәнисен мактап алды.Шулай шул,Гайшә апа,ул каршы килсә әшләп булмас иде.
Шулай,доктор,шулай.Фәнис тә,әти әниләре дә тәртиплеләр.Ул яктан җаның тыныч балам.Авыл халкы да үзеңне бик ярата,син авылны яратасың
Әйе,Гайшә апа.Авылны яратам.Кешеләр дә бик әйбәт монда.
Фәнис белән сүзгә килгәндә дә?, кусаң да китмим,дия торган идем.
Ияләндем инде монда.
Шулай балам,инә кая җебе шунда инде аның.Менә бит язмыш дигәннәре нишләтә адәм баласын.Сары таудан монда килен булып төшәрсең,дип уйламагансыңдыр әле.Ярар,әнә Каракүлгә керәбез,доктор.Рәхмәт инде сиңа.
Авылда рәхәт Гайшә апа,ләкин менә яз көз юл булмавы үзәкне өзә.Батып калмасак ярый инде.Безнең урамнарда хет таш җәйделәр,монда ансы да юк.
Батмыйбыз,доктор,кайгырма.Моңа хәтле сүз тыңлап кына килгән шофер,көзгегә карап елмаеп куйды.Амбар ягыннан таш җәеп киләләр хәзер.Киләсе җәйгә урамнарга салып бетерерләр.Дөрес әйтәсез,шоферлар өчен юлсызлыктан да начар нәрсә юк.
Шофер егет берничә җирдә машинасын үкертеп алды да,амбарга таба борылды.Менә бит,Гайшә апа,таш юк дисез.Асфальт кебек монда.Сезнекеләр шушы урамда бит әле.
Әйе,әйе.Кара әле,кайчан җзйгәннәр соң әле бу ташны?Шулай озак килгән булмады икән.Гайшә апа,сөенеп бер өйләргә,бер юлга күз ташлады.Амбар тирәләренә әлек тә җәйгәннәр иде инде ул,менә урамнарга да әләккән бит әле,Ходай рәхмәте.Син энем,шул ындыр табагы янында калдырсаң да була инде машинаңны мин әйтәм.Аннан ерак түгел туганымның йорты,өч дүрт өй генә үтәсе.
Ярар,Гайшә апа,шулай итәрбез.Ындыр табагына терәп өй салмасалар,кара әле боларны.
Аның каравы юллары шәп энем.Күрәсеңме әнә?
Күрәәм,Гәйшә апа,күрәм.Сукыр түгел.Амбар артына калдырам алайса машинаны,хәзер,борылабыз да.
Шофер амбарны узып,машинасын уңга борды.Берсе фура белән ашлыкка килгән бугай әле.Әнә,амбарга ук терәп куйган..
Чынлап та,амбарның машиналар йөрми торган аулагырак җирендә зәңгәр бризентлы фура көлеп тора иде.
Төшегез,дип машинасын туктатты шофер.Мин монда көтәм,барыгыз,барып килегез.
Бер мизгелгә Мәрьям әллә нишләп китте .
Фәниснең фурасы бит бу.Бу биит..
Фәниснеке бугай шул.
Гайшә апа машинадан төшеп,фурага карады.Әллә охшаган гынамы,доктор? Ни дисәң дә,заманы шундый бит.Хәзер мондый машиналар белән дөнья тулды.
Юук,Гайшә апа,юк.Охшаган гына түгел.Точно иремнең машинасы бу.Номерларын беләм бит.
Мәрьям,сумкасын кире җиңел машинага куйды да,аяк астында җыелган суларны чәчрәтеп,фурага таба йөгерде.Фәниис,Фәнис,дим.
Бикле.Үзе кая булыр бу?Гайшә апа?
Рейска дип чыгып китте бит.
Ярар,Мәрьям,әйдә балам,авыру көтәдер.Барыйк,бәлки алар күреп калгандыр,әнә өйләре күренеп кенә тора .Әйдә,доктор
Әйе,әйе,Гайшә апа.Киттек,әйдәгез.
Мәрьям тагын бер кат машина баскычына басып,ишекне тартып карады да,сумкасын алып, авыру янына ашыкты.
Машинасы ватылгандыр да,запьчастькә мазар киткәндер,дип уйлады ул.Ии,шоферларның да эшләре эш түгел.Бик каты ватылмаган булса ярый инде.
Авыру янына кергәндә тегесе температурадан кызарып ята иде.
Срочно район үзәгенә, диде Мәрьям,аны карагач.Сукыр эчәге ялкынсынган булырга тиеш.Мин Ашыгыч ярдәмгә шалтыратам,сез давайте әзерләнегез.Башта ук шунда хәбәр итәсе иде инде,ну сезне авыл кешеләрен.Больницага бармас өчен әллә ниләр әшлисез.
Узар дигән идек шул,диделәр өйдәгеләр,үзләрен гаепле санап.Эч авыртмыйча тормый инде ул.Температуралар да күтәрелеп ала.
Ну бит,менә бу хәтле түгел,апалар..Бәхеттән скорый машинасы буш булды.Озакларга ярамый,әйдәгез олы юлга чыга торыйк.
Авыруны ашыгыч ярдәм машинасына утыртып җибәрүгә,Гайшәгә карады Мәрьям.
Гайшә апа,туганыгыз белән бар да әйбәт булыр,диде ул читенсенеп кенә.
Бу ыгы зыгы белән сорашырга җай чыкмады.Фәнисне берәр кеше күрмәде микән? Авылга яңадан кереп чыксак... каршы килмәссезме?
Керәбез,доктор,дип сүзгә кушылды шофер егет,ничек кермибез ди? Бәлки Фәнис дуска берәр ярдәм кирәк булыр.Әйдәгез..
Шулай дип,шофер каршыга килгән бер машинаны уздырып җибәрде дә,көзгегә карый карый авылга таба борылды.
Кызык,нәрсә дип турыга гына китмәгән,күпме җир узып,машинасын монда калдырган.Ватылганга да ошамаган,бик әйбәтләп терәтеп куйган бит фурасын.Син,доктор,шалтыратып карадыңмы соң?
Ә-ә,юк.Авыру өчен борчылып,мин үземне оныттым да инде.Хәзер,хәзер..
Мәрьям кесәсеннән кечкенә генә телефонны тартып чыгарып,кнопкаларга баса башлады.
Алло,Фәнис,алло!
Хәйран гына озын гудоклардан соң,инде алмый дигәндә генә,ниһаять Фәниснең тавышы ишетелде.
Алло,Мәрьям!Киткәнгә бер ике сәг.артып киткәндер,берәр хәл булдымы әллә?Нәрсәгә шалтыратасың?
Минме?Мин..Син кайда соң,Фәнис?Алло..Алло начар ишетелә.
Кайда булыйм инде,юлда барам.
Юлда?Нәрсә белән?
Син хатын ычкына башладыңмы соң әллә? Мин юлда нәрсә белән барыйм ди инде? Фура белән.Бер ике сәг.тән Казанга керәм,дай Бог.
Фура белән?Мәрьямнең бер мизгелгә күз аллары караңгыланып китте. Алдалый..Алдалый.. диде ул,эчке бер тавыш белән.
Үзеңнең машина беләндер бит,матурым? дигән булды ул,үзен кулга алып.
Маша,мин трассада. Давай юк бар сораулар белән башны катырма,бушагач үзем шалтыратырмын.Үземнеке белән булмый,миңа кем машинасын бирсен.
Үзеңнең машина?Ләкин бит..Мәрьям сүзен әйткәнче,Фәнис телефонын сүндереп тә куйды.
Синең машина Каракүлдә,амбар буенда тора бит..
Кырын эш кырык елдан соң да беленер,дигәндәй,Фәниснең алдап сөйләнгәнен Гайшә аңлап өлгергән иде инде.
Нәрсә ди,Мәрьям?диде ул,күренеп торган фурага карап.Мин юлда диме?
Менә сиңа кирәк булса?
Белмим,Гайшә апа.Кая микән соң ул?Әйе шул, мин юлда ди.
Сез хатын кызлар алдан паникага бирелмәгез әле,алай.Юлда дигәч, значит юлда.Үзенеке ватылып калдыргандыр да,районнан икенчегә утырып киткәндер.Фәнис алдап йөри торган егет түгел ул.Әйдәгез,өйгә кайтабыз.
Әйе,монда торуның кирәге юк,диде Мәрьям,тыныч булырга тырышып.Кайтыйк..
Шулай дисә дә,Гайшә апа докторларының уй кичерешләрен яхшы аңлады Аның каерылып каерылып ерагая барган фурага караганын күреп,үзенең дә үзәге өзелде.
Шулайдыр,Мәрьям,икенче машина белән юлга чыккандыр, диде ул,якын кешесен юатырга теләп.Фәнис бик акыллы бит ул безнең.
Белмим,Гайшә апа,белмим дип,уйларыннан арына алмыйча җавап бирде Мәрьям Үземнең фура белән ди бит.
Сине борчырга теләмәгәндер,доктор.Кайткач аңлашырсыз Аллах бирса.Исән сау кайта күрсен инде.
Әйе,исән сау кайтсын.
Мәрьям саубуллашып,исерек сыман өйләренә керде.Иренә ышанырга теләсә дә,күз алдыннан амбар буенда торган, йөрәгенә якын зәңгәр бризентлы фура күз алдыннан китмәде аның.
Каракүлдә берәр хатында ятмыйдыр бит инде? Я,Аллам,нәрсә булды соң әле бу.Башка вакытларда да мине шулай алдап йөрмәгәндер инде?
Килеен,бер бер хәл булмагандыр бит?
Бу вакытта үз якларыннан чыккан Нәкыя,борчылып Мәрьям янына килеп утырды.
Төсең качкан,Мәрьям.Нәрсә,авыру-
ның хәле начармы?
Әә,юук әни,юк.Аны скорыйга утыртып җибәрдек,сукыр эчәгесе авыртканга охшый.Больницада карарлар инде.
Алай икәән..Ә нигә алайса үзең уйга баттың?Фәнис киткәнгә борчыласыңмы?Юл йөрүдән туктатасы иде инде ул малайны,килен.Мондый тормыш була мени?
Әйе,туктатасы иде дә,ләкин соңдыр инде әни.
Бернинди дә соң түгел,диде Нәкыя.
Менә гаиләгез бозылса соң булыр.Юлда әллә нинди оятсызлар очрый диләр бит хәзер,Аллах сакласын.
Фәнис тә очраткан инде,әни.Бу араларда аралар суынганны җаным белән сиздем,ул бик үзгәрде. Ирем миңа хыянәт итә..
Ии,кара әле бу җүләр хатынны.Шулай дип,Нәкыя килененең башыннан сыпырды. Хыянәт дигән куркыныч нәрсә безнең нәселдә дә юк ул,Мәрьям.Юлдан арып кайтканга гына шулай кыйланадыр.
Мәрьям,әйтергәме юкмы,дигәндәй,бераз уйланып торды да,биеменә карады.Ниләр генә юк иде бу карашта.Ярату катыш ачу да,сагыш белән сагыну да,ниндидер үкенү хисләре дә..
Аның бу карашыннан Нәкыя әллә нишләп китте.
Мәрьям,син бит кызым,нидер яшерәсең миннән.Куркытма,я,әйт ни булды?Уеннан уймак чыгармагыз тагын.
Фәнис Казанга дип китте,әни. Ә фурасы Каракүлдә амбар буенда тора.Менә,моны ничек аңларга?
Каракүлдә?Амбар буенда?
Әйе,Гайшә апалар белән күреп кайттык менә.
Тучны аныкы микән соң ул?Фуралар күп бит хәзер,бәлки ошаган гынадыр?
Юк,әни аныкы.Номерларын беләм бит.Ә иң аянычлысы,Фәниснең ялганы.Мин аңа шалтыраткан идем..
Я-я,Нәкия ышанырга теләмичә,киленен бүлдерде.Ватылдым,шуңа калдырдым диме?
Юк шул,әнкәй,алай дими.Мин үземнең фура белән тиздән Казанга керәм диде.
Үземнең фура белән значыт. Вәәт штырбитне син аны,имансыз,хүлигән.
Нәкия,ниләр әйткәнен үзе дә белмичә Фәнисне сүгеп тезеп китте.
Ишкәнсең икән ишәк бавын? Кайтсын әле.Күрмәгәнеңне күрер..
Бер кайтканда,ачулы иде ул,әни.Мин нигә җенләнәсең,пәри кызлары очрады мәллә?дигәәәч..
Мәрьям,шул җәйге төнне искә төшерергә теләгәндәй туктап калды.Очрадымы?дигәч, доктор куркып Накыягә карады.Әйе,диде бит Фәнис ул вакытта.Алып кайтып та куярмын диде.Димәк шул вакытлардан бирле безне алдап йөргән булып чыга түгелме соң,әни?Ә мин,уенга алдым.Алып кайтсаң,пәриең белән иске пәриле өйдә торырсыз,дип көлдем бит әле.Я,Аллам.Әни,чынлап та сөяркәсен алып кайтса?
Нәкыя,киленен җәлләп сис кәнеп куйды.Юк ла,балам,әллә ниләр уйлама әле.Фәнис алай йөрергә тиеш түгел.Йөрсә дә,шул берәр ай йөрер дә,койрыгын кысып өйгә кайтыр.Ни генә булмасын,атаң белән мин синең яклы.Үзебезнең кызлардан да якын күрәбез бит үзеңне.Борчылма,Мәрьям. Без бар,Амалия.Йортны Амалиягә яздырдык.Йөрер йөрер дә,тезләнеп гафу үтенер.
Эх,әни,әни.Яратам бит мин аны.Ул дип,Саратовтан ары монда кайттым бит.Ә ул?Безне алдалап йөри әнә..
Ярар,Мәрьям,вакытыннан алда кайгырмыйк әле.Кайтсын,сөйләшик,барсын да аңлашыйк.Шул вакытта күз күрер.Мужет,чынлап та машинасы ватылып,икенчесе белән киткәндер.Сине борчыйсы килмәгәндер.
Юук,әни,тагын бер тапкыр әйтәм,юк.Машинасы төзек.Әйбәтләп,терәтеп куйган.Димәк йөргән нәрсәсе Казанда.Димәк,бүген тагын шунда киткән.Сизгән идем аныы.Үзгәргәнен сизгән идем.
Нәкыя белән Мәрьям,шул көннән ут йотып Фәнисне көттеләр.
Ә урамда елый елый яңгыр яуды,кара төннәрдә кая барып бәрелергә белмәгән салкын җилләр рөхсәтсез тәрәзә шакыдылар.
Хыянәтең йөрәгемне ярып,
Бар дөньямны төрде карага.
Син сизгәнсең,ә мин сизмәгәнмен,Салкын җилләр йөргән арада...
Салкын җилләәәр .. йөргән арада ..
Урамда машина тавышы ишетелгән саен,тәрәзәгә капланды Мәрьям.
Дәвамы бар.