Литература
31 Марта 2023, 07:00

Доктор

Автор: Альфира Кадыйрова-Гәйфетдинова. 9-10 бүлекләр. Өйдән чыгып йөз адым атлауга,ирләр егеткә әйләнә дигәндәй,кызның ташып чыккан күкрәкләрен күреп, Фәниснең дә аңы томаланды,башы әйләнде.Моңа хәтле тәмәкенең исен дә яратмаган ир,бер фура шоферыннан тәмәке алып кабызды.Ләкин бер ике суыруга,төтенгә тончыгып, кулындагы тәмәкәсен газонга тотып атты да, машина ишегенә үрелде.

ДокторДоктор
Доктор
Өйдән чыгып йөз адым атлауга,ирләр егеткә әйләнә дигәндәй,кызның ташып чыккан күкрәкләрен күреп, Фәниснең дә аңы томаланды,башы әйләнде.Моңа хәтле тәмәкенең исен дә яратмаган ир,бер фура шоферыннан тәмәке алып кабызды.Ләкин бер ике суыруга,төтенгә тончыгып,кулындагы тәмәкәсен газонга тотып атты да,машина ишегенә үрелде.
Кая соң инде бу Сара?дип уйлады ул,кафега таба текәлеп.Әллә алып калдылар инде,Ходаем.Юк икән,юк,әнә чыга...
Чынлап та,ишектә кыска гына күлмәк итәкләрен җилфердәтеп чыгучы кыз үзе дә күренде.
Кара әле син моның матурлыгын? Шәм кебек аякларын,әәх,өйләнмәгән булсам..Ире белеп көнләшкән инде моның...
Фәнис абый,чәеңне дә эчеп бетермичә кая чыгып киттегез соң? Мин сезне яңадан керәсез әле, дип торам тагын.
Юк,Сара,без шулай тиз тиз ашарга өйрәнгән инде.Әйдә бераз ял итеп алыйк,таң беленә башлауга юлга кузгалырбыз.Син нәрсә,диярсең? Әллә Казанга кайтучы фураларны белешеп килимме?
Фәнис шулай дигән булса да,җаны тәне белән Сарага тартылды.Әйдә,минем белән генә бар инде,диясе,кызның тыгыз ботларын сыпырып,кочаклап аласы килде.Синең белән барам,синең белән..
Әйтерсең лә Сара үзе дә Фәниснең күзләренә язылган уйларын укыды.Фәнис абыый,диде ул назланып.Сезнең белән генә барыйм инде.Мине бер кеше дә көтеп тормый бит.Фәнис абыый...
Кызның утлы карашыннан,наз сорап кычкырган күзләреннән әллә нишләп китте Фәнис.
Ярар,диде ул,ялындырган булып,кире кайтканда Казанда калырсың. Алайса машинаны аулаграк җиргә күчерәм дә, ял итик.Иртүк кузгалырбыз.
Фәнискә менә шунда,стоянкада торган Казанга кайтучы машиналарны гына белешәсе иде бит инде,я!Шушы күбәләкне утыртып җибәреп,рәхәтләнеп ял итәсе дә,таң нурлары белән юлга кузгаласы иде.
Юк шул,юк.Ашыгабыз,ялгышабыз. Ашыгулар-урман дип,Фәнис тә, алдын артын уйламыйча шул кара урманнарга кереп адашты да инде.
Машинасын караңгы ук почмакка юлга арты белән каратып куйды да,сокланып кызга карады ул.Син спалкага менеп ят,мин үземә монда сиденьеларга урын җәям.
Менә,мә одеял сиңа.Анда кечкенә мендәр дә бар, күрерсең.Фәнис кызга иске генә одеялны сузып,ашарлык булып,кабат аңатекәлде.
Ә сез? Сезгә суык булмасмы соң? Одеял бер генә мени?
Әйе,бер генә.Сине очратырмын дип,уйламаган идем шул.
Ә менә мин очрадым.Түлке Фәнис абый,синең одеял бер генә булса,минем күлмәк бер генә. .Бөгәрләнмәсен әле.
Сара сүзен дә әйтеп бетермәде,юка җәйге күлмәген салыпта аттыБолары да күкрәкләрне кысып тормасын әле.
???
Моны күреп,Фәниснең күзләре маңгаена менде.Нишләгәнен белмичә үзе дә чалбарын салып,машинасының штораларын төшерде.Сара,син кем?диде ул. калтырый калтырый.Сараа..
Үгездәй ир кипкән иреннәрен ялап,кызның тыгыз тәнен үзенә тартты.Моңа хәтле кайларда йөрдең,диде ул,котырып чыккан ирлек дәртен баса алмыйча.Сара,Сараа...
Шуны гына көткәндәй,Сара да сары чәчләрен тузгылтып спалкага үрмәләде.
Мен әйдә,абый,мен.Бер ялгызың туңа күрмә.Я авырып китәрсең.
Фәнис күпме юл йөреп,беренче тапкыр хыянәт ишеген ачты.Гүя,аның өчен дөньяда шушы кыздан башка бер кеше юк иде хәзер.Гомер иткән хатыны да әнә томан артларына кереп югалды.Үзе дә күзен йомып чоңгылга атылды.
Фәнис җаныым,Фәнисеем.Әйдә менеп ят,мин синеке бүген.Әйдә,әйдә..Кызның пышылдап ыңгырашкан тавышыннан чак аңын югалтмады Фәнис.
Көчле куллары шәрә яшь тәнне назласа, әле генә иренгә ябышкан иреннәре шашып аска таба төшеп киттеләр.Муен,җилкә..
Син кем Сара?Син кем? Нишләтәсең мине?
Фәнис мышкылдап,черки сыман Сарага ябышты.
Оятны да,вакыт аралыгын да онытты алар.Бары тик моны көтмәгән машина гына,читенсенеп дерелдәп дерелдәп алды да,кайсыныңдыр аягы тиюдән ,җитте дигәндәй сигнал бирде.
Машинаң синнән көнләшә бугай,ачуланырга маташа,дигән булды Сара,ирнең колакларында телен уйнатып.Нинди дәртле син Фәнис абый!Менә минем шундый ирем булса!
Ә син,син гүзәлем!Син очрамаган булсаң,мин мондый рәхәтлекнең ни икәнен дә беләсе булмаганмын бит.Сара..
Фәнис сүзен дә әйтеп бетермичә,кыргыйлар сыман кабат кызга ябышты.Минеке бул,Сара,минеке генә, дип шыңшыды ул,гүя беренче тапкыр хатын кыз күргәндәй.Ни теләсәң минем белән шуны әшлә.
Ии,Аллахым!Язмышмы бу,чираттагы ялгышлармы?Ялгыш дисәң,ни өчен төн уртасында Сара нәкь менә Фәниснең машинасы каршына чыгып баскан.Әллә язмышмы? Язмыш сынавымы?
Ни генә булмасын ,Фәнис бу сынауларны уза алмады. Шушы хыянәт аркасында үзенең намусын,Мәрьямнең саф хисләрен аяк астына салып таптады ул бүген.Бу вакытта тиздән ,шушы гамәле өчен үкенергә туры киләсе башына да килмәде аның.Аның өчен хәзер бары тик бер теләк,Сара белән хисләр дулкынына атылу.Ә ялгышулар,үкенүләр турында уйларга да вакыты юк иде аның.
Язмышына рәхмәт әйтеп,таң беленә башлаганчы ишелеп килгән сөюнең шәрабын эчте Фәнис.Исерде,аңы томаланды.Яңадан айнып,кабат дөньясын онытты.
Иртән иртүк юлга кузгалабыз,дигән юлчылар,җиде тулып киткәндә генә көчкә күзләрен ачтылар.Даа,матурым,болай булсу,дип кысан спалкадан беренче булып Фәнис шуып төште.Волгоградның В сына да барып җитеп булмый бит.Әйдә,кафега кереп юынып,ашап алыйк та,вперёд!
Фәнис абыый,дип,бер нинди кайгысыз,шулай машинадан машинага күчеп йөрергә өйрәнгән Сара,иркәләнеп сузылып куйды.Минем ашыйсым килми,диде ул чытлыкланып, мин төне буе сине ашадым бит.Тамагым тук.
Алайса юынып ал әйдә.Әйдә дим,ату монда калырсың.
Оо,минем героем,бетте,бетте,киттек.Сара эчке киенәрен ара тирә тишелеп тузган матрас астына гына кыстырып куйды да,шәрә тәненә күлмәген киеп, Фәнис янына төшеп утырды.
Мин әзер!
Күлмәк эчендә берни юклыгын күреп торган ирнең,авыз кырыеннан селәгәйләре агып төште.Юк, Сара,син мине юләрләтәсең,диде ул,күлмәк эченә көрәк кулларын тыгып.Кайлардан юлыма чыктың? Мин сиңа Казанга кайтучы фура белешәм хәзер.
Юк,Фәнис,юуук.Мин тәртипле булырга сүз бирәм.Төшереп кенә калдырма.Честно Пионерский менә.
Пионер, дип көлде Фәнис,кызның йомшак җиреннән тотып.Давай,прыгай!
Шулай тарткалаша торгач,ярты сәгатьтән фура авыр гүләп,трассага чыкты.Моңа кадәр Фәнис матур җирләргә сокланып,юл буендагы агачлар җырына кушылып җырлап барса,бүген аның күзләре юлдагы машиналарда һәм аякларын аяк өстенә куеп барган Сарада иде.
Бер поселокны узганда юл өстендә генә базар бар,матурым,диде ул бераз тын гына баргач. Спорт костюмы алып бирермен әле.Бер кат күлмәк белән чыгып кач инде.
Җәй көне бит,Фәнис.Мин син очрарсың дип белмәдем шул.Син булмасаң,бәлки Казанга да кайтып җиткән булыр идем .
Ярый әле,кайтып китмәгәнсең.Менә хәзер үзем генә әллә ниләр уйлап барган булыр идем.Эх Сара,Сара өйләнмәгән булсам,ә? Мин сине үземнең ярдәмчем итеп алыр идем дә,бергә бергә дөнья гизәр идек.
Хатының матур түгел мени?Кем ул,нинди кеше?
Хатынмы?Хатын ту же матур минем, Сара.Генерал кызы ул минем.Ну ятакта коры, синең кебек булса,мин башка берәүгә дә борылып карамас идем.
Авылда эш күп бит,арадыр.Иртүк фермага барырга кирәктер.
Юук,җаным,юк.Без мал тотмыйбыз.Маша да фермада эшләми.Доктор ул минем.Бөтен бер зур авылның яраткан докторы.
Авылда хәзер мине белүче дә юк , җаным.Аларга бары тик докторлары өйдә булсын.Ансы да көнме төнме,уйлап тормый,берәрсе шалтыратса чыгып йөгерә.
Генерал кызы авылда тора мени? Иии,матурым,әтисе шәһәрдән берәр фатир алып бирсә була бит.
Юк,Сара,бабай молодец минем.Юкка барга кысылмады ул.Мин гаепле булсам да,мине яклый әле һаман.Ну мин шәһәрдә яши алмыйм шул,миңа авыл булсын.Менә шушы ыгы зыгы,шау шудан рәхәтләнеп авылда ял итеп алам мин.
Балаң ничә?
Баламы?Фәнис бераз эндәшмичә барып,һе дип куйды.
Бер кыз,диде ул,нәрсәгәдер үкенгәндәй..Амалия.Бу гомергә хәтле бер малай турында хыялланып яшәгән идем,булмады.Ирләргә малай кирәк бит инде ул,Сара.
Ә мин җитмешкә ярылыр идем,барыбер яраткан иремә ул бүләк итәр идем.Чынлап та, фамилияне егетләр дәвам итә бит.
Даа,Сара,ирең кул күтәреп дөрес эшләмәгән.Әллә мине алдыйсың гынамы?Икенче иргә чыкканда карап чыга күр инде.Сине яратып,кадерләп тора торган булсын.
Алдамыйм инде,Фәнис абый?Син миңа ышанмыйсыңмы?Ә беләсеңме?Минем ирем синең кебек булсын иде.Мин аның бөтен теләген үтәп,үбеп кенә торыр идем.Ә менә син,минем белән торыр идеңме?
 
Нәрсә дияргә белмәгән Фәнис,сүзсез калды.Нәрсә дисен инде ул.Әлбәттә, шушы чибәркәй белән бәхет күлләрендә йөзеп,сөеп сөелеп кенә яшәргә каршы да килмәс иде,юк шул,урыслар әйтмешли, поздно.Хатын бар,курчак кебек кыз бар.
Фәнис абыый!Алдалап булса да:синең белән торыр идем,дисәң ни була инде,я?Мин бөтенләй сиңа ошамыйммы?
Сара, үпкәләгән кыяфәт ясап,күлмәген салып куйды да,анадан тума шәрә килеш спалкага менеп ятты.
Син Машаңны уйлап бар,алайса,диде ул авызын турсайтып.Сиңа мишәйт итеп бармыйм әле.Думай,думай..
Сараның җиленнән дә исерде Фәнис.Нинди хатын турында уйлау,ди монда.Машинасын чак көчкә тынычрак җиргә алып барып тукттатты да,кара көрән штораларны тартып куйды.
Синең белән генә торыр идем,җаным минем.Синең белән генәә.Кеше түгел бит,Сара.Син бит сихерче. Мине сихерләдең бит син.Сихерләдең..Сараа..Фәнис тагын миңгерәүләнеп кызга ябышты.Иркәләде,назлады.Шашып шашып яратты..
Шушы ләззәттән чынбарлыгын да онытты ул.Кайгырып көткән әти әнисен дә,сагынып торган хатынын да.Хәер,рульдә барганда:Нишлим соң мин?Машаның күзенә ничек күренермен?дигән уйлар вакыт вакыт йөгереп узды,узуын.Ләкин,барыбер үзен үзе җиңә алмады Фәнис.Кереп адашкан әкияти урманнан чыга алмады ул.Аннары урман хуҗасы да үзенең ролен бик әйбәт уйнап,чыгар юлны бикләп куйган иде инде.Хәзер шушы адашкан юлаучының уенда бары ояты качкан Сара әнә.Аны уйлап,әллә ничә тапкыр юл читенә тәгәри язлады ул.Кайда аулак басу юлы күрсә,машинасын шунда борды.
Әнә шулай бара торгач,төягән йөген көчкә Волгоградка илтеп җиткерде дә,яңадан йөк төяп Краснодарга борылды Фәнис.Юллар,юллар..Башка вакытларда өенә кайтырга ашкынып торса,бу юлы киресенчә,Сарадан бер минутка да аерыласы килмәде аның.Чибәркәйнең Казанда каласын уйлап,кәефе кырылды.Ләкин,Сара белән бергә булу вакытларын күпме генә сузарга теләсә дә,санаулы вакытлар тиз уза шул.
Менә аларның да гөнахлы,хыянәтле юл маҗаралары ахырына якынлашты.Тиздән Казан...Тукай әйтмешли:Тор,шәкерт,җиттек Казанга!Алдыбызда бит Казан.
Ну,Фәнис абый!Менә мин дә кайтып җиттем!Сара,иркәләнеп,сагышка баткан Фәнискә сыенды.Синең белән шундый рәхәт!Гомер буе шулай,синнән калмыйча йөрер идем.Кызганыч, хатының бар.
Миңа да синең белән шундый шундый рәхәт,җаным!Мин барып кайтканны да хәтерләмим, хәттә.Гүя йоклаганмын да,менә хәзер уяндым.Синнән башка, белмим дә инде,ничек яшисе булыр.
Ничек яшисе булыр? Фәнис абый,бер ике көннән Казанга киләм дидең,бит.Әгәр,тәрәзәдән килгәнеңне күрсәм,тиз генә чишенеп сине каршы алырмын.Чөнки синнән башка бүтән кеше кирәк түгел миңа.
Сара,әйтмә әле миңа,чишенеп каршы алам,дип.Акылдан яздырасың бит,кызый.Киләм,әлбәттә киләм, Сара.Син генә көт..
Казан белән авыл арасын көчкә узды Фәнис.Әле һаман да,спалкада шәрә Сара ята кебек иде аңа.Әйтерсең ябык куллары белән аны назлый,җылы сулышын өреп,наз сорый.
Сара,Сара,ничек шундый дәртле,назлы булып була?Синнән башка, белмим,нишлисе булыр?Кайлардан юлыма чыктың син?Нигә соң бергә була алмый бер берсен сөйгән ярлар,дип,әллә безнең кебекләргә атап җырлыйлармы соң? Фәнис,уйланып авылларына якынлашты.Баксаң,шул чибәр,яшь хатынга баштанаяк гашыйк булган икән бит, ул.Шулай булмаса,янында һәрдаим Сараны тояр иде мени?Бу хисләрен гаиләсеннән ничек итеп яшерер соң?Нинди хәйлә белән тизрәк Казанга чыгып таяр?
Фәнис авылга кергәндә караңгы төшеп килә иде инде.Бәрәңге бакчаларына терәлеп торган болынлыкта тыныч кына сыер,бозауларның чемченеп йөргәннәре күренә.Күрәсең,көтүдән кайткач,сөтләрен савып арканлаган малларны алып кайтырга җитешмәгәннәр.Әнә берничә кыз бала,көлешә көлешә клубка таба ашыгалар.Капка астыннан башларын тыккан этләрнең юеш борыннары күренгәләп ала.
Фәнис өйләреннән ерак түгел киңрәк урынга машинасын урнаштырып,урамнарына керде.Ниндидер икеле хисләр белән атлады ул.Бер яктан өен сагынган булса,икенче яктан Сараны күрәсе килү хисләре кирегә өстерәделәр.Менә хәзер хуҗасы шалтыратып,тиз генә Казаннан йөк кабул итәргә кушса,ул ике дә уйламыйча юлга кузгалыр иде.Ә анда инде кабат Сара кочагы..
Зур гына бер торт күтәреп кайтканда,Мәрьяме бер авыру янына йөгергән булып чыкты.Әти кайткан дәү әни! дип,Накыягә эндәште Амалия.Әтии,сагынып беттем үзеңне.Әни Рахимулла абыйга китте, хәзер кайтып җитәр.
Мин дә сагындым,дип кызының чәчләреннән үбеп алды да,душка керергә әзерләнде Фәнис.Рахимулла абый нишләгән тагын,җир җимертеп йөри иде бит әле,диде ул,әнисенә карап.Ярый,авылга безнең җүләр булды инде.Өйдә гаме дә калмады Машаның.Көн чаба,төн чама.
Нинди корт тешләде тагын? дип,күзлек астыннан сөзеп карады Нәкыя.Хатыныңны шулай яратканнарына,хөрмәт иткәннәренә сөен генә.Кемне шулай зурлап,безнең доктор,гына дип торалар.Кибеткә керсә чират та торгызмыйча,кирәкле әйберен сатып алдыралар әнә хәттә.Кайсы өйгә керсә кадерле кеше.
Ярар,әни,ярар,дип юынырга кереп китте Фәнис.Безнең доктор...
Шулай дип,мыгырданса да,Мәрьямнең өйдә булмавына сөенде генә ул.Хатын аны моны сизенгәнче юынып алырга кирәк.Сараның хушбуй исе бөтен гәүдәсенә күчкән әнә.
Озак та үтмәде авызын ерып Мәрьям дә кайтып керде.
Кая безнең дальнебойщигыбыз?диде ул күзләреннән нур чәчеп.Исән сау кайтып җиткәнме?
Кайтты,кызым,кайтты.Рахимулланың хәле ничек?Нәкыя кайнаган чәйнекне сүндереп,Мәрьям янына ашыкты.Арулангандыр бит,килен?
Әйе,әни.Әйе,Аллага шөкер,кан басымы еш уйный,яше дә олы бит.
Мәрьям,татарчаны шулай матур сөйләшеп,ирен кочып алды.
Кайтып җиттеңме,Фәнис,диде ул язгы кояштай балкып.Бер ун көн булса да ял итәрсең инде хәзер.Акчаның җитәсе юк аның.
Койрыгын сыртына салган инде ирең,дип үзләренең төрттергән бүлмәләреннән Илфат та чыгып җитте.Ә-ә,егет!Өйдән чисти ваз кичтең бит малай.Җитте болай йөрергә,давай гаиләңне бозганчы,бер юньле эш тап.
Әтисе әйткән сүзләрдән Фәнис бөтенләй әллә нишләп китте.Әллә әти берәр нәрсә сизенде инде,дип ,куркып бер хатынына караса,бер Илфатка карады ул.
Әйтсәң әйтәсең инде,әти? диде ул ниһаять бераз хәл алып.Өйдә нинди эш бар инде ул хәтле?Газ кергән,су агып тора.Юл йөрсәм ни,аның каравы акчасын көрәп алам.
Киленгән авыр, дип әйтәм,миңа нәрсә,дип улына карап алды да,үз бүлмәсенә кереп китте Илфат.Әйдә,әби,син дә төртелеп торма,өеңә кайт.
Һеей,Машаның мине уйларга вакыты да юк,өйгә кайтып та керми бит,дип әтисе артыннан әйтеп калды Фәнис.Мин хәзер әллә бар аңа,әллә юк.Ә,Мәрьям?
Ни сөйлисең син,Фәнис?Сине уйламыйча кемне уйлыйм ди?
Сиңа беренче урында авырулар инде,Маша.Менә хәзер берсе ишек какса,ирем кайтты дип тормыйсың,чыгып чабасың бит.
Нәрсә булды соң әле сиңа,Фәнис.Пәриләнеп торасың?Юлыңда пәри кызлары очрамагандыр бит?Мәрьям иренә карап,көлеп җибәрде. Әллә индее?
Каян белдең,хатын? Урманнан бер пәри кызы чыккан иде шул.Шундый матуур.Фәнис бар дөресен сөйләүдән чак тыелып,сүзен уенга борган булды.Икенче юлы алып кайтырмын әле.
Кайтырмын мин сиңа,кайтырмын.Мәрьям ачуланган булып,иренең ике битеннән йомшак кына борып куйды.
Ә пәри кызы ияреп кайтса?
Ияреп кайтсамы?Әле генә көлеп торган Мәрьям, шикләнеп иренә карады.
Чынлап та,Фәнис син икенче бүген,диде ул,уйчанланып.Әйдә ашап, чәй әчеп ал да,йокларга ятыйк.Әнә Амалиянең йокысы килә.
Мәрьям әкрен басып ,йокы бүлмәләренә кереп китте.
Ләкин,шул ук минутта Фәнис янына кире килеп басты ул.Алып кайтсаң ,әнә иске өй.Шунда торырсыз.
Мин уйнап әйтәм,дигән булды Фәнис,ә син чынлап...
Мин дә уйнап әйтәм,дип коры гына бүлмәгә кереп китте Мәрьям.Әллә чынлап алып кайтыр идеңме?
Ерак юллардан сагынып кайтып,хатынын кочып йоклаган ир,бүген беренче тапкыр Мәрьяменә кагылмады. Ардым,авыр юл булды,дигән булып,гырлап йокыга да китте.
Хатын кызда елан сизгерлеге бар,дип юкка гына? әйтмиләрдер. Мәрьям дә,бу төндә ире белән нидер булганын җаны тәне белән сизенде.Юл буе,төнге күбәләкләр очрый,диләр бит,башка шоферлар, әллә Ходаем?
Мәрьям үз уйларыннан үзе куркып,ирен кочаклады.Чынлап та берәрсен табып кайтса?Юк,юк Аллах сакласын.
Иркәләнәсе килеп,Фәниснең колак яфрагыннан үпте ул,йомшак кына чәчләреннән сыпырды.Ләкин тегесе генә,йокы аралаш: Сине генә яратам,җаным,сине генә,дип авыз әченнән генә пышылдады да,юрганын тартып куйды.
 
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас