

Илфат әйтмешли,фатир бер,бүлмәләр генә аерым дигәндәй,ике өйнең дә ишеге бикләнеп тормады.Нәкыя белән Илфат йокларга гына үзләренә чыктылар дисәң дә ялгыш булмагандыр .
Уеннан уймак,дигәндәй,бәрәңге аркасында чыккан аңлашылмаучылык һәр нәрсәне үз урынына куйды.Нәкыягә ачуы чыгып йөргән Илфат та,башта эчтән янса да,тора бара сөенде генә.
Ии,Нәкый,менә бит,иркенләп торабыз хәзер,диде ул,хатынын хуплап. Балалар да үзләре теләгәнчә торсыннар,шушындый өебез булганда,башта ук чыгып утырмыйча,ә,хатын?
Әкренләп көннәр уза торды.Салкын кышлар да,ак болытларга уралып,җиһан белән саубуллаштылар.Җиргә ярсу язлар килергә ашыкты.Түбәләрдән тамчылар тамды.Кояш нурлары җирне көннән көн катырак җылыттылар.Яз..шушы ике хәрефле сүзгә күпме мохҗиза сыйган.Ярларыннан ташып аккан ярсу ташкыннар кайчан? Язларда.Ә җир кайчан уяна,агачлар нинди айда бөре аталар? Язларда бит инде,язларда.
Карлар эри кояш нурларында,
Түбәләрдән тама тамчылар.
Яз җиткәнен хәбәр итеп тиздән,
Аяз күктә яшен камчылар..
Менә шушындый матур язгы көннәрнең берсендә Фәнисләрнең кызлары дөньяга аваз салды.Әтисе кебек үк бөдрә чәчле,шомырттай кара күзле нарасыйга Амалия дип исем куштылар.Шушы нәни Амалия ике өйне бер итеп бәйләп куйды да инде.Мәрьямнең авылдагы берәр авыруга ярдәме кирәк буламы,өйдәге эшләре күбәеп китәме,Нәкыя дәү әни буларак гел дә оныга янында бөтерелде.
Гомер дигәннәре әнә шулай акрын гына алга тәгәрәде.Язлар да килде,җәйләр дә.Сап сары көзләр артыннан кышлар да салкын сулышын өрделәр.Баксаң инде әле яңа гына дөньяга килгән Амалиягә дә алты яшь тулган.Менә бу җәйдә Фәнис өйгә төрттергән янкорылмасын әшләп бетереп,әниләрен шунда күчерү нияте белән янып йөри.Әниләре иске өйгә күчкән шушы алты ел буе үзен гаепле сизеп йөрде ул.Аллах бирса тиздән, корган планнары тормышка ашар,төзелешләре дә бетәр.Ләкин менә әшләп торсалар да,акча ягы гына саерак.Төрле түләүләр дә бар,кием салым да кирәк.Ашарга да әз кирәк түгел .Аннары кечкенә генә балалар киемнәренең бәяләрен дә нигәдер көннән көн арттырып торалар.Әнә шуңа да Фәнис эшеннән китеп,акчалырак эш эзләргә булды.
Мәрьям,диде ул зарплатасын алып кайткан бер көндә.Бу акчага яшәп булмый җаным, Амәлия дә үсеп килә.Мин икенче эш әзләрмен мөгаен.Камаз да тузып бара.
Һәм менә бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына,дигәндәй,беркөнне олы юлда аны бер Камаз туктата.Җитәр дигән идем,солярка бетте брат,коткар,ди шофер үтенеп.Бер чиләк солярка кирәк иде.
Шунда сөйләшеп китеп,бу ир үзенең ерак юлларга йөргәнен,акчаны да мулдан түләүләрен бәян итеп,тел.номеры тоттыра Фәнискә.Анда шоферлар кирәк,ди ул Камазына утырып,бөтен кеше дә ерак юлларга чыгып китәргә рисковать итми брат.Уйласаң шалтыратып кара.Түлке менә гаиләңә генә кайтып кермисең инде.
Шул сөйләшүдән җәйләр җиткәнен зарыгып көтеп ала Фәнис.Тизрәк күп итеп акча әшләргә,тиенләп җыеп алган җиңел машинасын яңага алыштырырга хыяллана.Һәм бу хыялы тормышка аша да.Җәй урталарында сөенә сөенә әниләрен кире үз өйләренә күчереп,ерак юлларга йөрүче оешмага эшкә урнашып кайта Фәнис.Әти, син кагасы җирләрен каккалап бетер инде,ди ул.Аерым бүлмә кирәк,дигән идегез.Ансы да булды.Кызга да,Мәрьямгә дә сез кирәк.Мин икенче әштә эшләп карыйм әле.Кергәннән бирле уч тутырып акча алган юк.Эшлисең Эшлисең, алга киткән юк.
Озак та үтми ,район үзәгендәге яңа оешмага урнашып,рейска да чыгып китә Фәнис.Шәһәрдән шәһәргә йөреп товар ташый ул.Берсеннән төялә,икенчесенә бушата дигәндәй,икешәр өчәр атна буена юлдан кайтып кермәсә дә,акчасы шәп булгач,эшеннән зарланмый ул.Ләкин,баштагы айларда китәсе килмичә генә чыгып китсә,тора бара юл йөрүләр көндәлек тормышына әйләнә.Өйгә кайтып берәр атна ял итүгә,йөрәге тизрәк ерак юлларга ашкына башлый.
Әкренләп өйдән бизә барганын,гаиләгә мөнәсәбәте үзгәргәнен күреп,Илфат улын икенче әшкә күчәргә үгетләп тә карый.
Бар гомерең юлда уза,Әмәлиянең үсеп җиткәнен дә күрмичә каласың бит ди ул,офтанып.Я тагын берәр малай алып кайтмадыгыз.Шулай итеп бер бала белән калырга уйлыйсыңмы?Өйдә тора да алмыйсың бит,малай.
Бар да әйбәт,ди Фәнис.Юлда булсам,аның каравы акчасы шәп.Ә Амалия янында әнисе бар.Сез көне буе өйдә.Ярар,әти,баш ватма әле,яме,ди Фәнис.Ә балага килгәндә, Машада гаеп,мин дә бер малай булуын телим дә,без дигәнчә генә түгел.
Кире каткан нәрсә,ди Илфат,улына шелтәле караш ташлап.Бу кадәрле анаң булырсың икән.Кара аны,болай йөреп гаиләсез кала күрмә.
Иии,әти,әйттең сүз,дип,черт итеп җиргә төкерә Фәнис.Шул нәрсә катына барсын мени Маша.Ярый да миңа ияреп кайтты.Җитмәсә әнә бала да алып кайта алмый.
Аллах сакласын,юньсез.Мәрьям кебек хатынны башка әзләп табасың юк.Авылда да, безнең доктор, дип,олысы кечесе баш ия.Кадерләп кенә тор,уух,сине имансыз.Булсаң булырсың икән.Әй,үзгәрдең малай,үзгәрдеең...Юллар алыштырып куйгандай иттеләр бит сине,ә-ә?
Чынлап та Фәнис акчаны мул эшли башлагач,борынын югары чөйде.Элек өф-өф итеп торган хатынына да ,иркә назлары азайды.Чыгып китте,кайтып керде.Икешәр атна үзен өзелеп көткән хатынының хисләрен дә,шулай тиеш, дип кабул итте.Гүләйт итеп йөрмим бит янәсе,әш белән йөрим.
Шулай кайтып китеп йөри торгач,дүрт-биш озын елның узып киткәне сизелмәде дә.Акчаны әйбәт эшләп, өр яңа машина да алды Фәнис,өйләренә дә ремонт ясатып, курчак өе итте.
Ләкин, ишелеп килгән бәхеттән башы әйләнде ирнең.Үз үзен тотышын,русча сүзләр генә кыстырып мактанып сөйләшүен күрмичә калу мөмкин түгел иде шул аның.Шомырт кара күзләре дә,әнә ялт йолт итеп кенә тора.
Доктор,ирең бигрәк матур,ерак шәһәрләргә ялгызын җибәрмә, ирсез калуың бар,диючеләр дә күбәйде авылда.
Чынлап та,юллар гына түгел,ашыга ашыга узган еллар да Фәнисне хәйран үзгәрттеләр.Егерме яшьлек мыек асты кипмәгән яшь ир түгел инде ул хәзер.Ә куе,бөдрәләнеп торган чәчле,тормыш тәмен татый башлаган кырыкны ваклаган ир уртасы кеше.
Ләкин,Мәрьям генә авыл халкының аны якын итеп кисәткәннәрен аңларга теләмәде.Ничек ирсез калсын ди инде ,булмаганны,дип уйлады ул.Фәнисе аны гына ярата бит.Өйдән чыгып таярга гына тора,дигәннәре дә дөрес түгел.Гаиләсе өчен тырыша.
Дөрес бер рейстан кайтканда күлмәгендә иннек табын күреп,коты чыккан иде Мәрьямнең. Ләкин ире юлдагы бер яшь кызны машинасыннан төшәргә булышканда,күлмәгенә аның иннеге ялгыш тигән булып чыкты.Кул күтәреп торган юлаучыларны юл читендә калдырып китмәс бит инде.Киң күңелле шул аның ире.
Әлбәттә доктор дөрес әйтә.Чынлап та җае чыккан чакта юл буенда кул күтәрүчеләрне алырга тырыша Фәнис.Әзме күпме биргән акчаларын да кире какмый.Иш янына куш дигәндәй,акчаның артыгы юк бит.Матур кызларга күзе төшсә дә,хатынына хыянәт итмәде ул.
Ләкин,кызганычка каршы болар бар да шушы бер очракка кадәрле генә сузыла.Көннәрдән беркөнне ,җәйге ямьле бер кичтә фурасын кабыза Фәнис.Хатын,тиз генә кайтып җитеп булмас,ди ул,юлда ашарга тутырган сумкасын алып.Башта Волгоградка барам,анда икенче йөк төяп Краснодарга ук китәм.Син отпускаңны алсаң,миңа карап торма,Амалия белән бабайларга барып кунак булып кайт.
Синнән башка бармыйбыз инде,җаным.Син кайткач барырбыз.Әти әйтмешли биш минутлык юл инде.Машинабыз белән генә әйләнеп кайтырбыз әле.Син генә исән сау әйләнеп кайт.Шулай дип,Мәрьям яратып,ирен үбеп алды.
Биш минутлык түгел Маша,бер сәгатьлек,дип елмаеп,китәргә ашыкты Фәнис.Чынлап та,Мәрьям,мин кайчан кайтам әле.Мин кайтканчы отпускаң да бетеп куяр.Барыгыз давай,яме!Әштәге кешене көтеп ятмагыз.Җае чыккач,тагын бергә барырбыз,бер көн вакыт табырбыз әле.
Фәнис,үзенең өлгесе булган,шомырт кара күзле Амалиясен күтәреп зыр әйләндерде дә,тузаннар туздырып урам буйлап төшеп тә китте.Һәм ярты урамга төшкәч,көзгедән кызы белән хатынының әле һаман урам уртасында торганнарын күреп,кычкыртып ,чираттагы ерак юлга машинасын борды.
Менә шушы чираттагы рейсы аларның тормышларын астын өскә китерәчәген бу вакытта берәү дә белми иде әле.
Фәнис Казандагы базаларның берсеннән кирәкле йөк төяп,герой Шәһәр Волгоградка кузгалды.Юлда узган еллар эчендә бу якларга барырга күп туры килгәнгә,кыскарак юлны сайлап радиолгычын борды ул.
Миллион,миллион алых роз..Алла Пугачеваның көр тавышы кабинаны биләп алды...