Илфат өйгә кереп,тиз генә бар җиргә күз йөртеп чыкты,өйнең агач бүрәнәләрен сыпырды.
Гомер иткән өебез шул,диде ул,тәрәзә пардәсен бер якка этеп.
Кеше ни генә дисә дә ,хатын,безгә бу юл йөрүләр килешми икән лә ул,ә?Килгән кеше үзе кунакка килсен,ну болай унар көн йорт ташлап йөрергә бездән булмый.
Әйе,Илфат,шәһәр җирендә матур,саз ерып йөрисе булмаса да,безгә шул авылның сазына кадәр якын шул.Сиңа гына әйтмәгәч тә,үзем дә йорт җиремне сагындым.
Нәкыя,авыр сумкасын урындыкка куйды да,өстен алышып,чәй куеп җибәрде,аш салды.Нәрсә ашап торганнар соң болар?диде ул, буш кәчтрүлләрне ачкалап.Калган ашлары да юк.
Синең кебек өч көнлек пешермәгән значит килен,җитәрлек кенә әзерләгәндер.
Ии,сөйләшеп торасың инде,я?Бар өс башыңны алыш та,кулларыңны юу.Кара яндырып бер чәй әчеп алыйк әле .
Өстәл янында утырганда,Илфат тагын бер кат өйгә күз йөртеп чыкты.Бу чаршауларыңны Нәкый,җәйгә чыккач алып ташларбыз да,ишек ясатырбыз әле,диде ул,өй буенча эленгән чүпрәк чапракка карап.Юасы,үтүкләсе юк.Пычранса,сөрттең алдың.Эшең бетте,Шәякбәр.Обшивка такталары да кибеп ачылып беткән,әнә.
Ии,әйтмә дә инде,Илфат.Үзем дә обой ябыштырырга хыялланып йөри идем.Чынлап та,җәйгә чыккач бер әмәлен табарбыз әле.Түлке менә,өй салганда үзебезгә бер аерымрак бүлмә ясамаганбыз.Әллә ничек шунда,яшьләрне тыңлап яткан кебек,читен.
Өй салганда кайсын гына уйлыйсың инде,хатын.Аннары Фәнисне 20 дә үк өйләнер дип кем белгән.Әле дә ярый,апалары урнашып калды.Сыймаган да булыр идек әле.
Ул яктан,әйе,кияүләр акыллы булып чыктылар.Исән сау тора гына күрсеннәр.
Килен дә акыллы бит Нәкый.Татарчасын да өйрәнеп килә,Аллага шөкер.Үзен генерал кызы димәссең дә.Нинди иркен фатирда торган булган бит.Әле ярый,монда килеп борын җыерып йөрми.
Кая киләсен күреп килде бит.Фәнисне яраткандыр инде.Алышкач барышкач,дигәндәй, алары да әйбәт кенә торсыннар.Бәлки әле,әтисе,ишек алды ягы буш бит,шунда үзебезгә бурадан берәр куыш та булдырырбыз.Үзебез дә алай карт түгел әле,балалар да иркенләп үзләренчә торырлар.
Даа,дип тәрәзәдән бакчага карады Илфат.Да..Яфраклар да коелып бетә баралар,язын каршы алган торналарны да озата алмый калдык быел.
Торналар китәләр тезелеп,
Ишеген ачабыз көзләрнең.
Яфраклар коела шыбырдап,
Сагышлы чаклары күзләрнееең.
Булыр,Нәкыя,булыыр.Бурасын да табарбыз Аллах бирса.Ишекләр дә куярбыз.Исән булыйк.Үзебез дә көзләргә кереп барабыз бит,хатын.
Илфат,нигәдер бер көрсенеп куйды да,өстенә бишмәтен киеп бакча ягына чыгып китте.
Әйе,Илфат,әйе..Нәкыя дә әллә нигә сагышланып тәрәзә янына килеп утырды.Һавада авыр авыр күксел болытлар йөзә,салкынча көзге җил агачта калган соңгы яфракларны йолкый.Көз көз шул инде.Тиздән ап ак бураннары белән кышлар да килеп җитәр.
Нәкыя,ашы ташып чыккан тавышка сискәнеп торып басты.
Ии,менә,хыялланып утырсаң шулай була ул,дип,газын бераз кысты да,суганын,бәрәңгесен әрчеп куйды.
Нәрсә дии? Торналарны озата алмадык инде,диме? Ярар соң,озатып калмасак та сөенеп каршы алырга язсын.Өйгә кайтканга сөенәсе урынга,сагышланып йөрибез.Вәәт ике җүләрне,ә?Ләкин үзенең дә әллә нигә,ике күзе яшь белән тулды.Йөрәк яраларын яңартып,күз алдыннан бер бер артлы мәңгелеккә киткән әти әнисе узгандай булды.Нәрсә булды соң әле бу?диде Нәкыя,бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп.Рәхәтләнеп көлеп утырасы урынга.
Ул да булмады ире Илфат та өй ишеген ачты.Син Нәкыя,диде ул уйчан гына.Дөрес әйтәсең бит,әнисе.Чынлап та,карап кердем әле менә,как раз бер кечкенә бура сыярлык ара бар икән анда безнең.Бәй,хатын,әллә еладың инде?
Юк ла,дигән булды Нәкыя.Усал даны чыккан хатын,нәрсә дип елап торсын?Ашка бәрәңге әрчеп куйдым,суган турадым.
Әә,еладың дип торам тагын.Ул суганны әрчегәндә авызыңа салкын су капсаң,күздән яшь чыкмый,дигәннәрен ишеткән бар иде.Шулай эшләп кара әле,Нәкыя.Ату бит,гомер буе суганны кулыңа алуга еладың.
Ярар,ярар,моннан соң авызыңа су кабарсың да әрчерсең.
Нәкыя,үз әйткәненә үзе көлеп,юлдан кайткан сумкасын бушата башлады.Күчтәнәчләрнең кайсын шкафка урнаштырды,кайсын өстәлгә тезде.Күпме нәрсә төяп кайтканбыз,Илфат,диде ул шаккатып Ничек өстерәп кайтканбыз,күр әле син моны бер генә.
Урыслар әйтмешли,когда дают бериме әле.Боларның берсе дә безнең авыл кибетләрендә юк бит.Бу сгущенка дигәннәре шәһәр халкы өчен генә микән соң?Сөте безнеке югыйсә.Ярар инде,бу гулливер конфитләре булмасын.Бу монпасиларны кара син.Берсен капсаң,сәг.буе суырып йөрисең инде.
Кая ачыйк әле,берсен.Илфат калай савытны ачып бер ике вак конфетны авызына шудырды да,хатынына сузды.
Мәле,хатын.Кәефләрне ачып җибәрик бер.
Шулай итеп,Нәкыя белән Илфат бераз сагышланып та алдылар.Серләштеләр дә,көлештеләр дә.
Инде менә әкренләп көзге көн дә кичкә таба авышып,урамда эңгер меңгер төште.Урамда пычтыр пычтыр узып киткән кешеләрнең тавышы ишетелде.
Балалар нигәдер соңлады бүген, диде Нәкыя.Илфаат! Сәгать ничә инде?
Шуны гына көткәндәй,нәфис гәүдәсенә ачык зәңгәр плащын, шундый ук төстә бер якка янтайтып беретка кигән Мәрьям ишекне ачты.
Оо,диде ул кояштай елмаеп,кунаклар кайткан мени? Әйтәм аны яңгыр туктады.
Кайттык, Мәрьям,кайттык.Нәкыя белән Илфат,алдан сөйләшкәндәй киленнәре янына килеп бастылар.Ничек хәлләрегез?диде Илфат,килененең өс киемен элгечкә элеп.Авылда яңалыклар юкмы? Авыртучылар бик борчымыймы?
Бар да яхшы,диде Мәрьям көлеп.Үзегез ничек барып кайттыгыз? Әтиләр нишләп ята?
Әйбәт,әйбәт балам, дип,Нәкыя чәй куярга ашыкты.Кодалар бик каты кунак иттеләр.Рәхәтләнеп ял итеп кайттык,Аллага шөкер.Әйдә юын да,садись,Фәнис тә кайтып җитәр,ашап алырбыз.Күчтәнәчләр дә күп алып кайттык.
Садись,дигәнне ишетеп Мәрьям көлеп җибәрде.Әни,утыр,диде ул татарчаны бераз ватып.Аңа кушылып Илфат да көлеп җибәрде.Садись,садись дип көлә- көлә кабатлады Илфат.Мин хатын сине татарчаны оныткансың бугай,дип куркып киттем тагын.
Шулай көлешеп торганда Фәнис тә кайтып керде.Кемнәр көлә дип торам,диде ул,елмаеп.Әниләр кайткан икән.
Әйе,Фәнис,безнең әни русча гына сөйләшә хәзер дип,авызын ерды Мәрьям.Садись кына дип тора.
Киленең марҗа булса өйрәнерсең,ә,әни?
Әй лә сезне,дип ник әйткәненә үкенеп куйды Нәкыя.Сезгә бармак күрсәтсәң дә көләргә ябышасыз.
Менә шулай тату гына,матур итеп яшәүләрен белделәр Илфатлар.Яшьләр иртән эшкә чыгып киттеләр,кичен тыныч күңел белән кайтып керделәр.
Инде менә тәрәзәләргә кышның беренче салкын җилләре дә чирттеләр.Бар җиһанны аклыкка күмеп тәңкә карлар яуды,инеш ярында бала-чагаларның шат тавышлары яңгырады.Малай шалай шунда каткан бозда кәшәкә суктылар.
Тиздән,бик тиздән шушы яңгыравыклы көлү тавышларына тагын бер сабыйның тавышы кушылыр Аллах теләсә.Чөнки язның беренче айларында Мәрьям дә бәби алып кайтырга әзерләнә.Моңа барсына караганда да күбрәк Фәнис сөенгәндер.Чөнки әти булу,ул Аллахның иң зур бүләге битӘнә шуңа да , ул хатынын өрмәгән җиргә дә утыртмады,дисәң дә ялгыш булмастыр.Чишмәгә суга да йөгерде Фәнис,хатыны юган керләрне дә,күршеләре кырын карасалар да,табагы белән күтәреп чыгып бауга әлде.Хәттә,Мәрьям йоклап китсә,өйдә йөрергә дә ярамады.Йокласын,ял итсен, янәсе.
Бер караганда бәлки,шулай кирәктер лә.Яраткан хатыныңа булышу тиеш инде ул.Ләкин,әниеңә дә ихтибарны суытырга ярамый бит.Һич югында икесен тигез күрергә кирәктер.Ә Фәнис,аның саен Мәрьям янында бөтерелде.Әнисенең дә яхшы сүзләргә мохтаҗ икәнен белмәде дә,күрмәде дә ул.
Ярый әле,Нәкыянең янында ире булды.Юатыр сүзләрне ул тапты,ул назлады.
Син хатын,диде ул бер көнне,яшьләр чыгып киткәч.Бер дә борчылма Нәкыя.Дөнья шулай бара инде ул.Менә мин дә сине генә яратып, син дип кенә яшәдем.Хәттә,балалар,өй дип,бакча башында гына яшәгән әти әниләр янына да атнасына дүрт биш тапкыр төштем микән,юк микән.
Әни мәрхүмә әйтер иде: Өйләнгәч малай синеке түгел инде ул , хатынныкы,дияр иде.Без улым,атаң белән тигез әле,үз тормышыңны кара,безгә бер хәл белешкәнең җитә,дип.Фәнис тә, Нәкый,хатынныкы инде хәзер.Әнә шулай бер берсен яратып,тату гына гомер итсеннәр.Без..
Юк ла,Илфат,дип,Нәкыя елмаеп ирен бүлдерде.Дөрес,башта бераз көнләшеп йөргән идем.Ачу да килеп куя иде,малай.Ярый әле...
+24 °С
Дождь




