Аллаһка шөкер,урыслар әйтмешли,Фәнис яхшы сүрприз ясады.Бик шәп сүрприз булды бу,җаным.
Накыянең моңа кадәр борчылып йөргән күзләренә нур кунды.Аларга карап көлеп торган улына бармак янаган булды да,кунакларны өйгә чакырды :Әйдәгез,әйдә,дип капканы ачты ул.Рәхим итегез,поҗалысты кодагый.Әйдә,керегез.Илфат,син нәрсә шаккатып торасың?Алып кер кунакларны.
Бар җирдән чисталык,муллык исе аңкып торган киң ,төзек каралты кураны күреп кунакларның йөзе тагын да ачылып китте.Фәнисне юкка гына сайламаганбыз, кода.Һеей,карале син мондагы тәртипне,матурлыкны.Менә берничә елдан үзем дә бу якларга кайтам Ходай кушса,дип Таһир алдан хатынын уздырды.Әйдәгез,диде ул.Бераз сөйләшеп,киңәшләшеп алыйк.
Нәкыя дә булачак кода кодагыйларын бик ошатты.Кода:мин генерал дип, әллә кем булып утырмый ,Светлананы да генерал хатыны димәссең,дип уйлап,куанычы әченә сыймады.
Әйдәгез,кухняда гына чәй әчеп алыйк,дип кунакларны өстәл артына утыртты ул.Кызлар да кайтып җитәр.Әле никахка вакыт бар.Сез юлдан бераз ял итеп алырсыз.Аннары бәйрәм өстәле артына күчәрбез.
Шулай итеп матур җәйге бер көндә Илфат белән Нәкыя улларын башлы күзле иттеләр.Кунаклар кайттылар,никах та укылды.Маринага да үзенең ризалыгы белән Мәрьям дип,бик матур исем кушып куйдылар.
Мәрьям исеме бигрәк матур,кода дип пышылдады,Таһир.Үзем дә Маринага күп вакыт Мәрьям,дип эндәшә идем.Яшь вакытта ахмак буласың бит.Янәсе ,урыслар арасында яшәгәч,кызга урыс исеме кушам.Ярый әле,киявем татар булсын дигән хыялларым чынга ашты,рәхмәт.Бик матур парлар,бәхетле булсыннар.
Әйе,кода,Аллага шөкер,барыбызга исән сау яшәргә язсын.Менә Мәрьямнең дә ашар ризыгы монда язгач,ерак араларны якын итеп авылга кайтты бит.Башта урыс кызы дигәч,бик курыккан идек.Хәзер сөенәбез,кода.Ни хатын,ни мин үзем урысча белмибез бит.
Ничава,кода,ничава.Мәрьям дә,хатын да татарча аңлыйлар , Аллага шөкер .Мәрьям әниләр янында үсте бит.Җәй буе татарлар арасында яшәп,урысчасын да онытып кайта иде әле.Фәнис ничек әйтмәгән,чурт малайны син аны.Аның белән татарча сөйләшә идем бит,югыйсә.
Безне: нәрсә әйтерләр, дигәндер инде.Ә без бер балабызга да каршы килмәдек,кода.Теләп алган картам-тешли тешли тартам,дигән бит борынгылар.Үзләре бер берсен яратканнар икән,без ничек каршы килик ди инде.
Рәхмәт,молодец кода.Марҗа кызы дип тормагансыз ,ризалык биргәнсез.
Шулай итеп,көндез башланып киткән бәйрәм айлы төнгә бәйләнеп ,якын тирә шау гөр килеп торды.Кайтасы кунаклар кайтты, уен көлке,җыр тавышлары төнге болынга таралды.
Әле Таһирның шоферы яшьләрне кунак йортына илтеп куйгач та,йокларга ятарга теләүче булмады.Таңга кадәр рәхәтләнеп күңел ачтылар.Көне дә бик матур кояшлы көн булды.Иртән бераз куркытып йөргән болытлар таралып,кичкә кадәр кояш нурын сипте.Төнге аяз күктә сөенеп ай йөзде,йолдызлар җемелдәште.
Ике көннән кода кодагыйлар,бер айдан туйга кайтырга сөйләшеп юлга кузгалдылар.Бик тыныч күңел белән китәм,диде Таһир.Кызым яхшы кулларга әләкте Аллахка шөкер.Туйдан соң кода,безгә Саратовка барырбыз.Яшьләр үзләре торырлар әле.Сез дә бер дөнья күреп кайтырсыз.
Светлана белән Таһирны озаткач,Илфатларга бераз ямансу да булып калды әле.Өйләр бушап калган сыман булды әле бу,Нәкый,диде Илфат ямансулап.Бигрәк ачык күңелле кешеләр булып чыктылар.Генерал дип әйтмәссең дә.
Әйе шул,Ипат.Мин дә бик курыккан идем.
Ире үз исемен кыскартып әйткәндә Нәкыя дә гел иренең исемен бозып әйтә иде.Янәсе акылга утырта.Ләкин тегесенең генә гомер буе бик исе китеп тормыйча,һаман да шул Нәкый гына дип әйткәләвен дәвам итте.Мин хатын, аны шундый яратып әйтәм,дип көлә иде ул.Нәкыяләр күп бит алар,ә менә Нәкый бер генә .Син генә ул минем.
Кызлар да,хет тагын берәр көн тормадылар шунда,дип сүзен дәвам итте Илфат.Кайтулары кайчан да,китүләре кайчан.Дөнья куып,туйганчы сөйләшмичә дә калабыз.Әнисе,килен татарча аңларга маташа бугай үзе.
Әйе,миңа да әни дип,әйтә бит.Ишеттеңме,Илфат.Әшкә дә булган, ии Аллага шөкер.Бар савыт сабаны ялт итеп юып куйды бит,ә?
Шулай хатын,шулай.Пыш-пыш килеп гайбәт чәчүчеләрнең арт сабагын укыттык,җаным.Исән сау бер туйларны да уздырып җибәрсәк була аннары.Өстебездән бер олы йөк төшә.Кызлар башлы күзле, малай өйләнгән. Кунакка китәрбез аннары,Аллах теләсә.Кода дөрес әйтә ул,Нәкыя.Эш эш дип,беркая барган булмады бәгърем.
Барырбыз,барырбыз.Икебез дә пенсия алабыз хәзер.Өчтән дүрттән торып эшкә чабасы юк.Дөнья күреп кайтырбыз Аллах бирса.
Моңа кадәр иренә дә әйтмичә борчылып йөргән Накыянең күңеле тынычланып калды.Марҗа килен дип,әллә ниләр уйлап йөргәненә үзен битәрләде. Фәнисне ачуланып йөргән идек Илфат,диде ул,җитди генә.Нинди килен алып кайтты бит.Җитмәсә әле фельдшер .
Фельдшер икән шул.Үзем дә ишеткәч,шаклар каттым.Зөлфия медпунктны кемгә тапшырып пенсиягә китәргә белмичә йөри иде . Менә бит,Мәрьям теләсә, шунда урнашыр.Ә нәрсә,санчастьтә эшләгәнне монда гына эшләр әле. Нәрсә сүзсез калдың,әнисе.Әш булганда әшлисе инде.Яшь чаклары бит әле.
Үзе карар инде,Илфат,Мәрьямне әйтәм.Без әйтсәк,Сезнең аркада гына кердем диярлек була күрмәсен тагын.Түлке бик тынгысыз инде фельдшер әше,ай-яй..Көне юк,төне дигәндәй.Авылы да зур бит аның.
Ник Накый,эшнең җиңеле юк инде аның.Синеке җиңел иде шту ли.Төнге өчтә фермага йөгерә идең.Ярар,күтәрәсе төшерәсе юк.Чиста,җылы бүлмәдә утырасы.Фәнискә әйтеп карармын әле.
Ярар,ярар,әйтерсең.Туйлар узсын инде.Җитешер.
Ләкин,авылда чыбыксыз телефон яхшы әшли бит.Килен килеп,ике атна узмады,Илфатларның ишеген кактылар.
Кем анда ишеккә сыймый? Накыя сорап та тормыйча, төбенә кадәр ишекне ачып җибәрде.Әә,Зөлфия,син икәнсең .Ни хәлләрең бар? Син кызый,Мәрьям янынадыр инде.Әйтмәсәң дә күзләрең әйтә.Әйдә өйгә кер.Әйдә,әйдә.
Каян белдең,Нәкыя? Әйе шул,Марьям белән танышасым килгән иде.Өйдәме соң?
Өйдә булмыйча кая булсын инде Зөлфия.Бакчада иде әле.Син бар,керә тор.Хәзер чакырам.Мәрьяәәм!Мәрьям..Синең янга килгәннәр иде,килен.
Кыска җиңле чәчәкле матур күлмәк кигән,кап кара чәчләрен ике яктан үреп җилкәсенә салган үсмерләргә хас яшь кенә хатынны күргәч,Зөлфия әллә нишләп китте.
Ник кердем инде? Моннан нинди фельдшер чыксын,дигәндәй бер Мәрьямгә, бер Нәкыягә аптырап карады ул.Эшемне тапшырыр кеше таптым дип иртәрәк сөенгәнмен икән бит.
Исанмесез,диде Мәрьям татарчаны үзенчә бозып.Вы что то хотели?
Зөлфия икеләнеп калуын яшерергә теләп,Накыягә карап куйды.Әә,да,да, диде ул елмаеп.У меня для вас есть предложение. Зөлфия нигә килгәнен минут эчендә урысча аңлатып та бирле. Ай-да,соглашайся!
Сүзнең ни хакта барганын аңлап алган Нәкыя гына,нет,Мәрьям,нет дип,сүзгә кушылды.Пусле свадьбы инде.Скуро туй бит.Зөлфия,ике атналары калып бара туйга.Син кызый ,моңа хәтле түзгәнне түзә күр инде зинһар.
Мин иртәгә үк эшкә урнаш,димим бит,Нәкыя.Әле берничә ай буе бергә эшләмичә,бераз өйрәтмичә булмас.Аннары әшкә кулы ятамы юкмы? Бераз күзәтмичә дә булмый Накия.Безнең кулларга кеше гомере бәйләнгән .Уйнап йөрергә ярамый.Бик җаваплы эш.
Әйе,Зөлфия,аңлыйм.Килен үзе җавап бирер инде.Эшлим,дисә без каршы килмибез,әлбәттә.
Мәрьям,килен скажи Зөлфия апа,работать пойдешмы?
Мәрьям белән Зөлфия матур гына көлешеп куйдылар.
Пойду,әни,пойду,дип елмайды Марина-Мәрьям.Шуңа укыдым бит.
Значит,сөйләштек,дип Зөлфия китәр якка борылды.Иртәгә медпунктта көтәм алайса.
Хорошо,досвиданье.
Ии,Зөлфия,килеп кермәс борын эшкә кертү әллә ничек була бит әле.Накыя аптырап бер Зөлфиягә,бер киленнәренә карады.Фәнис ни әйтер тагын? И -и Аллакаем,Зөлфия,кодалардан да читен бит әле.
Ник Накыя эш булганда урнашып калсын,авылда фермага менмәс бит инде.Әйтәм бит, үзем дә берничә ай эшләрмен Аллах бирса.Әйдә,икеләнеп торма әле,хуш.
Шулай дип,саубуллашып Зөлфия чыгып та китте.
Фәнис нәрсә дияр микән?дип килененә карады Накыя. Ачуланмасмы?
Мин,әни,Фәнис белән үзем сөйләшермен.Шуңа укыдым бит инде.Өйдә ятканчы рәхәтләнеп эшләрмен.Кайгырма,яме?
Ә бер ике көннән Мәрьям авылдагы хәйран ару гына медпункт белән танышып йөри иде инде.