Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
27 Марта 2023, 12:00

Доктор

Хикәянең авторы: Альфира Кадыйрова-Гайфетдинова. 1-2 бүлекләр. Караңгы төн.Куе болытлар арасыннан әкияттә сыман тонык кына ай шәйләнә.Серле күктә берән сәрән йолдызлар җемелди.Тып тын.Көне буе эшләп арган авыл халкы тыныч йокыга талган. Бары урамның нәкь уртасында ук урнашкан Нәкияләр тәрәзәсеннән генә сибелгән ут көлтәсе тирә якка серле бер яктылык чәчә.

Доктор
Доктор

Караңгы төн.Куе болытлар арасыннан әкияттә сыман тонык кына ай шәйләнә.Серле күктә берән сәрән йолдызлар җемелди.Тып тын.Көне буе эшләп арган авыл халкы тыныч йокыга талган. Бары урамның нәкь уртасында ук урнашкан Нәкияләр тәрәзәсеннән генә сибелгән ут көлтәсе тирә якка серле бер яктылык чәчә.
Хатын,хатын дип әйтәм.Ире Илфатның ярымпышылдап әйткән тавышы чәчәкле ак яулыгын кысып баш түбәсенә бәйләгән Нәкыяне сискәндереп җибәрде.Нәрсә?диде ул үзе дә пышылдап.Йокла,мин дә хәзер ятам. Арганмын бугай инде.Көне буе бәйрәм табыны әзерләп аяклар кызыша.
Нәкыя тагын бер кат өстәлгә күз йөртеп чыкты да,утны сүндерде.Башында йөз төрле уй булса да,иренә аны моны әйтмичә әкрен генә ятакка ауды .
Ярар,җаным,диде ул юрганны тарткалап,иртәгедән киленле тормыш башланып китә Аллах бирса.Бигрәк тиз өлгерде әле улыбыз.Егермесе яңа тулган килеш камыт кияргә ашыга.
Да,Накый,малай мине дә уздырды,мин әйтәм.Мин егерме җидедә көчкә өйләнгән идем.Фәнис кая ашыгадыр.Вәәт җүләрне син аны.Синең шикелле берәр утырып калган кыз булыр иде әле.
Иренең уен көлкегә хирыс икәнен яхшы белсә дә,утырып калган,дигәнен ишетү,дөрес булса да, гел ачуын китерә иде Накыянең.Җитмәсә әле,өйләнгәннән бирле Накый дип,исемен кыскартып әйтә әнә.
Ии,карале моны,диде ул,стенага таба борылып .Сиңа чыкмаган булсам,хәзер Рәсим белән Казанда яшәп ятар идем әле.Ярый үзеңә мин җүләр чыктым инде, тагын егерме җиде ел өйләнә алмыйча йөргән булыр идең.
Һеей,пычагым, Расимга чыккан булсаңмы?Күптән качып кайта идең инде,хатыын..Кайткан берендә исерек бит ул.
Шулай җаным,шулай.Аллага шөкер, ярый әле син бар.Кызма яме,котыртып ятканыңа гына ачуым чыкты.
Котырма,син эт түгел бит.Шулай диде дә,ире әкрен генә көлеп куйды.Ну усаллык буенча ул дүртаяклы дусларны уздырасың түлке әнисе.Килен белән килешә алсагыз ярый инде.Ул марҗа да хәтәр күренә,сиңа гына бирешә торганга ошамаган.Аннары,кара әле,Накый,урысча ничек сөйләшәсе булыр микән? Үзебез дә бер тамчы белмибез ул урыслар телен.
Илфат уены чыны белән матур гына көлеп куйды.Драсте,пока инде безнеке,Накия.
Әйе,Илфат,гомер буе авылдан чыккан юк бит.Безнеке шуннан артмас та.Марҗа марҗа булыр инде.Ии,Ходаем!Накыя борынын стенага төртеп,мышкылдап куйды.Марина-Маша.Ник Мәрьям генә булмаган инде ул.Кайлардан табып кайтты диген син аны,ә?.Авылда менә дигән кызлар булганда,шул марҗа гына кирәк иде инде безгә.
Ярар,Нәкый, ярар.Марҗа ни дә, татар ни,акыллы булсын да,улыбызны хөрмәт итеп яшәсен.
Накыя, ирен аптырашка калдырып матур гына көлеп җибәрде.Аның ягымлы тавышы ачык калган форточкадан чыгып,тирә юньгә сибелде.
Ник көләсең,Нәкый,марҗа килен килә дип,әллә ычкына башладың инде?
Юк ла,Илфат,дип көлүен дәвам итте хатыны.Бервакытны син сөйләгән мәзәк искә төште,шуннан көләм.
Әә..Илфат үзе дә хатынына кушылып көлеп куйды.
Берәү базардан тана алдым,дип мактанып кайтканда, күршесе, нинди тана булсын,үгез бит бу дигәч: Үгез булмый чурт булсын,балаларга сөт булсын, дигәнме әле?Марҗа булмый чурт булсын,улыма акыллы хатын булсын,дисең инде алайса, син дә?
Шулай дим,әтисе.Шулай дим.Кызларның үз тормышлары,Аллахка шөкер,кияүләр акыллы.Килен дә михербанлы бала булсын .Без каршы килеп кенә берни үзгәрми инде.Фәнисебез кемнәргә охшап шундый үзсүзле булып үскәндер.
Син беләсеңдер инде,ә Нәкый?Илфат яратып хатынының касыгына төртеп куйды.Мин андый үзсүзле түгел,үзең беләсең.Гомергә күндәм булдым инде мин.Син дә..
Тюфү сине,диде Нәкыя йомыла барган күзләрен ачмыйча гына.Мин чынлап сөйләшәм.Синең телеңдә җыен юк бар шунда..
Илфат белән Нәкыя шулай көлешеп тә алдылар,сөйләштеләр дә.Яшьлек елларын да сагынып бер искә алдылар.Инде төн уртасы узып барганда гына һәр кайсы үз уйларына чумып тынып калды.
Ә Нәкыянең усал даны чыкса да юкка барга кызмады ул.Авылдашлары белән дә әллә ни сүзгә килгәне булмады.Дөрес,ире юаш булгач,гаиләсен канат астына үзе алды.Ире,балалары өчен теләсә кем белән якалашырга да әзер иде ул.Әнә шуңа,усал даны берегеп калгандыр да инде аңа.Усал булса да акыллы,төпле булды Нәкыя.Менә Марина белән генә,ире әйтмешли, килешә алырлармы,юкмы?Ни дисәң дә,бер генә тапкыр да күргән белгән кешеләр түгел.Малаен армиягә озатканда Саратов кызын алып кайтыр, дигән уй башына да килмәгән иде шул аның.Әле менә татар кызы булса ярар иде лә.Юк бит,борынгыларның карга теләп кар яумый дигәннәре дөрестер .
.Ии,аккан сулар,диген.Уйлап карасаң,Илфат белән оя корганнарына да, менә утыз еллап вакыт узып бара икән бит аларның.Ике кызларын үстереп олы тормыш сукмагына бастырдылар.Инде менә соң гына алып кайткан малайлары Фәнис тә башлы күзле булырга җыена.Кай арада узган бу гомер еллары.Ире тыныч кына йоклап китсә дә,күзенә йокы кермәде Нәкыянең.Уйлар,уйлар..Бер улы янына йөгерде ул,бер яшьлек елларына кайтты.
Илфат белән бер тапкыр серләшмичә дә соң гына өйләнешеп куйды алар.Нигә бер тапкыр да сөйләшмичәме? Чөнки,Илфатка хәтле Нәкыя матур гына Расим дигән егет белән йөреп,өйләнешергә сүз дә куешкан иделәр.Ләкин,инде бер атнадан килен булып төшәргә әзерләнеп йөргәндә,Илфат урлады да кайтты аны.Ул вакытта икесе дә утызга якынлашып киләләр иде инде.Үлеп бетеп яратышып йөрмәсәләр дә,Илфат белән бер берсенә авыр сүз әйтмичә матур гына яшәп киттеләр.Яши яши мәхәббәтләре дә канатын җәйде.Бер бер артлы балалар туды.Менә иртәгә Аллах бирса ,инде төпчекләре Фәнис тә үзенең сөйгәне белән кайтып җитәчәк.
Дөрес,уллары Фәниснең армиядән урыс кызына өйләнеп кайтуын авыр кичерде алар.Ләкин,каршы килеп тормадылар.Авылдашлары арасында бераз уңайсызланып йөрделәр йөрүен.Ни дисәң дә,армиядән өйләнеп кайтучы егет авыл тарихында беренче иде әле.Җитмәсә марҗа кызы.Драсте,дисвидание.Ә менә ике апасы хәйран каршы килеп маташкан булганнар иде,ләкин әнеләре аларның сүзен бар дип тә белмәде.Майларда армиядән кайтып берәр ай серле генә йөреп торды да,беркөнне хезмәт иткән шәһәрендә калган Маринаны алып та кайтты.
Менә инде,иртәгә егет Маринасының туган тумачаларын җыеп никахка дип,алып кайта.Татар кызы булса,никах кыз ягында узар иде лә,урыс халкында андый йолалар юк шул.Телисеңме, юкмы,никах туен уздырасы, үз балаңны никахсыз яшәтеп булмас.
... Чак көчкә йокыга киткән Накыя әче тавышлар белән чәйнек сызгырган тавышка куркып уянып китте. Ну бу ир кисәген! Матурым,тор диясе урынга,һаман да шулай чәйнекне куеп чыгып китә бит.Шайтан алгыры..Нәкыя елмаеп,чәйнекне сүндерергә ашыкты .Шуны гына көткәндәй,ишектә ап-ак ромашка чәчәкләре күтәргән ире дә күренде.
Уяндыңмы,йокы чүлмәге?диде ул,чәчәкләрне хатынына сузып.Мәле, Нәкый,ал әле.Сиңа җыйдым.Килен килгәч чәчәк җыеп йөреп булмас.
Рәхмәт,Ипат,дип ,иренә дә үзе шикелле исемен кыскартып кына,ромашкаларны күкрәгенә кысты Нәкыя.Рәхмәт,җаным.Без хатын кызлар бер алабута бүләк итсәгез дә сөенәбез инде.Авылда болай чәчәк җыеп йөрүче ирләр син генә,дисәм дә ялгыш булмастыр.
Шуңа күрә,урлап кайтуга чыгып качмадың инде син,Нәкыя.Минем йомшак икәнне белдең.
Белдем,белдем.Нәкыя сөенә сөенә чәчәкләрне сулы банкага утыртып, юынып алды да,чәй әзерләргә кереште.
Әйдәле ирем,аулак өйдә рәхәтләнеп бер чәйләп алыйк,диде ул чәйнектән чәй агызып.
Әйдә,әнисе килен килгәч бик иркенләп йөреп булмас.Дөрес әйтәсең.
Илфат шулай сөйләнә-сөйләнә киң каерып тәрәзәләрне ачып куйды.Һавасы да һавасы,Нәкыя.Путҗымыбыз бигрәк матур җирдә инде.Кара әле бу җәйрәп киткән болыннарны.Кемнең бакча башында тукранбашлар,кыңгыраулар тибрәлеп утыра,ә?Оҗмах бит бу,оҗмах.
Әйе,җәйләрдә бигрәк тә матур инде авылда.Ләкин,Илфат,иң матур җирдә урнашкан йорт мәрхүм әнкәйләрнеке булгандыр.Нәкыя ачык тәрәзәдән,бакча башларында күренеп кенә торган ташландык өйгә карады.Үзе болынга ук терәлгән,якында гына челтерәп көмеш сулы чишмә ага.
Әйе,мин шундый матур җирдә үстем инде,дип, өстәл артына утырды Илфат.Менә шуңа күрә шундый матур булганмындыр да инде.
Иии,яклы күркә.Нәкыя дә,тәрәзә челтәрләрен рәтләп,ире янына килеп утырды.Менә име,Илфат,Фәниснең ике малае тулса,Аллах бирса,бер оныкка шунда өй салырбыз.
Ярар,шулай итәрбез,хатын.Син давай чай делай.

Чәй яса, урысча чай делай ,була мени инде,әтисе?Ай-хай телне шәп беләбез инде,ә?Нишлиселәр булыр? Илфат белән Нәкыя рәхәтләнеп көлешеп алдылар да,чәй әчеп вак төяк әшкә тотындылар.
Нәкыя өй тирәсендә мәҗ килеп калса,Илфат себеркесен тотып капка төбенә чыкты.Балалар урнашып,икесе генә калгач малларын бетерсәләр дә,көтү киткән саен ул да бар җирне ялт итеп себереп куярга ярата.Чөнки малларга:безнең капка төбен пычратмагыз,дип әйтеп булмый бит.Йөзләгән мал туар көн саен тузаннар туздырып иртән чыгып китәләр дә,кичен тагын да шул кычкыра-кычкыра кайтып та керәләр.Алда бәә-бә килеп сарык,кәҗәләр кайта.Алар артыннан сөт тулы җилемнәрен чайкап горур гына сыерлар иярә.Үгез,таналар да узып китмик тагын дигәндәй,өйләргә карый карый алар арасына кысылалар.Бер яктан караганда,авылның бар күрке шул көтү чыгудадыр.Таң атып килгәндә шартлаган чыбыркы тавышлары уянып кына килгән авыл өстенә дәрт дәрман бирә..Көтү куа чыккан халык бер берсенең хәлен белешәләр,ишеткән яңалыкларын уртаклашалар.Кыскасы,авыл иртә кичен мәҗ килеп гөрләп ала.Маллары булмаган гаиләләр авылда сирәк булсалар да,алары да өйрәнелгән гадәт буенча капка төбенә чыгып,мал туарны барлыйлар.Эре маллары булмаганнар каз үрдәк куа,тавык чебиләр ашата.Машина бәреп китмәсен дип,куркып як ягыңа каранасы,кысыла кысыла автобус,тролейбусларда йөрисе юк.Кыскасы,туган җиреңдә рәхәтләнеп эшлә,сөенә сөенә яшә.Шуңа күрә туган җир бит инде ул.Матур булса да торган җир,сагындыра туган ил,дип юкка гына җырлар җырламыйлардыр инде.
Ләкин,менә шушы матур авылга килен булып төшкән Саратов кызы гына нишләр?Шау шулы шәһәр тормышыннан тыныч авыл тормышына ияләнә алырмы.Каты коты урысча сөйләшкән авыл халкы белән ничек аралашыр?
Күршеләре белән исәнләшеп капка төбе себереп йөргән Илфатны шушы сораулар, улы өйләнәм дигән көннән бирле борчып тора да инде.
Менә бүген дә,инде тиздән кунаклар кайтыр вакытны санаган саен,шикләре җанын тырнады аның.
Авылга ияләнә алырмы,Нәкыя белән уртак тел табарлармы?Инде килеп,миңа монда ошамый дип,бердәнбер улыбыз-терәгебезне үзе белән ияртеп алып китмәсме?
Күрше!Әйдә бер тартыйк инде..Илфатны уйларыннан күршесе Ринат бүлдерде.
Нәкыянең матур матур чәчәкләрен тәки көтү бетерә бит,малай,диде ул койма ярыгыннан башын тыккан аллы гөлле чәчәкләрне эчкәрәк төрткәләп.Синең мал булмагач,эш кимеде.Койрыгыңны сыртка салдың син.
Кимеде дип,Ринат.Кыен әле ул,дип күрешергә кулын сузды Илфат.Кеше сыер каршы алганда,мин үзем дә әле һаман сагынып сыерыбызны көтәм,күрше.Нәкыйның бармаклары авырта бит.Гомер буе фермада сыер сауганнар кая китсен инде?Ярар, үкенечкә калырлык булмады,моңа кадәр көтүе белән асрадык инде малны.
Әле тагын алырсыз,Илфат.Фәнис өйләнгәч,бер сыер алмыйча калмас.
Көләсеңме соң син?Шәһәр марҗасы сыер савып ятар дисеңме?
Илфат капка төбен себереп,чыккан бер көрәк чүпне койма буенда ашалган чокырга салды да,күршесе янына эскәмиягә барып утырды.
Тагын коймаңны сындырганнар бит ,диде ул күршесенең көтүдәге үгезнең мөгезе белән ышкынып сындырган бакча коймасына карап.Һаман да шул бер койма тактасына әләгә бугай күрше.
Әйе, Илфат.Әле бер көнне генә алыштырган идем, шуны гына көтеп тора бугай бу Харис үгезе.Я,үзеңнең хәлләр ничек инде? Фәнисләр шул төш турыларына кайтып җитәрләр,дигән идең.Урыс кодалар кайтамы соң?
Ринат ник әйткәненә үкенгәндәй Илфатка карап куйды.Үпкәләмә тагын күрше,ялгыш ычкынды.
Ник үпкәләргә ди? Дөресе шул бит.Авыл кызлары беткән идеме инде,я?Марҗасын әйтим,әбинең бәтинкәсе.
Илфат, фураҗкасын салып,башын кашын куйды.Ансы нәрсә күреп шушы авыл сарыгына ияреп кайтадыр,белмим.Сүз юк.
Яраткандыр инде,Илфат.Ияреп йөрмәс иде.Әле әтисе генерал дисең бит.Үзе кайда укый микән соң? Нәчәлник кызы булгач,гади кыз түгелдер инде.
Белмибез,Ринат,белмибез, малай.Укыймы,эшлиме? Фәниснең башы күзе тонган.Нишләгәнен белеп йөрми бугай әле.Белмим,тора да алмаслар,соңыннан нәрсә дип риза булдыгыз,дип пырлап йөрмәсә ярар шунда.
Фәнис үзеңә ошаган шул,күрше!Гәүдәле,матур.Акыллы да.Аннары,яшь булса да,нәрсәгә тотынса шуны эшли.Генералның да мин әйтәм,кызын юньле кешегә бирәсе килгәндер шул. Авыл малайлары күндәм,эшче бит.
Күндәм,сүз дә юк.Ул яктан үземә охшаган.Үзем дә юкка барга тавыш чыгарып йөрмәдем,хатын сүзеннән чыкмадым,дигәндәй.Аллахка шөкер бит,Ринат.Балаларны да үстердек,йорт җиребез яңа.Нәрсә кирәк тагын? Менә килен дә татар кызы булса кына,ә? Юк шул,шулай язгандыр инде.
Син күрше,алай димә әле.Урыс кызларының да,татарларның да төрлесе була ул.Әнә бит,Минҗамал килене.Татар кызы.Һее..Нәрсә дип беләсең? Ике ай тордылармы,юкмы? Мунчаларына куып чыгарды бит.Алла сакласын малай.
Ансы да бар инде.Дөрес,Аллах сакласын.Синең кызлар гына булгач,ул яктан баш ватасы юк.Безнең дә бер малай,күрше.Чыгарып та җибәрәсе килми иде инде.Килешеп яшәргә язсын.Күз күрер ,тагын ни язган.
Илфат себеркесенә таянып торып басты.Кериик,диде ул урам очына күз ташлап.Кайтып җитәрләр,машина белән генә кайтабыз,дигән иде Фәнис.Нәрсә уйлашканнардыр.Аларныкын Алла белсен.
Илфат күзе төшкән юк бар өзелеп калган чирәмнәрне кырыйгарак себергәләп капкасына таба китте.Икеләргә дип сөйләштек Ринат,керерсез инде,диде ул бер кулы белән келәгә үрелеп.Әллә ни күп кешегә әйтмәдек.Кызлар әштә булгач,алар да бүген генә кайтабыз,дип сөйләштеләр.Ризык күп,Аллага шөкер..
Ләкин Илфат капкасын ябарга җитешмәде,Ринатның күрше!,дигәнен ишетеп, капкадан башын тыкты.
Ниндидер ят Волга машинасымы соң,Илфат.Кара әле,диде Ринат,түбән очка ымлап.Кодаларың түгелме? Киявеңнеке Җигули бугай инде .
Тратта та татааа.,Илфат каушадан фураҗкасын салып,кулында бөтәрли башлады.Тучны Фәнисләр бу,күрше.Туктале хатынга кычкырыйм.
Нәкыя!Нәкый,дим,чык әйдә,чык, кодалар кайта.Нәрсә булды соң әле бу? Ни кыз сорарга барасы булмады,ни аяк астына мендәр дигәндәй.Вәәт, бу Фәнисне театр уйнап йөрде бит тәки.
Ул арада,зәңгәр,ак төсләргә буяган капка төбенә Волга машинасы килеп тә туктады.Машинадан иң элек баһадир гәүдәле бик матур кеше төшеп,күрешергә дип кулын сузды.Аның артыннан ук башкалар да коела башладылар.
Драсте,диде Илфат бик эшлекле кыяфәттә.Хорошо приехалимы?
Яхшы,яхшы кода,исәнмесез!дип теге урыс кода дигәннәре матур елмаеп,күрешергә ике кулын сузды да,машинадан тиз генә чәчәк бәйләме алып Нәкыягә сузды.Ә Розалар сезгә.Бу минем хатын Светлана була..
Илфат генералның татарча әйткәненә шаккатып,лык итеп эскәмиягә барып утырды.Ты татарскии знаеш мени?диде ул нәрсә әйткәнен үзе дә аңламыйча.Дааа..
Мин кода,Чистай мишәре бит,дип,кунак ир көлә көлә ,Илфат янына килеп утырды.Фәнис әйтмәде шту ли?
Әйтте,әйтмәде диде Илфат,һаман аңга килмичә.Марина дигән урыс кызы дигәч,без артык төпченеп тормадык инде.Марҗа тек марҗа..
Каршы килмәгәч,рәхмәт.Минем хатын марҗа,кода.Үзем татарның каймагы булгач,кызымны бик тә татар егетенә бирәсем килгән иде.Мишәрләрне шулай диләр бит,кода дип,көлде генерал.Ишеткәнең бардыр инде.Фәнис бик ошады безгә.Җитмәсә минем туган авыл да сездән сиксән чакрым гына.
Кызым Марина,Фәнистән бераз гына олырак инде,кияү әйтте микән? Үземдә фельдшер булып эшли иде.Фәнис белән дә лазаретта танышканнар.Марина,Светлана килегез әле.Менә кода,бу минем хатын Светлана инде.Монсын инде беләсез- кызыбыз Марина.Тагын бер улым бар.Ул кичкә генә кайтып җитә.То же военный кеше.Ә мин Таһир булам,кода гына дисәң дә ярый инде.
Ии,кода,урысчаны совсем да белмим бит туган.Хатын белән төннәр буе йокламадык.Килен белән ничек сөйләшәсе булыр дип.Менә бит,Ходай бар ул,Таһир.Әйдәгез,әйдә өйгә узыйк.Калган туганнарыгыз кайтмады мени?
Туйга җыелып кайтырбыз инде,кода.Аллага шөкер,кызыбыз яхшы гаиләгә әләкте бит.Ярар,хәзер күчтәнәчләрне алыйк та керәбез.
Генерал кеше,шоферына карап берничә сүз әйтте дә,өйгә таба атлады.Алар артыннан Светлана, Фәнис белән Марина иярде.
Илфат сөенечтән хатынын кочаклап үбеп үк алды.Марҗа,марҗа,дигән идек,Нәкый,кода мишәр татары булып чыкты бит.Белмәгән урысчалар белән оятка кала идек.Карале хатын,бу Фәнисне әйтәм.Бабай татар дип,авыз да ачмады бит шайтан таягы.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: