Сельские нивы
+14 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
26 Марта 2023, 12:00

Бәхет кыйпылчыклары

Автор: Гөлчирә Галимова. Ахыры. Бик куркып кына булса да Арина әти, әнисенә алда нәрсә көтәсен әйтте. Ләкин куркуы бушка булып чыкты, аеруча әтисенең тиз ризалашуы кызны таң калдырды. Менә сөйләшенгән көн килеп тә җитте. Зина апа, Фёдор абый, Гена һәм Рөстәм Ариналарга килделәр. Башта матур гына танышып алгач Аринаның әтисе Барый абый сүз башлап:— Нишлисең инде яшьләр бер берсен яраткач,..... бары үзебезнең дин кешесенә кызыбызны бирәсе килгән иде.— Тик Рөстәм татар егете, без бит бары аны үзебезнең бала сыман күрәбез, шуңа да без килдек. Сезнең кыз да бит урыс, шулай түгелме?Зина апа Барыйның күзенә туры карап:— Арина әллә мин ялгышаммы?

Бәхет кыйпылчыклары
Бәхет кыйпылчыклары
Бик куркып кына булса да Арина әти, әнисенә алда нәрсә көтәсен әйтте. Ләкин куркуы бушка булып чыкты, аеруча әтисенең тиз ризалашуы кызны таң калдырды. Менә сөйләшенгән көн килеп тә җитте. Зина апа, Фёдор абый, Гена һәм Рөстәм Ариналарга килделәр. Башта матур гына танышып алгач Аринаның әтисе Барый абый сүз башлап:
— Нишлисең инде яшьләр бер берсен яраткач,..... бары үзебезнең дин кешесенә кызыбызны бирәсе килгән иде.
— Тик Рөстәм татар егете, без бит бары аны үзебезнең бала сыман күрәбез, шуңа да без килдек. Сезнең кыз да бит урыс, шулай түгелме?
Зина апа Барыйның күзенә туры карап:
— Арина әллә мин ялгышаммы?
— Әйе, менә исем нишләтә, Арина түгел ул, Әклимә. Үз исемен бер дә яратмады, старомодный ди, менә үзен белештерә башлаганнан бирле Арина булып йөри. Кстати, Рөстәм, энем ә синең туганнарың кая соң?
Рөстәм нәрсә әйтергә белми утырды да, дәшми калырга яраманлыкны аңлап нидер әйтмәкче иде, Зина апа кабат телгә килеп:
— Шундый оялчан инде ул безнең, әнисе үлде шул, урыны җәннәттә булсын, ә әтисе, әтисе юк, күптән аерылышып китте. Әбисе килергә бик теләгән иде, кан басымы күтәрелгәч, ерак юлга алып чыгып китәргә курыктык.— дип Зина апа Рөстәмгә карап, әйе ничек итеп беренче көннән үк әбисенең килергә теләмәгәнен әйтәсең дип уйлады да, тагын сүзен дәвам итте. — Ярар әгәр риза икәнбез никах мәсьәләсен дә сөйләшик. Без ирем белән уйладык та, никахны бездә укытырбыз дидек, сузмасак яхшырак булыр иде. Туйга килгәндә яшьләр туй теләми, берничә дуслары белән генә кафеда утырабыз, нигә кирәк акча туздырырга диләр, иң мөһиме Алла алдында кушылу дип саныйлар, сез ничек уйлыйсыз?
— Мин дә каршы түгел, димәк килештек. Рөстәм ә син үзең нәрсә уйлыйсың.
Рөстәм генә җавап бирә алмады, бу вакытта ул әбисе белән сөйләшүне уйлап утыра иде.
Иң беренче Арина корсаклы икәнен белгәч ул уйлап утырды да әбисенә шалтыратырга булды, нишләсәң дә әбисе бит.
— Нәрсә хәлләрен әби.
— Яхшы, синең ничек? Эшләрен барамы? Тору урының яхшымы?
— Әйе, минем ул яктан бар да тәртиптә. Мин башка нәрсә хакында сөйләшергә теләгән идем, әби, мин өйләнергә җыенам, синнән ярдәм кирәк иде.
— Мин нишли алам? Әле иртә сиңа өйләнергә, хатын булгач бала була, кем караша? Үзеңнең яшәргә урының юк, башта акча җыеп квартира ал, аннан соң өйләнерсең. Бала булгач чыгым күп сорый, квартир да ала алмыйсың аннары.
— Әби Арина уже бала көтә, синең тагын бер оныгың була. Аринаның кулын сорарга барасы иде, син бара аласың дип уйлыйм.
— Нинди бала хәзердән үк, әлегә соң булганчы оборт ясатыгыз, нәрсә уйлап тапканнар бит ә. Мин килә алмыйм, аякларым каты авырта, ә өйләнү түрында оныт.- дип әбисе телефоннын сүндерде. Менә шуңа да инде Рөстәм Зина апа белән сөйләшергә булды.
— Рөстәм син кая йөрисең, әллә өйләнергә теләмисеңме?
Рөстәм янында утырган Гена Рөстәмнең беләгеннән чеметеп алды. Рөстәм янында утыручыларга карап:
— Мин нәрсә әйтсәгез дә риза.
Менә шулай Рөстәм матур гына гаилә корып җибәрде. Булачак әни дә үзен төбе тамыры белән үзгәртте. Яшь булачак әти - әни бер берсен хөрмәт итеп, матур гаилә булып яши башлады, әйтерсең лә аларның тормышын үзгәртер өчен шул гына , бары шул очрашу һәм бер төн, бары бер төн кирәк булган. Вакыт дигәне дә тиз үтте. Салкын февраль аенда Арина үзе кебек янып тора торган чәчле нәни кыз бала табып. бер атна дигәндә алар өйгә дә кайтты. Рөстәм нәни кызын кулына алып аңа карап торды да:
— Нәни, йомшак кызым минем, без сиңа Әминә дип исем кушабыз, син һәрвакыт әти - әни назын тоеп, көчле, тырыш, итагатьле бала булып үсәчәксен. Син беркайчан да әтием кая дип сорамаячаксың.
Рөстәм балага карап үзенең яшьлек елларын исенә төшерде. Күпме, күпме әти назын тоя алмады бит ул, ничә тапкыр каядыр чыгып киткән әтисе артыннан карап калды, күпме әтисенең үзенә карап елмайган мизгелләрен исенә төшереп утырды, ә алар бармак белән генә санарлык иде. Юк, аның кызы беркайчан да әтисенең елмайганын көтмәячәк, әтисе аны гел шатландырып торачак, ул үзенә җитмәгән назны кызына бирәчәк.
Рөстәм һәрбер буш вакытын кызы белән үткәрергә тырышты. Кичләрен баланы гына карап калмады, Аринага ял итәргә мөмкинлек биреп ашарга пешерде, хәтта пелёнкалар да юып элеп куя иде. Чыннан да тормыш тәгәрмәче кая тәгәрәгәнен беркем белми , язмыш сынауларының да кая туктаганын белә алмыйсың. Ниһаять Рөстәм дә үз бәхетен тапты.
— Песи, песи, миңа песи кирәк — дип, песи балалары артыннан чабып йөргән Әминә каршысына чыккан Зина апа:
— Әкрен инде кызым, кичәге кебек егыласың бит.
— Әби миңа песи баласы кирәк, әйдә инде тотабыз.
— Кызым аларның ашыйсы килгән, әнә кара алар әниләре янында, алар ашый. Әй тиктормас бала, бигрәк тә шук булдың инде үскәнем.
-— Так, так, так, кем инде монда шук әәәәә?
— Әтием, әтием кайткан, әтииииии....
Кечкенә Әминә әтисе янына очып диярлек килеп җитте дә, әтисенең муенына асылынды. Зина апа үзләре янына якынайган Рөстәмне күреп:
— Кайттыңмы улым, мин сине иртәгә генә көткән идем.
— Әйе, бераз вакыт булды да кайттым. Ә син нәрсә кояшым минем, син әбиеңне тыңламыйсыңмы?
-— Ююююююк, тыңлыйм. Мин песиләр артыннан чаптым. Әтием ә әни кайттымы?
— Кояшым минем, ә кем әнигә миңа братик кирәк диде ә ? Менә әниең әкиятләр иленә братик эзләргә китте, братик табуга өйгә кайта.
-— Урраааааа, минем братик була, ә без аның белән песиләр янына бара алабызмы?
— Әлбәттә кызым, бар кызым уйна. Рөстәм кызын җиргә төшереп:
— Зина апа сезне Әминә бик борчымыймы?
— Син нәрсә инде улым, әле дә ул бар. Биш ел үтеп китте дип тә әйтеп булмый. Бигрәк вакыт тиз үтте дә инде. Әле кайчан гына ак биләүгә бәйләп алып кайткан идек бит үзен.— дип, Зина апа Әминәгә карап елмая төшеп— Әнә Геналар әле дә бала турында уйламый. Аринаның хәле ничек соң?
— Кичә хастаханәгә озаттым, нәрсәдер чолганган, кисәргә туры килә диделәр, баланың муенына пуравина чырналган диделәр ахыры..... Зина апа мин берәр атнага кайтам дигән идем, булмый, Әнвәр абый яллар алды, ул да бу арада бик биреште, менә аның урынына мине куеп тордылар иде. Иртәгә объектка тикшерүчеләр килә, мин барын да калдырып китә алмыйм. Әгәр кыен булса мин Әминәне алып китәргә кайттым, садикка йөрер.
— Уйлама да, монда аңа рәхәт, әйдә уйнасын, миңа да күңелсез түгел.
— Рәхмәт сиңа Зина апа.
— Ярый әйдә ашарга, Әминә дә ашамаган бит.
— Әминә, кояшым нигә син әбиеңне тыңламыйсың әле ә??
— Әтием мин тыңлыйм, ул тыңламый мине, песиләрне бир дим, ә ул бирми.
— Кояшым минем, әйдә ашыйбыз, минем тагын эшкә китәсем бар.
— Ә мин??
— Мин әниеңне әкият иленнән алырга барам, аннары без бергә булырбыз, гел бергә, мин сине бик, бик яратам.
— Мин дә, мин дә сине яратам әтием.
Әминә әтисен каты итеп кочаклап алды гына Рөстәмнең кесә телефоны шалтырады. Рөстәм сөйләшеп телефонын сүндерде дә:
— Кояшым минем әниең сиңа братик тапкан да инде, барысыда яхшы диделәр— дип Рөстәм кызының битеннән үбеп алды.
Әйе кеше тормышы кара болыт сыман, бер килеп яңгыр ява башласа бер дә китми сыман, ә бер кояш чыкса бөтен дөньяны яктырткан кебек, синең җаныңны елыта. Рөстәмнең дә елатып торган кара болыты таралып, тормыш юлын яктыртып кояш чыкты. Күпме сынаулар үтеп язмыш җиле аңа бәхет алып килде.
Әсәр тәмам.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: