Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
25 Марта 2023, 12:00

Бәхет кыйпылчыклары

Автор: Гөлчирә Галимова. Унберенче бүлек. өстәм күзен теләр теләмәс кенә ачты. Янында Арина ятып торганын күреп:— Во влип. — дигәнен сизми дә калды.Йокысыннан уянып, караваттан торырга иренеп яткан Арина:— Ничек влип, төнлә бер дә влип димәдең. Рөстәм монда синең дә, минем дә гаеп юк, без икебез дә теләдек бу хәл булуын. Синең дә, минем дә җаннарыбыз назга сусаган.— Синең нигә? Әти әниең әйбәтләр дидең бит.

Бәхет кыйпылчыклары
Бәхет кыйпылчыклары
Рөстәм күзен теләр теләмәс кенә ачты. Янында Арина ятып торганын күреп:
— Во влип. — дигәнен сизми дә калды.
Йокысыннан уянып, караваттан торырга иренеп яткан Арина:
— Ничек влип, төнлә бер дә влип димәдең. Рөстәм монда синең дә, минем дә гаеп юк, без икебез дә теләдек бу хәл булуын. Синең дә, минем дә җаннарыбыз назга сусаган.
— Синең нигә? Әти әниең әйбәтләр дидең бит.
— Әйбәт Рөстәм, әйбәт. Тик аларның артык мине караулары минем йөрәгемә тия. Анда барма, болай эшләмә, аның белән дуслашма, эчмә, тартма..... бу исемлекне көне буе әйтеп була. Бераз, миңа бераз гына булса да ирек кирәк иде, алар аңламый. Мин үземне гел конвой белән йөргән кебек хис иттем. Мин үзем генә беләм нәрсә кичергәнемне. Әйдә ул хакта сөйләшмик Рөстәм. Бүген синең ялың бит, әйдә зоопаркка барыйк әле, анда аю баласы туган диләр
— Аю күргәнең юкмы?
— Бар, бу бары бер сәбәп, мин хайваннар дөньясы нда яшәр идем, бик яратам аларны. Аеруча эт, песиләр яратам.
— Менә бит, мин дә аларны яратам......ярар әйдә чәйләп алабыз да барырбыз.
Чыннан да чәй эчкәч яшьләр җыенып зоопаркка киттеләр. Юл буе үзләренчә кем, нинди хайван асраган, нишләгәннәр, барысы да искә төште. Рөстәм дә Рекс хакында сөйләде, үзенең аннан башка тагын алты песи баласы булганын да сөйләргә онытмады. Ә менә зоопаркка керә торган капка төбенә җиткәч Рөстәм туктап калды. Арина аптырый төшеп:
— Сиңа нәрсә булды? Әйдә инде тизрәк эчкә үтик.
Ләкин Рөстәм урыныннан да кузгалырга куркып басып тора бирде. Арина үз соравын кабатлады, шунда гына Рөстәм телгә килеп:
-— Ә бит мин күптән зоопаркка килергә теләгән идем. Алай гына да түгел, күпме хыялландым. Янәсе әби мине зоопаркка алып килгән дә, кулларыма төрле төстә шариклар тоттырган. Ә мин, мин шатлыгымнан нишләргә белми аның тирәсендә әйләнәм........
Рөстәм сүзен әйтеп бетерми туктап калды, Арина аңа:
— Соң алып баргандыр бит?
— Юк, мин, минем хыялларым хыял гына булып калды. Әби мине бүген алып килсә дә шат булыр идем. Мин вакытыннан алда үстем. Мине велосипедта йөрергә өйрәтүче дә булмады, әкрен генә сакал, мыек киткәч кырынырга өйрәтүче дә, тормыш юлымда туры юл күрсәтүче дә булмады. Миңа барысына да үземә өйрәнергә туры килде. Белсәң иде күпме хыялым янды минем. ..... Вакыты белән үз үземне үтерергә теләгән минутлар да аз булмады.....
— Рөстәм кирәкми.... сиңа авыр булса әйдә кире өйгә кайтабыз.
— Синең бит карыйсың килә.
— Юк, әйдә башка вакытта килербез, мондый настрой белән йөреп булмый, кызыгы калмый.
Рөстәмгә шул гына кирәк иде, аның чыннан да күңеле төште. Күпме, күпме көтте бит ул әбисе аны башка туганнары кебек зоопаркка алып барыр дип, юк, юк, булмады, әбисе хәтта искә дә алмады Рөстәмне бер зоопаркка алып барырмын дигәнен. Әйе, искә ала башласаң йөрәк ярдырыр нәрсәләр күп, ә менә шатландыра торганнары гына кызганычка каршы азрак иде.
Менә алар икәү тагын күңел төшенкелегенә бирелеп, туры кибет аша кайтып, теге татлы суны алдылар. Шактый эчеп алгач Рөстәм Аринага:
— Син бүген дә өеңә кайтырга җыенмыйсыңмы?
— Әгәр мине куып чыгармасаң, юк, минем кайтасым килми өйгә.
— Син җүләр Арина. .... Аңлыйм мин сине, син әтиең белән сүзгә килгән, ә әниең, син аның турында уйладыңмы? Исән булса иде минем әни, мин аның яныннан да китмәс идем. Без бит үзебезнең кире характерларыбыз белән аларның йөрәкләрен яралыйбыз. Менә әниең бүген синең хакта нәрсә уйлый икән әйт? Җүләр, җүләр син.
Исерә төшкән Рөстәм өстәл өстенә кулы белән китереп сукты да:
— Син нинди хатын буласың инде ә? Син үзең нинди әни буласың? Синең әти әниеңне хөрмәт итмәгәч кем кияүгә алсын ди? Җүләр, минем әти дә әллә нинди кеше иде, үз җазасын алды. Ә синең әтиең бары синең азып йөрүеңне теләми, ә син авыз сузасың.
— Бәлки син хаклыдыр да, тик мин булдыра алмыйм, мин бик телим, әтиемне дә кочаклап аласым килә.
— Ә нәрсә комачаулый соң?
Арина башын иеп:
— Үзем Рөстәм, мин артык горур....... мин кире..... мин үзем дә нәрсә эшләгәнемне белмим.
— Әйтимме нишләргә? Син өйгә кайтып аерым ачык нәрсә теләгәнеңне әйтергә тиеш. Бәлки алар да бүтән артык опекать итмәсләр. Бар, бар өеңә кайт.
Арина саубуллашмый да Рөстәмнең квартирасыннан чыгып китте . Рөстәм үз уйларына бирелеп йокларга ятты. Үзенең тормыш юлы нигә шундый бормалы юллар аша үтүен ул һаман аңлый алмады. Арина да берничә көнгә югалып торды. Бер яктан кыз Рөстәмгә бик ышый, ә икенче яктан ул булганда нигәдер йөрәгенә тыныч түгел. Нигә, нигә ул бу хисләрне кичерә? Шулай итеп көннәр алга таба атлады. Беркөнне Сергей белән Лена Рөстәм белән Аринаны һава суларга, яшеллеккә ял итәргә чакырдылар. Тәмле итеп шашлык ашый гына башлаганнар иде, Арина үзен начар хис итә башлады. Аның башы әйләнде, ул гына да түгел, ашаган ризыгын кысып чыгарып та бетерде. Рөстәм бик борчылып кызны хастаханәгә алып китте. Аринаны табиблар караган арада әллә нәрсәләр уйларга өлгерде ул. Менә табиб бүлмәсеннән Арина чыкты, йөзендә әллә нинди курку, үзе янып торган чәчләрен бармагы белән әйләндерә. Ул бу минутта югалып калган баланы хәтерләтә иде.
— Нәрсә диделәр соң сиңа, нәрсә булды?
— Мин, мин.....син....син...
— Аринаааа....
— Рөстәм мин синнән бала көтәм, минем карынымда бала бар диделәр.
— Нәрсәәәәәә?
— Мин корсаклы?
— Нәрсә? Ничек? Моның булуы мөмкин түгел .
— Ничек инде? Егет белән кыз бергә йоклагач нәрсә булганын син белми идеңме?
— Белмим, ничектер ......
— Син минем беренче кеше, син аны беләсең дип уйлыйм. Әгәр син бала теләмәсәң мин аны алдырам.
— Ничек инде?
— Син нәрсә, совсем тупой что ли?
Син үзеңне күрәсеңме?
— Мин бары аптырап калдым, нишләргә инде хәзер?
— Борчылма, мин аны юкка чыгарам......
— Тукта, син нәрсә инде? Дөресен әйт, ә син ул баланы табарга теләр идеңме?
— Син миңа бик ошыйсың, әгәр бергә булабыз икән, мин баланы табар идем.
— Ярар, нәрсә булса да уйларбыз, әйдә өйгә кайтабыз.
Рөстәм дә, Арина да юл буе берсүз дәшми генә кайттылар Өйгә кайтып җиткәч кенә нәрсә эшләргә дип уйлый башладылар. Бераз вакыт үткәч Рөстәм телефонын алып Зина апага шалтыратты.
— Зина апа исәнмесез.
— Яхшы, Аллага шөкер шалтыраттың.
— Зина апа миңа сезнең.....синең киңәш кирәк иде.
— Нәрсә булды,? Сөйлә.
— Зина апа, әйтергә дә оят, тик син бит безне бер гаилә дидең, димәк мин әйтергә тиеш.....
— Әйт инде, нәрсә булды?
— Зина апа мин нишләргә белмим, вообщем минем яратып йөргән кызым миннән бала көтә, миңа нишләргә?
— Өйләнергә энем, тиз арада барып әти -әнисеннән кызның кулын сорарга.
— Ә алар риза булмаса? Ә кем бара анда? Әби, әбиме? Ул бит бармый, мин нишлим икән, нишлииииим?
— Рөстәм борчылма, шимбә көнне без Фёдор абыең белән киләбез, кызыңа әйт, әниләрен кисәтеп куйсын, кулын сорарга киләләр дип әйтсен.
— Дөресме? Сез киләсезме?
— Килми кая барабыз, син бит безнең бала.
— Рәхмәт Зина апа, мин беркайчан да бу яхшылыкларыгызны онытмам.
— Син бик күп кайгы күрдең энем, ә бәхетең ватык көзге кыйпылчыкларын хәтерләтә. Сиңа да вакыт ул бәхет кыйпылчыклары ңны җыеп олы бәхетне табарга, кыйпылчыклапыңны берләштерергә.
Рөстәм дәшмәде, аның күзеннән күз яшьләре тәгәри иде. Әйе егетләр еламый диләр, тик бу дөрес түгел, күңел тулгач хәтта егет кешенең дә эчендәгесе тышка чыга икән. Менә хәзер инде бары көтәргә генә калды, Ариналарга барып кызны сорап, аны үзе белән алып китәргә.
Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: