

Сергей белән Рөстәм бер берсенә карап, икесе дә бер авыздан әйткән кебек:
— Дөресме?
---Ә минем кайчан уйнап әйткәнем бар? Ярый егетләр , кая, нәрсә, ничек икәнен мин соңрак әйтермен, ә әлегә миңа китәргә кирәк. Ә сез җыеныгыз, шатлыктан эшкә икәнен онытмагыз. — дип, ничек егетләр йоклаган бүлмәгә керсә, шулай чыгып та китте.
Егетләр эш көне беткәнен түземсезлек белән көттеләр. Яңа квартира чыннан да алар эшләгән җирдән бары 15 минутлык юл иде. Квартира хуҗасы да бик мөләем генә татар хатыны . Бер бүлмәле квартира чиста, бөтен кирәкле җиһазлары да бар. Суыткыч, телевизор, хәтта кер юа торган өр яңа машина да утырып тора.
— Нинди әйбәт монда, мин үземне үз өемдә кебек хис итәм. Теге квартирада кер юарга аптырап йөрдек иде.
Сергей шатлыгын яшермичә диванга сузылып ятты.
— Әйе, син хаклы, монда искиткеч яхшы. Бигрәк вакытлы табылды бу квартира.Әнвәр абыйга бик зур рәхмәт инде безне шулай зурлаган өчен. Бүген дә төзелештәге бүлмәдә кич кунсак белмим ахыры ни белән беткән булыр иде.. Бер Алла гына белә безгә нәрсә аша үтәргә туры килгәнен.
— И что хәзер? Рөстәм бәлки яңа квартираны юарбыз?
— Син нәрсә инде, сөйләшкән идек бит.
— Булса соң, без начарлык эшләмибез, бераз эчкәннән нәрсә була? Җитмәсә үзең әйтмешли без туңдык. Салкын тидерергә өлгергән булсак, бу бары тик профилактик чара гына.
Шул вакыт Рөстәм төчкереп җибәрде. Сергей аңа карап:
— Менә күрәсеңме, туңганлыгын тышка чыгамы?
— Бу юлы син хаклы ахыры, әйдә бераз сал.
Бераз дигәне генә алдагы көндәге кебек үк булды, шешә бик тиз бушады. Шул көннән егетләргә эчәргә дә сәбәп табылып торды. Бары шунысы шатландыра, нинди дәрәҗәгә җитсәләр дә егетләрдән эштә зарланмадылар, чөнки алар бөтен эшләрен җиренә җиткезеп эшләделәр. Тормыш тәгәрмәче шулай тәгәрәп Рөстәмне армия сафларына хезмәт итәргә алдылар. Монда да Рөстәм һәрвакыттагыча сынатмады. Тырыш булып иң яхшы хезмәт иткән солдатлар исемлегендә урын алды. Ир - егет буларак та буйга үсте, гәүдә төзелеше дә инде хәзер яшь егетнеке кебек түгел . Рөстәм яхшы гына хезмәтен тәмамлап үзенең туган ягына әйләнеп кайтты. Кайту бетән иң беренче эш итеп ул төзелешкә барды. Төзелешкә дусларының хәлләрен белергә баргач аны хәтта башта танымадылар. Ә Сергей дустын күргәч бетереп тә югалып калды.
— Менә бит сиңа повезло, син чын ир -егеткә әйләнгәнсең. Мин башта полиция хезмәткәрләре килгән дип торам, киемен генә башка булгач аңладым.
— Шулайдыр дустым, менә яныңа килдем, мине кабат квартирага кабул итәсеңме?
— Извини братан, мин үзем генә түгел хәзер, мин типа өйләнгән.
— Ничек инде?
— Менә шулай, килеп йөри яныма бер гүзәл кыз, но пака яңа квартира тапканчы минем белән яши аласың.
— Так, так, и нинди җыелыш җыйдыгыз инде миннән башка ? Эшегез юкмы әллә? Эш беткән булса мин момент организую,- дип Әнвәр абый җыелган ирләр янына килеп басты да, авызын зур итеп ачып:
— Көтелмәгән кунак килгән икән бит, Рөстәм энем хәлләрен ничек?
— Рәхмәт ,яхшы.
— Алга таба нишләргә җыенасың?
— Әгәр эшкә алсагыз эшкә чыгам.
— Анысын сорамасаң да була иде, мин шат кына булам. Әлегә берәр атна ял ит, эшкә чыккач яллар булмый, үзең беләсең. Син туганнарыңның хәлләрен бел, үзеңне күрсәт.
— Ярый мин район үзәгенә дустым янына кайтып киләм.
— Беләм мин андый кайтым киләмнәр ничек булганын. Язгы ташу суыдай агып киләләр.
— Ничек инде?
Сергей шаркылдап көлеп җибәрде дә:
— Әнә Җәхфәр абый авылга кайтып киләм дип китте дә, бер атнадан гына килде. Анда да айнып бетмәгән иде әле. Менә Әнвәр абый көлде дә инде, кыш киттең, язгы ташу белән агып килеп җиттең дип.
Рөстәм үзен уңайсыз хис итеп:
— Әнвәр абый мин алай кыланмам дип сүз бирәм.
Хәлләр сорашып сөйләшеп бетергәч Рөстәм район үзәгенә кайтты. Үзләренең йортлары янына килгәч, капканы ача алмыйча басып торды. Чыннан да язның үзенең ниндидер сихри көче бар сыман. Шуңа да Рөстәмнең башына язгы ташудай агып әллә нинди уйлар килде, үткәннәр әле кичә генә булган кебек исенә төште. Рөстәм күзенә бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп алып, калтыраган куллары белән капкагы ачып өйгә керде. Кеше тормаганлыгы әллә каян беленә, өйдә морозильниктагы кебек салкын, әллә нинди куркыныч тынлык урнашкан. Рөстәм өй буйлап каранып йөрде дә, диванга утырып күзләрен йомды да:
— Нихәл инде әнием? Син мине сагындыңмы? Менә синең улың илебез алдында булган бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Алда нәрсәләр көтәсен мин белмим әни, бары шуны әйтә алам, мин сине онытмадым, киресенчә мин сине бик, бик сагындым. Мин бары синең хәлеңне белергә кайттым, ешрак кайтырга тырышырмын әни мине югалтма дип әйтергә генә кайттым әни.
Рөстәм урыныннан торып, үзенә әле яраган киемнәрен алып кире Казанга китте. Район үзәгенә кайтканда Генаның өйдә юк икәнен белде, шуңа да аларга әлегә барып тормаска булды. Рөстәм үзенә квартира тапканчы Сергей белән яшиячәк, шуңа ул туп туры Сергей яшәгән йортка юл алды. Сергей да аны көтеп утырган булып чыкты, Рөстәм ишекне ачып керүгә ул:
— Вот и хорошо, көтә- көтә арыдым иде алайса, әйдә безне кызлар көтә.
— Ничек инде?
— Соң армиядән кайттың бит, Ленам әйтә, бераз утырып алырга, кунак булырга да кирәк ди. Минем Ленам белән дә танышасың, әйдә, әйдә ул кафеда көтә безне.
— Кая барабыз? Нигәдер беркая да барасым килми, ардым мин.
— Кыланма инде әәәә.
— Ярый әйдә киттек, тик озак тормыйбыз ярыймы, мин чыннан да ардым.
Дуслар кафега барып җиткәндә Лена анда иде инде. Җитмәсә әле үзе генә дә түгел, янында ут кебек янып торган чәчле дус кызы Арина утыра иде. Рөстәм бер күрүдә ул кызны бик ошатты, вакыты белән кызга карап алды, аны күзәтте. Яхшы ук исерткеч эчемлек белән уйнап алгач үзен тыныч тоткан Рөстәмнең дә теле ачылды. Ә Арина озын буйлы, матур гәүдәле егеткә чытырдатып ябышты. Әнвәр абыйның әйткән сүзләре дә бик дөрес булып чыкты. Егетләр, кызлар Рөстәмнең кайтуын бер атна бәйрәм иттеләр. Бер атна үткәч ниһаять Рөстәм дә эшкә чыкты. Шактый көч җыеп, чыныгып кайткан Рөстәм өчен эш тә җиңелерәк булып тоелды. Язгы ташу белән беррәттән вакыт та әкренләп үтте. Май бәйрәмнәренә Рөстәм ниһаять район үзәгенә кайтырга булды. Аринаның да Рөстәмнән каласы килмәде, Рөстәм аны көч хәл белән генә үзе белән кайтмаска күндерде. Геналар йортында аны һәрвакыттагыча яхшы каршы алдылар. Ике дус сөйләшә, сөйләшә озак итеп мунча керде. Мунчадан чыккан төшләренә Генаның әнисе Зина апа тәмлеләрен әзерләп куйган иде.
— Рөстәм син мин әйткәнгә үпкәләмә, тик син дөрес эшләмисең. Нигә әйт, нигә син бездән читләшәсең? Армиядән Армиядән кайткач та безгә кайтырга кирәк дип тапмагансың. Бүтән алай эшләмә, ничек кенә булмасын кешегә сөйләшергә, аралашырга туганнар кирәк, гаилә кирәк. Син безне яхшы беләсең, без сине үз улыбыздай яратабыз, шулай булгач безне үз гаиләң дип саный аласың. Без сине күрергә һәрвакыт шат булабыз. Энем син аңла, без сине чыннан да үз итеп күрәбез.
— Рәхмәт Зина апа, мин, мин тырышырмын.
— Сез түгел, син, әгәр аңласаң.
— Ярар.
Рөстәм ирексездән көлеп җибәрде.
Зина апа Рөстәмгә карап:
— Ә син әбиеңнең хәлен белештеңме әле?
— Юк, Зина апа дөресен әйткәндә теләгем дә юк. Ул бит мине үз оныгы итеп санамый һәм моның шулай икәнен күрсәтергә дә курыкмый. Ул мине яратмагач мин нишли алам соң? Ул бит минем барлыгымны белергә дә теләми.
— Ә әтиең, аның турыда ишеттеңме? Гена сиңа сөйләдеме?
— Нәрсә турында? Мин әти, әби турында бик сөйләшергә теләмим, бәлки шуңа да Гена миңа бик сөйләми. Ә нәрсә булган соң әтигә? Хотя ул алкашка нәрсә булсын.
— Рөстәм әтиең төрмәдә бит. Эчеп исереп ниндидер кешене үтергәнче кыйнаган, хәзер төрмәдә утыра, алты ел биргәннәр ди.
— Мин аптырамыйм, шулай бетәсе билгеле иде бит.
— Анысы шулай, тик синең энең бар , танышасың килмиме? Әле бүген дә монда алар, шулай әбиең янына кайтып йөриләр икән дип ишеттем.
— Яхшы бит, әби бөтенесен дә ярата, ә мине..... ә әни белән абыйны күрә дә алмады. Безнең нинди гаебебез булгандыр белмим. Ничек, ничек Зина апа? Бездә бит аның оныклары, әйе оныклары, яратмаган улыннан. Шунысын гына аңлый алмыйм мин, яратмаган улының яңа хатынын ничек ярата башлаган соң ул?
— Белмим..... ярар, әйдә бу теманы ябабыз алайса, .....телисең икән бу хакта бүтән сөйләшмәбез дә.
— Рәхмәт Зина апа аңлаганыгыз өчен.
Ничек кенә ял итәргә теләсә дә Рөстәмгә эшкә китәргә вакыт җитте. Менә кабат юл һәм берүзе яшәгән квартира. Башта үзе генә яшисе килмичә тагын бер егет кертергә теләгән иде, үзенә генә тыныч булганга уйларыннан кире кайтты. Бергә яшәргә риза булучылар да бар иде, ләкин Рөстәм каршы торды.
Рөстәм юлдан арып килеп караватына яткан гына иде, ишек кыңгыравына кемдер басты. Рөстәм иренеп кенә ишекне барып ачты. Ишекнең теге ягында утлы чәчләрен туздырган, авызында живачка чәйнәп Арина басып тора иде. Ул Рөстәмне күрүгә:
— Привет.
— Привет.
--Керергә ярыйдыр бит?
— Ә нигә Арина? Мин бүген бик каты арыдым, үтереп йоклыйсым килә.
Арина Рөстәмне төртеп эчкә үтте дә, диванга утырып:
— Син мине начар кыз дип уйлыйсың инде шулаймы? Әти - әнисенең иркә кызы.....
-— Син бит үзең шулай уйларгә мәҗбүр итәсең. Үз үзеңне ничек тотуга ихтибар итеп кара әле, әгәр мин башкача уйлавымны теләсәң.
— Ладно инде.....не будь занудой.
— Ә нәрсә?
— Минем бүген күңелемне күтәрәсем килә, болай да минем настроение начар. Әти белән ачуланыштык, эчеп исерәсем, онытыласым килә. Әйдә эчик әле ә? Теләмәсәң эчмә, бары янымда гына утырып тор.
Рөстәм аш бүлмәсенә чыгып өстәлгә стакан, суыткычтан Зина апа биреп җибәргән күчтәнәчләрен куйды да:
— Әйдә кил монда, рәхәтләнеп эчә аласың.
Арина өстәл янына килеп, үзе алып килгән аракыны стаканга салды да , стаканны кулына тотып:
— Үтенәм бер тапкыр булса да минем белән эч инде, үземә генә как то не так.
Ә бер булгач була инде ул. Арина белән Рөстәм яхшы гына эчеп, иртәнге якта икесе бер караватта йоклаган иде.
Дәвамы бар.