Литература
23 Марта 2023, 07:00

Бәхет кыйпылчыклары

Автор: Гөлчирә Галимова.  Тугызынчы бүлек. Рөстәм белән Сергей бер берсенә карап куйдылар. Горур гына башын күтәреп бүлмәгә 60 яшьләр тирәсендәге, тал чыбыктай нечкә, үзе озын буйлы кыз- хатын килеп керде дә:Нигә мине акча артыннан йөрергә мәҗбүр итәсез сез ә? Үзегез китереп бирәбез дип сөйләштек бит, и нәрсә инде? Акча артыннан аякларымны талдырып үзем йөрергә тиешме мин?

Бәхет кыйпылчыкларыБәхет кыйпылчыклары
Бәхет кыйпылчыклары

Рөстәм белән Сергей бер берсенә карап куйдылар. Горур гына башын күтәреп бүлмәгә 60 яшьләр тирәсендәге, тал чыбыктай нечкә, үзе озын буйлы кыз- хатын килеп керде дә:
Нигә мине акча артыннан йөрергә мәҗбүр итәсез сез ә? Үзегез китереп бирәбез дип сөйләштек бит, и нәрсә инде? Акча артыннан аякларымны талдырып үзем йөрергә тиешме мин?
— Саймә апа без акча бирергә теләгән идек, шулай килеп чыкты, гафу итегез. Ант итәбез бүтән мондый хәл килеп чыкмас. Тик, тик......
Сергей сүзен әйтеп бетерә алмый Рөстәмгә карап куйды, нишлим дип әйтергә теләгән кебек , башын селкеп дустына ымлады. Рөстәм исә иң башларын күтәреп:
--Белмим.
Саймә апа бер Рөстәмгә, бер Сергейга карап:
— Йә нәрсә карашасыз, кайсыгыз акча бирә миңа?
— Саймә апа гафу итегез, бүген безнең акчабыз юк, тик иртәгә үк без сезгә акча китереп бирәбез. Бу......
— Ничек юк?
— Саймә апа безнең дустыбыз, өченче квартирант безнең акчаларны урлап киткән. Үзебез дә в шоке. Нәрсә эшләргә белмибез. Безнең бригадир яхшы кеше, ул безгә аванс биреп торачак дип уйлыйбыз.
Саймә егетләргә сынап карап торды да:
— Менә нәрсә егетләр.....мин яшәгән кеше, бер генә алданасым килми. Әгәр иртәгә акча булмый икән , әйберләрегезне җыеп чыгып китәсез.
— Рәхмәт Саймә апа. Без иртәгә үк сезгә акчаны үзебез китереп бирәбез.
Саймә апа чыгып китүгә Сергей Рөстәмгә :
— Син чыннан да Әнвәр абый акча бирер дип уйлыйсыңмы?
— Без бит эшлибез, димәк акча алачакбыз, шулай булгач аванс бирер дип уйлыйм.
Егетләр ашыга, ашыга эшкә барды. Иң беренче эш итеп алар Әнвәр абый янына килеп эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирделәр. Әнвәр аларны тыңлап бетергәч:
— Бик, бик булышыр идем, тик булдыра алмыйм. Кичә зарплата биргәннән калган акчаны мин төзелеш өчен кирәкле материалларга бирергә өлгердем шул. Эх, бер көн алдан сорасагыз, яисә кичә кич сораган булсагыз иде. Акчаны да бүген иртүк биреп калдырмас идем. Нигә әйтмәдегез соң?
— Без бит Бахром акчалар белән качасын белмәдек.
— Гафу итегез егетләр....... бәлки мин барып сөйләшеп карармын хуҗагыз белән? Бер атнадан акча була диярмен, бәлки миңа ышаныр ә?
— Рәхмәт Әнвәр абый, яхшы булыр иде .
Шулай эшләделәр дә, эштән соң Әнвәрнең машинасына утырып Саймә апаларга киттеләр. Тик ничек кенә сөйләшеп, вәгъдәләр бирсәләр дә, Саймә каршы булды. Әйберләрне җыярга ике көн вакыт биреп квартираны бушатырга кушты.
— Нәрсә эшләргә? Кая барырга соң безгә? Акча булмагач безне башка фатирга да кертмиләр.
Сергей бетереп тә төшенкелеккә бирелде. Әнвәр егетләрне тынычландырырга тырышып:
— Менә нәрсә егетләр, әйберләрегезне алыгыз да төзелешкә барыгыз. Анда бер бүлмәгә урнашырсыз, әлегә шунда яшәп торырсыз. Берничә көн түзәрсез инде, ә мин ничектә сезгә булышырга акча табармын.
— Рәхмәт Әнвәр абый.
Ике көннән әйберләрен җыеп егетләр төзелешнең икенче катына менеп урнаштылар. Әлеге дә баягы дигәндәй, утиплителләрдән карават , поддоннардан өстәл, урындыклар ясадылар. Тәрәзәдән салкын кермәсен өчен плёнка белән томаладылар. Үзләренчә көлеп тә алдылар, янәсе хәзер эшкә барыр өчен автобус та көтеп торырга кирәкми, ярты сәгать булса да озаграк йоклап та була.
Бүген тагын соңга хәтле калып эшләргә туры килә. Бер яктан егетләр шатланды гына, чөнки аларга хәзер өстәмә акча, башка вакытка караганда да күбрәк кирәк. Эш беткәч тә арган килеш әллә кая китеп барасы юк, бүлмәләре якын. Менә алар үзләре белән алып килгән чәйнек белән чәй кайнатып эчтеләр , быстрый аш пешереп ашадылар да, утиплитель өстенә менеп яттылар.
— Рөстәм безгә төзелешкә якынырак фатир эзләргә кирәк булачак. Автобус белән йөрмәгәч экономно да булачак. Берәр айга алдан түләп куйсак та яхшы була на всякий случай. Йә ничек уйлыйсың син?
— Син хаклы дип уйлыйм. Ярый әйдә йоклап алыйк, иртәгә тагын машина бушатасы бар.
Сергей дәшмәде, ә нәрсә әйтсен ул? Монда әйтергә сүз юк. Шундый ук уйлар белән Рөстәм дә йоклап китте. Ләкин йокысы гына йокы булмады. Төн уртасында ул бик каты туңып уянды. Якында утиплитель өстендә , дустының да дүрткә бөкләнеп ятканын күрде. Рөстәм урыныннан торып чәй куеп җибәрде, кайнар чәй эчеп җылынырга иде исәбе. Ләкин урынына ятуга ул тагын туңа башлады. Үзе дә сизмәстән уйлаган уеннан ул үзе дә куркып калды. Әйе, әйе, аларга бер булса да юргангы элекеге квартирадан алып китәргә кирәк иде . Тик хәзер соң, иртәгә иртүк машина бушаткан өчен бирелгән өстәмә акчага аларга юрган алырга кирәк булыр дип уйлады ул. Ә иртә белән ул уеннан чыгып әбисенә шалтыратырга булды.
— Әби хәлең ничек?
— Ярыйсы. Менә Рәшит абыең кайткан иде, аның белән сөйләшеп утырабыз. Синең хәлләрең ничек?
— Ярый инде, әби сиңа бер үтенечем бар иде. Безнең акчаларны урладылар, шуңа да квартирдан китәргә куштылар. Әлегә төзелешнең бер бүлмәсендә яшибез. Кыен булмаса миңа бер одеал яисә үзеңә кирәк булмаган бер плед булса да җибәр әле, төннәрен бик салкын, автобуска куеп җибәрсәң мин вокзалга барып алыр идем. Чыннан йоклаганда бик салкын, ә яңа фатирга урнашырга әлегә акчам җитми.
— Ярар җибәрермен, бүген түз инде, минем вакытым юк, ә иртәгә төшке аштан соң җибәрермен.
— Соң әби автобус капка төбеннән үтә бит.
— Мин автобус саклап утыра алмыйм бит инде, әйтәм бит минем кунакларым бар дип.
— Ярар рәхмәт әби.
Әйе иртәгә диде, тик әле бүгенге төн бар бит. Рөстәмнең әбисенә бик каты ачуы чыкты, ләкин нәрсә эшли ала соң ул?
Төшке аш вакыты җитте, Рөстәм Сергейга туры карап:
— Син үпкәләмә, әллә ниләр дә уйлама, тик мин үземне хаклы дип уйлыйм.
— Соң син бернидә әйтмәдең бит үпкәләргә.
— Вообщем без йоклаганда бергә йокларга тиеш........Мин бүген бик каты туңдым, синең дә туңганыңны беләм. Просто бергә йокласак җылырак булыр иде дим. Иртәгә әби одеал җибәрәм диде. Аннары йокларга ятканда тәрәзәне утиплитель белән капларга кирәк булыр.
— Анысы мин дә шулай уйлаган идем. Чыннан да җылырак булыр. Төн үткәнне көч хәл белән көттем. Хотя....
— Хотя, нәрсә хотя....
— Мин бая Николай белән сөйләшкән идем, короче ул безгә бераз исерткеч эчемлек кулланырга куша. Кайнар кан туңарга ирек бирми, салкында түзәргә булыша ди.
Чыннан да бераз эчкәннән ни була? Без яңа квартира табып урнашканчы гына.
— Белмим дә инде нәрсә әйтергә дә. Бер яктан ул хаклы, тик шикләндерә, ә әгәрдә ияләшеп китсәк?
— Син нәрсә инде дустым, ул слабый кешеләр генә ияләшәдер инде, ә без синең белән слабыйлармы?
— Ярар алып куярбыз, туңмасак эчмәбез, шулай бит?
— Шулай.
Кичке эштән соң егетләр ашарга алган вакытта бер бутылка аракы да алып кайттылар. Караңгы төшеп йокларга яткач егетләр икесе бер ук вакытта туңып уяндылар. Икесенең дә тешләре тешкә бәрелә, тәннәре калтырый. Сергей Рөстәмгә карады да:
— Син теләсә нишлә, ә мин эчәм теге даруны. Минем туңып үләсем килми.
— Бүтән чара булмагач нишләргә инде, мин дә бик каты туңдым.
Бераз гына эчәбез дигән егетләр, җылына алмыйча бутылканың төбенә төшкәннәрен аңламый да калдылар. Кем белә инде бәлки артык каты туңган булгангамы, алар әле дә җылынып бетми утиплитель арасына ук кереп яттылар. Иртә белән Сергей көч хәл белән аягына басты, аның башы бик каты авырта иде. Ә менә Рөстәм үзен яхшы хис итте. Сергей Рөстәмнең бу халәтен аңламыйча:
— Аңламадым, син төнлә үзең эчмәдеңме әллә? Вроде син дә эчтең, ә баш минеке генә авырта. Юк, син точно эчтеңме? Чтооооо? Мин үзем генә бер бутылка бушаттыммы?
— Эчтем мин дә, белмим нигә минем башым авыртмыйдыр.
— Класс.
Көн тагын үз мәшәкатьләре белән үтеп китте. Төшке аштан соң әбисе пледны автобус белән биреп җибәрүе хакында шалтыратып әйтте. Менә бу инде Рөстәм өчен чыннан да зур шатлык иде. Рөстәм Сергей белән сөйләшеп вокзалга барып плед салынган сумканы алып та кайтты. Кич җитеп, йокларга ятыр алдыннан Сергей бер бутылканы ачып:
— Әйдә бераз булса да кабып ятыйк, төн уртасында туңарга өлгергәч эчсәк тә җылына алмыйбыз.
— Бүген бит безнең плед бар - дип Рөстәм сумкадан әбисе җибәргән пледны чыгара башлады. Ләкин пледны күрүгә сызгырып ук җибәрде. Әбисе аңа идәнгә дә җәергә куркыныч плед биреп җибәргән булып чыкты. Рөстәм пледны идәнгә бәреп, телефонын кулына алып, әбисенә шалтырата башлады.
— Әби сәләм.
— Сәләм улым, мин сиңа плед җибәргән идем, алгансыңдыр бит?
— Әби син көләсеңме? Рәхмәт инде, син мине кеше көлкесенә калдырасыңны белсәм сорамас идем дә. Ул пледны аяк астына да салмыйлар әби.
— Соң син үзең искене җибәр, төзелешкә кирәк дидең бит.Мин ярыкларга тыгарга ярар дип уйлап җибәрдем дә инде.
— Әби мин сиңа төзелештә салкын, йоклаганда бик туңам дидем.
— Әй, картлык инде, аңламаган булсам гафу ит.
— Синең гафуың белән мин нишли алам соң? — дип Рөстәм телефонын сүндереп:
— Сергей син салмадың что-ли әле?
Дуслар тагын бер бутылка бушатып утиплителләр арасына кереп яттылар.
Икенче көнне иртүк аларның бүлмәсенә Әнвәр абый кереп:
— Әйттем бит мин сезгә озак көттермәм дип, мин җүн бәядән фатир таптым. Җитмәсә каршыда гына, ә акчасын зарплата алгач түләрләр дип сөйләшеп тә куйдым.- дип , поддоннардан ясалган урындыкка килеп утырды.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас