Литература
22 Марта 2023, 11:50

Бәхет кыйпылчыклары

Автор: Гөлчирә Галимова. Сигезенче бүлек. Авыл мунчасы, арыганлык үз зшен эшләде, бүген Рөстәм яңа туган бала сыман тәмле итеп йоклады. Йокысыннан уянгач та әле шактый гына вакыт урыныннан торып китәсе килмичә ятып торды. Күптән, әйе, күптән аның шулай йоклаганы юк. Гена килеп янына утырмаса, Рөстәм әле дә ятыр иде.

Бәхет кыйпылчыкларыБәхет кыйпылчыклары
Бәхет кыйпылчыклары

Авыл мунчасы, арыганлык үз зшен эшләде, бүген Рөстәм яңа туган бала сыман тәмле итеп йоклады. Йокысыннан уянгач та әле шактый гына вакыт урыныннан торып китәсе килмичә ятып торды. Күптән, әйе, күптән аның шулай йоклаганы юк. Гена килеп янына утырмаса, Рөстәм әле дә ятыр иде.
— Менә бит спящий красавец, и нигә ятасың инде? Нигә уянгач урыныннан торып чыкмыйсың син ә ?
— Беләсеңме,? ..... Мин үземне яңа туган баладай хис итәм, җаныма, тәнемә, күңелемә рәхәт бүген. Хотя син нәрсә аңлый аласың соң? Мине аңлый алырсың дип уйламыйм мин. Бәхетеңә синең язмыш юлыңа бары тик уңышлар язылган дип беләм.
— Рөстәм сииииии.......
--Кирәкми Гена, син дә , мин дә аңлыйбый нәрсә турында сүз барганын. Кирәкми, үткәннәр үткәндә калсын, ул хакта уйлыйсым килми минем. Синең бәхетле булып яшәвеңә мин бары шат кына. Минем дә Алла теләсә әнием терелер дә, мин дә җир йөзенең иң бәхетле баласы булам.
— Амин шулай булсын. Ә әлегә әйдә чәй эчәргә, әни син уянганчы кыстыбый да пешерергә элгерде. Сине ярата ул, тәмлеләр ашап китсен дип сөйләнә, сөйләнә пешерә, чыннан да мин бераз көнләшә дә башладым.
Тик Рөстәмгә генә тәмле ашап чәй эчәргә язмаган. Өстәл артына утырып, бармак араларыннан, кыстыбыйга җәлләмичә яккан майны агыза, агыза тәмле итеп ашый башлаганнар гына иде, Рөстәмнең телефоны шалтырады. Майлы кулларын тиз генә сөртеп, ул телефонны алып:
— Әйе апа тыңлыйм.
— Рөстәм, Рөстәм энем......апам.....апам безне ташлап китте бит. .....Энем тизрәк килеп җит, үтенәм озаклама. Мин, мин ничек әйтергә дә белмим, сиңа авыр икәнен дә беләм, әйтмичә дә булмый, әниең бит........Бер генә дә бу хәбәрне сиңа үземә әйтергә туры килер дип уйламадым иде. Энем авыр кайгыңны уртаклашам.
Таш кебек катып киткән, телефоннан сөйләшкән кешегә җавап бирмәгән Рөстәмгә карап, Генаның әнисе эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды. Ул Рөстәмнең иң башына кулын куеп:
— Энем кайгыңны уртаклашам, әниеңнең урыны җәннәт түрләрендә булсын. Ә хәзер чәй эчеп, ашагыз да юлга җыеныгыз. Улым син Рөстәм белән барасың, дустыңны авыр минутларында үзен генә калдыру яхшы булмас. Рөстәм, энем бу сүзләрем әлегә урынлы да түгелдер, тик белүеңне телим, син һәрвакыт безнең ярдәмгә ышана ,безгә таяна аласың. Әйе әнине югалту авыр, ләкин ничек кенә булмасын син яшәргә тиеш . Син Гена белән бергә туры безгә кайт, без хәзер синең гаиләң энем. Бергә, бергә кайгыларны кичерү дә җиңелерәк булыр.
Рөстәм генә бернидә әйтә алмады, ул әкрен генә җыенып урамга чыкты.
Әлмәткә барып әнисен күмгән минутларда да Рөстәм үз үзен белештермичә йөрде. Кабер казып әнисен кара җир астында калдырып, өстенә туфрак бәрә башлагач та ул дәшмәде. Ә кешеләр берәм, берәм таралып, әнисе кабере янында калгач, ул әнисе кабере янына тезләнеп ачы күз яше түкте.
— Әни нигә мине үземне генә калдырып киттең инде ә? Миңа нишләргә хәзер синнән башка әйт. Әйт, миңа нишләргә? Мин берүзем нәрсә эшли алам соң әни?
Рөстәм кабер өстеннән җирне ала башлап:
— Нигә, нигә дип мине калдырдың дим әни? Ишетмисеңме әллә? Хәзер, хәзер мин синең өстеннән туфракны алам, сиңа туфрак күтәреп ятырга да авырдыр. - дип ашыгы, ашыга кабер өстендәге туфракны кырыйга төртә башлады. Аның нишләгәнен карап торган Гена түзмәде:
— Нишлисең Рөстәм? Син нигә әниеңне борчыйсың ә? Әниеңнең җаны булсада тынычланып ятырга тиеш. Үтенәм дустым, әниең оҗмах түрләрендә урын алсын. Күз яшьләрен, бу коланышларың белән әниеңне борчуга саласын бит.
Рөстәм каралган куллары белән башын тотып:
— Мин нишләргә тиеш соң хәзер? Мин белмим, белмим нишләргә дә дустым. Белсәң иде миңа ничек авыр икәнен.
— Белмим дустым, тик бик яхшы аңлыйм. Әйдә, әйдә дустым, каберне җайлыйк, кабер өстеннән алган туфракны кире өеп куярга да , өйгә кайтабыз .- дип Гена кабер өстен җайларга булышып:
— Әйдә кайтабыз, синең икенче гаиләң бар хәзер, әйдә, апаң белән саубуллашабыз да өйгә кайтабыз.
Әнисен югалту кайгысы Рөстәмне бетереп тә аягыннан бәреп екты, бик, бик укырга барырга теләге булса да, укырга китмәде. Бөтен буш вакытын эшкә багышлады. Әллә нигә бер район үзәгенә дә кайткалап йөрде. Әтисеннән бер хәбәр дә булмады, әбисеннән сорагач кына, аның яңа хатын белән никахлашып яши башлавын һәм тагын бер улы дөньяга аваз салганын белде. Район үзәгенә кайткач та күбесенчә Геналарга тукталды. Ә үз йортларына бары тик барып карап килә иде. Менә бүген дә теләр теләмәс кенә капка ишеген ачып ишегалдына үтте. Вакыт дигәне монда да бернәрсә дә җәлләмәгән. Ишегалдына билдән чирәм үскән, ачык кулын чирәм арасында үсеп утырган көчеткән дә яндырып алды. Бакча ягында да үлән белән бергә тигәнәк тә бакчага хуҗа булган кебек башларын калкытып утыра. Бик авыр күренеш, Рөстәм күзләрен йомып басып торды. Тормышының нигә шундый булуын аңлый алмады ул. Менә хәзер берүзе ул тормыш сукмагыннан атлап барырга тиеш. Әйе, кайчандыр тавыштан туеп берүзе калып, тынычлыкта калып утырасы килде аның, бик килде. Ә теләге генә үзедә сизмәстән кабул булды. Эх әни, бер генә тапкыр булса да кар керәп кер, утын әзерлә, этеңне ашат, печән чап дип әйтсәң иде. Яраткан тимер атымны да ташлап яннарыңа очып килер идем дә, һәрвакыттагыча " Будет сделано Мадам" дип чыгып китәр идем. Үткәннәр, кире кайтара алмаслык мизгелләр. Юк, Рөстәм начар малай булмады, тик яшьлек бер генә килә бит, ә хәзер Рөстәмгә вакытыннан алда үсеп, олыларча фикер йөртергә, зурларча авырлыклар үтеп тормыш алып барырга кирәк. Ә монысы бер Алла кулында, алда ниләр көтәсен беркем дә белми шул.
Рөстәм кунак булып, сый хөрмәтләре өчен рәхмәтләрен әйтеп кире төзелешкә китте. Дуслары Бахром белән Сергей Рөстәмнең күңелен күтәрергә теләсәләр дә, барып чыкмады, соңгы арада кайгы эчендә йөргән Рөстәм үз эченә кереп бикләнде. Аны бернәрсә дә кызыксындырмады, бернәрсәгә дә исе китмәде. Җиргә әкрен генә салкын көз килде. Нечкә генә сызгырып килгән салкын җил агач яфракларын җиргә койды. Күңел кылларын тибрәтеп вак кына яңгырлар ява башлады. Рөстәмнең ачы сагышын аңлаган кебек , күк йөзен кара болыт каплады, көннәрне суытты. Бәлә үзе генә йөрми дигән сүз Рөстәм үзенә кагылыр дип күз алдына да китермәгәндер. Әйе, чыннан да , бөтен кайгыны, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер табыннан ашаган дусты үзен шундый хәлдә калдырасын Рөстәм дә уйламаган иде.
Бүген төзелештә тагын эш кызу булды. Берсе артыннан берсе килгән машиналардан товарлар, төзелешкә кирәкле материалларны бушатырга кирәк иде. Бригадир Әнвәр абый кабат егетләргә өстәмә акча түләп, эштән соң калып эшләргә тәкъдим ясады. һәрвакыттагыча егетләр бик теләп риза булдылар. Алай гына да түгел, бүген аларның зарплата ала торган көннәре. Менә нинди бәхет, акча өстенә акча була. Тик менә бүген аларның квартира өчен акча түли торган көннәре, җитмәсә зарплата акчасы да кесәдә йөри.
— Карагыз әле дуслар, әйдә беребез квартира хуҗасына акча илтеп кайтабыз. Ул бит килә бүген, безнең эштән кайтмаганыбызны белми. Ә зарплата да кесәдә йөри, и не малые деньги, ә төшеп калса? Минемчә акчаларны өйгә кайтарып куйсак яхшы булыр иде. Җитмәсә безгә кич нәрсәдер ашарга да кирәк бит, соңга хәтле калып эшләгәнебезне белмәдек. Өйгә кайткан кеше кибеттән нәрсә булсада алып килер иде, капкалап алырга дим. Йә , нәрсә уйлыйсыз?
— Син әйттең, и флаг тебе в руки. Дуй әйдә, квартира хуҗабыз усал, соңга калып йөргәнне яратмый.
Сергей дөрес әйттемме дигән кебек Рөстәмгә карап :
— Син ничек уйлыйсың?
— Әйе, чыннан да акчалар югалса нәрсә эшләрбез? Акча бик кирәк, җитмәсә мин Әлмәткә, барырга апага сүз биргән идем. Бахром бар син йөгер, без сине прикроем, эш белән китте диярбез. Әнвәр абый акыллы кеше, ул аңлар.
Булган акчаларны җыеп Бахром ашыгып китеп тә барды. Тик шул китүеннән ул бүтән килмәде. Ул киткәч берничә сәгать үтеп ул күренмәгәч, дуслар бригадирдан сорап өйгә кайттылар. Ләкин Бахром өйдә дә юк иде. Булган ризыкларын ашап, үз уйларына бирелеп егетләр караватларына яттылар. Шунда кисәктән генә Сергей торып утырды да:
— Мин конечно не уверен, но Бахром по ходу нас кинул.
— Син нәрсә инде? Ул алай эшли ала дип уйламыйм.
— Бәлки, бәлки...... Исеңдәме, беркөнне мырлап утырды, типа: " Әти сүгә, өйгә кайтмыйсың, туганнарыңны оныттың, әниең белән без үлгәнне көтәсеңме, акчаң ал да өйгә кайткан бул"" дип әйтте " диде. Менә, менә эш нидә. Ул бит болайда туйга акча эшләргә килдем дигән иде.
— Бу бит әле безне акчасыз калдырырга дигән сүз түгел. Бәлки нидер булгандыр ә ? Әйдә көтеп карыйк, булмаса полиция хезмәткәрләре нә хәбәр итәрбез.
— Нәрсә дип? Без бит договор белән эшләмибез, только на доверии, шулай булгач аны каян эзләп тапсыннар ди? Әнә шкафны ачып кара әле ышанмасаң, ант итәм, аның киемен син тапмыйсың.- дип Сергей шкаф ишеген ачып карады. Дөрестән дә анда аның киемнәре юк иде, алай гына да түгел, дусларының чистага гына кияргә тоткан кайбер киемнәрен дә алып киткән булып чыкты ул. Әйе, Сергей чыннан да хаклы булып чыкты.
— Нишлибез инде хәзер ә? Иртәгә иртүк хуҗабыз килә, нинди акча бирәбез? Өстәмә эш өчен бирелгән акча да җитмәячәк бит. Әгәр без аңа түләмәсәк ике дә уйламый квартирадан куачак. Башка квартира тапсак та башта акча таләп итәләр бит. Безнең хәтта ашарга да акча әз хәзер.- дип,
Сергей кире караватына сузылып ятты.
— Белмим миндә нәрсә әйтергә.
Рөстәм чыннан да аптырап калды. Бүлмәдә тынлык урнашты . Икесенең дә булган хәлгә ышанасы килми иде. Үз уйлары белән егетләр йоклап китте. Иртә белән алар әле чәй эчәргә дә өлгермәгән иде, үз ачкычы белән ишекне ачып квартир хуҗасы килеп керде.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас