Литература
21 Марта 2023, 10:15

Бәхет кыйпылчыклары

Гөлчирә Галимова. Җиденче бүлек. Кем белә инде бу мизгелдә Майҗамал апа нәрсә кичергәнен. Кеше тормышы кара урман, ә урман эчендә чатырманнары да очрый. Һәр кеше үзенчә дөрес һәм ул гына хаклы дип уйлый. Ләкин һәр кешенең үз уйлары була һәм үзенең мәшәкатьләре, үзенә генә хас булган фикере. Беркем дә белми ул кеше нинди кичерешләр аша үткәнен һәм нигә ул шундый тормышка риза булып яшәгәнен.

Бәхет кыйпылчыкларыБәхет кыйпылчыклары
Бәхет кыйпылчыклары

Кем белә инде бу мизгелдә Майҗамал апа нәрсә кичергәнен. Кеше тормышы кара урман, ә урман эчендә чатырманнары да очрый. Һәр кеше үзенчә дөрес һәм ул гына хаклы дип уйлый. Ләкин һәр кешенең үз уйлары була һәм үзенең мәшәкатьләре, үзенә генә хас булган фикере. Беркем дә белми ул кеше нинди кичерешләр аша үткәнен һәм нигә ул шундый тормышка риза булып яшәгәнен. Нигә, ничек килеп чыга ул нәфрәт уты? Кая китә җылы назлар, хөрмәт, кеше аңлау дигән әйберләр? Әйе, кешене төрле яклап гаеп итеп була, ләкин без уйлап җиткермибезме кешене аңлап карау турында? Ә ярдәм кулы сузу хакында әйтеп торуның мәгьнәсе юктыр да. Нигә кешеләр тупаслана, нигә кешегә өстән карый? Нигә соң гел кешене гаеп итергә генә торабыз соң? Бу очракта нәрсә эшләргә? Уйлар, уйлар, менә шул уйлар вакыты белән безне утка сала, учакта яга, ачы җилләр белән әллә кайларга алып китә сыман. Менә Зөбәйдә дә урыныннан әкрен генә торып:
— Майҗамал апа кабат әйтүем өчен үпкәләмә, тик мин барыбер аңлап бетерә алмыйм сине........ Майҗамал апа аңлыйм, үткәннәрен синең йөрәгеңне яралаган, дошманыңа да бу кичереш аша үтәргә теләмисең, ......тик шулай да оныкларыңның нинди гаебе бар? Ә Зәйтүнә сезгә нинди начарлык эшләде соң? Сез бит аны гел үзегездән ерак тоттыгыз. Ә иң мөһиме Рафыйк, ...... әйе сезне көчләгәннәр, шуннан соң гына бала тапкансыз, тик ул бу дөньяга килүе белән гаеплеме? Сез бит аны алдыра ала идегез, тапкансыз икән димәк сез аның алдында бурычлы, һич югында балалар йортында калдыра ала идегез. Чыннан да балалар йортында үссә бәлки мондый вәхши җан булып үсмәгән дә булыр иде . Сез аны гел кыерсытып үзегездән ерак тоткансыз, менә нинди тәрбия биреп үстергәнсез. Аның шундый булуына аңа түгел, сезгә үпкәләргә кирәк.
— Ә син нишләр идең соң минем урында булсаң?
Майҗамал апа ачу катыш нәфрәт белән Зөбәйдәгә карап:
— Ул вакытта кешеләре дә, вакыты да башка иде. Минем урында булсаң ул кичерешләрдән соң күптән асылыныр идең.
— Әйе асылыныр идем, яратмаган баланы тәрбияләгәнче, иблис баласы үстергәнче асылыныр идем.....Тик мин ятим бала нәрсә кичергәнен бик яхшы аңлыйм. Нәрсә хис итә соң бала язмыш юлы аның йөрәген яралагач? Бушлык, караңгы тирән упкын һәм һәрвакыт аны гаепләргә теләүче, аны аңлый алмый торган кешеләр янында. Ул белми, үзенең кечкенә йөрәге белән аңлап җиткерә алмый син аңа яхшылык теләгәнне. Бик, бик көч күп кирәк үзеңнең аңа яхшылык теләгәнеңне исбатлар өчен. .....Мин дә иремнең сеңлесенең кызын үстерәм. Әти әнисе машина һәлакәтендә үлделәр. Ә сигез яшьлек баланы без үзебезгә алдык. Әти, әни назы тоймаган баланың кичерешен тою бик кыен. Без биргән наз аларга аз, алар үз әти әнисен сагынып, көтеп яши, чит кешегә үзләрен кирәк түгел дип уйлый. Күпме генә ихтибарыңны аларга бирсәң дә, йөрәгендәге бушлыкны тутыра алмыйсың. Хәтта синең яратуыңны белә башласа да, йөрәкләрендә әниләренең урынын ала алмыйсың. Ә син Майҗамал апа үз балаң өчен көрәшә алмагансың. 18 яшь ул 14 түгел, бераз акыл белә торган вакыт һәм син көчләүчене җазага тарта ала идең. Ярар, Алланың рәхмәте үзе тигезләр....... Бу юлы без сиңа ышанабыз, Рөстәмне карарга булышырсын дип өмет итәбез.
— Киткән вакытта хәбәр бирерсез, ә сиңа килен терелергә язсын, терелергә язсын Ходаем. Сау булыгыз.
Бу сүзләр Рөстәмнең йөрәген мең кисәккә бүлде. Ике төзен кочаклап идәндә тыңлап утырган Рөстәм, әрлегеннән беләген каты итеп , каны чыкканчы тешләде. Күзләреннән язгы ташу суларыдай күз яшьләре акты.
Үткәннәр, үткәннәр, үткәннәр,
Йөрәкне яндыра, телгәли,
Әрнүләр, сагышлар онытылмый
Төшләргә кайвакыт кергәли.
Йөрәкне яндырып торган уйлар бүген тагын Рөстәмгә йокларга ирек бирмәде. Күзен ачып караватына торып утырды да, телефонын алып әнисенә шалтырата башлады. Ләкин теге яктан әнисе түгел, ә Зөбәйдә апа телефонны алып:
— Привет, привет, хәлләрен ничек энем?
— Рәхмәт апа яхшы, менә эшкә җыенам. Апа ә нигә әни үзе телефонны алмады?
— Энем апаны төнлә хастаханәгә илтергә туры килде, бераз хәле авыраеп киткән иде. Ә телефон өйдә калган, мин бераздан кабат барам, баруга апага әйтермен син шалтыратты дип. Бераз әйберләр алырга кайткан идем, апа сиңа үзе кире шалтыратыр ярыймы?
— Апа ә әни..... ә әни чыннан да үлмиме??
— Син нәрсә инде? Энем әллә елыйсың инде? Энем аның авыруы шундый бит, нишлисең инде.......
— Апа рәхмәт сиңа әнине калдырмадың, гел янында булган өчен рәхмәт.
— Рөстәм син Әлмәткә килеп яшәргә уйламадыңмы?
Бәлки сиңа да бергә, бергә булгач яхшырак булыр иде.
— Юк апа, әнине ул хәләттә күреп минем йөрәгем көчлерәк авыртыр иде.
— Ә әби, әбиең нәрсә?
Рөстәм бераз дәшми торгач:
— Без сөйләшеп торабыз, бу атнада кунакка кайтырга җыенам, мунча да ягам диде.
— Эшең авырдыр инде энем?
— Түзәрлек апа.
— Ә яшәү, яшәү, ашау якларын ничек? Әниеңә акча җибәреп ач ятасыңмы?
— Аллага шөкер яхшы, акчам да җитә. Әйттем иде бит инде, дуслар белән бергә эшлибез, бергә яшибез, алай җиңелерәк тә әле. Озакламый мин укырга керәм, ә анда укучыларга тулай торак бирү каралган икән.
— Син үзеңне кара инде ярыймы, көннәр дә салкынайта бара, төннәр дә салкын. Син киемнәреңне алып кил, туңып йөрмә.
— Апа бү атнаны кайтам дидем бит инде.
— Ярар, ярар, исән сау гына эшләп йөр эшем, сау бул.
— Сау бул апа.
Менә тагын яңа эш көне башланды. Бүген нигәдер Рөстәмнең эшкә барасы килмәде. Тәбрис абый үткән көн өчен ачуын алыр төсле тоелды аңа. Бары бер өмет, бригадир Әнвәр абый гына аларны яклый ала.
Бүген башка көнгә караганда да эш күп иде. Яңадан төзелешкә кирәк яраклы товарлар кайтты. Егетләргә көне буена эш табылды, күпме товарны машинадан бушатып ташырга кирәк булды. Ләкин шунысы шатландырды, Әнвәр абый аларга товар ташыган өчен өстәмә акча язам диде. Эшли, эшли төшке аш вакыты җиткәне сизелмәде дә. Тәмле итеп ашап алгач, егетләр кабат утиплителләр өстенә сузылып ятты. Бу юлы инде алар үзләренә урынны башка бүлмәдә әзерләде, теге бүлмәгә тагын Тәбрис абый килүдән курыкты алар. Төнлә уйланып йоклый алмаганлык үзенекен эшләде, Рөстәм изрәп йоклап китте.
Бүген тагын көне матур, Рөстәм чалгысын тотып тимер юл буена барып печән чабып, бозауларга кертеп бирде. Аннары өйгә кереп этенә ризык алды да, ишегалдына чыгып аны эзли башлады. Ләкин Рекс хуҗасы янына килергә ашыкмады. Рөстәм янә этенең исемен әйтеп чакырды, тик ул кабат күренмәде. Рөстәм урамга чыкты, эт анда да юк иде. Ул тимер юл буена чыгып этен эзли башлады, шунда никтер бары ике генә вагон таккан поезд үтеп китте. Рөстәм башта аптырап карап калды, аннары эте исенә төшеп кире борылып китмәкче иде, соңгы вагон артында әнисе басып торганын күрде. Ничек инде әнисе вагон артына баса алган? Нигә ул вагон эченә кермәгән? Ә иң мөһиме кая бара ул бернидә әйтмичә? Рөстәм поезд артыннан чабырга гына теләгән иде, аның янына эте килеп аягына башын куеп иркәләнә башлады.
— Тукта, тукта әле, Рекс дим, тукта, минем әнине куып тотасым бар.
Тик эт тә бирешмәде, күбрәк аның аягына башын ышкыды, ә үзе нидер чинады. Рөстәм башын бутап җибәрде дә күзен ачты. Аның каршысында басып торган Бахром:
— Озак йоклыйсың, уятып та булмый үзеңне. Безгә тагын бер машина бушатырга диделәр.
— Ярый, ярый Бахром, бара торыгыз, мин хәзер килеп җитәм, әнигә генә шалтыратып алыйм инде.
Рөстәм үзенең төш күрүен аңлады, тик әнисе өчен бик борчылды. Шуңа телефонын алып тизрәк шалтырата да башлады. Тик телефонны гына тагын апасы алды.
— Тыңлыйм энем.
— Апа сииииин? Син әнигә әледә телефонын бирмәдеңме?
— Мин хастаханәдә энем.
Зөбәйдәнең елаганы ишетелеп тора иде, Рөстәм бетереп тә куркуга калып:
— Апа әнигә нәрсә булды?
— Хәзер яхшы инде энем, хәле бик начар иде, үлде дип торам. Табиблар чабышып үлемнән алып калдылар, хәзер яхшы, борчылыр урын юк диделәр.
— Мин, мин сиздем апа.
— Без нәрсә буласын беләбез бит инде энеееем, тик....., тик бераз яшәсен иде әле.
— Апа әнинең хәле авырайса миңа хәбәр бирергә онытма, сузма, ишетәсеңме, сузма.
— Ярар энем, әлегә өметләник инде. Кризис үтте, димәк әле яшиячәк.
— Рәхмәт сиңа апа.
Бер атна дигәне күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Рөстәм җыенып район үзәгенә, үз йортларына кайтты. Ишекне ачып өйгә керүгә бүлмәләр буйлап карап йөрде дә, ишегалдына чыкты. Ә ишегалдында яңгыр астында булса да торсыннар, кипмәсеннәр дип чыгарып куйган гөлләр. Аларның кайсысы матураеп китткән, кайсысына урам һавасы ярамаганмы, гөле үлгән, кипкән булып чыкты. Чәчәкле бакчаның да бер яме дә калмаган. Кайчандыр бу бакчада нәрсә генә юк иде, хәтта күрше апалар да кереп соклана иде бакчаның матурлыгына. Бетте, бөтен нәрсә бетте. Рөстәм алмагач янына килеп бер, ике алма өзеп алды да, кабат өйгә керде. Яхшы итеп киерелеп алды да диванга сузылып ятып үз үзенә:
— И нәрсә дип яттың инде син? Ә кем сине ашата? Әнә һич югы быстрый супны пешереп аша, ачтан үләсең бит. Әле дустың янына да барасың бар икәнен онытма, Рекс та сине сагынгандыр.
Әйе, чыннан үзе Казанга киткәндә ул Рексны кире дусты Генага илтеп калдырган иде. Рөстәм урыныннан иренеп кенә торып чәй кайнатып эчте дә, Геналарга китте. Капка төбендә башка эт балалары белән уйнап йөргән Рекс Рөстәмне онытмаган иде. Хуҗасын күрүгә ул аның янына чабып килде. Рөстәм Рекс янына килеп җитүгә тезләнеп утырды да, Рексның аркасыннан сыйпый башлады, тегесе исә хуҗасының битен ялап, нәрсәдер әйткән кебек шыңшый башлады. Урамга чыккан Гена Рөстәмне күреп:
— Ооооо, братан кайткан.
Дуслар кул бирешеп исәнләшеп алып, хәлләр сорашкач, Гена:
— Син бездә кич кунасың, әни мунча якты, кунак булып китәр диде. Чыннан да синең өеңдә нәрсә бар соң, берүзең нишлисең анда, бергә бергә күңеллерәк тә була.
— Ничектер яхшы түгел.
--Ышанасыңмы, әни бүген генә сине исенә төшерде, бүген кайтуыңны белгәч бик шатланды, кунак итәм дип тәмлеләрен дә пешерә башлады. Мин бераз көнләшеп тә куйдым әле.— дип көлеп тә җибәрде.
— Белмим дә инде.
— Әйдә, әйдә, син чит кеше түгел бит, элегерәк син үткенрәк идең. - дип Гена Рөстәмне сөйрәп диярлек өйгә алып керде.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас