Литература
20 Марта 2023, 07:00

Бәхет кыйпылчыклары

Автор: Гөлчирә Галимова. Алтынчы бүлек. Яңа ел бәйрәмнәре үтеп, каникуллар бетте дигәндә Рөстәмнең әнисе Зөбәйдә апа белән Әлмәт шәһәренә китте. Ничек кенә үзләре белән Рөстәмне алып китәргә теләсәләр дә, ул аяк терәп каршы торды. Авыр, бик авыр булды егеткә үзенә генә. Полиция хезмәткәрләре яисә мәктәптән килеп тикшерсәләр дип, ул хәтта өйне дә җыеп, чисталыкта яшәргә өйрәнде. Әнисе яки Зөбәйдә апасы белән телефон аша сөйләшеп тәмле ризыклар да пешерде.

Бәхет кыйпылчыкларыБәхет кыйпылчыклары
Бәхет кыйпылчыклары
Яңа ел бәйрәмнәре үтеп, каникуллар бетте дигәндә Рөстәмнең әнисе Зөбәйдә апа белән Әлмәт шәһәренә китте. Ничек кенә үзләре белән Рөстәмне алып китәргә теләсәләр дә, ул аяк терәп каршы торды. Авыр, бик авыр булды егеткә үзенә генә. Полиция хезмәткәрләре яисә мәктәптән килеп тикшерсәләр дип, ул хәтта өйне дә җыеп, чисталыкта яшәргә өйрәнде. Әнисе яки Зөбәйдә апасы белән телефон аша сөйләшеп тәмле ризыклар да пешерде. Ә нишләсен, идән асты тулы бәрәңге бар, холодильник тулы ит, пешерә генә бел. И иң мөһиме, беркемдә синең эшеңә тыгылмый, сүз әйтә алмый торган ирекле тормыш. Менә монысы инде Рөстәм өчен чыннан да тормыш биргән зур бүләк. Көндәлек әти әнисенең сүзгә килүен тыңлыйсы юк, алай эшлә, болай эшлә дип тә әйтеп торучы юк. Шулай да Рөстәм сагынды, бик сагынды әнисен. Язмыш биргән авыр сынауларга үпкәләп әз генә мендәр тышын чылатмады ул, ә шулай да яшәргә кирәк. Әби дип саналган кеше дә сүзендә торды, әллә нигә бер телефоннан шалтыратты, онытып бетермәсен дигәндәй ярты кило прәнкә тотып оныгынын хәлен дә белгәләде.
Менә ул көткән көн җитте. Ниһаять Рөстәм экзаменнарын биреп Казан каласына юл алды. Бер атнага яшәр өчен җүн бәя түли торган объщежитиегә килеп тә урнашты. Ике, өч көн шәһәр буенча, төзелешләр йөреп, үзенә эш тә тапты. Үзе кебек эш эзләп йөргән егетләр белән дуслашып, бергә эшләп, бергә яши дә башладылар. Әкрен генә Рөстәмнең дә тормышы җайлана башлады. Исерек әти белән яшәп, эшләп үскән Рөстәм төзелеш эшендә дә сынатмады, бригадир белән уртак тел табып, аның да ышанычын яулады. Акчаны да яхшы гына алып, әле әнисененең " укуыңа җый, миңа җибәрмә " диюенә карамый, аңа да җибәрергә онытмый иде. Эше авыр булса да ул түзде, әнисе хакына түзде, әнисен терелтеп кире бергә яшәргә теләде ул. Шулай мәшәкатьләр белән көн артыннан төн үтте.
Эштә егетләр төшке аш вакытында өйгә кайтып йөрергә, вакыт уздырырга да теләмәделәр. Шуңа да дуслар җыелышып, үзләре белән алып килгән ризыкларын ашап, бүлмәдәге утиплительләр өстенә менеп ятып йоклап алырга да өлгерәләр иде. Менә бүген дә ул дуслары Бахром һәм Сергей белән ашадылар да, тәмле итеп йокыга талдылар. Бары тик урамда каты кычкырткан машина тавышына алар уяндылар , утиплитель өстенә торып утырдылар. Башта бер берсенә карадылар да кычкырып көлеп җибәрделәр. Егетләрнең тәмләп йоклаганнарыннан файдаланып, кемдер шаяртырга теләп, аларның битләренә сакал мыек ясап чыккан иде . Битләрен тиз генә сөртеп алырга теләсәләр дә, килеп чыкмады, янган утын карасын тиз генә юып бетереп булмый икән , биттәге кара бит буйлап сөйрәлеп кенә йөрде. Аларның кешеләргә күренеп йөриселәре килмәсә дә, эштән беркемдә туктарга кушмады. Теләсәләр, теләмәсәләр дә урамга чыгып битләрен юарга туры килде. Ә менә урамда җыелган ирләр алардан рәхәтләнеп көлделәр. Юк, егетләр аларга бер генә дә үпкәләмәделәр, чөнки бу бары тик шаяру гына иде, ә тормышта шаярмый яшәүләре авыр. Бу бары аларның күңелләрен генә күтәрде.
Көннәр шулай сизелми үтә торды, озакламый Рөстәм дә үз теләгенә ирешәчәк, эретеп ябыштыру буенча һөнәр сайлап, укырга барачак. Үз хыяллары, теләкләре һәркемнең үзенеке.
Бүген дә егетләр узара сөйләшә, сөйләшә үзләре йоклап ала торган, утиплительләр сакланган бүлмәгә атлады. Ләкин бүген бүлмәдә алар үзләре генә түгел иде. Рөстәм яткан урында, гел аларны сүгеп, һәрнәрсәгә бәйләнеп йөрүче Тәбрис абый ятып, гырлый-гырлый йоклый иде. Янына якын килә торган түгел, сыра исе әллә каян бәреп тора. Бахром дусларына карап:
— Әйдәгез китик моннан, бүген безгә башка җирдә йокларга туры килә , бу истә ашап та булмый, ашаганыбыз кире чыгачак.
Сергей белән Рөстәм аның белән килеште. Тик ишектән чыга башлаган Рөстәм сумкасын Сергейга биреп:
— Бездән көләләр иде бит, без дә шаярып алыйк әле.- дип, Тәбрис абый янына килеп , ботинкаларының бауларын бер берсенә бәйләде дә, дуслары янына килеп :
— Менә шулай ул, аяк астына карап йөри белмисез дигән идеме әле? Хәзер карыйбыз, кем карап йөри белә икән. Дуслар бер берсенә карап көлешә, көлешә китеп тә барды. Төшке аш бетеп эш башланды, ә Тәбрис абый күренмәде. Дуслар инде ул килми, исереклек белән йоклыйдыр дип уйлап кына бетергәннәр иде, икенче каттагы бүлмәдән Тәбриснең сүгенгән тавышлары ишетелде. Якын тирәдә эшләүчеләр белән бергә дуслар да Тәбрис йоклаган бүлмәгә ашыкты. Йокысыннан уянып, Тәбрис абый аягына баскан иде. Бүлмәгә кергән кешеләрне күреп, алга таба китәргә теләгән Тәбрис абый идәнгә сузылып ятты. Алай гына да түгел, адашып йөргән песиләр калдырган тизәккә бите белән төште. Дөньядагы юк сүзләр белән сүгенеп, яшь егетләргә карап ул:
— Сез генә, бары тик сез генә с.........
Тәбрис абый сүгенә, сүгенә малайларга карап аяк киеменең бавын чишә башлады. Шунда Бахром телгә килеп:
— Бәлки битеңә тигән " эшне" дә без эшләгәнбездер ә? Нигә дип гел безгә бәйләнәсез сез? Бәлки бауларыгыз да ялгыш буталгандыр ә ?
Ачуы чыккан ир бөтен ачуын җыеп:
— Әйе, әйе сез бастартлар, үзегезне кем дип беләсез сез? Әй нәрсә әйтәм соң сезгә? Бастард нәрсә эшли алсын инде, сез бит туганнарыгызга да кирәк түгел, кирәк булсагыз шушы яшьтә авыр эштә эшләп йөрмәс идегез.
— Син нәрсә сөйлисең Тәбрис? Төзелештә эшләгәч әле ул туганнарга кирәк түгел дигән сүз түгел. Телеңне чамалап ач, башкача кая булса да кыстырып калдыруын бар.- дип ,бригадир Әнвәр абый Тәбрис каршысына чыкты, аннары:
— Ә сез нәрсә басып торасыз, аю биетәләрме әллә?
Дуслар сүз зурга киткәнче дип, тизрәк аяк табаннарын ялтыратты. Эш сәгате бетеп өйгә кайткач та Тәбрисне искә алып рәхәтләнеп көлделәр. Шулай да Рөстәм дусларына карап:
— Мин шунысын аңламадым, бастард нәрсәне аңлата?
Үзен укымышлы санаган Сергей:
— Бастард ул уйнаштан туган баланы аңлата. Бу авыр эштә эшләп йөргәч безне гаиләсез балалар дип уйлагандыр инде җүләр.
Рөстәм бу сүзләрне ишеткәч әллә нишләп китте. Йокларга яткач та әле шактый вакыт шул сүзне кабатлап ятты.
— Бастард, бастард, бастард.
Кисәктән генә аның башына әбисе белән әнисе, Зөбәйдә апасы арасында булган әңгәмә исенә төште.
Әлмәткә китәр алдыннан Зөбәйдә апа аның әбисен үзләренә чакырган булып чыкты. Чәйләп эчеп алгач һәрвакыттагыча олылар сөйләшкәнне тыңлап торырга теләмәгән Рөстәм зур бүлмәгә үтте. Аш бүлмәсендә калган олылар кызып, кызып сөйләшә дә башлады.
— Майҗамал апа сөйләшер сүз мөһим булмаса мин сезне монда чакырмаган булыр идем. - дип, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп Зөбәйдә апа сүзен дәвам итеп — Без бернишли дә алмыйбыз, сезгә бары тик Рөстәмне караштырып торырга кирәк була .
— Кирәк икән карармын инде, нишли алам.
Зәйтүнә сынаулы күзләрен әбигә төбәп:
— Аңламыйм мин сезне әни, сез бит әби кеше, ничек итеп үз оныкларыңны яратмый була соң? Рөстәм бит сезнең улыгызның дәвамы.
Бераз дәшми торгач Майҗамал апа:
— Нәрсә беләсез соң сез?
Майҗамал апа тавышын көчәйтә төшеп:
— Мин Рафыйкны табырга теләдем дип уйлыйсызмы?
Өйдә тынлык урнашты , бераздан Майҗамал апа йөрәгендәгесен төшерәсе килепме, бәлки эчендә җыелганнардан котыласы килдеме, ул янә телгә килеп:
— Мин ул вакытта яшь, бик яшь идем. ......Күршеләргә ерактан кунаклар кайткан иде. Өйдә ир кеше юк, әнигә дә, миңа да бөтен эшне башкарырга туры килә иде. Әни сыерга печән чабып кайтырга кушкач, мин кырга печәнгә киттем. Ә кайткан кунакларның берсе минем кырга китүемне күреп артымнан килгән. Бер мизгел, бары бер мизгел...........
Мин бернәрсәдә эшләргә өлгерә алмадым, 35-40 яшьләр тирәсендәге ир мине көчләде. Мин өйдә дә бу хакта әйтергә курыктым, чөнки көчләүче " әгәр сөйләнеп йөрсәң төнлә өегезгә ут төртәм " диде. .....Башта мин аңламадым, ә аннары инде соң иде. Менә шулай туды Рафыйк минем җанымны телгәләп. Ә сез беләсезме мин күпме күз яше түккәнемне, күпме мыскыллы караш аша үтәргә туры килгәнен ә? Ә минем, минем гаебем дә юк иде бит.... Нәрсә булганын әнигә сөйләгәч әни күршеләргә кереп сүзгә килсә дә, мәгънә булмады. Менә әйт, әйт миңа, ..... ничек ярата алам мин уйнаштан туган баланы ә?
Өйдә тагын тынлык урнашты . Шактый гына вакыт үтте, ә сүз башларга батырчылык итүче булмады. Шулай да Зәйтүнә:
— Әни сез дөрес фикер йөртмисез бит, Рафыйк уйнаштан туган бала түгел, сезне көчләгәннәр. Уйнаштан туганга санасаныз, димәк сез ул хәлне үзегез теләгән булып чыга түгелме соң ? Бу ике очракка да Рафыйкның ни гаебе бар соң? Әйе, әйтегез аның ни гаебе бар?....... Менә нигә ул шундый булып үскән икән. Аңа ана назы җитмәгән, аңа хөрмәт белән караучы, кешегә санаучысы, акыл өйрәтеп торучысы булмаган. Аны гел мәсхәрәләп яшәгәннәр, аның күңел кыллары белән уйнаганнар икән. Ә Рөстәм, аның ни гаебе бар әни? Нәрсә һәм ничек кенә булмасын Рафыйк сезнең улыгыз әнииии.
— Сиңа әйтергә җиңелдер, ә минем турыда уйладыңмы? Минем күпме күз яше түккәнемне беләсеңме син? Шул этлек аркасында яратмаган кешегә кияүгә чыгарга туры килде, ә яратканымның гаиләсе миннән баш тартты. Ярый хоть ирем яхшы кеше булды. ...... Ярар мин Рөстәмгә булышырга әзер, чыннан да аның ни гаебе бар, әтисе кеше түгел, әнисе авыру булганга аның ни гаебе бар?
— Әни.....
— Тукта Зәйтүнә мин әйтәм, әйтегез әле Майҗамал апа кем гаепле Зәйтүнә авырганга ә? Шундый халәткә барып җиткәнгә кем гаепле? Рафыйкмы? Юк, юк, юк. Сез гаепле Майҗамал апа, бары сез гаепле. Нигә, нигә улыгызны шундый тиран итеп үстердегез сез? Әгәр ана назы биреп үстерсәгез бу хәл булыр идеме? Ничек кенә булмасын сез Рафыйкны кимсетергә тиеш түгел идегез. Әйтегез әле, нигә Рафыйк хатынын алып сездән еракка, Үзбәкстан якларына хәтле качып киткән соң? Сезне, якын булуыгызны күрәсе килмәгәнгә качкан ул. Кечкенәдән үк сез аның йөрәген теткәләнгән, аңа наз җитмәгән. Ә хәзер үзегезне әллә кемгә куеп утырасыз. Килер бер көн, иркәләп үстергән улың синең дә йөрәгеңне телгәләр әле, нишләргә белми йөри торган көнегез алда әле.
— Ә сиңа сүз бирүче юк, синең безнең гаиләгә эшен булмасын.
— Мин дә сезнең гаилә кешесе, апам аша мин сезнең гаиләгә тоташкан кызганычка каршы .
Майҗамал апа урыныннан торып:
— Ярар, мин булышам дидем бит инде, миңа китәргә кирәк- дип, ул ишеккә таба атлады.
 
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова. 
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас