

Рөстәм бернидә аңламый, үзенең юлын бүлгән яшьүсмерләргә карап торды .
— Син нәрсә глухой что ли? Син белмисеңме? Бу юлдан үткән өчен син акча бирергә тиеш . Акчаң бармы түләргә? -диде , Рөстәмгә якынрак басып торучылар арасыннан берсе.
— Глухой түгел, тик мин сезгә нәрсә өчен акча бирергә тиеш соң? Егетләр минем тиз арада хастаханәгә барып җитәсем бар, әни авыр хәлдә, аңа ярдәм кирәк. Миңа аның янына ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Юл өчен бәйләнеп мине тоткарламагыз әле, сезнең дә әниегез бардыр бит, сез нишләр идегез минем урында? Аңлагыз инде ә?- дип Рөстәм егетләр яныннан үтеп китәргә теләде. Тик егетләр генә үзсүзле булып чыкты. Бер берсенә карап, елмаешып алдылар да Рөстәмнең әйләнәсенә төзелешеп бастылар. Арадагы егетләрнең берсе телгә килеп:
— Син что, не догоняешь что ли? Синнән акча сорадылар бит, ә син ниндидер туфту гонишь. Әни авырый имеш, слышь ты, яхшырак сәбәп таба алмадыңмы? — дип егет көлә, көлә авызындагы сигаретын алып җиргә төкереп:
— Слабак, кызлар кебек ялынып тора тагын, гани деньги и дело с концом, гуляй.
— Ярар сезнеңчә дә булсын ди, тик минем чыннан да үзем белән акчам юк. Мин дөресен әйтәм, әлегә җибәрегез мине, ант итәм, әнине хастаханәгә озатуга мин сезгә үзем иртәгә акча алып килеп бирәм. Ә хәзер җибәрегез инде мине.
Рөстәм сүзен әйтеп бетерүгә, теге сүзчән егет кисәктән генә аңа сугып җибәрде. Рөстәм аягында басып кала алмады, гөрселдәп җиргә ауды. Егылган вакытта тимер гараж читенә башы белән бәрелеп аңын югалтты. Ә яшьүсмер егетләр үтердек дип куркып, ул урыннан тизрәк качу ягын карады. Күпме вакыт узгандыр, Рөстәм әкрен генә күзен ачып як ягына карый башлады. Башта нәрсә булганын аңламый җирдә, утыра бирде. Аннары авырткан башын тотарга теләде, тик кулы аны тыңламады. Шуңа да ул үзенең каты туңганын аңлады, шулай да әкренләп урыныннан торырга ашыкты. Ләкин барып чыкмады, аның башы авырта, колагы шаулый, ярасыннан аккан каны битендә катып киткән. Рөстәм кабат аягына басырга теләде, тик тагын егылып, шул ук гараж читенә башын бәрде. Ярасыннан кан бәреп чыкты. Рөстәм кисәктән генә:
— Әни, әни - дип кычкырып җибәрде , бөтен көчен җыеп җирдән торып хастаханәгә таба атлады. Тиз генә барып булмый шул, башындагы авырту, туңганлык үз эшен эшләде. Көч хәл белән Рөстәм хастаханәгә килеп җитеп, ашыгыч ярдәм күрсәтә торган бүлмәгә кереп идәнгә ауды. Аны күргән шәфкать туташы :
— Әй Аллам, нәрсә булды? — дип Рөстәмгә торырга булышып:
— Лиза, Лиза иди сюда скорее.
Озын буйлы, әллә нинди генә бер хатын килеп Рөстәмгә карап, аның халәтен күреп:
— Аны кыйнаганнар, полиция хезмәткәрләрен чакырырга кирәк.
Әле һаман үзенең халәтен аңлап бетерә алмаган Рөстәм:
— Миңа түгел әнигә , әнигә ярдәм кирәк.
— Ул кая, аны да кыйнадылармы?
— Юк, ул өйдә, үтенәм тизрәк ярдәм җибәрегез ул күптән инде аңсыз ята, миңа юлда бәйләнделәр, күпме вакыт үткәнен дә белмим.
— Ярар энем нинди адрес буенча машина җибәрергә соң? Әйт мин язып алам.
— Ерак шул, иң чит йортта, тимер юл читендә урнашкан соңгы урамда, үтенәм ашыгыгыз - дип Рөстәм тулы адресын әйтте.
Теге ябык озын кыз - хатын бүлмәдән чыгып китте , ә икенчесе Рөстәмгә:
— Энем синең башындагы яраны карарга кирәк, кан әле дә саркып тора, тегәргә кирәк булачак.
— Башта әнине, әнине карарга кирәк.
— Борчылма, хәзер әниеңне дә алып киләләр, ә син әкренләп өс киемеңне сал ярыймы?
— Юк дидем бит, башта әнине алып килергә кирәк .
— Ярый, тынычлан, әнә табиб чыга, аларга юл күрсәтерсең, ә әлегә яраңны бәйләп булса да җибәрим, машина сине көтәр.— дип шәфкать туташы тиз генә аның башын бәйли башлады— үзе сөйләнә, сөйләнә:
— Ә юлда үзең үлсәң миңа нәрсә була? Йә Раббым исән сау гына кире килеп җитсеннәр . Ашыгыч ярдәм машинасы Рөстәмнәр ягәгән йортка килеп җиткәндә Зәйтүнә әле һаман да аңына килмәгән иде . Аны җайлап кына носилкага салып алып чыктылар да хастаханәгә алып киттеләр. Әнисен табиблар караган арада Рөстәмнең ярасын карап, чистартып тектеләр дә, аңа да берничә көнгә хастаханәдә калырга кирәклеген әйттеләр.
— Тик мин кала алмыйм, өйдә терлекләр бар, аларны кем карар?
— Энем синең әле укыйсың да бар, ләкин әле бу үз үзеңне бетерергә дигән сүз түгел, сиңа чыннан да әлегә хастаханәдә калырга кирәк.
— Берничә көн укымаганнан бернидә булмый, ә менә терлекләр ашамаса үләләр, аннары анда минем кечкенә этем бар, ул нишләр минсез?
— Шулай да бу килеш син ничек кайтасың, юлда бер бер хәл булса, яисә өйдә. Әйдә болай эшлибез, мин сезнең туганнарыгызга хәбәр итәм, яки берәр күршегез белән сөйләшеп булмасмы, ничек уйлыйсың?
— Туганнаааар, юк, юк, әнә Фәтыйх абыйга шалтыратам, ул точно булыша.
— Син миңа телефон номерын бир, мин үзем сөйләшәм, ә син алтынчы палатага кереп буш урынга ят ярыймы?
— Ярый, ә......ә әни, сез әнинең хәлен белә аласызмы?
— Хәзер барып киләм, башта шалтыратып сөйләшим инде, ә син сүзне тыңла энем, палатага барып ят, мин бераздан килеп җитәм.
Рөстәм палатага кереп буш караватка ятты. Дөрестән дә аның хәзерге вакытта бер генә дә утырып торасы килми. Бәлки ясаган уколлар, бәлки арганлык эшеме, Рөстәм караватка ятуга йоклап та китте. Йокыдан уянып күзен ачса да, караваттан торасы килмәде. Аның башы авыртты, күз кабаклары да таш бәйләп куйган кебек авырайган иде. Шулай да Рөстәм әкренләп күзен ачты. Күрше караватта яткан ир кеше янында басып торган шәфкать туташы Рөстәмгә карап елмайды да:
— Нәрсә герой уяндыңмы?
— Әйе, ә әни, әнинең хәле ничек?
— Хәзер ярыйсы, ул 11 палатада ята, теләсәң үзең барып күрә аласың. Тик башта сиңа табиб янына керергә кирәк була, син уянуга әйтергә кушкан иде.
— Хәзер үкме?
— Ә нәрсә? Син кая булса да ашыгасыңмы?
Рөстәм әллә нишләп китте, шуңа да ул бары:
— Әни янына барырга теләгән идем, кирәк булгач табиб янына барам инде, ә кая аны күреп була ?
— Әйдә мин үзем дә табиб янына барам әле.- дип шәфкать туташы бүлмәдән чыга башлады. Рөстәм урыныннан сикереп торып аның артыннан чыгарга теләгән иде, башы әйләнеп ул кире караватка утырды. Шәфкать туташы егеткә борылып карады да:
— Ярый син әлегә ятып тор, мин табибка әйтермен.
Үзен озак көттермичә Рөстәм яткан палатага кечкенә генә буйлы, маңгаена күзлеген күтәргән 40-45 яшьләр тирәсендәге хатын - кыз килеп керде:
— Хәлең ничек Рөстәм? Күрәм аякка да басырга теләгәнсең, тик бик җиңел түгел ул баш яралы булганда. Син әниеңне коткарып өчен нинди бәндәләр белән сугыштың икән герой егет?
— Апа ә әнинең хәле ничек соң? Мин сорыйм ә беркемдә җавап бирми миңа.
— Хәзергә ярыйсы энем, син әлегә үзеңне кара, ә әниеңне без карыйбыз.
— Иң мөһиме әни терелсен.
— Синең туганнарың бармы? Безгә телефон номерлары кирәк була. Сезнең белән булган хәлләрне кемгә хәбәр итеп була?
— Әти..... тик ул телефонны алмый, аңа барыбер, ә тәти апа Әлмәттә яши.
— Син миңа аның телефон номерын бирә аласыңмы?
— Әйе, ә нигә ул сезгә?Ул бит еракта яши.
Табиб башта сүзсез генә карап торды да, аннары Рөстәмнең күзенә карап:
— Хастаханәдә ятучы кешенең туганнарының телефон номерлары язылырга тиеш документациядә. Сезнең очракта сез икегез дә бер гаилә кешеләре.
Көннәр белән төннәр Рөстәм өчен бик авыр үтте. Әлләни зур яра булмаса да баш авыртуы тиз генә бетмәде. Бер яктан яхшы, әнисен көндә күреп торды. Хастаханәдән чыгарабыз дигәндә аларны каршы алырга Әлмәттән Зөбәйдә апасы кайтып җитте. Ниһаять бар да артта калды, менә алар өйгә дә кайтты. Өйгә кайтуга Рөстәм иң беренче эш итеп Рексны карарга чыкты. Рекс та хужасын бик сагынган , онытмаган, ул Рөстәмнең аяк астында бетерелеп уйный ук башлады. Хужасының кулыннан ит кисәге алып ашады да, рәхмәт йөзеннән койрыгын бутый, бутый оясына кереп ятты. Сарай эчендәге терлекне дә күрше абый яхшы караган, алар тук, аслары чиста. Рөстәм өйгә кергәндә Зөбәйдә апа белән әнисе сөйләшеп утыралар иде, икесенең дә йөзләре качкан.
— Нәрсә булды сезгә ә? Без хастаханәдән кайттык, ә сез кеше күмәргә җыенган кешеләр сыман.
— Утыр әле Рөстәм син дә тыңла.
Зөбәйдә апа Рөстәм утырганны көтеп торды да:
— Яшерүдән мәгънә юк энем, әниең каты авырый, ул көннән көн сүреләчәк.
— Ничек инде?
— Әниеңдә ракның соңгы стадиясе, озакламый аның хәле тагын да начарланачак. Син аны карый алмыйсың, шуңа да сезгә Әлмәткә барырга туры киләчәк. Ә терлекне сатабыз, әниеңә дарулар алырга да акча кирәк. Өйгә килгәндә белмим нишләргә?
— Мин бармыйм, өйне мин карыйм, бозауларны саткач миңа бераз акча калдырсагыз шул җитә. Әнине яхшылап дәваласалар кире кая кайтабыз аннары, өйне саткач ә?
— Юк энем син безнең белән китәсең.
— Нишлим мин анда апа? Минем укуым да бар бит, бер тамчы уку калгач мин туда сюда йөрисем килми. Аннары уку бетүгә мин Казанга барып эшли башлыйм. Минем Әлмәткә барасым килми.
— Ә монда ничек яшәргә телисең берүзең генә?
- Көчләп алып китә алмыйсыз, алып китсәгез мин качам. Абый белән төзелештә эшлим дип сүз бирдем мин, димәк үзем генә булсада мин эшләргә тиеш. Абый теләкләребез килеп чыкмады дип уйлап ятырга тиеш түгел. Ә әни янына мин барып йөрим, хәлемнән килгәнчә акчалата да ярдәм итә алачакмын. Әни әйт инде Зөбәйдә апага.
— Улым сиңа чыннан да үзеңә
генә кыен була. — Әни кыен булса әби янына барам, нишләсәң дә оныгы бит.
— Ярар карарбыз, әлегә апаңа терлекләрне сатырга булыш.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.