Сельские нивы
-4 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
17 Марта , 12:00

Бәхет кыйпылчыклары

Автор: Гөлчирә Галимова.Дүртенче бүлек. Рөстәм бернидә аңламады, телефонның теге ягында нәрсәдер әйтергә телиләр, ләкин алар да каушаганы сизелеп тора иде. Рөстәм тагын ачу белән:— Сез нәрсә әйтергә телисез соң, нәрсә булганын әйтә аласызмы? Нәрсә көтәсез?— Энем бу сүзләрне әйтергә авыр булганга дәшмибез без, ышан безгә дә әйтергә авыр...... энем синең абыеңны үле килеш тапканнар

Бәхет кыйпылчыклары
Бәхет кыйпылчыклары
Рөстәм бернидә аңламады, телефонның теге ягында нәрсәдер әйтергә телиләр, ләкин алар да каушаганы сизелеп тора иде. Рөстәм тагын ачу белән:
— Сез нәрсә әйтергә телисез соң, нәрсә булганын әйтә аласызмы? Нәрсә көтәсез?
— Энем бу сүзләрне әйтергә авыр булганга дәшмибез без, ышан безгә дә әйтергә авыр...... энем синең абыеңны үле килеш тапканнар ......Аны үтергәннәр. Безгә дә полициядән хәбәр иттеләр. Кесәсендә паспорты булган, шуның буенча сезнең ....синең абыен икәне ачыкланган. Олы кайгыгызны уртаклашабыз. Рөстәм бер телефонга, бер әнисенә карады. Телефон аша әйткән сүзләр Рөстәмнең йөрәген берничә өлешкә бүлгән кебек булды. Ул бу мизгелдә әнисенең кичерешләрен, аның нигә бу халәттә басып торганын да бик яхшы аңлый. Тик нәрсә эшләргә белми кулындагы телефонын идәнгә бәреп урамга чыгып чапты. Ничек, ничек инде абыйсын үтергәннәр? Кем, кем шалтыраткан аларга? Юк, моның булуы мөмкин түгел , кемгә, кемгә кирәк булган аны үтерү? Рөстәм як ягына каранып тимер юл буйлап чаба башлады. Аның йөрәге янды, әрнүдән янгын уты күзенә хәтле менеп, аның ялкыны күзен томалады. Бары каты кычкыртып килгән поезд тавышыннан гына ул айнып киткән кебек булды. Үзенең поезд юлында басып торганын күреп, ул тиз генә кырыйга таба сикерде. Ул кырыйга сикерүгә аның борын очыннан поезд вагоннары үтә башлады. Бер, бары бер мизгел аның гомерен саклап калды. Рөстәм маңгаена чыккан тир тамчыларын сөртеп алды да:
— Әни, әни.— дип кире өйгә таба йөгерде. Әнисе юл кырыена чыккан да, күккә таба башын күтәргән дә катып калган кебек басып тора. Рөстәм аны кочаклап алып:
— Әни, әнием әйдә өйгә керәбез. Нигә дип өстеңә кимәдең инде? Әйдә, әйдә әни туңасын бит.
Тик әнисе дәшмәде. Рөстәм әнисен өйгә алып кереп өстенә шәл ябып чәй куеп җибәрде, аннары әнисе янына кабат килеп аның кулларын угалап:
— Әни, әни дим, әйт инде нәрсә булса да. Минемчә бу кемнеңдер усал шаяруы гына, әни бу дөрес хәбәр түгел.
Зәйтүнә улына карап, аның башыннан сыйпап алды да:
— Улым әтиеңә, әтиеңә шалтырат.
Рөстәм башта әнисенә чәй ясап китерде, аннары тәрәзә янына килеп баскан гына иде, әнисе аңа:
— Улым....син....син әтиеңә шалтыраттыңмы?
— Юк.....мин нәрсә әйтергә белмим.
Әнисе дәшмәде, үзе кулына телефонны алып иренең телефон номерын җыеп шалтырата башлады.
— Рафыйк синме?— генә дип әйтә алды, күзеннән ургылып яшь бөртекләре бәреп чыкты. Рөстәм әнисеннән телефонны алды да:
— Әти синме?
Теге яктан яхшы гына исерткеч эчемлек кулланырга элгергән әти кеше көлә, көлә:
— Юк, Али баба, .....ул тагын көлә башлап— нәрсә әллә танымый башладыгызмы? Бу минем телефон наданнар, миннән башка кем алсын аны.
— Әти таныйм мин, әти син тиз арада өйгә кайтырга тиеш, бүген үк ишетәсеңме?
— Өйрәтмә миңа маңка малай, кайчан кайтырга икәнен мин үзем белермен.
— Әти абый үлгән, безгә әле генә хәбәр иттеләр. Безне аны күрергә, дөрестән дә ул икәнен ачыклау өчен Казанга чакырдылар. Абыйны үтергәннәр ишетәсеңме?....— Рөстәмнең дә күзенә яшь бәреп чыкты, ул шулай да әтисенә— аны алып кайтып күмәргә кирәк, син .... син бит аның әтисе.
-— Нәрсәәәәәә, нәрсә дидең?
Рөстәм битенә агып төшкән күз яшьләрен сөртеп алып:
— Син ишеттең әти, кая, ничек кайтуыңны үзең хәл итәрсең дип уйлыйм. — дип телефонын сүндереп — Ятсыз, ул, ул кешеме? Әни, әни, әни. .......Ничек ул шулай әйтә ала соң?......Ничек ул шулай эшли ала? .....
Зәйтүнә улын кочаклап алды да:
— Алланың рәхмәте кеше күтәрә алмаслык сынаулар бирми улым. Нишлисең бит,...... безгә шулай язгандыр инде.
Әйе, әйтүе генә җиңел шул. Тик абыйсының үлеме Рөстәм өчен бик авыр булды. Әнисе дә шул көннән күбрәк авырый башлады, хәле китте. Ә әтисе киресенчә көннән көн котыра башлады. Рөстәмгә дә инде сугып кына калмады, тәне күгәреп чыкканчы кыйнады. Рөстәмнең бер генә дә өйгә кайтасы килмәде, шуңа да әтисе кайткан көннәрне ул, кыйнаудан куркып , вакыты белән дустында кич кунгалады. Өйгә дә бетереп кайтмас иде, әнисе, бары тик аның хакына кайта иде. Әтисенең эшкә киткән көннәре Рөстәм өчен бәйрәм көннәренә әйләнде. Рөстәм әнисенең күңелен күтәрер өчен бик тырышты, ул бит хәзер аны абыйсы өчен дә яратырга тиеш иде. Бер улын югалту кайгысын бераз булса да таратырга, яшәр өчен көч бирергә тиеш иде. Ләкин без теләгәнчә генә, без уйлагача гына булмый икән тормыш.
Вакыт дигәне атлады, җир өстен ак кар юрганы каплады. Рөстәм дә сарайдан чаңгыларын алып тимер юл буйлап сәяхәт итте. Каядыр җил белән көрәшеп алга барырга, ак юрган япкан җирне, куакларны карап баруы бик ошый иде. Кар яугач эш тә артты, капка төбе, ишегалдын кардан арындырырга кирәк иде. Ләкин бу эшләр берсе дә Рөстәмне куркытмады. Менә бүген дә ишеп, ишеп кар ява. һәрвакыттагыча Рөстәм мәктәптән кайтуга ашады да караватына сузылып ятты. Аның күңеле тыныч, озакламый яңа ел җитә. Бәйрәмнәр әле башланырга да өлгермәгән, тик дусты Генадий аңа инде үз бүләген бирде дә. Үзләренең этләре биш көчек баласы тапкан, шуңа да шуның берсен үсә төшкәч сиңа бирәм дигән иде. Менә көчек баласын әнисеннән аерырга вакыт та җитеп, Рөстәм аны өйгә алып кайтты. Шатлыклы уйларына бирелеп Рөстәм урыныннан торып урамга чыкты. Бүген аның эше күп, кар керәү белән бергә аңа әле көчеккә оя да ясарга кирәк. Рөстәм мәш килеп сарай эчендә кечкенә генә оя ясады, ә кечкенә Рекс гел аяк астында буталып аңа комачаулап йөрде. Улының бу мәшәкатьләрен күреп Зәйтүнә апа шатланды гына. Ниһаять улы мәшәкатьләр белән борчулардан аерылып уй, фикерләрен башка якка борачак . Бу дөрес тә, Рөстәм чыннан да бүген бик бәхетле иде, оя да ясалып бетте, хәзер инде көрәген алып кар кери башлады. Ә Рекс һаман аяк астында, хуҗасына бәйләнеп, аңа адым да ясарга ирек бирмәде. Рөстәм аны ничек кенә кырыйга төртсә дә көчек малай янына килде. Эшен бетереп, Рексны ашатып, арып Рөстәм өйгә керде. Улының бәхеттән янган күзләрен күреп Зәйтүнә апа:
— Менә бит улыма бары эт баласы гына кирәк булган икән бәхетле булыр өчен . Улым күзләрең бәхет, шатлык нурыннан гел шулай янып торсын иде.
— Әни минем ашыйсым килә.
— Улым хәзер пешә, ә итле макароныңны үзең ашамыйча этеңә чыгарып бирдең бит. Шулай булгач биш, ун минут түзәрсең.
— Әниииии инде. Әни, аның үсәсе бар, ә үскәч ул сине, мине саклый, яклый торган була.
— Кем кемне яклый инде монда? Кемнән якларга инде сезне?
Ишектән шайтан кебек әкрен генә кереп, хатыны белән улы сөйләшкәнне тыңлап торган Рафыйк берсе артыннан берсе сорауларын яудыра башлады. Кисәктән генә кайтып, авыз ачып сүз әйтергә ирек бирмәгән әтисенең күзенә Рөстәм туры карап:
— Әшәке әдәмнәрдән.......без бит район читендә яшибез, бер бер хәл булса саклаучыбыз да, яклаучыбыз да юк безнең. Менә шуңа да эт алып кайттык.
— Әнә бездә бер овчарка бар бит инде, тагын бер нәрсәгә кирәк булды соң?
— Өйгә керергә өлгермәдең, ә инде телең зәһәр еланныкы кебек чага башлады. Без начар булгач бер чыгып киткәч нигә дип кайтасың син ә? Сөяркәң акчаң беткәч куып чыгардымы? Перевалочный пункт дип уйладыңмы бу йортны?
Ачуы чыккан Зәйтүнә апа иренә усал итеп карады да, тагын сүзен башлап:
— Рафыйк әгәр кайттың икән матур сөйләшергә тырыш, җитәр күп мыскыл иттең. Юк икән юлыңа ак җәймә, сине туктатучы юк. Мин бүтән түзәргә җыенмыйм. Синең аркада гарип калдым, эшкә йөри алмыйм, гел хастаханә буенда йөрергә кирәк. Онытмасан әле Рөстәм бар, аны кая булса да урнаштырырга кирәк. Мин....... мин яңа ел бәйрәменнән соң синең белән аерылышам, ЗАГСка барып гариза язачакмын, күптән кирәк булган да бит. ....Мин әле дә ышанып яшәдем, минем белән бер бер хәл булса улым янында әтисе кала дип, бәлки үзгәрә алырсың дип, тик булмады, булмады, син үзгәрмәдең. Ике көнлек дөньяда бүтән изелеп яшисем килми.
— Ярар, ярар мин бит әйттем генә, ялгыш.... гафу....гафу.
-— Җиңел, шулай бит? Гафу сүзен әйтәсе нинди җиңел. Ә бит тормышың матур барса, үз үзеңнең тормышыңны җимермичә матур яшәсәң ярамый идеме? Ярый сөяркәң бар ди, тик син бөтен көчеңне куеп безне якларга тиеш идең. Нишләсәң дә без бер гаилә идек бит. Мин сиңа бүтән ышанмыйм һәм теләмим дә. Ярар бүген кайттың, кулыңны юып кил, ашарга әзер.
Зәйтүнә күзенә чыккан яшьләрен сөртеп, улыннан яшерергә тырышты. Ләкин Рөстәмнең үткен күзләре барысында күрде, тик ул дәшмәде, әнисенең күңелен төшерәсе килмәде. Зәйтүнә өстәлгә ашамлыклар куеп, тәликәләргә аш салгач улына карап:
— Улым идән астыннан тозлы кыяр белән помидор алып чык әле, нәрсәгәдер тозлы әйбер ашыйсым килеп китте.
Кулын юып, өстәл янына килеп баскан Рафыйк, кесәсеннән кечкенә бутылка аракы чыгарып:
— Менә анысы яхшы, миңа закускага да яхшы була. Эштән арып кайткач бераз кабып куйсаң да ярый.
— Соң хәзер генә сөйләштек бит Рафыйк ...... Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән керми дип юкка гына әйтмиләр шул.
Рөстәм белән Зәйтүнә өстәл артына килеп утырдылар. Рафыйк стаканга тутырып аракысын салды да, күз ачып йомганчы эчеп тә бетерде.
— Син бераз гына дидең бит, күбесе ничек була инде аның әти?
— Ә син телеңә салышма, синең эшең түгел ул, аша да табаныңны ялтырат өстәл яныннан.
Рөстәмнең җен ачуы чыкты, аңа каршы яхшы гына җавап бирергә теләгән иде, барып чыкмады. Әнисенең үзенә карап утырганын күреп, ул ашап та бетерми өстәл яныннан китеп, киенеп урамга чыкты. Башта әле дә явып торган кардан сукмак ачты, аннары Рекс янына кереп аның белән уйнады. Рөстәмнең бер генә дә өйгә керәсе килмәде, әгәр җәй булса этен кочаклап печәнлеккә менеп йоклар иде. Тик урамда салкын, шуңа да туңа башлаган Рөстәм өйгә керде, ләкин ишекне ачып керүгә күргәнне аның йөрәгенә пычак кадаган кебек булды. Ишек янында ук диярлек:
— Әле акыл өйрәткән буласыңмы, күрсәтәм мин сиңа ничек акыл өйрәтәләр- дип Рафыйк Зәйтүнәнең эченә тибә, тибә кыйный иде. Рөстәм сарайга чыгып, кулына балта алып өйгә керде дә:
— Үтерәм, бу юлы әти дип тормам, әни дә туктата алмый, кит, кит хашәрәт әни яныннан.
— Син әтиеңә шулай әйтәсеңме?
Рафыйк улына каршы килмәкче иде, Рөстәм кабат:
— Син әти түгел, мин уйнап әйтмим, төрмәгә утырсам утырам тик бу дөньяда сине бүтән яшәтмим. — дип Рөстәм әтисенең каршысына бара башлады. Үзе хатле буйга җиткән улы балта күтәреп килүен күреп Рафыйк курка калды.
— Ярар мин китәм, ярар сезнеңчә булсын ди, синең бүтән әтиең юк дип уйла.- диде дә, Рафыйк киенеп өйдән чыгып китте . Идәндә яткан әнисен Рөстәм ничек кенә аңга китерергә теләсә дә барып чыкмады. Телефонын алып ашыгыч ярдәм чакырырга теләгән иде, ул да булмады, өстәл өстендә калган телефонны Рафыйк идәнгә бәреп ваткан иде. Рөстәм тиз генә аяк киемен киеп хастаханәгә ашыкты. Менә бит, иң кирәк вакытта ул телефонын да өйдә калдырган бит. Хәленнән килгәнче Рөстәм чаба чаба барды. Соң, бик соң шул, автобуслар да йөрүдән туктаган. Менә Рөстәм инде шактый юлны үтте, тагын бераз һәм ул хастаханәгә барып җитәчәк. Юлны кыскартыр өчен ул бер берничә катлы йортлар янындагы гаражлар аша узарга булды. Гаражларны үтеп бетерәм дигәндә генә аның каршысына берничә яшь үсмер малай чыгып басты. Шуларның берсе Рөстәмгә мыскыллы караш ташлап:
— Менә бит, охотникка дич эзләргә кирәкми, үзе килеп капты . Ну нәрсә юл өчен акча түлисеңме, за проезд түләргә кирәк— дип көлә башлады
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас в