

Менә тагын иртәнге кояш нурлары бар җиһанны яктырта. Кабат тәрәзә аша кереп күзләрне иркәли, уян, яңа көн башланды дип әйтергә теләгән кебек. Ничек кенә кояш нурларыннан качырга теләсәң дә, ул сине йокыдан уятырга урын таба. Рөстәм дә битен кулы белән капласа да, барып чыкмады, кояш нурлары бармаклар арасыннан кереп шаяра да башлады. Рөстәм ябылып бетмәгән тәрәзә эленгесен сүгеп, карават читендә яткан футболкасын алып башына япты. Әйе менә ул кояш нурларыннан качты, яңадан йоклап була дип ул стенага таба борылып ятты. Ләкин бүген йокларга насыйп булмаган икән. Киченнән исерек әтисе әле дә айнып бетмәгән булып чыкты. Әтисенең әнисенә кычкырган тавышлары аның бүлмәсенә хатле ишетелеп йокларга ирек бирмәде. Кисәктән генә нәрсәдер ауган тавыш ишетелде, ә әтисе һаман кычкыра бирде:
— Нәрсә аунап ятасың? Әйттем бит мин сиңа миңа каршы дәшмә дип, тварь........ Күпме әйттем минем эшкә кысылма дип, ятма аунап, тор дим скотина.....
Рөстәмнең ачуы чыкты, ул урыныннан торып бүлмәсеннән чыкты. Зур бүлмә ишеге янында әтисе басып тора, идәндә әнисе яткан, селкенми дә. Шуңа да карамастан әтисе кычкыра, кычкыра әнисе янына килеп, аңа каты итеп тибеп җибәрде. Рөстәм моны күреп түзмәде, үзе дә сизмәстән:
— Син нишлисең әти? Күрмисеңме әллә әни селкенми дә, син аны үтердең, син кеше үтерүче, син кабәхәт.— дип бар кеченә әтисенә сугып җибәрде, үзе әнисе янына чүгәләп:
— Әни, әни , син мине ишетәсеңме? Әни, әни дим.......
Зәйтүнә дәшмәде, Рөстәм сикереп торды да, ишек янында урнашкан телефонга ябышты. Тиз генә ашыгыч ярдәм машинасы чакырып әнисе янына чүгәләде генә, ах, вах итеп, Рөстәм терткәч егылып киткән Рафыйк , урыныннан торды да Рөстәм янына килеп аңа сугып җибәрде. Баланың күз аллары караңгыланып китте һәм ул үзен ниндидер караңгы диңгез дулкынында йөзгән кебек хис итте дә күзләрен йомып караңгылыкка чумды. Күпме вакыт үткәндер, Рөстәм әкрен генә күзләрен ачырга маташты. Ләкин күз кабаклары авырайган һәм күзен ачырга ирек бирми иде, ә яңагы ут кебек яна, колагы шаулый. Менә ул әкренләп тавышлар да ишетә башлады.
-— Менә бит егетебез дә күзләрен ачты, ну герой нәрсә хәлләрең?
Рөстәмнең каршысында зәңгәрсу халат кигән 45-50 яшь тирәсендәге хатын - кыз басып тора, ул Рөстәмгә якынырак килеп:
— Молодец, менә шулай, әйдә аягыңа басып кара әле энем, әйдә мин сиңа булышам.
Ләкин Рөстәмнең аяклары аны тыңламады, башы әйләнеп китеп кире караватка утырды.
— Ярый ятып тор, димәк сиңа катырак эләккән, яисә егылганда бәрелгәнсеңдер. Дөресен әйткәндә син вакытында шалтыратып әйтергә элгергәнсең, соңрак килсәк бер Алла гына белә нәрсә белән бетәсен.
Рөстәм уянып киткәндәй булды да:
— Әни, әни нишләгән? — дип кисәктән урыныннан торырга теләгән иде, ләкин тагын килеп чыкмады, аның тагын башы әйләнеп ул урынына ятты.
— Әйттем бит, син егылганда башың белән бәрелгәнсең, шуңа башын әйләнә, борчылма озакламый всё пройдет. Ә әниеңне хастаханәгә алып китәргә туры килә , әниең бик каты кыйналган һәм безгә полиция хезмәткәрләренә дә әйтергә туры килә.
— Ә ул, ул өйдәме? Әтине полиция хезмәткәрләре алып китәме?
— Без хәбәр иттек итүен, тик....— табиб бераз дәшми торгач— тик әниең гариза язмаса аңа бернидә булмый, менә шундый маскарад.
— Ничек инде? Ул мине дә кыйнады бит.
— Шулай да бары да әниеңнән тора энем. Нәрсә хәлең, бәлки сине дә хастаханәгә алып барыргадыр?
— Юк мин өйдә калам.
Ашыгыч ярдәм машинасы киткәч тә Рөстәм әле шактый вакыт ятып торды. Башына әллә нинди уйлар килде, шунда абыйсын искә алып ул үз үзенә:— Абый әгәр без икәү булсак әнине кыйнарга ирек бирмәс идек, әтине бәргәләп ата идек бит.... Ә мин, мин үзем генә нәрсә эшли алам соң? Бераз уйланып яткач Рөстәм урыныннан торып урамга чыкты гына, өй тәрәзәләре чыңлап куйды, йөк ташучы товар поезды уза башлады. Аның тавышы шул кадәр көчле булды, Рөстәм хәтта куллары белән ике колагын да томалады. Инде кайчаннан бирле тимер юл кырыенда яшиләр, мондый көчле тавыш булганы юк иде, хаттә монда күчеп килгән көннәрдә дә тавыш болай көчле булмады кебек. Менә бит әтисе белән әнисе алардан көлгән кебек нинди җиргә килеп урнашкан бит. Нигә, нигә кирәк иде ?Район үзәгендә беткән идеме сатыла торган йортлар? Һич югы бераз булса да уртадарак йорт эзләргә иде. Нәрсә уйлаганнар алар йорт алганда? Җитмәсә мәктәпкә барырга да ерак, әнисенең үзенә дә бит эшкә барырга ерак? Сораулар, сораулар тик җавабы гына юк. Шунысы гына яхшы булды, матур җылы көннәрне Рөстәм абыйсы белән кыр буйлап чаба, уйнарга да урын эзләргә кирәк түгел, алар йорты иң соңгысы. Терлек тотар өчен дә бик уңайлы, бау белән кыр уртасына алып чыгасың да, бозауларыңны бәйләп куясың. Кызганычка каршы абыйсы гына тугыз сыйныфны укып бетереп, шәһәргә китеп барды. Әнисенең ай ваена карамыйча бер төзелеш оешмасында ярдәмче төзүче булып эшкә дә керде. Чыннан да абыйсы үз сүзле, көчле егет, әйтте икән эшли. Рөстәм дә укуын бетерүгә абыйсы янына китәргә хыялланып йөри башлады. Абыйсы белән бергә акча эшләп, кечкенә генә булса да фатир алып әнисен үзләре янына алып китәргә теләде. Әйе, хыяллар хыял гына булып кала икән ул вакыты белән. Тик Рөстәм генә аны белми иде. Әнисе хастаханәгә киткәннән бирле әтисе өйгә кайтмады. Шуңа да Рөстәмгә бер ишегалды терлек карарга да туры килде. Кыен булды егеткә бу эшләрне башкару. Бәхетенә әнисе хастаханәдә бик озак ятмады, ләкин Рөстәм әнисенең хәле авыр икәнен аңлады, шуңа сүз башлап:
— Әни син бит терелеп тә бетмәгән, эшең дә авыр дисең, бәлки сиңа башка эшкә күчәргәдер ә, ачтан үлмәбез әле.
— Улым син нәрсә инде? Заводта эшләүнең дә файдасы тиде бит, абыең белән лагерга да бардыгыз, , хәзер эш табуы да бик авыр бит улым.
— Әни син гел әти кыйнавына түзеп яшәргә җыенасыңмы?
— Озак калмады улым, түзәрмен.
Рөстәм әнисенең бу сүзләреннән куркып китте, ул әнисенең күзенә туры карап:
— Ничек инде күп калмады әни? Син нишләргә җыенасың? Сез аерыласызмы? .....Күптән кирәк иде.
— Яше бара бит улым, картая, картая эчүен туктатыр димәкче идем.
Зәйтүнә күзеннән чыккан күз яшьләрен сөртеп алды да:
— Улым бар бер тавык суеп кер әле, тәмле итеп шулпа пешерербез, суя да беләсең.
Рөстәм елмая төшеп:
— Ай момент мадам.
Рөстәм өйдән очып диярлек чыгып китте . Тавыкны тотып аякларын бәйләде, әнисе өйрәткәнчә бисмилласын әйтеп тавыкны суйды да. Шул вакыт аның күңелен ниндидер моңсулык биләп алды, йөрәге чәнчеп куйды. Җиргә аккан канны күреп нәрсәдер була кебек тоелды аңа. Нәрсә соң бу? Нәрсә? Нигә аның башына әллә нинди уйлар килә? Рөстәм көч хәл белән үз үзен кулга алып өйгә керде. Аш бүлмәсендә йөзләре агарган әнисе, тәрәзәгә карап таш кебек катып калган.
— Әни, әни нәрсә булды сиңа?
Зәйтүнә апа тирән итеп сулап куйды да:
— Никтер йөрәгем чәнчеп куйды улым.
— Син хастаханәдән кайтканнан бирле үзеңне сәер тотасың әни.
— Бераз хәлем юк, шул гына.
— Юк әни син нидер яшерәсең миннән. Син мине бала гына дип саныйсың инде шулаймы әни? Тик мин үстем, син генә күрмисең. Әни син бит нидер яшерәсең, әйт миңа дөресен, мин синең улың, белергә хакым бар. Син яшергәч мин сиңа ничек булыша алам? Син кызык инде, минем турында бердә уйламыйсың. Әтигә мин бетереп тә кирәк түгел, ә син әллә ниләр яшерәсең.
— Улым бернәрсә яшермим мин.
Зәйтүнәнең башы әйләнеп ул урындыкка утырды.
— Менә күрдеңме? Ярар әйтмә, мин бит күрәм, син терелеп тә бетми хастаханәдән качып чыккансың. Элек әти кыйнагач та син гел тиз аякка баса идең. Ә хәзер көч хәл белән йөрисең. Ярар әйтмә дидем бит, мин иртәгә хастаханәгә барып сорыйм, аннары Зөбәйдә апага шалтыратып әйтәм.
— Ярый улым әйтәм.......- Зәйтүнә бераз дәшми торгач— Миндә начар авыру таптылар улым һәм авыру соңгы юлга җиткән ди. Соң, бик соң күргәннәр.
— Әни.....
— Улым миңа кабат хастаханәгә ятырга кирәк була, мин апаң белән сөйләшеп, сине аларга яшәргә озатырга кайттым.
— Ничек инде? Минем аларга барасым килми, әнә әби янына барып торырмын .
— Яхшы булыр иде дә бит, әбиең генә безне яратып бетерми шул.
-— Кем анда безне яратып бетерми әле ә?
Ишектән керә, керә Рафыйк сынаулы карашын бер улына, бер хатынына ташлап:
— Тагын мине чәйнисезме инде?
— Кемне чәйник ди, кем бар монда? Әнә улың тавык суйды, абыең тавык ите яратып бетерми дидем.
— Яратмаса ашамасын, йә нәрсә бар капкалап алырга?
Зәйтүнә иренә карап:
— Син кызык инде, ай буе каядыр йөрисең, бер нәрсә дә булмагандай кайтып керәсең дә ашарга сорыйсың. Без синең кайчан кайтканыңны белмибез, ашарга пешереп куярга, аннары йөргән җиреңдә ашатмадылармы әллә?
Рафыйк ачуы чыгып, Зәйтүнәне төшләп өзәрдәй авызын зур итеп ачып:
— Син нәрсә әллә мин югында телең үстеме? Мин шабашта идем, менә эшем бетте дә кайттым.
— Хәбәр биреп булмый идеме? Телефоның сиңа нәрсә өчен? Үзең әйтмешли без каян белик син кая йөргәнне?
Рафыйк кизәнеп хатынына сугарга теләде, тик ниндидер җитезлек белән Зәйтүнә аның кулыннан тотып калып:
— Җитәр, күп кыйнадың мине, бүтән түзеп тормам. Башта балалар кечкенә дип түздем, хәзер инде үзем өчен көрәшәм, бүтән сиңа кыйнатып ятмыйм. Синең кулдан үләсем юк, балаларны аякка бастырырга кирәк . Тагын бер генә миңа кул күтәрәсең икән, ант итәм, үз кулларым белән төнлә булса да буып үтерәм, утыртсалар утыртырлар, бүтән үземнән көлдереп яшәмим.
— Ярар карарбыз кем кемне үтергәнне, әйдә ашарга бир әле.
— Ашарга? Әле пешмәгән көт.
Зәйтүнә Рөстәмнең кулыннан тавыкны алып тазга салды да, ашыгып йолкый башлады. Шулчак Рафыйкның кесә телефоны шалтырады. Ул тиз генә кем шалтыратканын карады да ишегалдына чыгып китте .
— Әни мин бозауларга печән биреп керәм.
Рөстәм ишек янынарак килеп кире әнисенә таба борылып:
— Молодец әни, ә бүгенге әни миңа күбрәк ошый.— дип елмайды да, ишек ачып ул да ишегалдына чыкты. Сарай эченә кереп чалгысын алды да, тимер юл кырыена таба атлады. Шунда сарай артына качып сөйләшкән әтисенең тавышын ишетте.
— Кайгырма инде, бер, ике көн убырлыга булышам да кире эшкә дип синең яныңа киләм.
Теге яктан нидер әйттеләр, ул шуңа җавап итеп:
— Нишлим инде, аерылышырга вакыт кирәк , тик әлегә минем вакытым юк бит. Аның белән көти мети дә уйнарга вакыт юк. Аннары ял йортына барырга акча кирәк дидең бит, менә эшләргә туры килә. Бер уем бар иде әлбәттә, убырлы хастаханәдә чагында бер бозауны юкка чыгарырга булган, аннары урладылар дип әйтә идем. Йорт бит читтә урнашкан, эт тә күрми иде. аны каты тукмагач чыгып качырга туры килде. Ярар берәр җаен табырмын әле, бәлки мин өйдә чагында сеңлесенә кунакка җибәреп булмасмы. Ял итеп туганыңны күреп кайт диярмен. Ярый лябуф мая, мин теге убырлыны җайларга керәм.- дип, Рафыйк телефонын сүндереп өйгә керде.
Рөстәмнең җен ачуы чыкты, бераз уйланып басып торгач ул да өйгә таба атлады. Бакча ягындагы ачык тәрәзә аша әтисе белән әнисе сөйләшкән сүзләр ишетелә иде. Әй сайрый ла инде әтисе сандугачтай, әй матур сөйләшә, әнисенә алтын тау гына бирми. Рөстәмнең әтисенең икейөзле булып сөйләшүе ачуын кабартты гына. Ул чалгысын күтәреп:- Үтерәм, үтерәм мин сине— дип өй ишеген ачты.
Дәвамы бар.