

Кояш нурлары тәрәзә аша кереп Рөстәмнең күзен иркәли. Ләкин Рөстәмнең күзен ачасы килми, ул бер ягыннан икенче ягына борылып ятырга теләде, тик аздан гына егылып төшмәде. Поездның икенче катына урнашкан йокы урыны бик тар иде шул. Ә Рөстәм идәндә тәгәрәп йокларга ияләшкән, ул күзен ачып як-ягына карана башлады. Каршы якта яткан абыйсы, күзләрен поезд тәрәзәсенә төбәгән дә , юл буенда калган агачларны күзәтеп бара . Аскы урында әтисе белән әнисе һәрвакыттагыча нидер кызып, кызып сөйләшеп бара. Рөстәм дә абыйсы кебек тәрәзәгә таба карап ятты. Төрле чәчәкләргә тулган болыннар, кырлар, иген басулары, юл буенча төзелгән агачлар, куаклар, әкрен генә тибрәлеп, аларга сау бул дип әйтеп калалар сыман. Әнә ниндидер авыл да күренә. Урам буенча малайлар велосипедка утырып куыша. Рөстәмнең дә велосипедка утырып алар белән бергә уйныйсы килә башлады. Ул аска таба карап:
— Әни ә без кайчан әбиләргә барып җитәбез?
— Күп калмады улым, озакламый Казанга барып җитәбез, аннары бер сәгать автобуста кайтабыз, ә автобус әбиеңнең капка төбендә төшереп калдыра безне.
--Ә минем кунакка барасым килми иде, ә без анда озак торабызмы? Мине дусларым көтә, нигә кирәк иде әллә кая чыгып китәргә әни?
Әнисе Зәйтүнә генә сораулы карашын иренә ташлады, янәсе син җавап бир, тик Рафыйк кына хатынына усал итеп карап, башын тәрәзәгә борды. Рөстәм соравына җавап алмагач кабат тәрәзәгә таба карады. Аның бик йокысы килә иде, төне буе кешеләр вагонга бер кереп, бер чыгып аңа йокларга ирек бирмәде, җитмәсә поезд көпчәкләренең тавышы да аның башын авырттыра башлады, шулай да ул изрәп йоклап китте. Ниндидер песи балалары белән уйнап йөргән вакытта аңа:
— Уян улым, әйдә, әйдә безгә поездан төшәргә вакыт җитте . Тор тизрәк, поезд безне көтеп тормый бит, китеп барачак, улым уян инде.— дип әнисе аның башыннан сыйпады.
Рөстәм теләр, теләмәс кенә күзен ачты да әнисенә карады. Рафыйк малайларга өске каттан төшәргә булышты. Поездан төшеп, әниләренә сумкаларын күтәрергә булышып алар автобус тукталышына барып, кирәкле автобуска утырды. Ниһаять алар кирәк җиргә барып та җиттеләр.
— Менә кайтып та җиттек, әбиегез сагынгандыр инде. Бүген мин белүемчә дәү абыегыз да балалары белән монда кунакта. Так что сезгә уйнарга кеше бар балалар.- дип Рафыйк зур, зур атлап, бер йортның капкасын ачып эчкә таба үтте. Тик әби генә аларны көтмәгән булып чыкты. Ике туган Әлфис белән Илсөярне алып зоопаркка киткән иде. Дәү абыйлары аларны күргәч:
— Менә көтелмәгән кунаклар кайтты бит, ант әгәре сезнең кайтасыгызны белгән булса әни балаларны бергә алып китәр иде, нигә кайтасыгызны хәбәр итмәдегез? Ярар башка вакыт алып барыр, әйдә, әйдә керегез.
Зәйтүнә иренә карап:
— Ничек белгән булсак? Без бит әллә кайчан әнигә хәбәр биргән идек, ул безнең кайтасыбызны белә иде.
— Карт кеше онытылып киткәндер, ярый әйдәгез керегез, хәзер чәй дә кайнап чыга, әти дә бакчада йөри. Мин белгән кебек мунча кабызып җибәргән идем , хәзер утын өстим әле, әтине дә чакырып керермен, сез кайттыгыз дип әйтермен, ә сез керегез, ял итә торыгыз. - дип Рәшит ашыгып чыгып китте .
— Рафыйк бу нәрсә булды инде ә? Син бит без кайтканны әниең белә дидең , минем аңлавымча белә генә түгел алар без кайтканга шат димәс идем.
— Син телеңне тый әле хатын, әни белә дидем бит, оныткандыр икенче оныклары да кайткан шатлыктан.
— Аңламадым? Шатлыкны ничек онытып була соң? Җитмәсә ул безнең балаларны бер дә күргәне юк.
— Бер үк вакытта күпме онык кайта, вот и оныткан оныкларын күргәч.
— Ә безнекеләр онык түгелме?
— Ярый, җитәр ә? Давай ашарга әзерлә әле, хәзер ачтан үләм мин, һич югы чәй яса.
— Кеше өендә ничек хуҗа булып йөри алам? Җитмәсә без авылдан чыгып киткәндә син әниләрен белән сүзгә дә килгән идең бит. Бәлки әниләрең әле дә сине гафу итә алмагандыр, исерек килеш нәрсә генә әйтеп бетермәдең бит. Башкача булса әниең өйдә булыр иде дип уйлыйм, белмим, белмим нәрсә әйтергә дә, минемчә без кире кайтырга тиеш түгел идек. Шундый яхшы җирдән кайттык биииит.
-— Нәрсә, нәрсә булды? Әйдәгез үзем чәйләр ясыйм әле, алайса чит кешеләрдәй утырасыз. Хәзер бакчадан әти дә керә, кулларын юып калды. Сез дә кулларыгызны юыгыз.--
дип Рәшит өстәл өстенә чәшкәләр куя башлады. Зәйтүнә үзен уңайсыз хис итсә дә, Рәшиткә чәй ясарга, өстәлгә ашамлыклар куярга булышты. Алар артыннан күзәтеп торган Рөстәм:
— Әни мин чәй генә эчәм, нигәдер ашыйсым килми.- дип кенә бетерде, өйгә бабасы килеп керде дә:
— Безгә тагын кунаклар кайткан икән. Бал өстенә кунган чебеннәр кебек бар да җыелыша.
Рөстәм бабасы әйткән сүзләрне аңлап бетермичә:
— Нинди чебеннәр бабай? Өйдә чебеннәр юк бит.
— Кил әле яныма улым бер кочаклыйм әле, ә чебеннәр күренә башлар улым, күренә башлар. Урамда җылы бит, чебеннәр дә күбәя, алар да ышык урын эзли башлый кеше кебек, менә шуңа өйгә керәләр дә.
— Әти әгәр без сезгә комачаулыйбыз икән, без бүген үк китәбез, нигә дип ишектән керүгә шундый сүзләр әйтәсез? Безнең ни гаебебез бар? Ничә ел үтте бит инде, нәрсә генә булмасын оныкларыгызның ни гаебе бар? Менә каршы алдылармы Рафыйк?
Зәйтүнә түзеп тора алмады, ул кулына тоткан чәшкәсен өстәлгә куйды да:
— Әти син дөрес эшләмисең, әйе Рафыйк бәлки эчкән килеш сезне үпкәләткәндер, тик ул алай эшләргә теләмәде. Чыннан да шулай безне каршы алырлык нинди гаебебез бар соң?
Аптырап калган бабай Зәйтүнәгә карап алды да:
— Юк кызым, юк, гафу, гафу, ...... Мин бары тик кунаклар күп җыела дип кенә әйтергә теләгән идем. Ә менә ничек килеп чыкты, каушадыммы инде?....... ммммми...... Үпкәләүләр артта калды инде ул кызым, артта калды. .......Хәзер әниегез дә кайтып җитәр, иртүк киттеләр иде.
Рөстәмнең олылар сөйләшкәнне тыңлап торасы килмәде, чөнки һәрвакыттагыча тавыш чыгачак, әтисе тавыш чыгарырга ярата. Әти әнисенең гел сүзгә килеп торуларыннан ул туйган иде инде, ә монда әтисе урыныннан сикереп үк торды, димәк сүз зурга китәчәк. Ул бер әнисенә, бер башкаларга карады да,, чәй дә эчмичә урамга чыгып китәргә теләгән иде, шау гөр килеп өйгә балалар белән әбисе килеп керде. Өйдәгеләр тынып калды , чөнки өйгә керүгә сүзне әби үзе алды. Хәлләр сорашкач үз сүзле Рафыйк:
— Әни син оныкларыңны зоопаркка алып баргансың. Шуны аңлый алмыйм, нигә безнең кайтканны белә торып безнең балалар кайтканны көтеп тормадың? Бергә барырлар иде, кызыгырак та булыр иде. Күчтәнәчләр дә алгансың, кулларыннан да төшермиләр, безнең балаларга да нәрсә булса да тотып кайта ала идең бит. Син нәрсә аларны бердә яратмыйсыңмы?
Әби кеше бер балаларга, бер улына карап алды да:
— Син үзең нәрсә әйткәнеңне үзең ишеттеңме? Минем аларны бер генә дә күргәнем юк бит, ничек итеп аларны ярата алам мин? Сез үзегез җәһәннәмгә чыгып киттегез бит, мин гаеплеме? Аларны яратуымны теләсәгез әнә һич югы район үзәгендә яшәгез, и то якын.
Аптырап калган Зәйтүнә әби янына якынырак килеп:
— Әйе еракта яшәдек, тик алар туганны белдегез, тик,...... тик алар оныклар бит, ерак булса да яратып була бит әни. Сез, сез .....
Рөстәм кечкенә булса да бу сүзләр аның йөрәгенә бик тирән кереп утырды. "Мин аларны ничек ярата алыйм?" Димәк әбиләре аларны яратмый. Аларны гына түгел, әти әнисен дә аның күрәсе килми икәне күренеп тора иде. Ничек шулай була алганын гына Рөстәм аңлап бетерә алмады. Әбисенең сүзләре әти, әнисенә шулай тәэсир иттеме, бәлки чыннан да бүтән еракка чыгып китәргә теләмәделәрме, алар район үзәгендә яшәргә калды. Алай гына да түгел, йортлары районның иң читендә урнашкан иде. Бер яктан яхшы, күпме телисең шуның кадәр яшел чирәм өстендә ауныйсың, чабасың, икенче яктан уйнарга якын тирәдә бер бала да юк. Җитмәсә алар яшәгән йорттан ерак түгел тимер юл үтә, гел поезд үткән тавыш бер генә дә йокларга ирек бирми, аеруча төнлә белән тәмле йокыдан уята. Ләкин кеше һәрнәрсәгә дә ияләшә икән. Мәктәпкә барганда гына кыенрак, мәктәп ерак , коры вакытларда велосипедта барсалар, яңгырлы көннәрдә, җил, буранлы көннәр булуга карамастан алар район үзәгендә урнашкан мәктәпкә укырга йөрде. Җитмәсә автобус та алар ягына килми иде. Әниләре заводта эшләсә, әтиләре төрле ремонт эшләрен башкарды, каядыр китеп эшләп йөрде. Ул өйдә булганда балаларга да рәхәт, әтиләре укырга алып барды, алып кайтты. Ничек кенә булмасын Рөстәм әтисенең өйгә кайтып йөрүен бик яратмады. Чөнки ике атна эшләп, ике атна өйдә торганда, шуның бер атнасын исерткеч эчемлекләр эчеп үткәрә иде. Алай гына да түгел, исерек килеш әнисен бик каты кыерсыта , вакыты белән хәтта балаларга да җикеренергә күп уйлап тормады.
Тормыш тәгәрмәче шулай тәгәри торды, Рөстәмнең өйдән чыгып качу теләге артканнан арта барды. Әтисенең кыланышлары аны чыгырыннан чыгарды. Бер көнне шулай каты исерек килеш хатынын балалар белән бергә өйдән куып чыгарды. Ләкин ничек кенә булмасын әнисе эшен ташлый алмый, аңа иртән иртүк эшкә барырга, ә балаларның каникул вакыты, шуңа да балаларны әбигә илтеп Зәйтүнә өйгә кире кайтырга уйлады. Ләкин уй дигәне генә безнеңчә булмый икән. Әбисе ишекне ачуга, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач:
— Мин сине көчләп Рафыйкка кияүгә бирмәдем, үз тормышыңны үзең җайла, гел качып йөреп тормышыңны җайлый алмыйсың, ирең белән башта яхшылап сөйләш, эчмәсен" — дип борын төбендә ишекне ябып та куйды. Зәйтүнә елый, елый балалары белән кире әйләнеп кайтып, әкрен генә өйгә керде. Бәхетләренә әти кеше йоклый иде. Рөстәмнең дә көннән көн әбисенә булган хөрмәте сүнә барды. Башка балалар әби туган көнгә шуның хәтле акча бирде, аны алып бирде, моны алып бирде, бәйрәм оештырды дигән сүзләр малайның йөрәген яндырды. Юк, юк шул Рөстәмнең дә яраткан әби дигән кешесе. Әнисе ягыннан да әбисе иртә үлеп киткән. Ә бабасы Зөбәйдә апаларында бик еракта тора. Ә әтисенең ягында бабай, яхшы укучы укытучы сүзен тыңлаган кебек әби сүзеннән чыкмый. Шулай итеп Рөстәм үз язмышына язылганнар белән килешеп яшәде. Алар кайтканга өч ел дигәндә бабасы якты дөнья белән саубуллашып китеп тә барды. Әтисе әллә нигә бер булса да велосипедында Рөстәмне бабасы янына алып бара иде , хәзер инде ул йортка барырга сәбәп тә калмады. Рөстәмне бер нәрсә генә борчый иде , әнисе соңгы арада еш авырый, хәле бетеп вакыты белән урамга да чыкмый иде, ничек кенә үгетләсәңдә хастаханәдә ятырга баш тартты"" Сезне укытырга, кеше итәргә бераз акча җыелсын" - дия иде.. Әтисе гел китеп югалып йөрде, бу юлы инде озагырак йөреп кайта торган булды. Ә абыйсы тугызынчы классны укып бетерүгә Казанга киткәч Рөстәмгә бетереп тә үзенә генә кыен булды. Әле янында сөйләшеп ятучы, аның белән футбол уйнаучы, кырда бергә чабып йөрүче кешесе юк. Ул абыйсы китүгә йөрәгенең бер өлеше кителеп төшкән кебек хис итте.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.