Литература
20 Февраля 2023, 11:00

Үткәннәр белән көрәш

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. Бишенче бүлек. -Алла сакласын, син Линарга тиң түгел. Үпкәләмә дустым, ул сине белеп бетерми, без барыбыз да үзгәрдек. Сине миннән дә яхшырак белүче юк. Син иреңнән эчеп, ял итеп йөрергә яратканга күрә киттең. Ә Линар тыныч кеше, хатыны да тыныч булырга тиеш .

Үткәннәр белән көрәшҮткәннәр белән көрәш
Үткәннәр белән көрәш
-Алла сакласын, син Линарга тиң түгел. Үпкәләмә дустым, ул сине белеп бетерми, без барыбыз да үзгәрдек. Сине миннән дә яхшырак белүче юк. Син иреңнән эчеп, ял итеп йөрергә яратканга күрә киттең. Ә Линар тыныч кеше, хатыны да тыныч булырга тиеш .
--Беләм мин Резидә, беләм, аның өчен шайтан булырга да әзермен. Күпме көнләшеп йөрдем мин алардан, идиальный гаилә имеш. Менә хәзер язмыш үзе миңа мөмкинлек бирде . Мин теләсә нәрсә эшләргә әзермен, ул гына минеке булсын һәм бу шулай булачак та. Мин хәтта кеше башыннан үтәргә әзер аның өчен, ишетәсеңме Резидә? Әйткән иде диярсең, ул көн җитәчәк.
Резидә Ильсияр әйткән сүзләрдән куркып калды, ул җайлап кына:
--Әгәр уенда начарлык бар икән, син Линарны хәзер үк оныт, ул сиңа карау түгел, якын да килмәячәк. Аны үзеңнеке итәр өчен сиңа үзгәрергә кирәк, яхшы хатын була алуыңны исбатларга кирәк . Син булдыра аласыңмы?
—Әйттем бит, аның өчен мин барсына да әзер, утта да янам, суга да батам кирәк булса.
--Җитәр Ильсияр, әлегә дәшмә, әле ярасы төзәлеп бетмәгән, кабат ярасына тоз сипмә.
--Аңладым инде кабатлама.
Ильсияр яшьләр янына якынырак килеп:
--Бәлки биеп алырбыз, болай басып торсак йоклап китәрбез.
--Дуслар үпкәләмәгез миңа чыннан китәргә кирәк ,— дип
Линар дуслары белән саубуллашып китергә җыенганын күреп, аның каршысына Ильсияр килеп басты да:
--Линар бала булма инде, әле килдең генә бит, әйдә биибез.
--Мин дуслар белән генә күрешергә теләдем, ә хәзер кайтам, мине балалар көтә.
--Әниең өйдә бит, ул карый аларны, аннары инде соң, йоклыйлардыр.
--Үзең үк әйттең , инде соң , кайтырга кирәк, үпкәләмә..
Линар яшьләргә таба борылып:
--Дуслар сау булыгыз.- дип,
Линар авылга китә торган сукмак буйлап китеп барды, ләкин үз сүзле Ильсияр аны куып тотты да:
--Линар нигә качасың? Беләм кайгың зур, тик Лилия үлде дип син үзеңне дә күмәргә тиеш түгел. Син әле яшь, телисең икән мин бүген үк синеке булырга әзер. Син үткәннәр белән көрәшеп яшәргә тиеш түгел, алга карарга тиеш һәм мин сиңа булышам.
Ильсияр Линарны кочаклап үбә башлады.
--Яратам мин сине Линар, яратам. Әйдә бергә булабыз.
Линар көч хәл белән Ильсияр кочагыннан чыгып:
--Синең ничек телең әйләнде Лилияне үткәндә калдыр дип әйтергә? Лилия булды, була һәм булачак минем йөрәк түрендә, ишетәсеңме? Башкаларга анда урын юк. Ә син, син бүтән яныма да килмә. Мин синнән бу адымыңны көтмәгән идем.
--Гафу ит, мин бары синең каткан күңелеңне йомшартырга теләгән идем. Нинди гаебем бар, әйт? Сине ярату гаепме? Мин сине күптән яратып йөрдем, Лилия исән чакта дәшмәдем, ә Лилия үлгәнне белгәч үземне тоеп тора алмадым. Үтенәм гафу ит мине, мин бүтән бу ялгышымны кабатламам.
--Ильсияр кит, минем бер кемне дә күрәсем килми.
Линар авылга таба ашыкты, ул Ильсияр сүзен тоңлап очрашуга баруына үкенде. Өйгә кайтып җиткәндә инде таң ата башлаган иде. Ул өйгә кермичә туп туры бакчага чыгып алмагач төбенә барып утырды. Әнә кояш алсуланып офыктан чыга, акрын гына таң җиле исә. Каяндыр йокыдан уянган кошлар сайравы ишетелә. Күлдәге бакалар да бер берсенә хәерле иртә теләп тавыш бирәләр. Барысы да парын эзли кебек, ул гына бер ялгызы утыра. Әле кайчан гына Лилия белән таң атуын каршы алганнар иде. Лилия, Лилия, белсәң иде ничек аерылу мизгелләре авыр икәнен.
Вакытлар үтсә дә басмады
Йөрәкләрдән чыккан сагышны,
Нигә Ходай биргән икән
Иң кыскасын сиңа язмышның.
Йөрәгеңнән чыккан сүзләреңнән
Күңелләргә безнең моң килде,
Хәтта кош- корт, бөҗәкләр
Синең дусларын иде.
Яраттың дусларны, туганны,
Яшьлегең заяга үтмәде,
Үлемең йөрәкне әрнетеп
Сагышта калдырды күпләрне.
Менә кабат төнне калдырып
Кояш чыгып янә таң атты,
Алмагачың минем йөрәгемдә
Тыныч гомер өчен юл ачты.
Линарга Гөлия әйткән сүзләр исенә төште, ул алмагачны кочаклап алды да:
--Йә Ходаем миңа нишләргә? Йөрәгемнән сагышларны ничек алып бәрергә? Юк, мин Лилиямне оныттыр дип сорамыйм, бары миңа түземлек, бу кайгымны җиңеп чыгарга көч бир.
Линар ниһаять үксеп, үксеп елады, әйтерсең лә бөтен авыр кичерешләрен алмагач аша күккә җибәрә.
Майҗамал апа уянып китеп улын күрмәгәч әкрен генә урамга чыкты, бакча ягына китә торган рәшәткә ачык икәнен күреп анда таба атлады. Улының алмагач төбендә утыруын күреп:
--Улым нәрсә булды, нигә син монда утырасың? Таң атты бит, ә син өйгә дә кермисең, беләсең бит борчылганымны.
--Әни гафу ит, вакыт үткәнне сизми калганмын. Лилия белән таң атканны каршы алганыбызны искә төшердем.
Майҗамал апа Линар янына килеп утырды. Улының елаганын аңлап
---Нәрсә җиңеләйдеме?
--Беләсеңме, Гөлия миңа: "бик кыен булса йөрәгеңне агачка бушат, оялмыйча күңелең булганчы ела"- дигән иде. Ышанасыңмы, миңа чыннан да җиңел булып китте.
--Ул дөрес әйткән улым, Гөлия бик акыллы кыз бала. Алланың рәхмәте бәхетен генә бирсен. Балаларны да бик ярата, балалар да Гөлия апа дип кенә торалар.
--Чыннан да яхшы кыз, аның һәрбер сүзгә җавабы, һәрнәрсәгә аңлатмасы бар.
--Әйдә улым кереп ятып ал, минем чәем дә кайнаган, теләсәң ясап куям.
--Рәхмәт әни, син керә тор, мин хәзер керәм.
Майҗамал апа урыныннан торып өйгә кереп китте. Линар яңа аткан таңга тагын бер кат карады да, алмагачка башын борып:
--Сиңа да рәхмәт йөрәгемне бушатырга булышкан өчен.
Линар балалар тавышына уянып китте.
--Әти, әти. Гөлия апа киткән, без кем белән уйныйбыз инде хәзер? — дип Ландыш әтисе янына килеп караватка менеп утырды.
--Соң кызым урамда балалар бар бит, алар белән уйнарсыз. Ә Гөлия апагыз зур кеше, эше бардыр.
--Нинди эш? Әни дә безгә бер сүз әйтмичә китте, хәзер Гөлия апа да безне ташлап китеп барды— дип Ландыш елый ук башлады.
--Тукта, тукта елама әле, кем сиңа ул сезне ташлады дип әйтте? Бәлки эше бардыр аның кызым.
Ишектән кереп барган Майҗамал апа сүзгә кушылып:
--Кызым мин белештем, аны эшенә чакырганнар телефоннан иртүк шалтыратып.
--Ә нигә ул безгә әйтмичә киткән?
Ачуы чыккан Хәйдәр әбисенә сүз әйтергә ирек бирмичә:
--Нигә, нигә безгә әйтмәгән ул? Ул бит без аны көткәнне белә.
--Соң улым сез ул киткәндә йоклый идегез бит, ә безгә керде ул, сез йоклагач ,, уятып тормагыз йокласыннар, бары мин онытмадым, эшкә барасым бар"- дип әйтеп чыгып китте.
Шул вакыт ишек шакыган тавыш ишетелде, балалар икеседә урыннарыннан сикереп торып
--Урра Гөлия апа кайтты— дип ишеккә таба киттеләр. Ләкин бу бары Линарның сыйныфташы Ильсияр иде.
--Керергә ярыймы? Исәнмесез Майҗамал апа, нәрсә хәлләрегез балалар,? Сәләм Линар, сөйләшәсе сүз бар иде.
--Тыңлыйм— диде Линар кырыс кына.
--Дөресен әйткәндә мин кичәге өчен гафу үтенергә килгән идем. Майҗамал апа кичә мин бераз гына Линарны үпкәләткән идем, гафу үтенәм. Тик мин үземне гаепле санамыйм, үземне хаклы дип уйлыйм. Мин бары Линарга өйләнергә кирәк, балаларга әни кирәк дип әйттем, әйт әле Майҗамал апа минем ни гаебем бар, мин хаклы түгелме?
Майҗамал апа бер Линарга, бер Ильсияргә карап:
--Бер яктан син хаклы Ильсияр, чыннан да балаларга әни кирәк. Бары ул хакта уйларга әле иртәрәк.
Әни кирәк, ләкин хәтта балалар да әле яңа әнине кабул итеп алырга әзер дип уйламыйм. Вакыт, бары бераз вакыт кирәк, яралар тартылыр өчен вакыт кирәк . Алланың рәхмәте үзе ярдәмен бирер, вакыт җитүен әйтер дип уйлыйм.
--Дөрес әйтәсез Майҗамал апа мин дә хәзер димәдем бит. Кабат гафу итегез борчыганым өчен, сау булыгыз.- дип,
ничек керсә шулай тиз чыгып китте дә Ильсияр. Майҗамал апа улына карап елмайды да:
--Бу нәрсә булды соң?
Линар да әнисенә карап елмаеп:
--Бары начар төштән өзек— дип кызын итәгенә алды.
--Гөлия апаң киткәч мин сезне уйнатырга тиеш буламмы?
--Әйе син уйнат, Гөлия апа белән кызык иде.
--Ярый соң, мин уйнатып тормыйм, әйдәгез каенлыкка походка барабыз.
--Ә Талия, Рөстәм баралармы соң?
Ландыш сораулы карашын әтисенә төбәп:
--Ә кем алар?
--Безнең дуслар, без гел бергә уйныйбыз.
— Ярар барыгыз сез дусларыгыз белән сөйләшегез әниләренә әйтсеннәр. Көндезге аш ашагач безгә килсеннәр.
Балалар шатланышып урамга чыгып киттеләр. Линар әнисенә :
--Әни миңа бераз ашамлыклар җыерга булыш әле, йә үземне ашап бетерерләр.
--Телеңнән беркем дә тартмады бит, ярый нәрсә булса да уйлап табарбыз.
Төшке аштан соң җиде баланы ияртеп Линар каенлыкка китте. Каеннар арасындагы кечкенә аланлыкка килеп урнаштылар. Иң беренче эш итеп балалар фотосүрәткә төштеләр. Хәзер инде уеннарга чират җитте. Берсеннән берсе җитез балаларны куып, Линар хәлсез калды.
— Мин ардым балалар бераз ял итәм, ә сез футбол уйнагыз — дип Линар балаларга туп атып үзе чирәмгә ятты. Хуш исле чирәм күңелгә рәхәтлек бирде. Ул зәңгәр күккә таба борылып ятты. Зәңгәрсу күк йөзендә йомшак ак болытлар йөзә, карап торсаң төрлесен төрле әйбергә ошатып була. Менә монысы атка атланган кешегә ошаган, ә монысы инде безнең эт кебек сузылып яткан, ә бу болыт кисәге зур кар бөртеге төсле. Әйе табигать кочагында ял итү үзе бер рәхәтлек бирә. Һавадагы болытлар гына түгел, агачлар, куаклар, хәтта иске җирдә аунап яткан ботакларда да күзәтеп торсаң нәрсәгә булсада ошатып була. Линар балаларның уеннарына кызыгып , аларга кушылып уйный башлады.
 
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас