Все новости
Литература
5 Февраля 2023, 12:00

Табылдык кыз

...Һаҗәр бермәлгә иркен сулап тәрәзәләрен ачып җибәрде. Әйтерсең, шушы килен аның тыннарын буып торган. Улы юкта ничек түзеп яшәгәнен күз алдына китереп, шаккатып куйды. “Нишләп бер тапкыр да кодагыйга кунакка җибәрмәде икән ул аны. Ул да кемнеңдер газиз баласы югыйсә”, – Һаҗәр бер уфтанды, бер гаҗәпләнде үзенә. Тагын да үзен шаккатырып, ыштан балакларын сызганып, зур чиләк белән су алып кереп, идән юа башлады.

Табылдык кыз
Табылдык кыз

...Һаҗәр бермәлгә иркен сулап тәрәзәләрен ачып җибәрде. Әйтерсең, шушы килен аның тыннарын буып торган. Улы юкта ничек түзеп яшәгәнен күз алдына китереп, шаккатып куйды. “Нишләп бер тапкыр да кодагыйга кунакка җибәрмәде икән ул аны. Ул да кемнеңдер газиз баласы югыйсә”, – Һаҗәр бер уфтанды, бер гаҗәпләнде үзенә. Тагын да үзен шаккатырып, ыштан балакларын сызганып, зур чиләк белән су алып кереп, идән юа башлады.
Үзе юды, үзе елады Һаҗәр каенана. Кайчаннан шундый начар кешегә әйләнүен, явызлануын, әшәкеләнүен уйлый-уйлый идәнне ышкыды ул. Үзенең күптәннән елап идән юмаганын да искә төшерде. Ә бит шушы идәнне күпме кайнар күз яшьләренә манып юды ул.
Һаҗәрнең килен булып төшкән генә вакыты. Мингали белән никахка кадәр үк күрешеп, сөешеп-яратып килде ул. Ире дә үзе кебек чая иде. Һаҗәр дә ут уйнатып тора. Әле яшерен генә күпме очрашкан булырлар иде икән – кыз үзенең балага узганын сизеп алды. Өйдәгеләре дә аны-моны уйлаганчы, серне Мингалиенә чиште. Тегесенең авыз колакта, колагы еракта дигәндәй – куанычы эченә сыймый. Икенче көнгә үк сорарга килүен әйтеп кайтып китте. Атна үтте, егет күренмәде.
Һаҗәр ни уйларга белмичә чишмә буенда йөргәндә, Мингали атылып килеп җитте.
– Әни әле казлар суймаган, мендәрләр тутырмаган, ди.
– Суймаса-тутырмаса ни була?
– Әни ансыз килен төшермәячәк...
– Китик Мингали шәһәргә, йә Ташкентка апаларга. Мендәр түгел, минем корсак кабарачак монда. Кич кил, ябышып чыгам мин сиңа. Аннан нәрсә булса – шул булыр.
Ул кичне ничек көтеп алуларын Һаҗәр әле дә яхшы хәтерли. Әнисе белән әтисенең йокларга ятканын көтеп-көтеп тә арып беткәч, дус кызы янына барам дип ялганлап бакча артына чыкты. Кечкенә төенчеген көндез үк карлыган төбенә яшереп калдырган иде.
Һаҗәр сандугач сайратып җибәргән тавышка, барылып караса – әстәгафирулла – каршында Мингалие басып тора икән!
– Озак тордың, көтеп торалар...
– Җигүле атың дулый мәллә?
– Һаҗәр бир кулыңны, узыйк бергә бәхет юлын.
– Әниең кертерме соң?
– Кертмәсә – икәү чыгып китәрбез.
Җигүле трантас белән килгән иде Мингали. Мондый атны Һаҗәрнең үз гомерендә беренче күрүе иде. Менеп утыруы булды – очтылар гына.
Очтылар. Әле Һаҗәр авылның иң усал хатыны Васфикамалга килен булып төшәсен белми иде әле. Бәхетсезлек шуннан башланды димме соң? Мингалинең әнисе киленен өйгә кертмәде. Мингали Һаҗәрне үзләреннән бер йорт аша гына торган әтисенең сеңлесенә алып кайтты. Хәмдия апа ачык йөзле, дөньяның алдын да, артын да күргән кеше буларак, яшьләргә аерым бүлмә бирде. Мингали дә, Һаҗәр дә шул йортта торып калды.
Васфикамал ачуыннан ярылырга житешеп, нәрсәләр генә эшләмәде. Корсак күтәреп килгән киленне куып та карады. Мингали әнисен дә бик хөрмәт итә иде. Ул хатынына да, әнисенә дә күтәрелеп бәрелмәде. Икесенә дә яхшы булып калырга тырышты.
– Безнең нәселдә бүселеп килгән кеше юк, төшерт балаңны! Күрше авылда бер карчык бар, шунда барып кайт. Үзеңә дә, балаңа да яшәргә ирек бирмәячәкмен. Мингалиме икән әле атасы? – дип киленне төртеп үк җибәрде.
Болай да кузгалырга куркып торган Һаҗәрнең аягы шуып та китте, очлаеп төшкән таш өстенә барып та капланды.
Хәмдия апа эзләп төшкәндә күпме ятканын ул үзе дә белмәде. Куллары белән күлмәгендәге юешне тоткалап карагач, чырулап кычкырганын сизми дә калды. Кан эчендә ята түгелме?
Мингали өяздән балта эшеннән кайтканчы, Һаҗәрнең әти-әнисе килеп тумаган баланы җирләп тә киттеләр... Бу көннәрнең караңгылыгын Һаҗәр үзе генә белә. Никадәр авыр булса да, әти-әнисенә ияреп кайтып китмәде. Мингалиен көтеп алырга булды. Ире моннан меңәр чакрым ераклыкта, хәбәр алышу өчен бернинди мөмкинлекләр дә юк иде.
– Кызым, кызым, күз нурым, Мингалием кебек шомырт кара чәчем минем! – Һаҗәрнең хәсрәтен Хәмдия апа үзенә алды. Ул еласа елады, ул көлсә көлде. Ике хатын Мингали кайтканчы исәрләнеп бетә язды. Ишектә ирнең басып торуын да алар бик авырлык белән генә кабул иттеләр. Әйтерсең, бөтенләй чит кеше басып тора иде анда.
– Нишләп утырасыз сез, төс-битләрегез качкан! Берәрсе үлмәгәндер бит?
Сөйләгән хәлләрдән Мингалинең мәгърур кыяфәте тәмам кечерәеп калды. Һаҗәрне кочагына алып кычкырып елады ир. Никадәр сакларга тырышып та, хатынын, туасы кызын саклап кала алмаганына йөрәге белән әрнеде. Кинәт Һаҗәрне җилтерәтеп алып, күрше йорт аркылы торган туган йортының ишеген тибеп ачып кереп киткәнен Хәмдия куркып карап калды.
– Без бу йортта яшәячәкбез. Бу минем өем, хатыным да, балам да шушында яшәячәк. Ә син теләсәң – чыгып китә аласың, – диде Мингали үз гомерендә беренче тапкыр анасына җикеренеп. Васфикамал булган хәлләрдән тәмам өне алынган, өтермән юлында йөртерләр дип кара кайгыларга баткан иде. Һаҗәргә дә, Мингалигә дә күтәрелеп карамыйча, бакчага чыкты.
Бер түбә астында ике гаилә яши башлады. Һаҗәр үзе пешергәнне үзе ашады. Васфикамал үзенекен. Мингали икесе пешергәнне дә ашарга җитешә иде. Яшьләр эшкә йөрде. Башка сугышмадылар, талашмадылар. Уртак мал бүлешмәделәр. Уртак сөйләшер сүзләре дә булмады.
Һаҗәр шул хәлләрдән соң ун ел авырга уза алмады. Көттереп кенә улы Илнур туды. Ул туган көнне, нәрсә әйтсәң дә вай диярсең, Васфикамал карчык дөнья куйды.
Бала табып, бераз савыга төшеп, идән юганын әле дә хәтерли ул. Күз яшьләренә чыланып юган идәнен соңгы күз яшьләренә манган иде шул чак. Шулай бәхетле тыныч көннәр улына 9 яшенә җиткәч тукталып калгандай булды бугай. Һаҗәр Мингалиен югалтты. Урманда агач төшеп, ул да китеп барды. Аннан калган тормышны Илнуры белән бергә тартты Һаҗәр. Кыенлыгы да, авырлыгы да булды инде, булды.
Кем әйтмешли, йортка чит-ят кергәнче барган тормышка, тел-теш тидерерлек түгел иде. Үҗәт тә, тырыш та булып үсте улы.
– Әни, минем ике улым булачак! Мин үзем генә үстем, алар ике ир туган булсыннар, сөйләшер туганы булсын, – диде Илнур берсендә әнисен шаккатттырып.
Бик еракта кебек тоелган көннәр, Илнурның өйләнер хәбәрен ишеткәч сагайтты Һаҗәрне. Йортка килен төшә дигән уй хатынны бимазалый башлады.
Үзен ничек каршы алганнарын да уйлады, үзенең андый булмаячагын да күз алдына китерде. Һаҗәр улының Фагыйләсе турында өзелеп сөйләшүенә ачуы да чыккалап алды. Һаҗәр бер генә уйга килә алмады. Газиз улына каршы чыкмаячагын якты көн кебек ачык белә иде. Җиде ят җирләрдә үскән кыз баланың нинди булачагы да уйлап куйды Һаҗәр.
Фагыйләне кабул итте дә, итмәде дә. Улына хуҗа булганына ачуы да кабарды. Алайга китсә, Илнурның сайлаган яры – берни дә эшли алмыйсың. Мингалие төшенә кереп, түгәрәк ипи тоттыргач кына сагаеп калды. Һаҗәрне олылап яшәгән иренең яшьләргә юл бирергә кушуы дип кабул итте ул төшне. Шул көннән үзен тыныч тотарга, яшьләргә кысылмаска, кирәк тапсалар – булышырга тырышып яши бирде. Бик дилбегәне тарта башласа, шундык каенанасы Васфикамал төшенә керә торган булып китте. Һаҗәрнең бер дә аңарга ошыйсы килми иде. Күз яшьләренә буылып уянып киткәндә, яхшы каенана гына булачагын яхшы белә иде ул.
Фагыйлә дә үзенчәлекле килен булды. Каенана дип, артык үлеп тә тормады, читкә дә җибәрмәде. Кызыбыз туа дип көткәндә, ир бала табып куйды. Данил да кызлар кебек юаш булып үсте. Яшерен-батырын түгел, Һаҗәр ир бала тууын яратмады. Менә кыз бала туарга тиеш кебек иде аңа. Кыз бала!
...Фагыйләнең икенчегә корсаклы икәнен бик тә очраклы гына белеп алды ул. Илнур вахтадан кайтканчы дип, Һаҗәр каенана Фагыйләне алырга авылларына килде. Колонкадан су алырга чыккан киленен күреп, койма буендагы агачка посып калды. Тукта, корсаклы түгелме соң бу? Тәмам бүселеп беткән. Хатын урам уртасында корсагын сыпырып та куйгач, Һаҗәр кар өстенә чүмәште. Бала Илнурдан түгел бит! Урам башында көтеп торган машинага ничек килеп, кереп утырганын аңламый калды. Нишләргә?
Күз алдына балага узып тормышка чыккан вакытлары килде. Әле шул баласын да кабул итмәделәр. Никахсыз бала итеп кабул иттеләр. Ә бу, бу бит, бөтенләй чит бала!
Кайнады Һаҗәр карчыкның башы, тәмам кайнады. Аның туачак кызыдыр бу! Туасы җан калгандыр! Һаҗәрнең саташып ятуын белеп, күршесе Хәлимә яныннан китмәде. Бераз терелеп, хәл алгач, Һаҗәр баланы үзе алып кайтырга уйлады. Кыз бала туачак, үземнең кызым булачак! Хәлимәнең улын белешеп, Фагыйлә авылына китеп барды. Өйдә әнисен генә күреп, киленен бер бүлмәдән икенчесенә сугылып эзләп йөрде әле.
– Утыр әле, кодагый. Ялгышкан бит Фагыйлә, ялгышкан. Баланы менә калдырып кайтам, дип китте. Тиле бала, ничек калдырып була ул балаңны?
– Нәрсә? Кайсы бульнискә китте?
Фагыйләнең әнисе бәйнә-бәйнә аңлатканны да көтмичә, Һаҗәр каенана машина белән Казанга чапты. Әле ярый Хәлимәнең улы тыныч, берни сорашмый. Һаҗәрнең дә сер чишәргә теләге юк.
– Ибраһимова бәбәйләдеме? – дип сорады ул ишек төбендәге кечкенә тәрәзәдән.
– Да, У Ибрагимовой дочь, 3500.
– Аллага шөкер!
Коридорда тыз-быз йөрүчеләр болай да җитәрлек. Бер хатынның бала чүпрәкләре тотып килеп утыруын күреп тә гаҗәпләнеп калды. Ире юктыр, дус кызын алырга килгәндер. Ул арада булмады, теге хатынга язу тоттырдылар, кул куйдырттылар, колагында Ибрагимова дигән сүзләр ишетелгән кебек булды. Бар да бик тиз булды. Теге хатынга бала бирделәр. Нурлы түгәрәк кызның йөзенә Һаҗәр дә текәлде.
– Девочка моя, – диде теге хатын. Төргәген күкрәгенә кысып, чыгып та китте. Аның артыннан Һаҗәр каенана атлады. Бераздан Фагыйлә дә чыкты. Аның кулында берни дә юк иде. Миңгерәүләнеп атлаган килене артыннан бармады Һаҗәр каенана. Ә күзләре белән теге нәни кызны утырткан машинаны эзләде. Тик күзенә генә ак-кара күренмәде. Ибраһимованы алып киттеләр. Аның кызын...
– Әни, мин өйләнәм. Авылда яши башлыйм. Бүген күрше кызын сорарга барыйк әле, – дип кайтып әйтмәсә, Фагыйлә улларының башлы-күзле булуларын уйламаган да иде. Шулай да төпчегенең алдан өйләнәчәген тәгаен белде ул. Югыйсә әле солдат хезмәтеннән кайтты. Бабасы Миргали, әбисе Һаҗәр кебек ялт та йолт егет булып үсте шул Замирлары. Аның янында Данил бер мыштым егет кенә булып калды.
– Кодагый, Замир өчен кайгырма. Без бит янәшәдә генә. Үзебез күз-колак булырбыз, – диде берничә йорт аша гына яшәгән булачак кодагые Зәйнәп.
– И, исән-сау гына булсыннар инде, парлы тормышларда имин генә яшәсеннәр, – диде Фагыйлә ягымлы булырга тырышып. Үзең тәрбияләп үстергән баланы чит гаиләгә бирәсе килми икән шул. Фагыйлә әле монда улының башка гаилә белән кушылуын авыр кабул итә. Ә менә кыз баланың чит-ят кешегә килеп яшәве үзе үк бер сынаудыр ул. Кем генә сыналмаган бу тормышта! Сынатмыйча яшәп кара син!
Уйламаганда-көтмәгәндә диярсең, Фагыйләнең кечкенә улы өйләнеп әбисе яшәгән йортка кайтып китте. Киленнең әти-әниләре күршедә генә. Фагыйлә чыннан да аларга яхшылыктан башка берни теләмәде.
– Замир, Ләйсән! Яхшы гына торыгыз, начар хәбәрләрегез ишетелмәсен. Олыларга сүз әйтмәгез. Өйрәтүләр булмый калмас. Әмма минем сезгә начар каенана буласым килми. Кулдан килгән кадәр балаларыгызны карашырмын. Хәер-фатиха сезгә, балалар! Иң мөһиме – өлкәннәр янәшәдә. Иң авыр чакларда булышырлык кешеләре булса, тормыш та җиңеләеп китә. Авырлыкны бергә күтәрерлек иңнәр кирәк, – диде ул теләк теләгәндә.
Фагыйлә кунаклар таралгач, авылдагы йортның бакча уртасына чыгып басты. Уйлары белән шушы йортка килен булып төшүләре, Һаҗәр каенананың сынау арты сынау үткәрүләре күз алларына килеп китте. Баштарак Һаҗәр карчык Фагыйлә алдына әйберләр ташлап калдырды. Янәсе ул таякны алып куямы, атлап чыгып китәме? Ташлаган яулыкны күтәреп, тәртипләп алып куямы? Чишмәдән кайтканны күрсә, сулы чиләгенә пычрак балчык салулары истән чыкмас, мөгаен. Ул чакта суны да бит аргы яктагы чишмәдән алып кайтасы...
– Якындагы чишмәдән алып кайтма, ераккарак барып ал. Анысыннан чәй яхшырак чыга. Монысының суы катырак, хуҗалык кирәк-ярагына гына тотарлык. Керне түбән очтагы чишмәгә барып чайка, анда улагы әйбәт, – дип сөйләнеп озатып кала иде аны Һаҗәр карчык.
Беренче мәлләрдә кайсы чишмәнең нинди эшкә яравын Фагыйлә искә калдыра алмыйча җафаланды. Үзләре авыл башындагы өйләре белән янәшә булган чишмәдән генә кулландылар. Ашка да, чәйгә дә, кер юарга да яраклы иде суы. Мул сулы, тәмгә дә тәмле булды. Бөтен авыл халкы алар янына йөрер иде.
Килен кеше бөтенләй үзе белмәгән, күзе күрмәгән җирләргә килен булып төшә. Тормыш чишмә юлын күрсәтеп кайту гына түгел шул. Һаҗәр каенананың указларын истә калдыру да шактый кыенга туры килә иде Фагыйләгә. Тормыш итә башлагач, барысы да үз җаена кайтты тагы. Фагыйлә үзе дә чамалап алды. Бу Гайни чишмәсенең суы чәйгә тәмле икән, монысы чыннан да катырак дип уйлады ул.
Замирның никахы әнә шулай аны үткәннәргә, яшьлегенә алып кайтты. Бигрәк тә чишмәгә йөрүе үзәгенә үткән, ахырсы. Никтер шунысы беренче искә төште. Һаҗәрнең усаллыкларыннан соң, Фагыйлә үзенә әллә ничә тапкыр сүз биргәне булды: “Ул андый булмаячак. Ул андый каенана булмаячак”. Улын җиде ятлар белән бер дә бүлешәсе килмәсә дә, тормыш нәрсә эшләргә кирәклекне, нәрсә эшләмәскә икәнен үзе өйрәтте бугай.
...Атна-ун көн үтмәде. Данилы да өйләнергә җыенуын хәбәр итте.
– Әни, өйләнәм. Туй үткәреп тормабыз. Шул акчага берәр фатир снимать итәрбез инде. Зәринәнең аерым торасы килә.
– Бер дә сөйләгәнең юк иде. Кем ул, кайдан? Ата-анасы кем? Таныштырырга алып кайтмадың, киленне күргәнем дә юк. Замирның хатыны күз алдында үсте. Кода-кодагыйларны беләбез.
– Әни, ул бу якныкы түгел. Әти-әниләре Казанга күченеп кайткан. Зәринә шәһәр белән янәшәдә булганга безнең районга эшкә кайткан. Табиб ул.
– Улым, ашыкма әле. Никах уздырыйк. Бер җае чыгар. Район үзәгендәге шушы йортны ташлап чыгып китмиләр. Синең өчен төзелгән йорт бит бу. Әтиең дә риза булып ятмас. Ашыкма әле
– Әни, синең йорт бит бу, үзең яшә рәхәтләнеп...
Озак сөйләштеләр ул көнне Данил белән. Бала йөрәгендә гаиләдәге хәлләр, әрләшү-талашулар сеңеп кала икән.
– Әни, синең тыныч күңел белән яшәвеңне телим. Яңа кешегә ияләшү дә, кабул итү дә авыр булырга мөмкин. Без нинди генә карарга килсәк тә, ачуланма, зинһар. Кайгырма, мин һәрвакыт янәшәңдә булырмын...

Рәсимә Галиева.

Ахыры бар.

 

 

Чыганак: ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: