Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
31 Января 2023, 12:30

Кызгылт-сары розалар

Инде бу вакыйгаларга бик күп вакытлар узган, күпме сулар аккан. Дамир институтны тәмамлап, табиб булып эшли башлады. Хәзер инде менә бу хастаханәдә баш табиб булып эшли. Тик бәхете булмады аның, ул һаман да ялгыз. Өйләнеп карады ул, бер генә түгел, ике тапкыр өйләнде.

Кызгылт-сары розалар
Кызгылт-сары розалар

Инде бу вакыйгаларга бик күп вакытлар узган, күпме сулар аккан. Дамир институтны тәмамлап, табиб булып эшли башлады. Хәзер инде менә бу хастаханәдә баш табиб булып эшли. Тик бәхете булмады аның, ул һаман да ялгыз. Өйләнеп карады ул, бер генә түгел, ике тапкыр өйләнде. Беренче хатыны белән озак та тормады, тагын да шул Люция ирек бирмәде аларга тыныч кына торырга, чөнки килене гади семьяда туып үскән кыз иде. Ә икенче килене өчен үлеп торды ул, Лира профессор кызы булгангадыр инде. Ә Лира иренә аның иң якын дусты белән хыянәт итте. Люция Дамирга :"Улым, кичер инде син аны, яшьлек җүләрлеге белән эшләнгән эш кенә бит инде, бер син генә түгел бит, хатыннары хыянәт иткән" - дип үгетләсә дә, Дамир хатынын гафу итә алмады. Инде менә берничә ел үзе генә яши ул. Үзе генә дип әйтеп тә булмый, ул фатирында бик сирәк була. Аның бөтен гомере шушы хастаханәдә үтә инде, атнага бер төн куна микән ул фатирында? Вакыты булганда барып әнисенең хәлен белеп кайткалый, әнисе дә хәзер ялгыз, әтисе ике ел элек гүр иясе булды.
Менә бүген кызгылт - сары роза чәчәкләрен күргәч, Зөһрәсе искә төште аның. Аның беренче мәхәббәте менә шундый уттай янып торган чәчәкләрне ярата иде бит. Кайда микән ул минем яшьлек мәхәббәтем, үзенең семьясы бардыр инде, балалары? Шундый матурлыгы белән ялгыз түгелдер? Неужели минем инвалид булып калуымнан куркып, шулай баш тартты ул, бөтенләй дә аңа ошамаган. Неужели, мин аны белеп бетермәгәнмен? Шушы минутта аның йөрәге чәнчеп куйды. "Эх, ерактан гына булса да бер күрсәң иде" - дип уйлап куйды ул. Тиз генә өстәл янына килеп, ярдәмчесенә шалтыратты:
- Асия Рафкатовна, минем бүген барасы җирем бар, әгәр дә срочно кирәк булса, шалтыратырсыз.
Хастаханә янында гына урнашкан чәчәк кибетенә кереп, кызгыл - сары розалар сатып алды да, егерме еллап элек практика узган картлар йортына китте.
Бик күп еллар үтте шул инде, йорт инде танымаслык үзгәргән, анда эшләгән кешеләр дә инде алышынып беткән. Берничә кешедән Зөһрә турында сорап караса да, аның турында белүче кешене очратмады. Инде кире китәргә җыенганда гына, бер шәфкать туташы килеп:
- Сез Әминә апага барып кайтыгыз әле. Ул хәзер пенсиядә, элек бу картлар йортында җитәкче булып эшләгән кеше, ул белмиче калмас-дип, адресын әйтеп, аңа җибәрде.
Әминә апа аның кем икәнен аңлагач:
- Иии, улым, нишләп егерме ел элек эзләп килмәдең соң син аны? Әниең сүзенә карап, саф мәхәббәтеңне аяк астына салып таптадың. Син авариягә эләккәч, ял алып, бер ай буе Казанда торып кайтты бит ул Зөһрә , вокзалларда, подъездларда кунып йөрде. Ә синең яныңа әниең кермәде бит аны, ничек кенә үтенеп сораса да, сиңа якын да китермәде. Бер ай шулай тилмереп йөри - йөри, кире әйләнеп кайтты. Кайткач, үзенең авырлы икәнен белде. Син аның ничек елаганнарын ишетсәң икән? Баласы тугач, бик авыр булды аның тормышы. Әти-әнисе булмагач, булышучысы да булмады. Казанга барып, тагын синең белән очрашмакчы булган иде, әниең:"Өйләнде инде ул, бик бәхетле тора, озакламый балалары булырга тиеш, бүтән килеп, аны эзләп йөрисең булма!" -дип, тупсадан да уздырмаган. Тырышып-тырмашып яшәде ул, медицина училищесын бетерде, баласына ата тәрбиясе кирәк дип, кияүгә дә чыкты. Тик бәхете генә булмады аның, ире эчүгә сабышты, исерек килеш Зөһрәне тотып тукмаклый иде. Әнисен яклаган мескен сабыйга да эләгә иде.
- Әминә апа, минем ышанасы да килми, неужели минем әни шундый кимчелекләргә барган? Значит, минем балам бар? Кайда соң алар хәзер, кайда торалар, минем балам малаймы, кызмы? Зөһрә шул исерек ире белән торамы соң хәзер дә?
- Юк, үлде инде ире, кышын исерек килеш катып үлде. Кызыңа инде егерме яшь, Казанда эшли инде, кая икәнен генә белмим. Ә Зөһрә күрше авылда тора, фельдшер булып эшли. Хәзер тормышы җайланды аның, белмим гафу итәр микән сине? Бер уйлаганда аның гафу итүе сиңа нәрсәгә инде, синең үз семьяң, балаларың бардыр. Белмим, нәрсәгә эзләп килгәнсеңдер аны, иске яраларын яңартып. Болай да бик озак оныта алмады ул сине.
- Юк минем беркемем дә, семьям да, балаларым да.
- Ничек инде юк? Әниең бит сине өйләнде, озакламый балалары булырга тиеш дигән.
- Иии, Әминә апа, ул бик озын история, хәзер сөйләргә вакыт юк, минем хәзер иң зур теләгем -Зөһрә белән кызымны күрергә. Бер очрашырбыз әле, ходай бирсә, шунда сөйләрмен. Менә Зөһрәм генә мине кичерсен, моның өчен бөтен нәрсәне эшләрмен, кирәк булса, аның аяк астына ятып аунармын.
Әминә ападан чыгу белән Дамир сөйгәненең авылына чапты. Кешеләрдән сорый-сорый аның йортын да бик тиз тапты. Менә ул яшьлек мәхәббәтенең йорты каршында басып тора. Кулына чәчәк бәйләмен тоткан килеш бер ара керергә кыймыйча торды ул, аннан соң күкрәгенә киң итеп сулыш алды да, әкрен генә капканы ачты. Ике ягында да матур чәчәкләр үсеп утырган сукмак буенча эчкә таба узды. Баскыч төбендә үзенең телефонына текәлеп утырган кызны күреп алды ул.
- Исәнмесез! - диде ул әкрен генә. Кыз башын да күтәрмичә, һаман телефонга текәлеп утыруын белде.
- Исәнмесез, гүзәл кыз! - дип кычкырыбрак исәнләште Дамир.
Кыз аның белән исәнләшкәннәрен ишетеп башын күтәрде :
- Дамир Амирович, сез нишләп йөрисез монда-дип сорады ул, нәрсә уйларга да белмичә.
- Чулпан?... Бу... бу син? Ә син ничек монда? - дип нәрсә әйткәнен дә аңламыйча, кызның күзләренә карады. "Бу бит минем күзләр, нәкъ минем күзләремә ошаган зәңгәр күзләр! - дип уйлады ул.
- Дамир Амирович, бу минем үскән йортым, мин сезгә әйттем бит, әнинең туган көне дип. Ә сез ничек монда, ә нишләп кулыгыздан әнинең иң яраткан чәчәкләре?
- Чулпан, матурым, син Зөһрәнең кызы мени?
- Әйе, ә сез аны каян беләсез?
- Анымы...? Зөһрә... Зөһрә ул минем өзелеп сөйгән яшьлек мәхәббәтем. Егерме ел элек югалттым мин аны, үземне бер ничек тә гафу итә алмыйм, аны да, аның белән сине дә югалтканым булып чыга инде.
- Сез нәрсә, минем настоящий әтием?
- Шулай булып чыга инде, кызым, - дип, Дамир Чулпанны кочагына кысты. - Һич ышанмаслык хәл бит, менә әйт әле син, әллә кайлардан килеп, ничек минем хастаханәгә эшкә урнаштың син? Ходай бар шул бу дөньяда, аннан соң кан да тарткандыр инде безне бер-беребезгә. Ә әниең, минем Зөһрәм кая соң? Син нишләп баскыч төбендә утыра идең, нишләп өеңә кермисең?
- Мин ашыгып чыгып китеп, өй ачкычын Казанда калдырганмын. Ә әнине берәрсе авыртып, ярдәмгә чакыргандыр. Ул көн-төн дими, ял дими, чакырсалар кире какмый.
Ул арада капка ачылып китеп, Зөһрә килеп керде. Баскыч төбендә кызының бик яшь булмаган ир кочагында утырганын күргәч, ул таш кебек катып калды.
- Кызым, син нәрсә.... бу кем?
Чулпан белән Дамир кулларына чәчәкләрен алып Зөһрә каршына килеп бастылар.
- Әни, туган көнең белән сине! - дип, кыз чәчәкләрен әнисенә сузды.
Зөһрә һаман да таш кебек каткан килеш басып торуында булды, күзләре белән генә бер кызына, бер Дамирга карады. Дамир да сөйгәненең чем кара күзләренә карап, чәчәк бәйләмен аңа сузды. Бер дә үзгәрмәгән аның Зөһрәсе. Һаман да шундый нәфис буйлы, тик кап-кара чәчләренә генә көмешсу йөгергән, ә алсу йөзләренә еллар аз гына җыерчыклы юллар сызган.
- Туган көнең белән сине, минем бердәнбер мәхәббәтем-дип, әйтергә дә өлгермәде, Зөһрә әкрен генә камыр кебек җебеп, җиргә таба иңә башлады. Дамир кулындагы чәчәген төшереп җибәреп, көчкә генә тотып калды аны.
- Чулпан, балам, ящигында нашатыркасы бардыр аның, кара әле, тиз бул! - дип, Зөһрә аңына килгәнче кочагында тотты.
Нашатырь иснәп, хәле азрак яхшыргач, өйгә алып кереп, Дамир аңа укол да ясады. Зөһрә өнемме бу, төшемме дип, нәрсә уйларга белмичә озак ятты, ә Дамир янына тезләнеп утырып, кулларыннан үбә - үбә, әллә ничә тапкыр гафу үтенде аннан. Ул арада Чулпан тиз генә өстәлен дә әзерләп куйды. Өстәл түренә вазага янып торган кызгылт сары розаларны утыртып куйды. Зөһрә рәтләнеп, өстәл артына утыргач Дамир:
- Менә шушы чәчәкләр очраштырды да инде безне кабат, мин аларны Чулпанның кулында күрмәсәм, сине һаман да тапмаган булыр идем дип, Зөһрәсен кочагына кысты.

Гөлназ Якупова.

Тәмам.

 

 

Чыганак: ukytatarstan

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: