Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
30 Января 2023, 12:20

Кызгылт-сары розалар

Дамир хастаханә коридорыннан үз уйларына чумып барганда, көтмәгәндә аңа каршыга йөгереп килүче кыз килеп бәрелде. Кызның кулындагы янып торган кызгылт - сары розалардан торган чәчәк бәйләме идәнгә атылып, таралып та киттеләр.- Ой, Дамир Амирович, гафу итегез! Эшкә соңа калам дип бик ашыга идем, сезгә килеп бәрелгәнне сизмиче дә калдым.

Кызгылт-сары розалар
Кызгылт-сары розалар

Дамир хастаханә коридорыннан үз уйларына чумып барганда, көтмәгәндә аңа каршыга йөгереп килүче кыз килеп бәрелде. Кызның кулындагы янып торган кызгылт - сары розалардан торган чәчәк бәйләме идәнгә атылып, таралып та киттеләр.
- Ой, Дамир Амирович, гафу итегез! Эшкә соңа калам дип бик ашыга идем, сезгә килеп бәрелгәнне сизмиче дә калдым.
- Әй, Чулпан, син икән? Мине дә гафу ит, минем дә күземә бер нәрсә күренмичә, үз уйларыма чумып бара идем. Синең нәрсә, туган көнеңме әллә? Мондый матур чәчәкләрне сөйгән егетең биргәндер инде, бигрәк матурлар, ут шикелле янып торалар.
- Юк, Дамир Амирович, минеке түгел туган көн, әниемнеке. Ә бу чәчәкләр аның иң яраткан чәчәкләре. Эштән соң вакыт булмас дип, иртә белән алырга булдым. Шуңа күрә дә эшкә чүттән генә соңа калмыйча калдым. Сез мине, зинһар, соңа калганга ачуланмагыз инде! Аннан соң миңа эштән иртәрәк китәргә рөхсәт итмәссез микән, ераграк, кайтып килергә.
- Юк, Чулпан, нишләп ачуланыйм инде - дип, Дамир кызга идәндә чәчелеп яткан чәчәкләрне җыярга булышты. - Китәрсең иртәрәк, хотя хәзер үк китсәң дә була. Әлфия Ахатовнага әйтерсең, мин җибәрергә кушты дип. Ярый, әниеңне минем исемнән дә котла! - дигән сүзләрен әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты кыз, йөгерә-йөгерә китеп тә барды.
Нинди матур янып торган чәчәкләр! Мондый төстәге чәчәкләрне аның иң беренче яшьлек мәхәббәте Зөһрә дә ярата иде бит. Инде аны югалтканга ничә еллар үтеп китте шул, егерме елдан да артыграктыр инде. Дамир үз бүлмәсенә кереп, тәрәзә каршына килеп басты. Уйлары аны, инде әллә кайчан болыт кебек агып киткән, яшьлек елларына алып кайтып киттеләр.
Мәктәпне тәмамлагач, Дамир Казанның медицина институтына укырга керде. Икенче курсны бетергәч, аларның группаларын икенче бер районда урнашкан картлар йортына практикага җибәрделәр. Менә шунда танышты да инде ул карлыгандай кара күзле, куе кара чәчле кыз белән. Зөһрә балалар йортында тәрбияләнеп чыкканнан соң, шушы картлар йортында санитарка булып эшли иде. Бер күрүдә ошатты Дамир Зөһрәне. Ошатмаслык түгел иде шул ул. Һәрвакыт елмаеп, әкрен генә сөйләшкән кыз, бөтенләй дә шәһәр кызларына ошамаган, гүя бөтенләй җир кызы түгел, ә каяндыр икенче планетадан килгән мени? Тиккә генә исеме дә Зөһрә түгелдер инде аның, иң матур йолдыз исеме бит. Алар арасында мәхәббәт уты шул кадәр тиз кабынып китте. Зөһрә дә Казан егетенә үлеп гашыйк булганын сизмиче дә калды. Алар аркасында булган мәхәббәт хисләрен бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый иде. Практика бетеп, Казанга китәр вакыт җиткәнен сизми дә калды ике яшь йөрәк. Аерылулары бик авыр булды аларга. Җай чыкканда килергә тырышырмын мин синең яныңа дип, Дамир Казанына киттеп тә барды. Бик сагындылар алар бер-берсен. Чыннан да, аз гына җай чыкканда да егет сөйгәне янына ашкына иде. Ә инде очраша башлаганнарына ярты елдан артык вакыт узгач, Дамир Зөһрәне Казанга үзенә кунакка чакырды. Кыз башта риза булмаса да, Дамирның үгетләүләренә каршы килә алмады, эшеннән ял алып Казан каласына китте. Әбидән калган фатир буш тора , син шунда торып торырсың дип, башкаланың иң үзәк урамнарның берсендә урнашкан әбисенең фатирына алып кайтты аны Дамир. Егет укудан соң Зөһрәгә шәһәр урамнарын күрсәтеп йөрде. Бик рәхәт иде аларга бу минутларда, алардан да бәхетле кеше булмагандыр дөньяда. Инде кызның китәренә берничә көн калгач, алар сөю хисләреннән аерыла алмыйча, төнне дә бергә уздырдылар. Йөрәкләреннән ташып чыккан сөю хисләренә бирешә алмадылар шул алар. Атна ахыры җитеп, Зөһрәнең дә китәр көне килеп җитте. Бу көн ялга эләккәч, Дамир кызны әнисе белән дә таныштырырга булды.
- Сине хәзер әни белән таныштырмыйча булмый, чөнки без хәзер икебез бербөтен, безнең язмышлар бергә чолганган - дип, кызны фатирларына алып кайтты. Подъезд төбенә килеп җиткәч, Зөһрә :
- Дамир, мин куркам, күңелем нишләптер тыныч түгел минем, бәлки кирәк түгелдер бүген, әйдә бүтән вакытка калдырыйк бу очрашуны-дип, каршы да килеп карады. - Аннан соң синең әниең көтәме соң безне, син алдан әйтеп куйдыңмы аңа?
- Матурым, кайгырма син бер дә! Юк, әйтмәдем, чөнки мин әнинең гадәтен беләм, просто аны перед фактом куярга кирәк и всё. Минем әни бик простой кеше түгел, кырысрак холыклы кеше ул. Так что, син бернәрсәгә дә игътибар итәргә тырышма!
- Юк, Дамир, әниең андый кеше булгач, мин куркам, кермим мин сезгә-дип каршы килеп караса да, егет өстерәп үк диярлек алып кереп китте сөйгәнен.
Улының кыз белән кайтып керүенә чыннан да шат түгел иде Люция.
- Балам, бу кем тагын? Алданрак кисәтеп куеп булмады мени сиңа, мине шундый уңайсыз хәлгә калдырмасаң?
- Әни, таныш бул, бу Зөһрә, минем сөйгән кызым.
- Сөйгән кызың, значит, ә мин нишләп беренче тапкыр ишетәм, или син кичә генә танышкан кызны сөйгәнем дип әйтәсеңме?
- Юк инде, әни, без күптән танышлар, бер елга якын инде. Исеңдәме, мин бер районында практика узган идем, менә шунда таныштым инде мин Зөһрә белән.
- Ә-ә-ә, авыл кызы, значит, Зөһрә. Ну-ну, понятно с вами-дип, кырыс карашын кызга ташлады. Аның бу карашы Зөһрәне чәнчеп алгандай булды. Ул нишләргә дә белмичә :
- Гафу итегез, Люция апа, мин дә әйткән идем танышырга иртә дип, ә ул тыңламады.
- Ну ярый, кергәч узыгыз инде бүлмәгә. Тик минем сезне ашатырга бернәрсәм дә юк. Алданрак кисәтеп куярга кирәк иде.
- Безгә бернәрсә дә кирәк түгел, Люция апа, без ашарга кермәдек бит. Ә телисез икән, мин сезгә берәр нәрсә әзерләргә булыша алам-дип, сөйкемле күзләре белән Люциягә карады.
- Син минем улым өчен җавап бирмә, үзең өчен генә бир, аннан соң синең булышуың кирәк түгел миңа , кухняда бер генә хозяйка булырга тиеш. Хәзер, чәй булса да әзерләрмен - дип, аш бүлмәсенә кереп китте. Кызның калтыранган гәүдәсе, сөйгәне килеп кочагына алгач кына тынычланып калды.
- Дамир, мин сиңа әйттем бит, керәсе түгел иде бүген монда. Күрдеңме, ошатмады ул мине.
- Матурым, игътибар итмә дип әйттем бит инде мин сиңа. Аның мине беркемгә дә бирәсе килми. Син беренче түгел инде, минем таныш кызларның берсен дә ошатмады ул.
- Нәрсә, син аны күп кызларның белән таныштырдың мени инде? Күп идеме соң синең йөргән кызларың: бишме, әллә унмы? - дип ачулы күзләре белән егеткә карады Зөһрә.
- Әйе, күп иде таныш кызлар, унау гына да булмагандыр - дип көлеп алды Дамир- ә менә сөйгәнем минем бер генә-ул син, минем йолдызым —дип, кызның иреннәреннән үбеп алды егет.
Өстәл артына утыргач та, кызга үзенең шат түгеллеген сиздереп торды Люция. Ук шикелле үткен сүзләре белән кызның йөрәгенә кадады ул. Зөһрәнең әти-әнисен дә белмиче, балалар йортында тәрбияләнеп чыгып, картлар йортында санитарка булып эшләгәнен ишетү, аны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Ул өстәл артыннан торып:
- Беләсеңме, милочка, мин сине бүтән бу фатирда күрәсем килми. Обижайся, не обижайся, мин газиз баламны синең кебек нәселсез кыз өчен үстермәдем - диде дә, ишеген шалт итеп ябып, бүлмәсенә кереп китте. Нәрсә, нәрсә, менә моны Зөһрә бөтенләй көтмәгән иде. Гүя аның башына авыр әйбер белән китереп суктылар мени? Дамир да аптырап, нәрсә әйтергә дә белмичә, авызын ачып калды. Зөһрә урыныннан сикереп торды да, урамга чыгып йөгерде. Әле һаман да авызын ачып катып калган егет, аңына килеп, сөйгәне артыннан чыгып йөгерде. Подъезд төбендә скәмиядә яшьләренә буылып беткән кызны килеп кочаклады ул.
- Елама зинһар, минем матурым! Мин барыбер сине ташламыйм, чөнки мин сине өзелеп яратам. Ә әни йөрер-йөрер дә, барыбер килешер минем белән. Мин бит аның бердәнбер баласы, мине югалтудан бик курка ул. Сөйгәнен тынычландырып, аны вокзалга озатып куйды Дамир. Электричкага утыртканда " Йолдызым, бер дә кайгырма! Син теләсәң дә, теләмәсәң дә мин сине мәңгегә калдырмыйм үземнән. Так что, син миннән никуда не денешься" - дип озатып калды.
Кызны озаткач, бик озак өенә кайтмыйчы йөрде Дамир. Әнисенә бик ачулы иде ул . Төн уртасында гына кайтты , тик шулай да Люция йокламыйча көтеп тора иде әле аны.
- Улым, кайларда йөрисең син, төн уртасы бит инде? Әллә мин шул детдомовкага ияреп киттеңме дип торам. Балам, әйдә утырып сөйләшик әле. Нәрсәгә кирәк соң ул кыз ? Беткән мени сиңа башка кызлар? Күзләреңне зуррак ачып кара, институт тулган бит матур, яхшы семьяда туып-үскән кызлар белән. Мин сине шул детдом кызы өчен үстердем мени?
- Әни, җитәр дим, кем белән телим, шуның белән очрашам, кемне телим, шуны яратам. Так что син миңа не указ! Җитәр минем белән манипулировать! Мин Зөһрәне яратам, ташларга уйламыйм да.
- Только через мой труп! - дип кычкырды да Люция, үз бүлмәсенә кереп китте.
Үз-үзен кая куярга белмичә Дамир әтисенең машина ачкычын алды да урамга чыгып йөгерде. Әтисе өйдә булса, алай эшләмәс иде ул бәлки, ә бүген нәрсә эшләгәнен үзе дә аңламады. Казан урамнары буйлап бик озак чапты ул, ә инде көн яктырыла башлагач, тәүлек буе эшли торган кафега кереп утырды. Эчеп руль артына утырырга ярамасын белсә дә, үз-үзен кулга ала алмыйча, рюмкаларны берсе артыннан берсен каплап кына барды. Машинага чыгып утырганда ул шактый гына исергән иде инде. Ничек баганага килеп бәрелгәнен, ничек хастаханәгә эләккәнен хәтерләми дә. Бик озак аңына килә алмыйча ятты ул. Көчкә алып калдылар аны үлем кочагыннан. Аңына килгәч, әнисеннән Зөһрәгә хәбәр итүен үтенеп сораса да, Люция үзенең таш кебек каты бәгъре белән тагын газиз баласының бәхетенә төкерде.
- Һаман да Зөһрә, Зөһрә диеп кабатлама инде. Белде ул синең авариягә эләккәнеңне, килде монда син аңсыз ятканда. Тик синең инвалид булып калуыңнан куркып качты. Так что, не смей аның турында уйларга да! - дип, алдалады ул баласын.
Эх, белсә иде ул вакытта Дамир, Зөһрәнең елый-елый хастаханә юлын таптаганын, әнисенең кычкыра - кычкыра :"Кертмим мин сине аның янына, бар, күземә дә күренмә, синең аркада авариягә эләкте ул, синең аркада инвалид булып калды" - дип алдалаганын, белсә иде. Дамир терелеп чыккач та, аны Зөһрәгә каршы котыртты. "Менә, улым, син әйбәт дип әйткән кызың, синең аңсыз ятканыңны күргәч, миңа инвалид кирәк түгел дип чыгып качты"-дип, баласының йөрәген телгәләде.

Гөлназ Якупова.

Ахырын иртәгә укыгыз.

 

 

Чыганак:/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: