Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
28 Января 2023, 12:00

Зәңгәр кашлы көмеш алка

Аңа барысы да сәерсенеп карады. Эскалаторга керү юлында көлешеп торган сакчы егетләр дә Айдар Гаязовичны күргәч, кинәт җитдиләнеп, үрә каттылар. Казан метросы өчен ул «бик важный» һәм көтелмәгән, шул ук вакытта куркыныч та кунак кебек иде. Өстендәге көлсу пиджагы, чалбар балагыннан күренеп торган затлы түфли башлары, яңалыгын әле һаман искәртеп торучы әчкелтем күн исен җуярга да өлгермәгән юка портфеле дә метроның гадәти пассажирларыннан бик тә, бик тә үзгә иде аның. Дөрес, хәзер затлы кием белән берәүне дә шаккатыра торган заман түгел, әмма Айдар Гаязовичта тирә-юньдәге һәркемне сискәндереп, үзенә төбәлдерүче нәрсәдер бар.

Зәңгәр кашлы көмеш алка
Зәңгәр кашлы көмеш алка

Аңа барысы да сәерсенеп карады. Эскалаторга керү юлында көлешеп торган сакчы егетләр дә Айдар Гаязовичны күргәч, кинәт җитдиләнеп, үрә каттылар. Казан метросы өчен ул «бик важный» һәм көтелмәгән, шул ук вакытта куркыныч та кунак кебек иде. Өстендәге көлсу пиджагы, чалбар балагыннан күренеп торган затлы түфли башлары, яңалыгын әле һаман искәртеп торучы әчкелтем күн исен җуярга да өлгермәгән юка портфеле дә метроның гадәти пассажирларыннан бик тә, бик тә үзгә иде аның. Дөрес, хәзер затлы кием белән берәүне дә шаккатыра торган заман түгел, әмма Айдар Гаязовичта тирә-юньдәге һәркемне сискәндереп, үзенә төбәлдерүче нәрсәдер бар. Ул алга таба берничә адым ясап, пиджак кесәсендәге таныклыгын барлап куйды, кисәк кире уйлап, метро жетоннары сатыла торган тәрәзәгә борылды. Аның Казан метросында ничәдер ел элек шушы станцияне ачу тантанасында бары бер генә тапкыр булганы бар иде, башка түрәләр белән бергәләп электричкада ике-өч тукталыш үткән иде дә сымак. Әле биш минут элек кенә, тән сакчыларын көтмәгәндә-уйламаганда шаккатырып, «Лэнд Ровер»ыннан асфальтка сикерде дә алар тарафына бер генә җөмлә ыргытты ул: — Ярты сәгатьтән, «Кольцо» метросында! Ул эскалаторда түбәнгә шуышты. Аның билгесез бушлыкка төбәлгән тәкәббер карашында, сизелер-сизелмәс маңгай сырларында, шушы мәһабәт ир-егетнең башындагы уй-кичерешләрне гаҗәп оста яшерә белгән, таштай катып калган яңак мускулларында да җанны өшетә торган ниндидер бер салкынлык тоемлана иде. Без баштарак искәрткән теге серле «нәрсә»дәй кебек, бу салкынлык та аның бөтен гәүдәсенә инде күптән сеңеп беткән кебек иде... Тик... Корычтай төз муены кинәт хәрәкәтләнеп, Айдар Гаязовичның мәгърур матур башын бераз гына сулгарак бора төште. Югарыга шуышкан эскалатордан яңгыраган тавыш аны шулай кинәт әсәрләндереп җибәрде. — ...Икенче парга мин өлгерәм әле. Башта — философия... Аннары... тагын нәрсәдер... Короче, сәгать берләрдән соң, яме... Кесә телефоныннан көлә-көлә сөйләшеп барган кыз кинәт Айдар Гаязовичның ачуын кабартты. Ул инде күптән хезмәткәрләренең, аны борчымас өчен, ярым пышылдап сөйләшүенә күнегеп беткән иде, ә ниндидер бер яшь җилкенчәкнең үзен шулай иркен тотуы, тирә-юньдәге берәүгә дә исе китмичә, бөтен метро халкы ишетерлек итеп нәрсәдер такылдавы аны чыгырыннан чыгара язды... Тик... бу тавыш аңа бик таныш сымак тоелып, әллә кайда еракта, теге үткән тормышта ук калган ниндидер үзәк өзгеч бер хатирәнең дәвамы булып, күкрәк тирәсендә нәрсәнедер чеметтереп алды. Ул әсәренде. Кызга таба ныграк борылды, зәңгәр кашлы колак алкасын да мизгелнең меңнән бер өлешендә генә искәреп калды. Искәрде дә... әллә нишләп китте. Ул таныды аны! Ничек танымасын ди?! Шул алканы онытып буламы соң? Чәчкәнең таҗ яфраклары арасында җемелдәп торган зәңгәр кашлы көмеш алка бит ул! Аның алкасы! Шул бит! Шул кыз... Кыз — югарыга, ә ул түбәнгә таба шуышты... Тагын бер секунд! Һәм... Һәм теге ымсындыргыч хатирә дә, кызга ияреп, каядыр бик-бик еракка китәр дә инде бөтенләйгә, мәңге-мәңге кире кайтмаслык билгесезлектә эреп юкка чыгу мөмкинлеген сизенү Айдар Гаязовичны өшетеп җибәрде. Ул үзендә көмеш алкалы кызны да, тимер басмалары югарыга шуышучы эскалаторны да, хәтта шушы мизгелне дә туктатырдай көч куәт барлыгына инанып, әллә нинди аңлашылмаган бер билгесезлеккә омтылып куйды. Шул чакта аңа дөньядагы бар хәрәкәт, эскалатордагы кызның ерагаеп баруы да аның — Айдар Гаязовичның, теләү-теләмәвенә генә бәйледер кебек тоелып китте. Бу мәһабәт ирдән бер сүз... Нинди сүз ди! Бары тик бер ым — сизелер-сизелмәс бер ым да җитәр күк!.. Барысы да аныңча – Айдар Гаязовичча булыр күк! Менә хәзер иреннәре кызның исемен пышылдавы булыр... Юк, пышылдау гына түгел... Кинәт аның сагынылган тансык исемне бар җиһан ишетерлек итеп, курыкмыйча кычкырасы килеп китте... Ул авызын ачты: — ... ... ...!!! Тик теге исем метроны яңгыратмады... Ул исем онытылган иде!!! Онытылган?! Айдар Гаязович тагын-тагын хәтерләргә омтылды. Үз хәтерсезлегенә сәерсенеп, йөзен җыерды, күзен чытырдатып йомды, хәтта башын да чайкап куйды әле. «Туктале! Нәрсә соң бу? Ничек инде онытылсын ди?! Ул бит... Ул... Мең... Миллион тапкырлар кабатланган исем! Яратып та, таләп итеп, боерып та, куркып һәм шикләнеп тә, ә соңрак сагынып, юксынып та кабатланды бит ул исем! Шул исем белән бәйле җырны да белә бит ул! Җырлы исем! Нинди җыр соң? Нинди исем?!» Айдар Гаязович соңгы тапкыр кайчан җырлаганын да оныткан иде инде. Менә тамак төбеннән ниндидер авазлар кысылып-сытылып иреккә юл алды... «Искә төшә башлады түгелме соң? Менә болайрак сыман... ...Үпкәләмәде микән, Ачуланмады микән? Уйнап әйткән сүзләремне... Зәйтүнәкәй, акчарлагым, Чынга алмады микән? Зәйтүнә бит!!! Зәй-тү-нә-ә-ә-ә...» Күзләрен йомган килеш, ишетелер-ишетелмәс җыр көйләп, платформа уртасында басып торган мәһабәт матур иргә үткән-сүткән сәерсенеп борылып-борылып карады... ...Кыз инде әллә кайчан күздән югалган, Айдар Гаязович та метрога ни өчен төшүен оныткан иде.
Ул чакта Айдар Казан университетында аспирантурада укып йөри иде. Сентябрь урталарында, җәйге ваемсыз рәхәтлектән арына алмаган бер мәлдә, аны кафедрага чакыртып алдылар.
— Молодец, тиз килеп җиттең, Айдар, — дип кулын кысты фәнни җитәкчесе. — Эш менә болайрак тора: колхозга җибәргән бер группабыз җитәкчесез калган анда – кураторларын аппендицит белән больницага салганнар. Сентябрь беткәнче шунда булырсың...
Иртүк торып юлга чыкса да, электричкадан автобуска күчеп, аннан тагын машина әрҗәсендә җилфердәп, тиешле авылга килеп җиткәндә, төш якынлашкан иде инде.
Юлы уңды Айдарның: идарәдә аны гына көтеп торганнар диярсең, колхоз рәисен бүлмәсендә туры китерде. Анысы исә Айдарны кочаклап диярлек алды:
— Аспирант дисеңме? Әйбәт-әйбәт! Без яшьләрне яратабыз. Шәп студентлар килгән быел! Сезнекеләрне әйтәм. «Ых!» та итмиләр, көне буе бәрәңге чүплиләр, әле җитмәсә, культура-масса эшен дә җанландырып җибәрделәр. Кичә күрше бригадада шундый концерт куйдылар – настоящий артистларың бер читтә торсын!
Студентлар турындагы мәгълүматы деканаттан алган исемлектән артмаса да, Айдар да сүзгә кушылды:
— Әйе-әйе, безнекеләр шундый алар! — дип, аның сүзен җөпләде.
Колхоз рәисе Айдарның пычракка баткан түфлиләренә күз салып, кеткелдәп куйды:
— Бу сиңа Бауман урамы түгел, энем. Итексез булмый әлегә. Басуда бигрәк тә. Килгән-киткәннәрне выручәт итә торган бер итек бар-барын. Пока шуны киеп торсаң гына инде. Сания-я-я-я! Сания дим! Ишектә бер хатынның башы күренде.
— Теге дежур итекне китер әле! «Дежур итек» дигәннәренә Айдарның кырык алтынчы үлчәмле аягы да бик иркен кереп чумды.
Председатель, дустанә елмаеп, егетнең җилкәсен кагып куйды:
— Син хәзер, энем, дуй – «ысталавайга». Үземнең малай да аспирант минем. Беләм мин сезнең халыкны. Студентларың какрас әбәт ашыйдыр, үзең дә тамак ялгап алырсың. Түлке ашыгыбрак атла – китеп бармасыннар тагын.
... Дежур итекне лаштыр-лыштыр сөйрәп, ашханәгә тиз килеп җитте. Ашханә дигәне гап-гади бер авыл йорты, баскычы иң түбәнге басмасына кадәр ап-ак итеп кырып юылган, чиста оекбашың белән дә чирканмыйча басып үтәрдәй булып балкып тора. Баскыч буенда тезелеп киткән кызыллы-каралы, зәңгәрле-яшелле итекләр студентларның мондалыгын раслый иде. Айдар да, «дежур итек»не шулар янәшәсендә калдырып, эчкә үтте һәм «ах!» итте. Бер читтә ятсынып диярлек утырган ике үсмерне санамаганда, группа дигәнебез гел кызлардан гына тора булып чыкты.
Аспирант егетебез бераз гына каушап китте, шулай да үзен тиз генә кулга алып, көр тавыш белән кызларга дәште:
— Сәлам кызларга! Һәм тагы... ике егеткә!
Тәлинкә-кашык шакылдавы бер генә секундка туктап торды. Студентлар бик яшь күренә: яңа гына беренче курсны тәмамлап, икенчесен башларга торалар, күренеп тора, кыз-кыркынның әле авыллыгы да чыгып бетмәгән. Айдарга, аспирант кына булса да, профессорларга карагандай, хөрмәт белән төбәлделәр. Егетнең дә эченә җылы йөгерде, иртәдән бирле борчып торган «Мине санларлар микән? Килешеп булса иде!» кебек эчпошыргыч уйлар шул секундта ук әллә кая очып юкка да чыкты. Күбесе, ашап бетереп, кузгалыша да башлады. Айдар да, аннан-моннан капкалап, алардан калышмаска тырышты. Сөйләшә-сөйләшә, җәяүләп кенә бәрәңге басуына юнәлделәр. Болай да зур итек кинәт әллә ничек җайсыз итеп, егетнең үкчәсен чеметеп-кадап алды. Ни җайлы атларга тырышуына карамастан, ниндидер бер очлы нәрсә табанын чәнчеп җәфалый гына бит. Бераздан теге «чәнечке» аяк бармакларын да тынычлыкта калдырмыйча, әле берсен, әле икенчесен тешләп-чеметтереп ала. Бәла дими ни дисең инде моны?! Җитмәсә, кызлар янәшәсендә! Аспирант башың белән, авыл апайларыдай, итек кагып тормассың бит инде. Айдар, аксавын кызларга сиздермәскә тырышып, сак кына атлый бирде. Башында тик бер уй: җаен туры китереп, ничек тә котылырга иде шул җәфадан.
Ниһаять, җае чыкты. Итеген какса, шаккатты: «чәнечке» дигәне сыңар алка икән. Көмештән үрелгән нәфис таҗ яфраклары арасында җемелдәп торган зәңгәр кашлы иде ул колак алкасы. Оста зәркән кулыннан тамган гөл диярсең! Каян килеп бу «дежур итек»кә кереп оялагандыр?! Мөгаен, итекне биргән теге апа югалткандыр. Исеме Сания иде шикелле. Айдар алканы түш кесәсенә шудырды: «Бер очрамый калмас әле. Шунда бирермен дә!» Көне бик матур иде — эшлисе генә килеп тора. Аспирант егет үзе дә башкалар белән беррәттән бәрәңге чүпләп йөрде. Кызларга минем ярдәм тисен әле дип, уйный-көлә, әле берсенең, әле икенчесенең чиләгенә бәрәңге тутырышты. Бүтәннәрдән арткарак калып, ни турындадыр пышылдашып торган ике кызны да игътибарсыз калдырмады, шаярып, аларга дәште:
— Әйдәгез әле, кызлар, ярышабыз. Безне куып җитә алырсыз микән? Тегеләре исә, аспирант абыйларына да исләре китми, ни турындадыр пошынышып, чыш та пыш килә. Айдар сагайды: «Әллә елыйлар инде?» Кызларның калкурагы икенчесен юатып маташа бугай.
— Зәйтүнә дим! Йә, җитте, елама! Бәлки табылыр әле...
— Әбием истәлеге иде бит... Бигрәк кызганыч ла...
— Бәлки өйдә төшеп калгандыр. Кайткач, тагын бер тапкыр ныгытып эзләп карарбыз... Зәйтүнәсе аның саен үкси:
— Юк инде, юк... Кулымны юганда көзгегә карадым ла... Ашханәдә чакта – бар иде бит... Сүзгә Айдар да килеп кушылды:
— Нәрсә югалттыгыз, кызлар? Әйтегез миңа, бергәләп эзләрбез. Зәйтүнә дигәненең дус кызы авыр сулап куйды:
— Басуда югалган булгач, табып булмас шу-у-у-л... Айдарның сабыры бетә башлады:
— И-и-и, без тапмаслык әйбер буламы? Йә, әйт, нәрсә ул?
— Алкам югалган...
Зәйтүнә «менә, карагыз» дигәндәй, башлыгын күтәрә төште дә, чәчләрен аралап, колак яфрагына үрелде. Кызның алсуланып торган колагында зәңгәр кашлы көмеш алка җемелди иде. – Менә бит... Сыңары бар, ә берсе – юк...
Айдар көлеп җибәрүен үзе дә сизми калды:
— Эх-ма, кызлар! Җир йөзендә без, егетләр булдырмаган берни юк! Шулаймы? — дип, башкаларга күз кысып та куйды әле. Ул, оста жонглёрлар кебек җитез кыланып, кулларын тиз-тиз болгап алды да: — Алле-е-е — хо-о-оп!!! — дип, Зәйтүнәгә таба учын сузды. Аспирант абыйларының кыланмышына аптырабрак калган кызның күзләре кинәт гаҗәпләнүдән зур булып ачылды. Ул кычкырып җибәрүен сизми дә калды:
— Минем алкам! Минеке! Менә бит табылган! Зәйтүнә, зәңгәр күзләрен балкытып, томырылып, Айдарга карады һәм бөтен басуны тутырып көлеп җибәрде...
...Зәйтүнә! Онытылмаган икән бит! Барысы да истә икән! Күзләре зәп зәңгәр иде шул аның... Нәкъ теге алкадагы кебек — көмештән үрелгән таҗ яфраклары уртасында җемелдәгән асылташтай зәңгәр иде.
Бу вакытта инде Айдар егерме алтысын тутырган шактый тәҗрибәле гаярь егет булып, беренче мәхәббәт дип янып-көюләр күптән узган, сөю сүзләре пышылдаган шактый кызларның исемнәре дә онытылган чак иде. Әмма өйләнергә әле иртәрәк кебек. Диссертацияне яклагач кына тормышка ашарга тиешле бу «мөһим вакыйга»ның вакыты, аек акыл иләге аша күп тапкырлар иләнеп, әлегә билгеле булмаган чиккә кадәр кичектерелеп куелган иде. Кызлар белән җитәкләшеп кенә йөрергә... И – баста! Әмма Зәйтүнә... Яңа гына унсигезен тутырган Зәйтүнәнең зәңгәр күзләре әлегә атлап үтәргә ярамаган шул чик-киртәләрне пыран-заран китереп җимерде дә ташлады... Айдар гашыйк булды бугай. Әллә чынлап та гашыйк булды, әллә тоелды гынамы? Кыскасы, ул башын югалтты. Көз ахырларында, җиргә беренче карлар төшкән мәлдә, теге баш әйләндергеч дуамал хисләр дә шактый тынычланып, акылның тыңлаучан энекәшенә әверелеп бара иде инде. Әмма Зәйтүнә... Университет коридорында йөзгә-йөз очрашканда аның: «Айдар абы-ы-ый...» — дип ишетелер-ишетелмәс бер пышылдавы җитә, Айдар әллә нишли... «Йөрәккә әмер биреп булмый!» дигән гыйбарәне мең тапкыр ишетеп тә, аның асылына төшенмәгән егерме алты яшьлек аспирант егет мәхәббәт диңгезенә баш-аягы белән кереп чумган иде. Кызганычка каршы, Зәйтүнәкәй Айдарның киләчәк планнарына бөтенләй туры килми иде шул. Ярату ярату белән... Әмма өйләнү! Анысы инде бөтенләй башка нәрсә. Фәннәр кандидаты булган гаярь егетнең хатыны да үзгәрәк булырга тиеш ләбаса. Мәсәлән, аның җитәкчесе Илдар Нурович хатыны кебегрәк... Татар театрында Зөбәрҗәт ханымны күреп, Айдар аһ иткән иде. Юк, әллә ни чибәр дә түгел үзе, әмма — затлы. Өстендәге күлмәгенә төстәш ялтыр-йолтыр килеп торган муенсалары, кыйммәтле йөзек-беләзекләре — барысы да үзенә бик килешеп, ханымны чын асылташка әверелдергән иде. Ханбикә дисәң ханбикә инде менә. Айдар Зөбәрҗәт ханымның ялтыравык күлмәген күңелдән генә Зәйтүнәсенә дә кидертеп карады, алтын муенсасын да күңелдәге Зәйтүнәнең нәфис муенына такты. Тик Зәйтүнә... Юк инде. Юк! Профессор, академик янәшәсенә басарлык түгел шул. Затлы алкалар да аңа төс түгел, үзенең шул көмеш алкасы килешәрәк тә төшә бугай әле. Артык гади ул Зәйтүнә: киеме дә, кыяфәте дә, сөйләгән сүзенә кадәр бик-бик гади шул аның. Гомумән, Айдарның алдагы тормышында Зәйтүнәгә урын юк иде. Һәм Айдар аннан арынырга булды. Кызый аңа бөтен җаны-тәне, бөтен вөҗүде белән бирелгән иде шул. Һәр хатын-кыз затына хас табигый инстинкт Зәйтүнәдә дә бихисап иде. Ана, бала һәм гаилә кебек шартлы ноталардан туган илаһи моң, аның күңелендә мәхәббәт симфониясенә әверелеп, Зәйтүнәне үз кочагына бөтереп алган да, ул әнә шул хыялый бишектә рәхәтләнеп тибрәлә дә тибрәлә. Зәйтүнәдән арыну, имеш. Зәйтүнәнең барлыгына, аның назларына шулкадәр ияләнелгән, кайчакта Айдар үз-үзе белән каршылыкка кереп, теге киләчәк планнарыннан ваз кичүен сизми дә кала иде. Айдар ни теләмәсә дә, Зәйтүнә аның бөтен җанының, вөҗүденең аерылмас бер өлешенә әверелеп килә иде шул. Әмма карар кабул ителгән: алда – Зәйтүнәсез тормыш тәгаенләнгән иде. Айдар эшенең бик тыгыз булуын сәбәп итеп, диссертация мәшәкатьләре аркасында бераз очрашмый торырга тәкъдим ясады. Зәйтүнәсез тормышка ияләшә башлауга беренче адымны ясау иде исәбе. Җитмәсә, сессия дә — борын төбендә. Атна-ун көн буе очрашмады алар. Әмма беркөнне аспирантлар тулай торагына Зәйтүнә үзе килеп керде. Айдар бүлмәсендә ялгызы гына һәм, чынлап та, фәнни эше белән мәшгуль иде. Зәйтүнәнең коридор буйлап аяк атлавын, бүлмә ишегенә бармаклары белән сак кына кагылуын ул шундук танып алды. Беренче генә тапкыр килүе түгел лә.
— Айдар абый!... Айдар абый!
— Айдар абыең өйдә юк, матурым. Яңа гына каядыр чыгып китте.
Бу – күрше бүлмәдәге аспирант егет алдаша. Шулай килешеп куйганнар иде: сүзендә торуын күр син! Айдар кузгалмады. Теге якта нәрсәдер кыштырдады. Бераздан ишек ярыгыннан идәнгә бер кәгазь очып төште. Зәйтүнә хаты! Кызның аяк тавышы ерагаеп, бөтенләй тынгач кына, Айдар аны үрелеп алды. Хат бик кыска иде. «Айдар абый, күрешик әле. Сәгать биштә, теге урында. Бу – бик мөһим. З.» «Теге урында!» «Теге урын» – икесе өчен дә бик таныш иде. Черек күлнең дуга-капкасын алар шулай атады.... Дуганың бу башына берең, ә теге якка икенчең басасың да – пышылдаш рәхәтләнеп! Аралар ерак – ун-унбиш метрлап бардыр. Баш очыңдагы дугаланып торган түбә пышылдап әйтелгән һәр сүзеңне, түкми-чәчми, каршы якка илтеп җиткерә. Янәшә торып сөйләшәләр диярсең! Әле дә хәтердә... Зәйтүнәгә беренче тапкыр «яратам!» дип ул шунда әйткән иде. ...
— Зәйтүнә! Мин си-не я-ра-там! Кыз каушады, шактый вакыт дәшми торды. — Я-ра-там! Ишетәсеңме?
Кыз һаман дәшми. Әллә чынлап та ишетмәдеме, әллә кабатлавын теләдеме?
— Мин си-не я-ра-та-а-ам!!! — Мин си-не я-ра-та-а-ам!!! Шактый тынлыктан соң көтелгән җавап та килеп иреште:
— Мин дә... Беренче сөю сүзен шунда ишеткәнгәме, Зәйтүнә бу урынны бик ярата иде...

Гүзәл Әдһәм.

Ахыры бар.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/model-shows-earrings-and-ring-with-beautiful-blue-precious-stones_2437611

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: