Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
24 Января 2023, 12:00

Алсу тәрәзә

«Әйтте Фәридә! Яңа эш таптым, диде! Нидер сөйләнде дә кебек... Тик Самираның мәхәббәт утында көйрәгән Дамир гына моны «ишетмәгән» булып чыкты! Фәридәнең кайда эшләвен дә белми хәтта! Позор!»Улы Ринат чалбар балагыннан тартты.

Алсу тәрәзә
Алсу тәрәзә

«Әйтте Фәридә! Яңа эш таптым, диде! Нидер сөйләнде дә кебек... Тик Самираның мәхәббәт утында көйрәгән Дамир гына моны «ишетмәгән» булып чыкты! Фәридәнең кайда эшләвен дә белми хәтта! Позор!»
Улы Ринат чалбар балагыннан тартты.
– Әти! Мәктәпкә соңга калабыз... Светлана Николаевна...
– Нинди мәктәп тагын! Мин эшкә соңга калам! Кайда бу анаң!!!
Катырак кычкырдымы, Ринат елап җибәрде. Аңа кечкенәсе дә кушылды.
Фәридә һаман - «недоступен!»
«Нишләргә? Эшкә киткәнче, башта бу елаклардан арынырга кирәк бит. Ринаты инде әзер, портфелен тотып ишек төбендә басып тора. Ә менә Данилны кем киендерә?» Трусик-майкадан басып торган яланаяклы улына Дамир яратмыйча карап куйды.
Дөньяда ир-ат өчен бала киендерүдән дә авыррак, мәшәкатьлерәк эш бар микән? Мөгаен, юктыр. Дамир тирләде, пеште, мышнап чыкты. Ярый әле Ринаты ярдәмгә килде. Юкса әти кеше үзе генә бу бөек миссияне ырып-ерып чыга алмас иде...
Кинәт телефон аваз салды.
Дамир бар көченә трубкага бакырды:
– Фәридә! Син кайда йөрисең?
Анда исә берәү чыркылдап көлде:
– Мин Фәридә түгел, Дамир Хәсәнович! Мин – Эльза! Сез кайда? Шеф сезне юллый!
Сәгатькә караса, сигез тулып киткән!
«Уууу– ффф!!! Ү-ләәмм!»
...Бераздан Дамир ике елак малайны җилтерәтеп подъезд төбендә басып тора иде.
– Мәктәбең кайда?
«Ярый әле мәктәбе янәшәдә генә!» – дип сөйләнгән иде Фәридә. Малайның укый башлавына икенче ай китте, ә Дамирның әлегә улын озатканы да, каршы алганы да булмады. Дөрес, Фәридәсе беренче сентябрьнең шимбә көнгә туры килүенә бик куанган иде.
– Ринатны мәктәпкә бергәләп озатабыз! Бөтен гаилә белән барыйк әле, – дип сөенде хатын.
Тик Дамир гына:
– Шеф чакыра! Тузына! – дип, машинасына утырып шылды.
Дөресе, Самира-гүзәлкәйне Тура базарына алып барды ир.
«Янәшәдә» дигән мәктәпне эзләп табып, Ринатны тапшырганчы, җиде кат тирен түкте Дамир. Җитмәсә, минут саен эшеннән шалтыраталар! Ярый әле, анда хәленә керделәр. «Хатын авыр хәлдә, скорыйда больницага барабыз!» – дигән ялганына ышанып, юатып та маташтылар, соңга калырга рөхсәт тә иттеләр.
Ниһаять, теге елак Данил белән икәү генә басып калды Дамир. Анысы исә елак кына түгел, аңгыра да икән!
– Садигың кайда? – дигән сорауга аңгыра сарыктай караган да каткан.
Дамир аны җилтерәтә үк башлады:
– Кайсы садикка йөрисең? Күрсәт!
Тиле дими ни дисең инде аны! Өч яшен тутырган, ә садигына бара да белми! Югыйсә, ике ай йөри бит инде!
Шунда исенә төште: «Ринаттан сорарга кирәк!»
Данилны күтәреп, кире мәктәпкә чапты – ә анда кертмиләр! «Рөхсәт юк!» –- дип, сакчы формасы кигән берәү аркылы баскан.
«Нинди дөнья соң бу! Ничек яшәргә була шушы мәхшәрдә!»
Дамир үзе дә теге аңгыра малайга ияреп чүт кенә елап җибәрмәде.
– Ну, Фәридә! Кайт кына! Бирәм кирәгеңне!
Фәридә – «недоступен!» Кинәт хатынының бер сүзе хәтердә яңарды!
– Данилларның уен мәйданчыгы безнең тәрәзәдән шундый яхшы күренә. Бүтәннәр белән аралашамы дип карап тордым, дуслар да тапкан безнең төпчегебез.
Кире өйләренә чапты – сигезенче каттан яхшырак күренә ди бит!
Ни арада лифтны сүндереп куйганнар! Данилны күтәреп, сигезенче катка менеп җиткәндә, Дамир туксан тапкыр сөртенде һәм йөз тапкыр сүгенде.
«Барысы да шушы Фәридә аркасында! Ну-уу! Кайт кына!»
Кухня тәрәзәсеннән карасаң – бер балалар бакчасы, ә залныкыннан – икенчесе күренеп тора икән.
«Ике якта ике садик! Йә, ни пычагыма кирәк инде шулкадәр садик бу районга!?» Дамир тагын сүгенде.
Бәхете, өч яшьлек сабый агачлар арасыннан күренеп торган зәңгәр түбәле бер бинага төртеп күрсәтте:
– Это – мой садик!
«Тизрәк бу малайны олактырып, эшкә чабарга кирәк!»
Тиз-тиз генә үзен тәртипкә китерде дә ишек янындагы ачкыч савытына үрелде. Тик машина ачкычы анда юк булып чыкты. Шунда гына салды бит! Кая киткән? Кем алган? Ачкыч савытын әйләндерде-тулгандырды, какты-селекте. Юк булгач – юк инде! Анда бары тик ниндидер кәгазь кисәге генә ята.
Түгәрәк-түгәрәк хәрефләр яңа хәбәр җиткерде: «Дамир! Машина миндә! Фәридә».
Бу чып-чын катастрофа иде!
...Эшенә төштән соң гына барып җитте ул. Андагылар Фәридәнең «авыр хәлдә» булуына борчылдылар, агарып калган, сулган ирне кызгандылар, ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Күп тә үтмәде, телефонына да җан керде.
«Фәридә!»
Ниндидер таныш түгел номер шалтырата икән.
– Здравствуйте! Вы папа Рината?
– Да...
– Я – Светлана Николаевна, учительница вашего сына. Хочу вас предупредить, сегодня у нас короткий день. Жду вас в два часа!
«Туктале! Бу нәрсә була соң? Дамир нишләргә тиеш?»
Алдын-артын карамый чыгып йөгергән ир артыннан кызганып карап калдылар.
...Автобусларда кысыла-кысыла, трамвайдан-трамвайга күчеп килеп җиткәндә, сәгать инде өчне тутырып килә иде. Светлана Николаевна дигәннәренең дә йөзе-чырае каралган, канәгатьсезлеген белдереп, башын чайкап куйды.
– Прошу больше не опаздывать!
Малайның да борыны салынган, сөйләшмичә, күңелсез генә өйгә кайттылар.
Нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде! Тик нәрсә? Фәридә бит – «недоступен!» Авылдагы әби-бабайга, Фәридәнең туганнарына шалтыратыр иде – ник берсенең номерын белсен! Әллә телеграмма сугаргамы? Тик нәрсә дип? Фәридә мине ташлап китте дипме? Юк инде! Үлсә үлә Дамир, әмма серне чишмәячәк! Хурлыгы ни тора! Түзәргә туры килә инде...
– Әти, ашыйсы килә...
Рәхмәт төшкере, кичәге «кызыл аш» икесен дә ач үлемнән йолып калды.
– Рәхмәт, әти...
Ринаты кран астында тәлинкәләрне юып маташа. Дамир аңа шаккатып һәм сәерсенеп карап куйды.
«Кемнән өйрәнгән бу малай эш тәртибенә?»
Улы, тәлинкәләрне урнаштыргач, кулларын юды да өстәл янына килеп утырды, портфеленнән дәфтәрләрен алып нидер яза башлады. Яза. Тырыша-тырыша хәреф тезә: «и», «ш», «м» хәрефләре... Телен чыгарып, иреннәрен ялый-ялый яза улы. Үзенең беренче сыйныфта укыган чакларын исенә төшерде Дамир. Ул да шундый иде: иренен ялап, язып утырган бер фотосы әле дә саклана. Тик язуы матур түгел иде шул, «өчле»дән башы чыкмады.
«Ә малай... минем улым нинди билгеләр ала микән?» Дәфтәрен ачып, карап чыкты. Тагын бер гаҗәпләнгәне шул булды: хәзер билге куймыйлар, ахры. «Бишле» йә «дүртле» алса, улы сөенгән булыр иде. Юк, билге куймаганнар. Бераздан Дамир «Менә бит!» дип кычкырып җибәрде. Дәфтәрнең иң пөхтә битенә кызыл кара белән «Молодец!» дип язылган иде. Улының беренче билгесе була бит инде әлеге «Молодец!»
Дамир тагын көлде, малайның ябык тәнен үзенә кысты.
– Молодец, улым!
– Минем «молодец!»ларым тагын бар, әти! Менә монда... Монда да...
Телефон тавышы аларның әңгәмәсен бүлде. Икесе дә сикереп торды:
– Әни!
– Фәридә!
Самира икән...
– Любимый, это что? Не понимаю!
Самираның канәгатьсез, шелтәле тавышы Дамирның фикерен чуалтып җибәрде.
– Самира, тыңла әле...
– Еще чего? Мы же договорились!
Шактый озак аңлашырга туры килде аларга. Самира тыңларга да, килешергә дә теләмәде, ахырда үпкәләшеп туктадылар.
– Әти, сәгать ничә ул?
– Сәгать? Нәрсәгә сиңа сәгать?
– Әни гел әйтә, Данилны садиктан биштә алырга кирәк, ди.
Аталы-уллы бакчага йөгерде.
Соңыннан алар өчәүләп таган атынды, кафега кереп ашап чыктылар, кибеттән ипи-сөт һәм манный ярмасы алды Дамир. Студент чагында тәмле пешерә иде ул манный боткасын, улларын да сыйласын әле...
Фәридә кайтмады, һаман да «недоступен»...
Самираның үпкәсе бик көчле булды, ахры: ни үзе шалтыратмый, Дамир шалтыратса, трубканы алмый...
– Әни-иии!
Төнлә Данил елап уянды. Әллә саташа инде? Әллә куркыныч төш күргәнме? Дамир торды, улларын йокы бүлмәсендәге киң караватка күчерде, үзе аларның уртасына ятты. Әле һаман сулкылдаган Данилның йомшак чәчле башың күкрәгенә кысты ул. Малай нәни куллары белән әтисенең муеныннан кочаклап алды, үзе йокы аралаш нәрсәдер бытылдады. Сабыйның чәченнән башны әйләндергеч тәмле ис килә иде... Шундый таныш, якын ис... Фәридәнең чәч исе...
...Аннан соңгы бер атна бик тиз үтте. Дамир ял алды, малайларның берсе мәктәпкә, икенчесе бакчага йөрде. Самира белән аралары гел бозылышып бетте. Ахырда кыз түзмәде, Кара диңгез буена ялгызы очты. Икенче путевканы да үзе белән алуны кирәк тапты. Кем белә: бәлки ялгызы каңгырап йөргән берәр «иптәш» очрап куяр!
...Цирктан алар караңгы төшкәч кенә кайтып җиттеләр. Дамир һәм ике улы... Өчесе дә шат һәм бик бәхетле иде. Дамир, башын күтәреп, сигезенче катка күз салды.
Анда! Ә анда исә алсу тәрәзә балкый иде!

Гүзәл Әдһәм

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: