Сельские нивы
+26 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
21 Января 2023, 12:00

Рәхмәт сиңа, язмыш

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 11-12 бүлекләр Мулланур беразга югалып калды.Ни ак димәде,ни кара.Бары кулларын угалап,күз кырые белән генә Хәдичәгә карап алды да,уйга калды .Ии,менә бит, Ходай рәхмәте.Шул вакытта кирәкле группа кан табылмаган булса?Ахыры ниләр булып бетәр иде?Мулланурның бер сүз әйтмичә тынып калганын Хәдичә үзенчә кабул итеп,мизгел эчендә башыннан әллә нинди уйлар узды.

Рәхмәт сиңа, язмыш
Рәхмәт сиңа, язмыш

Мулланур беразга югалып калды.Ни ак димәде,ни кара.Бары кулларын угалап,күз кырые белән генә Хәдичәгә карап алды да,уйга калды .
Ии,менә бит, Ходай рәхмәте.Шул вакытта кирәкле группа кан табылмаган булса?Ахыры ниләр булып бетәр иде?
Мулланурның бер сүз әйтмичә тынып калганын Хәдичә үзенчә кабул итеп,мизгел эчендә башыннан әллә нинди уйлар узды.
Син Мулланур,диде ул Мулланур каршына басып.Бу оятсыз хатын кан биргән өчен акча алган,дип уйлагансыңдыр инде.Беләм,шуңа аптырап,сүзсез калдың инде.Хәдичә,эскәмиягә үк тиеп торган гөлҗимеш ботакларын эткәләп, әкрен генә яңадан урынына утырды.Бу вакытта мөлаем ирнең нинди уйларга уралганын белми иде шул әле ул.Егетнең әтисе акчаларны көчләп кесәмә тыкты дип,дәвам итте Хәдичә,аклангандай.Ул вакытта уйламыйча биргәндер,дип,әле мин соңыннан яннарына да килгән идем.Тик,әтисе генә акчаны алу түгел, ярдәм кирәк булса любой вакытта кил, дип,яңадан акча бирергә маташты.Мин генә..
Хәдичә шулвакыт куркып кына яңа танышына кагылды. Мулланур,нигә бер сүз әйтмисең? Миннән өмет өздеңме?
Хәдичәнең йомшак кына кагылуы,ирне айнытып җибәрде.
Син,Хәдичә,бик зур эш эшләгәнсең,диде ул, Хәдичәгә рәхмәтле караш ташлап.Монда акча турында сүзнең булуы да мөмкин түгел.Халяпов аны чын күңелдән,улы исән калган сөенечтән биргән ләбаса.Әгәр ул вакытта син булмасаң,нинди фаҗига буласы иде бит.Ике авылга да әйтеп бетерә алмаслык кайгы иңәр иде.
-Әйе, ул көнне барсы да шулай диделәр.Аллага шөкер инде, исән калды.Яшь егет бит әле, яшисе дә, яшисе.Теге чәнчегән җинаятьчене дә,ярый, табып утыртканнар.
Әйе, утырттылар.Биш елга..Мулланур ,үзе дә сизмичә, чәнчеп куйган йөрәген тотты.Биш ел,диде ул үзе генә ишетерлек итеп.Биш ел. 5 ай гына түгел шул инде ул.
Гаепле булгач,Мулланур.Андый кеше җәзасын алырга тиештер инде.Пычак күтәреп мескен егетнең каршына чыккан бит.Йөргән кызын тартып алырга маташ, җитмәсә тагын чәнче.Я,нәрсә әйтерсең.Кеше ярына сузылмаса,кызлар тапмас иде микән?
Юк, юк,бер сүз әйтмим.Гаепле булгач утыра инде.Ә Халяповлар өчен рәхмәт, Хәдичә.Кеше гомере бит ул, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәнми.Егетнең туганнары гына түгел,мин дә әйтәм сиңа рәхмәтне.Рәхмәт,Хәдичә.Күпме кешене зур баләдән йолып калгансың .
Шул чагында,Мулланур: Ә менә син җинаятьче дигән кеше,ул минем улым Илшат.Аның бернинди дә гаебе юк.Ул үзен яклаган гына ,дияргә бик теләсә дә, сүз куертып торуны кирәк санамады.Бәлки кабат очрашырлар, сөйләшерләр әле.Ул вакытта менә,хәлнең ничек килеп чыкканын аңлатыр.
Мулланур,сүзсез генә Хәдичәнең сумкасын күтәрде.Әйдә, дустым, сөйләшеп сүзләр бетми бугай безнең,диде ул ,капкага таба атлап.Син дә Камышлыга соңга калма.Кире уйламагансыңдыр бит?
Юк,Мулланур,юк.Монда,әйтерсең лә сине генә күрергә кергән кебек булды миңа.Менә,күреп сөйләштек,хәзер китәм дә инде.Хуш.Камышлыда очрашырбыз..
Хуш,Хәдичә.Тиздән кайтам мин дә,Аллах бирса.Камышлымны, күршеләремне бик сагындым.
Хәдичәне озатып, бераз шул якка карап торды да,кабат гөлҗимешләр арасына утырып,уйга калды Мулланур.Менә сиңа,кирәк булса..Хәдичә Маннурны гына түгел, безне дә коткарган булып чыга түгелме соң?Әгәр шунда Маннур үлгән булса,Аллах сакласын.Безнең белән ни булыр иде? Илшат гомер буе үзен битәрләп яшәр иде бит.Уйларга да куркыныч.Кур-кыныч..
Мулланур узган фаҗигале көннәрне,Илсөярен уйлап,авыр сулады.Гөрләп торган өйдән көйгән бүрәнәләр генә калды бит.Ниләр булды соң әле безнең тормышка? Кемнәрнең генә кара күзләре тиде?
Ләкин, нинди генә авырлыклар күрсә дә, Галиянең яратып,әти,дип торганы,Илшатның тиздән иреккә чыгу өмете, аңа яшәргә көч бирде.Һәм дә тиздән авылына кайту теләге белән ямьле җәйләрне ашыктырды Мулланур.
Ә язлар җәйнең башлангычы инде алар.Көн узган саен кояш нурларын мулырак сибә.Көннәр җылыта,кичке якта күлләвекләрдә бакалар кычкырганы ишетелә.Үзе күренмәсә дә,әллә каян моңлы гына кычкырган күке тавышы йөрәкләрне җилкетә.
Картлар йортында яшәүчеләр дә сөенеп каршы алды ул җәйләрне.Кемдер кояшта җылынып домино сукты, шахмат уйнады.Ишетеп алган яңалыкларын уртаклаштылар.Көлделәр, җырлап та алдылар.Ләкин...Ләкин менә иреннәрендә елмаю булса да,күзләрендә әйтеп бетермәслек сагыш,үзәкләрне өзәрлек моң иде аларның.Бу кешеләрнең берсе дә рәхәт тормыштан бу йортның ишеген шакымаган бит.Һәркайсының үз зары,үз моңы дигәндәй.Һәм йөрәкләренә кан белән язылган үзләре генә белгән әрнүле серләр. Менә бүген Мулланур да,урамга чыгып,үзенең гөлмиҗеш әчендә утырган яраткан эскәмиясенә кунаклады.Авылда ни хәлләр микән инде? Хәдичә йорт килешә алды микән?Язгы кыр эшләре бетеп киләдер инде. Уйлар,уйлар..Ярый,әле,кешегә уйлау сәләте бирелгән.Шул уйлар сине бәхетле яшьлегеңә алып кайта,еракта еракта калган бала-чакларыңны күз алдына китереп бастыра.Ләкин,шул бәхетле мизгелләр белән,кайгыларың да уйдан чыкмый шул.Алары да уйга килеп,үзәкләрне өзә,күзләргә сагыш моң кундыра.
Мулланурның да көлеп торган коңгырт күзләренә кунды ул чаткылар.Хатынын,улларын сагыну сагышы,гомер көзләренә кергәндә генә йортсыз калуы. Барысы җыелып,аның да йөрәгенә яра булып кадалдылар,җанын әрнеттеләр.
Бүген дә өметләнеп кода буласы кешесен көтте Мулланур.Моңа кадәр әле,чәчүләр белән мәж килгәндер,дип уйланды ул.Менә тиздән эшләре җиңеләер дә, килер Аллах теләсә.Килер.Кайтканда ук, банкка кереп акчаны салдырасы булыр.Өйне рәтләргә дә күпме китәр ,әле анык кына белеп тә булмый.
Мулланурны уйларыннан йорт каршына килеп туктаган машина тавышы бүлде.Тагын бер мескенен алып киләләрме инде? Яшь вакытта гомер ничек тә уза икән лә ул.Картайгач авыр икән ул, картайгач.Мулланур,аны моны уйламаска тырышып,капкага таба борылды.Вәәт,сөенеч.Председатель машинасы түгелме соң бу ? Әйе бит,әйе.Әнә кода үзе дә кереп килә.
Я Аллам, алга таба авырлыклардан үзең сакла инде,я Раббым!Зиһеннәремне чуалтма,саулыгымны бир..
Сәләм Мулланур, сәләм кода? Ну,өйгә кайтырга әзерме син? Җәйгә хәтле,дип кенә килешкән идек.Я-ә,калырга исәбең юктыр бит?
Кодасының җылы карашын тоеп, Мулланурның күзләре яшьләнде.
Нинди калу,кода?диде ул, очар коштай.Сәгатьләп көттем бит мин сине!Тагын берәр атна килмәсәң, чурту мурту,кайтам да китәм, дип уйлаган идем инде.
...Менә олы юлдан җәйге җилләр белән узышып,ак машина элдерә.Салонда күңелләрне җилкендереп матур җыр яңгырый:
Былбыл моңын тыңлармын,
Таң атканда сызылып..
Сагындым,авылым,
Сине өзелеп...
Язлар җиткәч,кайтырмын
Ташкын кебек ашкынып..
Ну,кода,күңелләрне ярсыта беләсең дә инде үзең.Кайлардан табып куйдың,ә? Минем өчен генә язылган җыр бит бу, кода,минем өчен.Сагындым авылым,сине өзелеп.Мулланур абзый җырның һәр сүзен йөрәге аша уздырып,җырлап куйды.Сагындым,кода,сагындым.Сезгә рәхмәт, ташламадыгыз.Инде үз өйләребездә исән сау картаерга язсын.
Ну кода,сиңа әйтергә дә уңайсыз инде, дип, тагын читенсенеп кенә сүз башлады Мулланур.Үзәккә сугылып чыкмыйбызмы соң? Банкка кереп чыгасы иде?
Нәрсә, Мулланур, банк басабызмы әллә? Була ул.Ник кермәскә,керәбез.Рәис кеше,көлә көлә шоферына кул ишарәләде.Үземнең дә керәсе бар иде кода, синең ни йомыш иде.
Минем кода, ярый әле хәтер әйләнеп кайтты малай.Мин бит балта остасы, шабашкада йөреп байтак артык акчаны салгалап барган идек.Шул искә төшеп, моңа хәтле кытыклап торды тәки.
Акчасын ничек тә алырбыз инде,кода.Ну түлке, ни бит әле..Фаил башындагы эшләпәсен салып,артка борылды.Өйнең эчен рәткә китереп булыр микән?
Тьфү,кода,куркыттың.Түлке.. ни,дигән сүзләреңне ташла әле син.Нигә булмасын ди? Минем балта оста икәнне оныттың шту ли?
Онытмадым ла, Мулланур, ник онытыйм ди.Фаил ,тагын үзе дә сизмичә: Түлке,ни бит,диде дә,кычкырып көлеп җибәрде.Каян телгә килә бу,ни? Ни башына,ни кунган.Нинең ние чыкканчы,нитеп керим әле,дигәнме әле берәү?Без татарларның кода,иң күп әйтелә торган сүзе бугай инде ул.Тәк,вәт өйне мин яхшылап карап карап чыктым аны.
Бик нык янган ул,Мулланур. Көек исеннән дә тиз генә котылып булмас Үзеңнән башка тияргә кул бармады, ну менә кайткач бер карарбыз әле.Сүтеп,чүпкә түкмичә булмыйдыр,дип уйлыйм.
Син нәрсә,кода?...

12 бүлек

Нужели шулай каты янган? Дөресен әйткәндә,хәтер чуалу белән, мин бик белеп тә бетермим.Түбәсе бардыр бит.
Түбәсе бар,түшәме юк,Мулланур.Менә кайтыйк әле,үзең карарсың тагын.
Шулай сөйләшеп,машиналары банк янына туктаганын сизмичә дә калды ирләр.Әйдә,кода,мин өске катка менеп төшәм.Син акчаңны ала тор.Аннары кайтырбыз.Шулай дип,Фаил банк ишегенә үрелде. Паспортын үзең беләндер бит.
Ләкин, акчаны салганда җиңел генә алып калсалар,аласы булганда, бирергә бик ашкынып тормадылар. Әле сбер.книжка кирәк булды.Өй янды,шул чакта документларның күбесе көлгә әйләнде,дигәч,Авыл советыннан справка кирәк, диделәр.
Ярый әле,монсында председательнең сүзе үтеп,бер кочак акчасын ала алды Мулланур.
Шушы кадәрле акчаны оныта язгансыңмы,кода? дип,шаккатты Фаил.Мин дә әче таңнан төнгә кадәр,акча эшлим, дип,йөрим икән.Вәт сиңа шабашниклар.
Әйе,кода,дип, сөенечен яшерә алмады Мулланур .Вакытында бер җәйдә ничәшәр бура бурый идек бит.Аллага шөкер,Илшатыма бер өйгә тырышам әле,кода.Янган өйгә кайтмас бит.
Әйе,Мулланур,Илшат Аллах теләсә,көзләрдән калмас.Әйткән идем бит,теге свидетель үкенә икән дип.Түзмәгән мескен,барып сөйләгән.Аннары Хәляповлар да тынычланганнар.Илшатыбыз бүген үк булмаса да,көзгә тучны кайта Аллах теләсә.Гүзәл дә көн-төн көтә,үзебез дә.
Кит аннан, кода.Нигә башта ук әйтмәдең аны? Вәт сөенеч бу.Дөреслек җиңеп чыгарга тиеш инде ул .
Шулаай,Илшатны барыбыз яратабыз.Акыллы ул синең.Басу кырлары да сагынып көтеп тора . Ә өйгә килгәндә,кода,мин ничек итсәм итәрмен,ну Илшатка өй салырга булышам барыбер.Аның кебек агроном егетләр бик кирәк миңа.Бәлки тора бара, минем урынга да менәр әле Аллах бирса.
Шул вакыт,рәис,моңа хәтле сюрприз ясап Мулланурны сөендерәм ,дип түзеп кайтса да,яңалыгын әйтмичә түзә алмады.
Аннары,кода,ни,диде ул,тагын да авызын ерып.Әйтмичә авылга кергәнче түздем, малай.Ну телне тыяр хәл юк.Без бит сиңа яңа өй алдык.
Яңа өй?
Әйе,яңа өй!
Каян килеп Камышлыда яңа өй булсын ди кода?Юук,рәхмәт,кәничне, Ну мин Камышлыдан бер кая да китмим,кода.Артык каты яратам мин авылымны.Читтә ярты ел тордым.Җитте туган.Кемдер китә икән,китсен,ну миңа авылым кирәк.Туганнарым,гомер иткән күршеләрем.
Я,я ,кода!Кая киттең? Кем сиңа авылдан күчеп кит,ди.Ул яңа өй авылда гына түгел,ә терәлеп торган нигезеңдә үк .
Ничек инде терәлеп торган нигездә? Каршыда гына Галиәхмәт абзыйлар инде минем.Уң якта Санияләр гомер итә.Сул якта Фән малае Марат яңа өйгә күчәргә йөри иде.Тукта әле,кода,тукта..Мулланур күзләрен зур ачып, алда елмаеп барган рәискә төртеп куйды. Син мине Маратларда торып торырга сөйләштең мәллә?Ну,сине,кода?
Ул арада машина сикерткәләп, Камышлы урамнарыннан Мулланурның өенә таба якынлаша иде инде.
Хәзер,диде Фаил,кулы белән алга төртеп.Хәзер,үзең белерсең.Әз генә түз.
Өйләренә якынлашкан саен, Мулланурның йөрәге катырак тибеп,күңеле туган нигезгә ашкынды.Әйтерсең лә , анда аны яраткан Илсөяре,уллары,Галиясе көтеп тора.Өйләре дә янмаган,агач алкалы капкалары да аны сагынгандыр.
Ә ул,әнә балта пычкы салган сумкасын тотып, сөенә-сөенә шабашкадан кайтып килә.Эх,чынлап та менә шулай булса иде лә ул.Ләкин кызганычка каршы,бар да киресенчә иде шул.Киресенчә.Такталарына кара сөрем утырган, ватык пыялалы тәрәзәләр,сарайга терәтеп куйган агач капка.Һәм үтергеч тынлык...Каршысына көлә-көлә балалары да йөгерми,хатыны да юк.
Мулланур,машинадан төшеп,фураҗкасын салды.Даа,диде ул,елап җибәрүдән чак тыелып.Даа..
Эче генә бераз янган иде түгелме соң,кода? диде ул,авыр сулап.Мин бу хәтледер дип,уйламаган идем.Вәәт син аны,ә?Хатын әйтмешли,адәм баласын күрәчәк йөртә шул.Тагын ниләр күрәсем бар микән инде?
Мулланур,йодрыкларын кысып күпме генә нык булырга тырышса да,булдыра алмады.Кайнар күз яшьләре,йөрәк януын сүндерергә теләгәндәй,яка эченә кереп күкрәгенә таба тәгәрәделәр.Аның белән бергә хәзер каралып беткән өе,такталары кубып,сынып беткән капка да тын гына елыйлар кебек иде.
Бу минутларда Мулланур абзый ниләр кичергәндер,җанында нинди өермәләр дулкыны уйнагандыр,билгесез.Ул бары уйга батып,каралып торган тәрәзәләргә төбәлде...
Әтисее! Бер мизгелгә аның колагына хатынының йомшак тавышы ишетелеп киткәндәй булды.
Көтү китә бит,әтисе,кая йөрисең? Ач абзарны...
Әә,хәзер, ачам,Илсөяр,ачам.Яңа кайтып кердем бит әле.
Мулланур,шулай дип,ашыгып абзарларына таба атлады.
Кодаа!Мулланур,дим!Кем белән сөйләшәсең?Куркыттың бит..
Мулланур,әле яңа йокыдан уянган кеше кебек, күзләрен угалап,бер ачты,бер япты.Бер алдына карады,бер артка.
Илсөяремнең тавышын ишеткәндәй булдым,диде ул, абзар ягына күз атып.Малларны чыгарырга куша...
Димәк,Илсөяр синең кайтканны белде,кода.Менә аларны берни белмиләр,дип йөр син.Әйдәле,аларны сөендереп ялт итеп яшик,Мулланур.Бу нигезне ташламассың,бик матур,иркен җирдә утыра.Бераз хәл ал да,чистартып түгик,кода.Тракторын,машинасын үзем бирәм.Мин аны инде, күптән җыештырырга теләгән идем.Синең рөхсәттән башка ябышырга гына кыймадым.
Әйе,Фаил,шуңа охшап тора бу.Сүтеп түкмичә булмас.Бурдан кала,уттан юк,дип.Аласы әйбер калмаган икән монда.Ләкин,кода,мин кайда торырмын микән соң? Мунчаны карап чыгыйм әле.Бәлки анда..
Иии,кода,авылдагы бердәнбер кара мунчаны бетермәссең бит инде.Фаил,серле елмаеп,терәлеп торган күрше өйгә карады.Җитмәсә, шушындый кирпеч,матур өй булганда.
Син Фаил,әйтсәң әйтмәдең инде.Көләсеңме соң син? Ничек итеп Маратларга яшәргә керим ди инде.Әле үзләре күченделәрме соң?
Фаил,һаман саен керешне тартканын аңлап,тизерәк гафу үтенде.
Көлмим,Мулланур!Көлмим.Маратлар бу өйне сатып, шахтага киттеләр.Пермь ягына,хатынының туганнары шунда бит.Барыбер тиз генә кайтмыйбыз,дигәч,өйне без сатып алдык .
Сееез? Кемнәр инде ул сез? Ә,кода?
Безме? Сине хөрмәт иткән авылдашларың акча җыеп бирделәр,абзардагы малларны мин сатып куштым.Җитмәгәненә үземнән өстәдем.Менә шулай итеп, бу өй хәзер синеке.Хәзеер..Хәзер..
Фаил,җитез адымнар белән машинасыннан ачкычлар бәйләме алып килеп,Мулланурга тоттырды.
Ә көзгә,бу нигезеңә фундамент салып куярсың,кода.Кулың эш белә, кесәңдә акчаң җитәрлек.Җиңеп чыгарбыз,Аллах ташламасын.Колхоз да булышыр.Ә,хәзер әйдә,яңа өйгә,яңа тормышка.
Кода,син минем өчен шулай тырышып йөрдеңме?Мулланур,бик якын кешесен кочкандай,Фаилне әле көче бетмәгән куллары белән кочагына алды.
Рәхмәт,Фаил,рәхмәт,диде ул ирексездән чыккан күз яшьләрен сөртеп.Мин синең алда бик бурычлы.
Ә өйне салабыз аны,Аллах теләсә.Әбизәтелне салабыз.Илшат белән Гүзәл рәхәтләнеп торырлык,балалар йөгереп йөрерлек итәм мин аны,менә күрерсең кода.Колхоздан акча алмыйм.Минем бу яңа өем өчен дә,рәхмәт.
Я,Мулланур,алай кырт кисмә әле син.Өй салу ул,чәй эчү түгел.Көчтән килгәнен барыбер булышабыз инде аны.Димәк,сөйләштек.Бу тирәләрне ямьсезләп утырмасын,Илшат кайтуга җыештырып, фундамент салып куясы.Вәт тәк,Мулланур.Миннән сиңа нәрәд.
Ярар,кода аңладым..
Шул минутта машинада рация чыелдап куйды,шофер егет кем беләндер сөйләшеп, рәис янына йөгереп килде.Фаил абый,сезне конторадан эзлиләр,районнан килгәннәр бугай.
Ярар,монда хәтле килгәч,күрмичә кайтып китмәсләр әле.Әз генә көтәрләр.Давай,кода,син өйнең йозагын ач.Кереп чыгам да,китәм мин.Иртәгә әйләнермен.
Мулланур,туган өенә бераз кызганып карап торды да,күрше йортка атлады.Әллә ничек әле бу,кода,диде ул,сөртенә сөртенә атлап.Үземнең нигеземә хыянәт иткән кебек тоела.Кешеләр ни йөрәкләре белән саталар өйләрен? Чурт белсен.
Ярар соң кода,ияләнә алмасаң үз нигезеңә күчәрсең дә,бу йортка зур итеп янкорылма төрттерербез.Теләсәләр Илшатлар монда чыгарлар.Ач әйдә,ач.
Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим!Өйне ачып керүгә,Мулланур ах итте.Зур зал,йокы бүлмәсе.Өй әченә зур тәрәзәләрдән кояш нурлары сузылган.Мендәр,юрганнар төрелгән зур карават,келәмнәргә хәтле җәелгән бит.
Мулланур лык итеп,залдагы диванга барып утырды.Я ходаем,тагын төшләнәмме?Өнемме бу,төшемме?
Өнең кода,өнең,диде Фаил,үзе дә кош тоткан сабыйдай елмаеп.Аның нәкь менә шушы мизгелләрне,булачак кодасының елмаюлы йөзен бик күрәсе килгән иде...
Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: