

Язмыш, язмыш, нинди катлаулы син,
Бер карыйсың, уйный бураннар.
Бер карыйсың, көлеп кояш чыккан,
Ал нурлардан балкый урамнар.
Язмыш, язмышлар..Уйлап карасаң,җир йөзендә күпме тереклек бар.Ә бит,һәрберсенең язмышы бары тик үзенә генә хас үзенчәлекле.Кемдер гомер буе бәхет диңгезендә йөзсә, кемгәдер бу якты дөньяларда үз урынын табар өчен бик күп көч түгәргә туры килә.Кемдер яшьлегендә бик бәхетле булса, кемнеңдер бәхете картлыгында көтеп тора.Нигә шулай?Нигә берәүләр килгән авырлыклардан күз яшьләрен сөрткәндә,нигә икенчеләр бәхеттән исерә.Билгесез..Моңа җавап табып булса, бәлки бер кеше кайгы күрмәс, бары тик барыбыз бәхеттән көлеп, шатланып кына йөргән булыр идек.Юк шул, юк.Җавап юк.Дөньяда бер төсле кешеләр булмаган кебек,бер төсле язмышлар да юктыр.Булса да, бик сирәктер мөгаен.
Кечкенә генә авылда гомер итүче Мулланур абыйның язмышын да,шаккатып, бәйнә бәйнә сөйләрлек менә.Дөрес, авыл хәзер генә кечкенә ул.Ә күп еллар элек шау гөр килеп торган зур авыл була Камышлы.Авылдан ерак түгел зәңгәрләнеп торган урман, җәйрәп яткан басу кырлар, камышлы күл буйлары тагын кай якларда булды микән?Җәйге иртәләрдә күлдә бакылдаган бака тавышларын ул чорларда яшәгәннәр әнә һаман сагынып искә алалар әле.Ә яр буйларында шаулаган төз,горур камышлар? Аларны ничек сагынмыйсың ди инде?Сагынасың билгеле, сагынасың.Ләкин менә еллар узган саен гына, ни кызганыч,авыллар югалалар, кайчандыр мул сулы түгәрәк күлләр дә һаман саен саега гына баралар.
Олы юлдан байтак ерак урнашкан Камышлы да бүгенге көндә ике урамлы, дүрт тыкырыклы кечкенә авыл.Башка авыллар кебек үк аны да үзгәреш җилләре читләтеп узмады.Яшьләр калада, колхозлар таралган.Бәлки тимер юл, трасса якынырак булса, авыл болай ук бетмәгән дә булыр иде.Ләкин ни кызганыч, шул юллар булмау авылларны харап итә дә инде.Аннары яшьләрне дә шаулап торган шәһәрләр үзләренә тарта.Авылда бары Мулланур абый кебек олы яшьтәгеләр белән, авылны өзелеп яраткан яшьләр генә гомер итәләр.Ә эшлим дигән кешегә авылда да эш табылып тора, яшәргә дә барлык мөмкинлекләр бар.Бары тик теләгең булсын да, ялкау булма.Газ кергән, тау астыннан бәреп чыккан чишмә суы да өйләргә сузылган.Рәхәтләнеп сөенеп, шөкер итеп яшә генә.
Дөрес,Мулланур абый кебек авыл җанлы кешеләр яшәгәндә авыллар таркалмас әле Аллах бирса.Әнә бит Камышлыда да яңа йортлар күзләрне чагылдыра хәзер.Ни дисәң дә туган нигез үзенә тарта шул ул.Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип, юкка гына җырламыйлардыр инде.Мулланур абыйларның да яшәгән өйләре заманча итеп кирпечтән эшләнгән яңа йорт.Ак кирпечтән ясалган бизәкләре дә әллә кайдан көлеп тора.Алкалар төшерелгән матур агач капкаларына да сокланмаган кеше юктыр.Әйе, үзе олы яшьтә булса да, өйләре яңа Мулланур абыйның.Ә менә бу җирдә, тагын да шул язмышка әйләнеп кайтмыйча булмый да инде.Кайчандыр күп елаудан хәтерен югалткан, тора бара берәүгә дә кирәкмәгән абзыйның бүгенге көндә патша сарае кебек зур өйдә, яраткан тормыш иптәше белән гомер итүен язмыш дими, ни дисең тагын?Чынлап та, язмышмы, күрәчәкме? Күрәчәкне күрми,гүргә кереп булмый дип,Хәдичә апа белән Мулланур абыйга да бергә кавышканчы бик күп тормыш сынауларын узарга,ачы күз яшьләрен күп түгәргә туры килә.Хәзер генә алар авылның мөхтәрәм кешеләре.Күпләргә үрнәк булырлык, матур итеп яшәүче бәхетле ак әби бабай.
Килгән кайгылардан сыгылганда,картлык көнендә мондый бәхеткә тиенербез дип, уйламаган да булгандыр әле алар.
Дөрес, нинди генә авырлыклар күрсә дә Мулланур абый бер вакытта да тормышыннан зарлануны кирәк дип, санамады.Яшьлек елларын искә алган чакта да,күзләрен яшь әлпәсе капласа да, яшь аралаш елмаерга өйрәнде.Ии,Мулланур абзый, күп күрдең инде,агай,диючеләргә дә, шулай инде, язмыш,күрәчәк дип кенә сүзен бетерде ул.
Ә бит,йөрәген ярырлык вакыйгалар күп булды аның тормышында.Инде бер кайгысы басыла, дигәндә генә икенчесе китереп сукты.Аннан өченчесе,дүртенчесе..Ахыр чиктә күңелен бушлык биләп алды,хәтере чуалды Мулланур абыйның.
... Беренче хатыны Илсөяр белән мәктәп елларыннан дуслашып йөреп кавышты алар.Камышлының бер сайрар кошы иде аның сөйгәне.Болынлыкта ул җырлаганда таллардагы сандугачлар гына түгел, су буендагы бакалар да тынып калырлар иде.Ә күлдә йөзгән аккош сыман биеп җибәрсә? Егетләрнең күзе Илсөярдә генә булды да инде.Бары Илсөяр белән Мулланур гына бер берсен яратып, бер нигә ихтибар итмичә сөенеп яшәүләрен белделәр.Илсөяр мәктәптә балалар укытса, ирнең кулында балта чүкеч уйнады.Бригада белән якын тирә авылларда өйләр салдылар, мичләр чыгарды.Тора бара, Мулланур абый үзләренә дә, сагыз исләре аңкып торган агачлардан бура бурап яңа йорт җиткерде.Шатлык өстенә шатлык өстәп,бер бер артлы ике малайлары дөньга туды.Бәхетле, бик бәхетле иде алар.Еллар шулай әкрен генә уза торды.Балалар акрынлап аякка басып, кул арасына керә башладылар.Бакча тутырып бәрәңге утырттылар, күп итеп каз үрдәк алып үстерделәр.Әй, ул яшьлектәге күңелле чаклар, диген,ә? Авыл урамнарын тутырып көтү чыгар иде..Урам тулы бала-чага ...Басу кырларда печән чабулар.
Менә шулай, һәр туган көннән ямь табып, матур гына яшәп ятканда Мулланурларның кечкенә малайлары суга батып үлә.Аяз көнне яшен суккандай була бу хәбәр.Бөтен бер зур авыл өстенә кара кайгы болыты кунаклый.Әти әниләр балаларын камышлы күл буена барудан тыя,якты дөнья белән хушлашкан малайны җәлләп, үзәкләре өзелә.Тик нишлисең, тагын да шул күрәчәк, тагын да шул язмыш..Улыбыз кыска гомерле булып яратылган инде, язмышыбыз шундый ди, кайгыдан юләрләнә язган Мулланур белән Илсөяр.Икенче улыбыз бәхетле, озын гомерле була күрсен.
Шулай итеп, сабый бала аякка басарга өйрәнгән кебек, алар да бер улларын югалтып,өр яңадан яшәргә өйрәнәләр.Йөрәк ярсуларын эш белән басалар.Илсөяр укучылары арасында бераз онытылып торса, Мулланур абзый кулында балта, пычкы уйната.
..Шулай, җәйге бер ямьле көндә,аның бригадасы күрше авылга өй бурарга килә.Як якка нарат сагызы исе таратып, йомычкалар оча.Тык-тык балта тавышы, гүя бер көчле җыр булып тирә якка тарала.Ара тирә сөйләшүләр, күңелле генә көлгән тавышлар ишетелә.Күрше тирә балалары йомычка кисәкләреннән үзләренчә уенчык ясап, мәш киләләр.Уйныйлар,көлешәләр...Кемдер чишмәгә төшә, кемдер казлар куа.Кыскасы авыл яши,гөрли.Мулланурлар да үз көйләренә бура күтәрәләр.Киңәшләшеп алалар,ара тирә уйнаган балаларга карап, күңелле генә көлешәләр.
Мулланур абзый да,үз газизен уйлап, балаларга күз ташлап ташлап ала.Бигрәк матур,күңелле инде бу балачак еллары.Эх,бала-чак,бала-чак !
Шулай әшләп йөргәндә аның күзе, ике өй аркылы гына торган күрше өйнең капка төбенә төшә.Буялмаган капка, дүртпочмаклы кечкенә генә өй.Ә капка төбендә ике кешелек кенә агач эскәмиядә боек кына бер кыз бала утыра.Уенга катнашу түгел, балалар уйнаган якка күтәрелеп тә карамый ул.Мулланурның йөрәген телеп -телеп ала бу кыз.Кем ул,нишләп бу кадәр кайгыда?Нигә уенга катнашмый?
Бу баланы күргәннән башлап,аның күзе бары шул якта булды.Нидер бар бу өйдә.Юкка гына кызчыкның йөзләрен сагыш чаткылары урамаган.Әнә бит,хәттә өйләренә кадәр кайгыра сыман.
Һәм,төшке аш вакытында түзмәде Мулланур абзый,бура бураткан хуҗадан сорашырга булды.Баксаң, унике унөч яшьлек Галия әнисе белән генә гомер итә икән.Әтиләре күптән исерек килеш, урамда туңып үлгән.Ә иң куркынычы:әнисе күптәннән үпкә чире белән авырып,ахыргы көннәрен саный.Менә сиңа кайгы,менә сиңа язмыш.
Бу хәбәрне ишетеп, ирнең үзәге өзгәләнә, әле генә баласын югалткан кайгыдан айный алмаган йөрәге сулкылдап сулкылдап тибә.
Якын туганнары бармы соң?Әнисен югалтса, барып сыеныр кешесе бармы?Мулланур ишетәсе җаваптан куркып, бура хуҗасына таба борылды.Әнисе шушы авылдандыр бит.
Ике арада бераз шомлы тынлык урнашты.Теге ир сүзне нидән башларга белмичә, башындагы фураҗкасы белән битен сөртеп куйды.
Юк шул, Мулланур дус,юк, диде ул ниһаять, күзләре белән бер якка янтайган кечкенә өйгә карап.Галиянең әнисе детдом баласы булган.Күрше аны район үзәгенә барган җирдән ияртеп алып кайткан иде .Йөреп тә маташмадылар,аннан моннан никах ясап торып киттеләр шунда.
Ә әтисенең туганнары кая?.