

Әкрен генә күбәләк, күбәләк яуган кар бөртекләре кисәктән генә үзгәреп, әйләнә, әйләнә каядыр ашыктылар. Җилле буран чыгып, яңа яуган ак күбәләкләрне әллә кая очырып алып китә башлады. Аш бүлмәсендә мәш килеп йөрүче Хәмдүнә карчык ире Әнвәр янына олы бүлмәгә чыгып:
— Карт җаный әйдә син чыгып кар көри тор, ә мин ашка бәрәңге әрчеп салам да, сиңа булышырга чыгам. Бүген карны көрәп калдырмасак иртәгә капкадан да чыга алмабыз, бик себерә. Аннары иртәгегә калса кар да утырыр , иртәгә авыр да була бит утырган карны көрәргә..
— Соң бергә чыгарбыз, үзең бит бәрәңге генә әрчим дисең. Көн бит үзебезнеке, кар да әллә кая китмәс, бергә-бергә күңелле дә була.— дип Әнвәр бабай диванның бер ягыннан икенче якка әйләнеп тә ятты.
Җитмешен тутыра башлаган Хәмдүнә апаның бирешәсе килмәде.
— Бергә булгач бергә инде, өйдә бер генә пычак тугел бит, әйдә бәрәңге әрчергә булышырсың — диде ул елмая төшеп. Бер генә дә иреннән уңмады шул, тик нишләтәсең бит, өлешеңә тигән көмешең. Шуңа да Хәмдүнә апа бераз гына иреннән көлергә уйлап:
— Ярый эшлисең килмәсә әйдә акча бирәм ипи алып кайт. Аннары шикәр дә беткән, анысын да алырсың, ә мин үзем кар көрәргә чыгам.
— Ай, яй, вәт бит ә, бәйләндең инде, мин сиңа нәрсә кирәген каян белим ди. Кар көрәп бетергәч үзең әкренләп барып, үзеңә нәрсә кирәк шуны алырсың.
— Ярар, ярар, барырмын, тик бүген анда әллә нинди акция дигәннәр иде, Алтмыштан узган бабайларга пивоны да буш бирәләр имеш, кеше башына бер литр ди. Бәлки әбиләргә дә шикәрне буш бирәләрдер? Мин шуны гына сорарсың дигән идем.
Әнвәр бабай яше шактый олы булса да, бераз гына капкаларга яраткач, пиво сүзе аның йөрәгенә май булып ятты , җитмәсә әле бушка да булгач.
Ул сер бирмәскә тырышып, әкрен генә урыныннан торып утырды да:
— Нәрсә дидең карчык? Ипи кирәк дидеңме? Нәрсәдер колак та ишетми башладымы? Кирәк булгач барам инде, тагын нәрсәләр кирәк була соң сиңа, ишетми калдым бит.
— Шикәр, шикәр алырсың. — дип Хәмдүнә апа кычкырып диярлек әйтте дә, — Бу юлы ишеттеңме?
Әнвәр бабай киенеп кибеткә юл алды. Башка вакытта аңа кибеткә барырга кар бураннары комачауласа, бүген ул алардан курыкмады.
Кибет эчендә ике - өч хатын кыз басып тора . Әнвәр бабай алар әйбер алып бетергәнне тыныч кына карап торды. Соңгысының шикәр алып, бер тиен акча түләмәгәнен күреп бик шатланды, димәк карчыгы аны алдамаган. Ипи, бераз прәнкә, бераз гына конфет, алып акча түләде дә, кибетчегә карап басып тора бирде. Кибетче Фәрдәния бабайга сынаулы карашын ташлап:
— Сезгә тагын нәрсә булса да кирәкме әллә Әнвәр абый?
— Шикәр кирәк иде, шикәр.
— Сезгә зурысымы?
Әнвәр бабай зурысын бушка сорасаң кеше көлер дип:
— Кечерәге дә ярый инде безгә кызым, кечерәге дә.
Фәрдәния кечкенә шикәр алып бирде дә:
— Сездән 43 сум.
Әнвәр абый әллә нишләп китте. Ул кибетче кызның күзенә карап:
— Сеңлем ә нигә миннән генә акча сорыйсың? Мин ир кеше булгангамы? Әнә бит Бибинурга бушка биреп җибәрдең.
— Соң Әнвәр абый, Бибинур апа гел шулай ала, әйбер ала да, атнага бер тапкыр акчасын түли. Башта яздырып ала, аннары бурычын түли. Шуңа да бүген акчасын түләмәде.
Әнвәр бабай аптырап:
— Ә пиво? Ә пивоны ирләргә ничек бушка бирәсең син? Анысы да дөрес түгелме?
Эшнең нидә икәнен чамаларга өлгергән Фәрдәния:
— Әнвәр абый сез соңга калдыгыз бит. Без төшке ашка хәтле килергә өлгергән олы яшьтәге абыйларга бушка бирдек, ә хәзер сәгать өч бит инде.
— Соң шуннан ни була, бүген ди бит акция.
— Әнвәр абый аңлагыз, акция көне буе бармый бит инде, көне буе барса без акча күп югалтабыз. Без кешеләрне кызыксындырыр өчен ясыйбыз ул акцияләрне һәм бары төшкә хәтле генә. Сез ялкау кеше булып чыктыгыз әле, икенче иртәрәк килерсез. — дип сүзен бетерде.
— Ә икенче акция кайчан була соң?
— Хәбәр бирербез Әнвәр абый, ишетми генә калмагыз.
Әнвәр абый авызын сузып кайтып китте, ә кибетче кыз олы яшендә булуга карамастан гел шаярган Хәмдүнә апаның, әледә иреннән шаяруыннан көлеп калды. Юл буе Әнвәр бабай үзенчә Хәмдүнәсен сүкте, шунда ипигә дә иртәрәк җибәрмәгән бит. Өйгә кайтып карчыгына ипиләрен биреп:
— Шикәрен бушка булмады, сине алдаганнар, ә менә пивоны иртәнге якта биргәннәр. Карчык кара әле, син шундый акцияләр ишетсәң миңа иртәрәк кибеткә барырга әйтерсең әле ярыймы?
Хәмдүнә карчык елмая төшеп:
-Әйтермен картым, әйтермен, андый акцияләр еш була бит, син генә кибеткә бармыйсың соңгы арада, шуңа күрә белми каласың.
Хәмдүнә үзе дә сизмичә үткәннәргә кайтып әйләнде.
Эшен бетереп фермадан кайтып барган вакытта, аның юлын ике егет бүлеп алды. Шомырт кара күзле, көдрә чәчле, озын буйлы, чегән егетенә ошаганы:
— Кара әле кызый, сезнең председательне яисә агрономны каян табып була ?
— Кызый балалар бакчасында, ә председатель правлениедә утыра.— дип җавап бирде дә Хәмдүнә китеп барырга теләде. Чегән егете кабат аның каршысына чыгып:
— Үпкәләмә инде, исемеңне белмәгәч кызый дидем. Безгә аларны күреп менә шушы кәгазьгә кул куйдырырга кирәк иде.
— Ә нәрсә соң ул?
— Практика үтте дигән кәгазь. Без булачак агрономнар. Хәзер кырда эшләп йөреп булмый бит инде, без үз авылыбызга кайтыр идек, җәй ял итәр өчен бит инде ул.
— Соң киләчәктә ничек эшлисез инде сез? Агроном булгач кырда йөрисе билгеле бит инде.
Чегән егете көлеп җибәрде дә:
— Аңла кызый, без укыгач начальник кәмәше булабыз бит инде, без эшләгәнне генә тикшереп йөрибез, юкка укып йөрибезме әллә? Ярый әйт инде кая председатель?
Яшь чагыннан ук чаялыгы белән дан тоткан Хәмдүнә:
— Әәәәә, сез әтине эзлисез. Әти әни белән ял итәргә киттеләр. Әти урынына мин калдым. Күрсәтегез әле миңа язуларыгызны— дип, Хәмдүнә егетләрнең кулларыннан кәгазьләрен алып карый башлады.
— Аңладым, сез ике ай безнең колхозда эшләргә тиеш. Ләкин сезнең эшлисе килми, шулай бит?
— Соң син үзең дә яшь, безне аңларга тиеш. Булыш инде безгә ә? Иң матур җәй айларында монда ятып булмый бит инде, үзебезнең авылда, өйдә дә эш җитәрлек.
— Нәрсә эшләргә инде сезнең белән ? Кул куяргамы?
— Кул куй инде, куй.
— Ярый соң куям, тик бер шарт белән .
— Нинди шарт инде тагын ?
— Сез бит ике ай эшләргә тиеш, мин болай гына үзем дә, әтигә дә кул куйдырта алмыйм. Әйдәгез мин сезгә эш кушам, шул эшне бер атнада бетерсәгез, мин үзем сезгә кул куйдыртып бирәм.
— Бер атнаааа? Монда бер көндә торасы килми. — диде чегән егете.
— Соң хәзер эшләргә өйрәнмәсәгез соңрак уку беткәч нишлисез инде сез?
— Ничектә качарбыз.
— Белмим, минемчә уку беткәч сез ике ел эшләргә тиеш сезне җибәргән колхозда, болай гына сезне кем җибәрсен ди. Миңа калса сез гомер буе колхозда яшәрсез ? — диде Хәмдүнә чегән малаена карап, аннары:
— Так сез эшләргә ризамы?— дип өстәде.
— Кая барыйк инде, ярар күрсәт нәрсә эшләргә кирәк икәнен.
— Җәй көне сыерләр кизләүдә. Сез бер атнада ике сыер фермасын җыеп, чистартып чыгарырга тиеш буласыз. Икегез дә авыл малае, димәк эшнең нәрсәдә икәнен аңлыйсыз.
— Ә кая кич кунабыз?
— Фермада каравыл йорты бар, анда кич куна аласыз, яисә берәр әбигә урнаштырабыз, сезнең кебек практикантлар әбиләрдә яшиләр иде. Ә хәзер миңа ышанмасагыз правлениягә барып документларыгызны бирә аласыз.
— Юк инде, син бер атна дидең бит, әгәр документны бирсәк ике ай эшлибез, юк, юк, син что то алдыйсың.
— Алдыйм дип уйласагыз әнә правление, рәхим итегез дидем бит.
Чегән малаен кырыйга төртеп, әле һаман да сүз дәшмәгән егет:
— Без ышанабыз, әйдә күрсәтегез безгә нәрсә эшләргә кирәк .
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.