Литература
29 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. Ахыры. Айназ кызларга сынап карады да:— Тахирның күптән югалган абыйсы ул , ул Илсур Идрисович. — дип, ничек итеп алар туганнар икәнне ачыклаганны да сөйләп бирде.— Менә бит Илсур үзе белсә иде....тик.......

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Айназ кызларга сынап карады да:
— Тахирның күптән югалган абыйсы ул , ул Илсур Идрисович. — дип, ничек итеп алар туганнар икәнне ачыклаганны да сөйләп бирде.
— Менә бит Илсур үзе белсә иде....тик.......
Ландыш күзләреннән бәреп чыккан күз яшьләрен яшерә алмады. Бөтенесе дә тынып калды , берсенең дә әлегә әйтергә сүзләре юк иде, бәлки әйтергә сүз таба алмадылармы?
Өйдә тынлык урнашты, бары Ландышның мыш, мыш борын тартуы гына ишетелә иде. Әлфия һәрвакыттагыча тынлыкны бозып:
— Без бу йортка килгән кунаклар гына, нәрсә бу йортта кунакларга чәй тәкъдим итү дигән нәрсә юкмы әллә? Ландыш син хуҗа бит, ә үзеңне кунак кебек тотасың, бәлки чәй әзерләрсең ә? Рәмзия апа кайтып җиткәнен көтсәм, мин ачтан да үләм. Ә син кадерле ирем, нәрсә булса да турарга булышырсың — дип Әлфия Ниязның кулыннан эләктереп, Ландышка карады да— Аңламыйм нигә утырасың син? Лилия Айназ белән калсын, алар бит икесе дә кунак.
Үзләре генә калгач Айназ Лилиягә карап :
— Лилия минем балаларым юк.
Лилия кисәктән әйтелгән сүзләрне аңламыйча :
— Аңламадым Айназ?
— Син миңа кафеда сорау биргән идең, мин җавап бирәм: минем хатыным да, балаларым да юк Лилия.
— Ничек инде?
— Дөресен әйткәндә мин өйләнгән идем. Тик, тик хатыным да, мин дә бер беребез белән яши алмаганны бик тиз аңладык. Өйләнешүебезгә бер ел булды дигәндә без инде аерылышырга да өлгердек. Ә башка хатын эзләмәдем, башым белән эшкә кереп киттем. Мин сине оныта алмадым Лилия, оныта алмадым.
Лилиянең күзеннән яшь бәреп чыкты. Куллары белән яшьләрен сөртә, сөртә:
— Ышанасыңмы, мин дә бит сине оныта алмадым Айназ. Ләкин.......Лилиянең күңеле төште, ул нәрсәдер әйтергә теләде, тик теле әйләнмәде, ул бары күзләрен каты итеп йомды да, күз яшьләрен яшерер өчен читкә борылды.
— Ләкин нәрсә Лилия? Зиннурның гаебе, аның кылган гамәле, сиңа минем сорауга җавап бирергә комачаулык итәме?
Лилия кисәк Айназга борылып карады, аның күзләре зур итеп ачылып китте , ул бары:
— Син, син беләсеңме? Каян?— дип кенә әйтә алды. Айназ Лилия янынарак килеп утырып, аның кулларын кулына алып:
— Беләм Лилия, беләм. Мин синең турында барысын да беләм. Ландыш эше буенча миңа күп кешеләр белән очрашып сөйләшергә туры килде һәм инде сезнең йортка Зиннур да килгәләп йөргәне ачыкланды. Эш буенча аңа да берничә сорау бирергә туры килде . Шунда миңа Зиннур барысын да сөйләп бирде. Ул бик үкенә Лилия, гомерем буе йөрәгем тырнап йөрер инде Лилияне рәнҗеткәнем өчен ди. Ул бик бәхетсез Лилия, бик бәхетсез.
Лилия диваннан торып тәрәзә янына килеп басты. Ул әлегә нәрсә әйтергә дә әзер түгел иде, йөрәге сикерде, күңеле каядыр ашкынды аның. Айназ аңа карап утырды да, янына килеп :
— Лилия без күп нәрсәләрне бер беребездән башка уздырып җибәрдек. Гомер уза, яшьлектә артта кала, бәлки безгә бүтән вакыт үткәрмәскәдер ә? Лилия чык миңа кияүгә, үтенәм, бу юлы каршы килмә. Әйт җавабыңны, сузма, болай да күп вакыт бушка үтте.
Лилия яшьле күзләрен Айназга төбәп:
— Ә мин, мин каршы килергә уйламадым да Айназ. Кая йөрдең соң ? Нигә озак көттердең?
Айназ Лилияне кочагына алып күтәрде дә, әйләндерә башлады. Лилия:
— Тукта, җибәр җүләр, егасың бит.
Алар тавышына аш бүлмәсеннән килеп җиткән Әлфия, Нияз, Ландыш, тын гына аларга карап тордылар. Айназ Лилияне идәнгә бастыргач, иң беренче алар янына Ландыш килеп:
— Сез бәхетле булырга тиеш , сез моңа барыбызга караганда да күбрәк лаек. Аеруча апам, бәгърем минем, вакытыңны бушка уздырма, бәхетле бул һәм җизнәкәйне бәхетле ит. Әйттем бит мин сиңа күптән, син, син ул минем җизни.
Айназ Лилия белән Ландышны бергә кочаклап:
— Кызларым минем.
Нияз белән Әлфия дә читтә калмады, килеп яшьләрне котлады.
— Ә хәзер чәй эчәргә, мин, мин....
Ландыш сүзен дә әйтеп бетермәде, ишек ачылып өйгә Рәмзия апа белән балалар килеп керде. Әниләрен күрүгә кызлар әниләре янына барып , аны кочаклап алдылар да:
— Әни, әни кайткан, әни син бүтән безне калдырмыйсыңмы? — диештеләр .
Ландыш ике кызын кочаклап идәнгә утырды, һәрбер бармакларын, битләрен, борыннарын үпте. Күзләреннән аккан яшьләре кызларның чәчләренә хәтле чылатты. Бу мизгелне карап тору да бик авыр иде. Шунда Алия як-ягына каранып:
— Ә әти кая? Әни сине врач абый җибәргән, ә әтине нигә җибәрмәгән, әти нигә кайтмады.
Алия кисәктән елый башлады, игезәк сыңары елаганны күреп Асия дә:
— Нигә әтине җибәрмәделәр, әти кайтсын— дип елап җибәрде.
Менә инде бу сорауга Ландыш чыннан да җавап бирә алмый иде . Ул ярдәм итегез дигән кебек, янында басып торучыларга карады. Ләкин берсе дә сүз әйтә алмады. Шунда Рәмзия апа телгә килеп:
— Менә бүген сез автобус белән кайтасыбыз килә дигәч без нишләдек әле?
— Автобус белән кайттык.
— Ә автобуска беренче кемне утырттылар ?
— Безне, безне, әбиләрне— дип, кызлар елаударын онытып кул чабып сикерә башладылар.
— Менә врач абыйда иң беренче әниләрне өйгә кайтарып җибәргән. Димәк озакламый әтиегез дә өйгә кайтачак.
Кызлар урра кычкырып Рәмзия апа тирәли чаба башладылар. Ә Ландыш яшь тулы күзләре белән Нияз белән Айназга карады.
— Ландыш борчылма, мин барын да белешермен. Бүген иртән аның янына Тахир барган иде, бәлки ул нәрсә булса да әйтә алыр. Хәзер мин аңа шалтыратам. — дип Айназ телефон төймәләренә баса башлады.
— Хәерле кич Тахир, нәрсә анда хәлләр?Нинди яңалыклар бар?
— Айназ Айратович рәхмәт соравыгыз өчен. Сезгә ничек кенә рәхмәт әйтсәм дә аз кебек тоела . Абыем үзен яхшы хис итә, общий палатага күчерделәр. Әле үзем шалтыратырга теләгән идем, ул нигә минем яныма Ландыш килми ди. Мин нәрсә булганын аңлатып бирдем. Абый Ландышны күреп сөйләшәсем бар диде, ул аны иртәгә иртәнге якта көтә.
Каты тавышка куйган сөйләшүне тыңлап торган Ландыш бер яктан шатланды, ире терелеп килә, икенче яктан ире аны кире кагыр дип курыкты, бик курыкты. Ләкин нәрсә булса да соң шул, инде соң. Һәрбер үтелгән көн, һәрбер гөнах өчен түләргә кирәк, вакыты белән бик кыйбат түләргә туры килә шул. Иң мөһиме балаларымны гына тартып алмасын дип борчылды Ландыш.
Яңа көн башланды. Кызларын балалар бакчасына илтүгә Ландыш хастаханәгә барды. Коридор буйлап атлаганда ук аның төз буыннарына хәтле калтырады. Палата ишеге янына килеп җиткәч Ландышның йөрәге каты итеп сикерә башлады, ул куллары белән күкрәген тотып бераз басып торды да, ишек шакып эчке якка үтте. Ландышның бәхетенә Илсур палатада бер үзе генә ята иде . Акчалы кеше булуның да файдасы бар икән, шуңа да Илсур берүзе бер палатада ята. Ишектән керүгә калтыранган тавыш белән Ландыш:
— Исәнме Илсур, хәлләрең ничек?
— Рәхмәт Ландыш, үт әйдә, нәрсә мәктәп баласы кебек басып торасың?
Ландыш Илсур караваты янындагы урындыкка утырып:
— Табиблар нәрсә диләр соң? Балалар сине бик сагынган, әти кайчан кайта диләр, тизрәк күрәселәре килә.
— Үзем дә сагындым, мине чыгарыгыз, яңа елны балалар белән, гаиләм белән каршы аласым килә дидем.
Ландыш сораулы караш белән:
— Гаиләәә белән?
— Ландыш сөеклем, әллә син каршымы?
Ландыш нәрсә әйтергә белми, күзләрен зур ачып Илсурга карап тора бирде, Илсур елмая төшеп:
— Ландыш сөеклем, минем уйларга вакытым күп иде. Нишлисең бит, бәлки язмыш дәфтәренә шулай язылгандыр. Мин сине гаепләргә җыенмыйм, кем ялгышмый соң? Иң мөһиме ялгышларны аңлый белергә һәм аларны төзәтеп, үзеңне бары яхшы яктан күрсәтергә омтылу. Ә синең бу килеп чыкты, син искиткеч әни, шулай ук искиткеч хатын икәнеңне исбатладың. Әйе сиңа Алланың рәхмәте ике кыз бүләк итте, синең хаталарыңны гафу итте, ә нигә мин гафу итә алмыйм ди? Сиңа өмет бирелгән икән, нигә мин бирә алмыйм? Аннары үзең уйлап кара, әгәр мин ул көнне кибеткә бармасам, синең турында сүзләр ишетеп, ачудан үзем генә китмәсәм, нәрсә була иде? Ландыш сөеклем без дүртебез дә үлә идек.
Алланың рәхмәте үзе мине кибеткә җибәргән дип уйлыйм мин. Менә шулай, безгә, икебезгә дә өмет бирелде, җитмәсә миңа әле няня да кирәк була, ну нәрсә, сиңа зур бала кирәкме?
Ландыш шатлыгыннан нишләргә белмәде, бер кулы белән авызын ябып, кул читен тешләде. Аның күз яшьләре кулыннан идәнгә тамды. Илсур аңа карап:
— Без бер гаилә сөеклем һәм моны беркем дә, бернәрсә дә үзгәртә алмый.
Ландыш урыныннан торып Илсурның битеннән үбеп:
— Рәхмәт сиңа өмет биргән өчен. Мин тырышырмын ышан. Ә хәзер мин авылга кайтам, син кайтканчы өйне җыеп чыгарырга кирәк.
— Ә нигә авылга?
— Мин квартирадагы әйберләрне Рәмзия апага җыя башларга куштым, син хастаханәдән чыгуга сатабыз дидем.
— Ә нигә сатасың аны?
— Оныттыңмы? Безнең штрафлар түлисе бар Илсур.
Илсур көлеп җибәрде дә:
— Гафу ит, мин анда бик ачулы идем. Мин банкрот түгел сөеклем, бар да яхшы. Син китмә инде, ашыкма, янымда тагын бераз утыр инде. Ә мин сиңа барын да сөйләрмен.
Яңа ел мәшәкатьләре башланды. Илсурны хастаханәдән чыгардылар. Өйдә дә яңа елга әзерлек бара. Балалар мәш килеп чыршы тирәли чабыштылар. Диванда ятып торган Илсур Ландышның бәйрәмгә әзерләнгәнен күреп:
— Сокланып туя алмыйм сиңа, бигрәк тә җитез инде үзең. Мин дә булыша алмыйм әле.
— Иң мөһиме терел, калганы аннары.
— Лилияләр киләме соң?
— Киләбез диделәр, әлегә алар Айназның әти әнисе янында, кунакта. Күптән көткән килен килгән бит.
— Син сюрприз була дидең дә чё то күренми?
— Һәр нәрсәнең үз вакыты кадерлем.
Ишектә кыңгырау төймәсенә бастылар, Ландыш килгән кунакларны каршы алды. Тахир үзе белән Диләрә исемле мөләем генә кыз да алып килгән. Илсур кызны күрүгә:
— Мине бит хастаханәдән чыгардылар, берәр язуым калдымы әллә?
Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән Диләрә көлеп куйды, аның өчен Тахир үзе җавап бирергә булды.
— Илсур абый бүгеннән башлап ул минем шәхси табибым.
— Аңлашылды, әле мин җүләр мине яратасың, шуңа да минем яныма көндә киләсең дип торам.
— Анысы да дөрес. Әгәр синең яныңа килмәсәм, мин Диләрәне очратмас идем.
Тагын ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Бу юлы Айназлар һәм алар белән бергә Эльза килеп керде.
— Исәнме Илсур .
Илсур бик аптырады, ул бары:
— Исәнме, ничек килергә булдың?
Эльза Ландыш янына килеп:
— Ландыш чакырды мине, ә балалар иртәгә киләбез, бүген дуслар белән яңа ел каршылыйбыз диделәр.
— Тик ничек?
— Син хастаханәдә ятканда Ландыш башын иеп гафу үтенергә килде. Без матур гына , озак итеп сөйләштек, аңлаштык. Чыннан да Ландыш искиткеч кыз һәм хатын булуына бер шигем юк. Сезнең исегез китәдер инде, беренче хатын икенчесен мактый, алай гына да түгел, кунакка килгән дип.
Эльза бүлмәдәгеләрнең барысында күз белән карап чыкты да :
— Менә мин Ландыш урынында булсам, беренче хатын йортына иремне җибәрә алмас идем. Ничек шулай була ала?? Ә Ландыш тулысы белән Илсурга ышанды, аның минем, балаларым янына йөрүен тулысынча хуплап кына калмады, ә үзе җибәрә иде. Әйе, мин аңлыйм аңа ничек кыен булганын да. Тик ул атаны балалардан аермады, хәтта матди яктан да бик яхшы булышырга кушып торды. Ул тулысынча иренә ышанды. Ә мин, мин ышанычымны югалтып, иремне киресенчә үземнән читләштердем. Менә хәзер дә гаиләләр бер безнең, бергә булыйк дип баш иеп килгән. Менә мин алай эшли алмас идем. Илсур син белеп Ландышны сайлагансың.
Эльза Ландышны кочаклап алды да:
— Рәхмәт сиңа, ә хәзер үпкәләмә, мине дус хатыннар бәйрәмгә чакырган иде, анда барам. — дип саубуллашып китеп тә барды.
Телсез калган Илсур:
— Вәт сиңа сюрпрайз булды бу.
— Юк кадерлем сине тагын бер сюрприз көтә, Айназ бәлки син үзең әйтерсең?
— Ярый соң, Илсур Идрисович син әзерме?
— Ә нишли алам? Тыңлыйм тагын нинди сюрприз әзерләдегез икән? Туй буласын үзем дә белә идем, и так тыңлыйм.
— Илсур бәлки сез....
— Син баҗай, син.
— Илсур син үзеңнең яшь чагыңны точно хәтерләмисеңме?
— Дөресен әйткәндә юк. Кечерәк чаклар ниндидер томан арасында шикелле.
— Илсур без синең яшьлегең турында чын дөреслекне белдек. Әниең дә хәзер яшерүдән мәгънә юк диде. Син әзерме тыңларга?
— Что то бу миңа ошамый башлады әле, но бик заинтригавали.
Айназ әкрен генә соңгы көнне белгәннәрен сөйләп Илсур кулына уенчык атны биреп:
— Бу уенчык сиңа нәрсә булса да әйтәме?
— Кызганычка каршы юк.
— Бу синең яраткан атын, без синең энеңне дә таптык, таныш бул — дип Айназ Тахирны Илсур каршысына бастырды һәм кулына кәгазь тоттырып:
— Ә монысы днк анализы, ул 99.99 процент тәшкил итә.
Менә шулай кечкенә гаилә саны артты. Яңа ел бәйрәме сизелми үтеп китте. Быелгы елның соңгы көне һәрберсенең тормышына үзгәреш кертте. Яңа елның беренче атнасында ук Айназ белән Лилия закон буенча өйләнеште, туйда бары якын туганнар гына булды.
Сынауларны әйе авыр диләр,
Тик кирәк шул алга атларга.
Бөтен көчең белән, җаның белән
Тормыш юлыңны кирәк якларга.
Өметеңне кулдан ычкындырма,
Яшә бары шатлык өләшеп,
Ә дошманнар карап торсын сиңа
Нинди бәхетле ул диеп көнләшеп.
Әсәр тәмам.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас