Литература
28 Декабря 2022, 07:40

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.  40 бүлек.Тахир күзләрен зур итеп ачып:---Ничек инде ул мине күрә алмый?— Чөнки ул әлегә хастаханәдә ята.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Тахир күзләрен зур итеп ачып:
---Ничек инде ул мине күрә алмый?
— Чөнки ул әлегә хастаханәдә ята.
— Аңламадым, кая? Аңа нәрсә булган? Минем аны күрәсем килә . Әйтегез кая, кая ул?
— Кая икәнен әйттек бит инде, ул хастахәнәдә. Синең бертуган абыең ул Илсур Идрисович.
Тахир янындагы урындыкка утырды да:
— Мин бит сизә идем, аның янында булганда бөтен җаным белән тоя идем, нигәдер аны гел кочаклыйсым, гел аның янында буласым килде. Ә ул, ул минем янымда булган бит, янымда.
Тахир битенә төшкән яшь тамчыларын сөртә башлады, ә үзе йөзен яшерде.
— Ә син Тахир оялма, йөрәк түреннән чыккан күз яшьләреннән оялырга кирәкми, син шатлыгыңны күрсәтәсең бит, оялма. Шулай итеп без бер мәсьәләне чиштек, хәзер икенчесен чишәргә вакыт җитте. Тахир син китә аласың.
— Рәхмәт сезгә, ә мин абыйны күрә аламмы?
— Әйе, безнең хезмәткәр сезне хастаханәгә хәтле озатыр, аска төшегез, ул сезне анда көтә. Тик бер үтенеч бар, әлегә ул бернәрсә дә белергә тиеш түгел, хәле авыраеп китмәсен дип кенә әйтүем.
— Ярар, рәхмәт сезгә тагын бер кат.
Тахир чыгып китүгә кабинетка полиция хезмәткәре кереп:
— Хасанов Әмирне алып килдек, кертергәме?
— Әйе, күптән көтәбез.
Ишектән кергән Артурчик үзен бик крутой икәнен күрсәтергә теләде. Үзенә утырырга тәкъдим иткән урындыкка утырып, аздан гына аякларын өстәл өстенә күтәреп куймады. Үзенә карап торган полиция хезмәткәрләренә җирәнгеч итеп карады да:
— И чё надо от меня ментам? О чём будем базар держать?
Айназ егет каршысына ук килеп басып:
— Исәнмесез Әмир. Мин үзем базарга барырга җыенмыйм. Ә менә синең белән сөйләшер сүзләрем күп. Син үзеңнең кая икәнеңне аңлыйсыңмы?
— А чё мин? Я уже завезал узелок.
— Ә татарчага әйләндерсәң ничек була инде ул?
— Мин блатной тормыштан күптән отказ бирдем инде. .........
Слыш мент, хватит фуфло гнать, о чём будем баланду травить, говарите или адью.
— Баланду травить не будем, и в пустую разговаривать тоже не будем, безнеңчә. И так, синеңчә миндә сөйләшә беләм. Син үзеңнең кая икәнеңне онытма, и блатной жаргоныңны үзеңнең шестёркаларыңа калдыр. Мин авызымны ачсам син ябырлык итеп әйтә алам.
— Нәрсә мине аквариумга илтеп тыгарга телисеңме?
— Аквариумга түгел, безнеңчә төрмәгә. Әгәр матур итеп сөйләнмәсәң, сорауларга төгәл итеп җавап бирмәсәң точно балыкка әйләнәсең.
— Ярар, нәрсә кирәк?
— Менә бу ниһаять кешечә сөйләшү. Син яхшы белгән Ландышның ирен үтерергә теләгәннәр, менә без инде бу эштә сине гаепләргә маташабыз. Соңгы ике, өч атнада кайларда йөрдең, нишләдең?
— Сез нәрсә? Мин җүләрме әллә үз үземне аквариумга, тфү....төрмәгә утыртырга? Минем ул ирне күргәнем дә юк бит.
— Ә кем, кем синеңчә? Син Ландышны күреп бала белән таныштыр дигәнсең, бит.
— Шуннан ни? Имею право.
— Әйе, имееш, тик синең кызың күптән үлде бит Әмир, күптән үлде.
Әмир чыннан да аптырап калды , ул Айназга карап:
— Ничек инде?
— Ул авыру булган, ике яшен дә тутыра алмыйча якты дөньядан китеп барды. Әйтегез әле, сезнең кызыгыз бар икәнен һәм аның белән очрашырга теләгәнегезне тагын кем белә иде?
Артурчик тагын уйланып утырды да:
— Друган гына белә иде. Ландышны күргәч мин бик аптырадым, ул шундый красоткага әйләнгән, җитмәсә крутой тачкада йөри, личный шофёры да бар. Короче минем йөрәгем шартлый дип торам. Как обычно друган килгән иде. Без яхшы гына эчтек, әле Роза да безне сүкте.
— Нинди Роза инде ул?
— Ну короче минем сожительницам. Күптән инде, Ландыш белән алар бик якын дуслар иде. Хәзер ул минем белән яши. Ну короче мин аны куда подальше послал, нигә мине сүгеп йөри. Ә үзебез бухали, базарили төрле темага. Ә менә мин Ландыш турында друганга әйттем дә инде, типа Ландышны хочу вернуть. Что безнең типа общий кызыбыз бар. Ә Ландыш бит всегда мине ярата иде, мин гел аны куа идем, ә ул всегда кире кайта иде җүләр, минем белән хотела жить. Бу юлы да мин дәшсәм типа ул минем яныма опять кайта, и всё в шиколаде, типа любовь, морковь.
— Димәк друг и подруга беләләр иде ? Ә кемнәр алар? Аларны каян табып була ?
— Роза,, әйттем бит минем сожительница дип, моя баба. Ә друган Сергей.
Артур Сергейны да каян табып буласын әйтүгә, Айназ дәфтәр битенә нидер язып Ниязга бирде дә башын селкеп ишеккә таба күрсәтте. Нияз аңладым дип чыгып китте һәм полиция хезмәткәрләренә Сергей белән Розаны тиз арада табып алып килергә кушты. Артур шикләнә башлады, ул:
— Слушай следак, минем гаебем чыннан да юк, я не при делах..
— Анысын да тикшерербез, әлегә сез тикшерү эше беткәнче 48 сәгатькә кулга алынасыз. Айназ полиция хезмәткәрләре чакырып кертте һәм Артурны кулга алдылар. Хәзер инде Сергей белән Роза гына бу эшкә ачыклык кертә ала. Өстәл өстендәге кәгазьләрне барлап утырган арада Сергей белән Розаны да алып килделәр. Иң беренче булып Сергейдан сорау алдылар һәм аның бу эшкә катышы юк икәне ачыкланды. Сергей җинаять вакытында дуслары белән башка шәһәргә барганын исбатлый алды. Хәзер инде Роза белән сөйләшәсе калды. Ишектән кергәндә үк Роза үзен сәер тотты. Күзләре чапты, сүзләре дә буталып бетте. Айназ кызга карап торды да:
— Мин шуны гына аңлап бетерә алмыйм. Әйе син Әмирне яратасың, аның башка хатынга китүен теләмисең ди, ә нигә балалар? Аларның ни гаебе бар?
— Нинди балалар, мин бернинди дә балаларны белмим.
— Алдашма, син бит исерек Әмир үзенең дустына сөйләгәннәрне бик яхшы ишетеп тордың. Нигә дип кеше гомерен өзәргә карар кылдың син? Әгәр ул көнне үзләре теләгәнчә бөтен гаилә машинага утырса нәрсә була иде ә? Син бит дүрт кешенең гомерен өзә идең. Бәхетеңә Илсур үзе генә киткән һәм Аллага шөкер исән калган. Әйт, әйт нәрсә өчен?
— Ә нәрсә? Ландышка всегда везло. Ә монда Артурчик кире Ландышны үзенә кайтарырга тели. Җитмәсә әле кызы белән бергә. Ул шундый итеп сөйләде'' минем кызым бар братан, мин папаша" . Ул шундый шат иде, минем ачуым чыкты. Кому то всё, ә мин, , мин чем хуже?
— Син әйт әле, балалар, аларның ни гаебе бар?
— Мин аларны уйламадым, минем ачуым кабарды, мин бары уч алу турында гына уйладым. Я кипела от злости.
— Ә машина, машинаның тормозной шлангасын кем кисте?
Роза көлә башлады да, борынын җыера төшеп:
— Это же вообще просто. Минем әти бит машиналарга ремонт ясый. Ә мин гел аның янында, мин пацанка, миңа вообще да надо было мальчиком родится. Мин күз йомып машинаны сүтә, җыя алам. Шланга кисү вообще да чүп кенә. Мин аларны озак күзәттем. Ә авылга кайтып киткәч, вот думаю, разом и всё закончится. Авылда булганда әкрен генә килдем, башта чуть не влипла. Ире кибеткә киткәч тә артыннан бардым, анда да өлгерә алмадым, кибеттән тиз чыкты. Ә ул кире өйгә кайткач үз эшемне эшләдем дә тыныч кына кире шәһәргә киттем.
— Ә машина каян алдың? Нинди машина белән йөрдең?
— Ремонт ясаганда әти бирә кататся, вообще круто, нинди генә машинада йөрмисең.
— Кеше үтереп мәхәббәт яулап буламы? Артур баласын үтергәнеңне белсә нишләтә иде сине? Шуның турында уйламадыңмы? Ә төшеңә керерләр дип уйламадыңмы?
Роза дәшмәде. Аны кабинеттан ук кулларына богау салып алып чыгып киттеләр. Нияз шатланып:
— Ландышны бүген үк чыгарасыңдыр бит?
— Әйе, хәзер документларын гына әзерлим.
— Без аны икәү Лилия янына алып кайтабыздыр бит?
Айназ дустына карады, тик җавап бирмәде.
Әлфия йокы бүлмәсенә кергәндә, Лилия караватына утырып фотосүрәтләр карый иде
.Әлфия аның янына килеп утырды да:
— Син тагын еларга җыенасыңмы?
— Юк......
Беләсеңме, ......
Күпме вакыт үтте, ә яңа ел бәйрәме гел үзенчә кала. Озакламый яңа ел җитә. Әни бик ярата иде ул бәйрәмне. Үзе чыршы алып кайтып бизәп куя иде . Ул, ул үзе чыршы бизәгәндә балаларча шатлана иде. Һәр уенчыкны, чыршы тирәли әйләнеп йөргәч кенә үз урынына куя. Ә мин, мин кырыйдан гына әнине күзәтә идем. Чыннан да ул балаларча шатлана иде. Чыршы бизәгәндә ул бөтен мәшәкатьләрне оныткан кебек була. Моңсу күзләре яна башлый, ниһаять йөзе алсуланып китә. Андый йөзне мин бары яңа ел чыршысы бизәгәндә күрә идем. Юк, ул башка вакытта да шатланганы бар, тик, тик чыршы бизәгәндә ул үзе балага әйләнә иде дип әйтмиме инде. Шуңа күрә мин яңа ел бәйрәмен яратам да, бары чыршы бизәргә әнием юк. Мин бик сагындым әнине, миңа ул җитми Әлфия, җитми.
— Аңлыйм дустым, озакламый балалар кайта, син аларга бүген торт пешерәм дигән идең.
— Син кибеттә йөргәндә пешердем инде. Әй Аллам...онытылган, банан, Алия банан сорады иде, ә мин кибеткә чыкмадым. Нишләргә инде?
— Мин алдым, мин үзем дә банан яратам, шуңа күрә алган идем.
— Рәхмәт сиңа дустым, син булмасаң нишләр идем икән?
— Әлфия көлеп җибәрде дә :
— Чыгып чаба идең кибеткә.
— Юк инде, Рәмзия апага шалтырата идем, ул бит Тахир белән, яисә туры Тахирга шалтырата идем.
— Лилия Тахир бүген көне буе хастаханәдә бит, Рәмзия апа балаларны такси белән алып кайтам диде.
— Тукта, ә ничек Тахир хастаханәгә керә алган, Эльза апа кеше керттермәскә кушкан бит.
— Айназ рөхсәт биргән, полиция хезмәткәре белән барган ул хастаханәгә диде Нияз.
— Айназ һәрвакыттагыча кеше җанлы инде. Аңа молодецтан гайре бер сүз юк.
— Шул гынамы?
— Ә син тагын үзеңнекен сөйлисеңме? Әлфия дустым, кирәеми, мии....
Лилия сүзен әйтеп бетермәде, кемдер ишекнең званок төймәсенә басты.
— Рәмзия апа ачкычын алырга оныткандыр инде, ярый хәзер— дип Лилия ишекне барып ачты да, каршысында басып торган Ландышны күреп:
— Ландыш, сеңлем— дип, Ландышны эчке якка сөйрәп диярлек алды да кочаклап үбә башлады — сеңлем кайткан, ничек? - дип янә аны каты итеп кочаклады. Ишекнең теге ягында басып торган Нияз:
— Ә безгә керергә ярыймы соң ?
Нияз артыннан Айназ да күренде. Лилия бераз каушый төшеп:
— Әлбәттә инде , әйдә, әйдә керегез
Бөтенесе җыелып зал бүлмәсенә керде. Лилия шатлыгыннан нишләргә белмичә:
— Алланың рәхмәте яусын сезгә, мин ахырга хәтле ышанмадым. Мин сеңлемнең гаебе юк икәненә бер минут та шикләнмәдем. Ничек ул шулай эшли алсын ди, ул утырса балалар нишләр иде, ә Ландыш балаларын үлеп ярата бит. Сеңлем минем, белсәң иде балалар сине ничек сагынганнарын, алар сине ничек көткәннәрен? Алар сине хастаханәдә ята дип уйладылар, әтиләре дә шунда икәнен беләләр.
— Апам тынычлан әле, барысы да артта калды, чыннан да егетләр Алланың рәхмәте яусын сезгә. Сез булмасагыз белмим нәрсә булыр иде.
Лилия Нияз белән Айназга карап:
— Ә нәрсә булды соң? Җинаятьчене тоттыгызмы? Кем икәне ачыкландымы?
— Менә бит күпме сорау, ә мин җавап бирергә яратмыйм. Мин киресенчә сорау бирергә яратам. Әнә Айназ җавап бирсен.
Нияз утырган җиреннән торып, тәрәзә янында дәшмичә басып торган Әлфия янына барып басты. Ә Айназ җайлап кына тикшерү эшләре белән таныштырып :
— Ә иң мөһиме эш барышында без Тахирның бертуган абыйсын да таптык.
Лилия белән Ландыш бер берсенә карап, бер авыздан диярлек:
— Ничек?
— Менә шулай, ә кем икәнен белсәгез бетереп тә телсез каласыз.
— Кем инде, әйт тизрәк.— Ландыш бер Ниязга, бер Айназга карап:
— Әйтегез инде, кем, кем? — дип соравын кабатлады.
Дәвамы бар

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас