Литература
27 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 39 бүлек.Айназ Ниязның ишектән кергәнен көтеп кенә торган шикелле:— Сәләм дустым. Рәхмәт миңа булышырга кайтканың өчен. Отпускаңның бер өлеше әрәм китә инде.— Иң мөһиме Лилияң довольный булсын. Нәрсә шулай түгелме? Син бит иң беренче чиратта аңа ярдәм итәргә телисең, дөрес бит?

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Айназ Ниязның ишектән кергәнен көтеп кенә торган шикелле:
— Сәләм дустым. Рәхмәт миңа булышырга кайтканың өчен. Отпускаңның бер өлеше әрәм китә инде.
— Иң мөһиме Лилияң довольный булсын. Нәрсә шулай түгелме? Син бит иң беренче чиратта аңа ярдәм итәргә телисең, дөрес бит?
— Юк, мин иң беренче чиратта һәрвакыттагыча дөреслек яклы. Әйдә без синең белән юлга чыгабыз. Зыян күрүче Кашаповның туган ягына барып әйләнәбез. Ул Казаннан ике сәгатьлек юл, мин сиңа барысын да юлда сөйләрмен. Нигәдер миңа без анда нәрсәдер, бик мөһим әйбер белербез кебек. Син минем беләнме?
— А то, мин Әлфиягә генә әйтим, әле бит ул да минем белән килде, Лилиягә поддержка кирәк ди. Әле кая кич кунасын да белмибез.
— Соң миндә кич кунарсыз.
Нияз авызына бармагын куеп:
— Тсссс. Алё кадерлем. Мин Айназ белән бер авылга барам әле, син нишлисең? Бәлки берәр гостиницага барып урнашырсың, мин кайчан бушаганымны да белмим.
— Юк инде, мин Лилияләрдә кич кунам, син дә монда килерсең, Лилия чакырды.
— Мин дә юк дип әйтәм, син риза булсаң мин Айназда кич кунам, минем сезгә комачаулыйсым килми, Лилиягә дә авыр булыр.
Әлфия тавышын әкренәйтә төшеп:
— Син без сөйләшкәнне генә онытма яме? Ярый яратам үзеңне, исән-сау йөреп кайтыгыз.
— Взаимно кадерлем.
Нияз Айназга карап:
— Киттекме?
Егетләр машинага чыгып утырып, юлга кузгалдылар. Нияз Айназга кабат карады да:
-— Бәлки сөйли башларсың нәрсә булганын? Айназ үзе белгәннәрне сөйләп бетерде дә:
— Мин Эльза ханымны да, Артурны да гаепле дип уйламыйм.
— Ә Илсур авылында без нәрсә эзлибез?
— Белмим, белмим, никтер анда без ниндидер сер белербез төсле.
— Да брат, синең укыганда ук сиңа чуйко бар дип әйтәләр иде..
Айназ көлә төшеп:
— Тагын сүзне бозасың, чутьё бар дияләр иде.
— Чуйко бар синең, чуйко.
— -Ярар, әйдә эш хакында сөйләшик, менә уйлап кара үзең, синең кызың бар, ул үскән, синең аны күрәсең килә, син нишләр идең?
— Әлбәттә инде очрашу эзлим.
— Ә менә Артур очраклы рәвештә генә Ландышны күреп, күпме кеше янында кызым белән танышасым килә дигән. Ул кеше үтерүгә бара аламы?
— Бер яктан карасаң барырга мөмкин , ул үзен ташлаган кыздан уч ала, икенче яктан күптән күз угыннан югалган кыздан нигә уч алырга? Тем более төрмәгә утырырга, җитмәсә күпме кеше свидетельствовать итә ала.
— Мин дә шулай дип уйлыйм. Тик безгә аны барыбер кулга алырга туры килә. Бәлки ул без белмәгән нәрсәләрне беләдер?
Сөйләнә, сөйләнә алар Илсурның туган, яшьлеген үткәргән авылына барып җиттеләр. Кешеләрдән сорашып аның туган йортына килеп, бик матур йортның капкасын ачып керделәр дә ишек шакып:
— Исәнмесез, өйдә кеше бармы? Керергә ярыймы?
Шактый гына , олы яшендә булуга карамастан , әлегә үзен бик яхшы хис иткән әби алар каршысына чыгып:
— Исәнмесез, кергәнсез бит инде, нигә рөхсәт сорарга?
— Гафу итегез, без шакыган идек.
— Чыгарга өлгермәдем, ярый сез кем буласыз инде кунак егетләре? Карчыктан сезгә нәрсә кирәк?
— Тагын бер кат гафу итегез. Сез Илсур Идрисовичның әнисеме?
— Әйе.
Әбинең йөзе агарып китте, ул егетләргә:
— Нәрсә булды улыма? Әйтәм күптән шалтыратмый, мин инде үзем Казанга барырга теләгән идем, әйтегез тизрәк нәрсә булды?
Нияз әбигә урындык биреп:
— Тынычланыгыз, Илсур Идрисович бераз авырып тора иде, дөресрәге аңа операция ясалган иде , реанимация бүлегендә яткач шалтыратырга рөхсәт ителми, шуңа да сезгә хәбәр итә алмады. Аннары табиб та күп сөйләшергә кушмый. Ул сезгә сәләм әйтергә кушты, берничә көннән үзем шалтыратам дип тә әйтергә кушты.
— Ә Ландыш нигә хәбәр итмәгән, улым шундый хәлдә икәнен нигә әйтмәгән? Ул әйтә ала иде бит.
— Апа алар икәү авариягә эләккән бит, икесе дә хастаханәдә ята, шуңа да сезгә хәбәр итүче юк. Ә балаларны Ландышның апасы карый. Борчылыр урын юк, берничә көннән алар сезнең белән элемтәгә керәчәк.
— Ничек шулай булган соң, улым машинаны бик оста йөртә иде бит? Ә сез кем соң?
— Без полиция хезмәткәрләре , улыгызның машинасын бозганнар, шуңа да алар юлда авариягә очраган. Ә без машина бозган кешене эзлибез.
— Нәрсәәәә?
— Апа дөресе шул, Адлага шөкер хәзер бар да яхшы. Без бары тик бәлки авылда аларның үлемен теләүче кеше бардыр дип уйлый идек. Аңлыйбыз сезгә авыр бу сүзләрне ишетү, тик безгә дә дөреслекне табарга, гаепле кешене төрмәгә утыртырга кирәк бит. Бәлки сез нәрсәгә булса да ачыклык кертә алырсыз? Бәлки Илсур .....улыгыз турында сөйләрсез. Кая укыды, нишләде, яшьлеге ничек үтте?
Нияз әбигә су алып килеп бирде дә:
— Без чын дөреслекне белергә телибез апа, сезнең улыгызның, киленегезнең гомерен кем өзәргә теләгәнен ачыкларга телибез. Шуңа да сезнең дә ярдәм кирәк. Сез улыгыз турында нәрсә әйтә аласыз, нинди дошманы булырга мөмкин аның? Сездән дә яхшы аны белүче юк бит инде, бәлки нәрсә булса да сөйләрсез?
Әби стакандагы суны эчеп бетерде дә, авыр сулап куеп:
— Бәлки бу дөрес булыр, димәк чын дөреслекне ачырга вакыт җиткәндер.
Нияз белән Айназ бер берсенә карап куйдылар, Айназ әбигә әкрен генә :
— Сез нәрсә хакында әйтергә телисез апа?
--Бу күптән булган хәл, утырыгыз, хәзер сөйлим.
Егетләр урындыклар алып әби янына килеп утырдылар. Әби күз яшьләрен сөртеп алды да:
— Ирем Идрис белән шәһәрдән кайтып килә идек. Шәһәрдән чыгып бераз гына бардык, минем үтереп эчем бора башлады. Ирем машинаны юл читенә туктатты, ә мин, мин якындагы куак арасына чаптым. Оят та инде,....... ярый сөйлим. Эшем беткәч инде кире машинага китәм дигәндә, басып торган җиремнән ерак түгел, куаклар арасында кул күреп, ачыргаланып кычкырып җибәрдем. Идрис яныма очып диярлек килеп тә җитте. Куак арасыннан җаны кол эчендә торган, 7-8 яшьләр тирәсендәге малайны табып алдык. Без бу баланы кире Казан хастаханәсенә алып киттек. Юлда бала бер мизгелгә генә аңга килеп:
— Юк, юк, минем өйгә кайтасым килми— дип кычкырып җибәрде . Без бик курыктык, нишләргә дә белмәдек.
Тик баланы барыбер хастаханәгә алып бардык. Бала хастаханәдә шактый озак ятты. Без дә ике өч көнгә бер янына барып , хәлен белеп йөрдек. Ләкин малай сөйләшмәде. Аның кем икәнен дә белеп булмады, аны эзләүче дә юк иде. Балалар йортында да югалган бала исәпләнми иде. Безнең күпме яшәсәк тә, үзебезнең бала булмады. Шуңа да ирем белән киңәшләшеп, Ходай җибәргән бала дип, баланы өйгә алып кайтып, исем, фамилия дә бирдек. Бәхетебезгә ул бернидә хәтерләми булып чыкты. Мин әле дә ул кигән киемнәрне сарайда, иске чемоданда саклыйм, хәзер, хәзер — дип әби сарайга чыгып, иске чемодан алып кереп:
— Ә менә бу кечкенә ат аның кесәсендә иде. Илсур бик акыллы, ярдәмчел бала булып үсте, белмим, нинди дошманы булырга мөмкин икән? Мин ышанмыйм, аның дошманы хәтта уйда да мөмкин түгел .
— Рәхмәт сезгә, ә безгә бу әйберләрне үзебез белән алсак ярыймы?
— Тик алар сезгә нәрсәсе белән ярдәм итә ала икән соң? Кирәк булса аласыз инде, нишләп була?
— Апа тагын нәрсә булса да исегезгә төшсә безгә шалтыратып әйтә аласыз.- дип, Айназ үзенең телефон номеры язылган кәгазьне өстәл өстенә куеп. — Рәхмәт тагын бер кат. Ә Илсур белән Ландыш сезгә үзләре озакламый шалтыратырлар.
Әби тагын башын иеп күзләреннән яшь бөртекләрен сөртеп:
— Исән сау гына булсыннар балакайларым, исән генә булсыннар.
Нияз юл буе әби биргән уенчык ат белән уйнап кайтты, үзе:
— Менә сиңа мә, нинди крутой поворот. Мин башта Кашаповның әти әнисе байлар, шуңа да эше яхшы бара дип уйлаган идем, ә дөресендә егет үзе, үз көче белән өскә үрмәләгән булып чыктымы? Тик барыбер аңламыйм, әлегә монда гаепле кеше эзе күренми миңа.
— Шулай, тик миңа бер уй килде әле.
— Нинди инде сер булмаса?
— Тахир, ул, ул белә микән?
— Нәрсәне?
— Миңа калса бераз охшашлыгы да бар, Тахир Илсурның энесе түгел микән? Мин бер аны чакыргач сораган идем, ул абыйсы турында сөйләгәндә абый атлар ярата дигән иде .
— Тик абыйсын үтерүдә аңа нинди мәгънә бар соң? Җитмәсә Илсур да үткәннәрен тамчы да хәтерләми.
Егетләр юл буе төрлечә фикер йөртеп, әле өйгә кайткач да гел шул эш хакында сөйләштеләр. Ике, өч көн дигәндә алар уртак фикергә килеп, барысын да диярлек ачыкларга элгергән иде. Менә бүген дә эштән соң гына өйгә кайткач Айназ телефонын алып Тахирга шалтыратты.:
— Исәнмесез Тахир, кыен булмаса иртәгә сәгать 9 ларга прокуратурага килегез әле.
— Сез җинаятьчене таптыгызмы? Аллага шөкер , кем ул?
— Юк әлегә тапмадык, тик тикшерү эше дәвам итә һәм без дөрес юлда дип уйлыйм.
— Ә мин сезгә нәрсәгә кирәк?
— Кайбер нәрсәләрне ачыкларга кирәк, аннары сез Кашаповның шофёры буларак кайбер кешеләрне дә фотосурәтләр аша күрсәтә аласыз.
— Ярый мин киләм. Хәлемнән килгәнчә ярдәм итәчәкмен.
Нияз Айназның сөйләшүен тыңлап торгач:
— Син всё таки ул дип уйлыйсыңмы? Минемчә юк, монда эш башкада. Кем, кемдер бу юлга барган бит, без аны ачыкларга тиеш.
Кичне дуслар тагын шул эшне тикшереп, төрле юллар белән җинаятьне кем башкарганын эзләде. Җинаять эзе артыннан йөреп тагын таңга хәтле утырды алар.
Әле сәгать тугыз да тулмаган иде, Айназның кабинетына ишек шакып Тахир керде.
— Менә яхшы булган Тахир иртә килгәнсез. Таныш булыгыз бу минем дустым, үз эшен яхшы белүче следователь Нияз була. Ул миңа Ландышны якларга булыша. Бүген булмаса да иртәгә җинаятче безнең каршыда утырачак, моңа бер шигем юк. Бары бераз гына кайбер мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк .
— Ә мин ничек ярдәм итә алам соң?
— Сез өстәл өстендә торган фотосүрәтләрне карагыз әле , бәлки соңгы арада сез аларны Кашапов белән күргәнсездер? Алар Илсур Идрисович янында бәлки йөргәннәрдер? Ашыкмый гына карагыз.
Тахир фотосүрәтләрне карап чыкты , тик бер таныш кеше дә күрмәде, ул Айназга карап:
— Әйттем бит, монда андый белгән кешеләр юк, ә үзем белгәннәрне мин сезгә сөйләдем.— дип, Тахир өстәл яныннан китергә теләгән иде, өстәл читендәрәк торган атны күреп:
— Сез, сез моны каян алдыгыз? Бу бит минем абыйның аты.
Тахир бер Айназга, бер Ниязга карап:
— Сез, сез минем абыйны таптыгызмы? Ул кая? Ул мондамы? Әйтегез инде үтенәм, нигә дәшмисез?
Айназ Ниязга карап куйды да:
— Мин шулай уйладым да инде. Әгәр синең гаебең булса, син атны күргәч дәшмичә китеп барыр идең. З китәсең икән, димәк син Кашаповны үтерергә теләгән буласың, үзең булмаса да кеше яллап.
— Монда Илсур абыйның ни катышы бар? Әйтегез сез бу атны каян алдыгыз? Минем абыем исәнме?Нигә тагын дәшмисез?
Нияз Тахирның иң башына кулын куеп:
— Тынычлан Тахир, ашыкма, барысы да үз вакыты белән . Менә әйт әле, син бу атны абыйныкы дисең, мондый уенчык атлар күп, нигә син именно бу ат абыеңныкы дисең?
— Күрдем, ....атның койрыгы юк һәм уң күзе чукылган.
— Шуннан.
— Мин, мин чукыдым аны, мин.
— Ничек инде?
— Әти исерек иде, ә абый ялгыш әтинең өстәл астына куйган аракысын түкте. Ә әти ярсыды, котырына башлады. Абыйның кыйналасы килмәдеме, бәлки мин кечерәк булгач мине кыйнамас дип уйлапмы, аракыны мин түкте диде. Әти мине үтергәнче кыйнады. Ә мин, мин ачудан аның яраткан атының койрыгын сындырдым һәм күзен чукыдым. Әйе мин кечкенә идем, шулай да яраткан атыннан уч алдым. Ул көн минем исемнән әледә чыкмый, ул вакытта мин атна буе ни утыра, ни ята алмадым. Әйтегез инде, абый исәнме? Ул кая?
Тахирның күзенә яшь бөртекләре җыелды, ул бер Ниязга, бер Айназга карады. Айназ Тахир янына ук килде дә:
— Әйе ул исән Тахир, ул исән, тик әлегә сине күрә генә алмый.
Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас