Литература
26 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова 38 бүлек. Иртә белән кызларны балалар бакчасына илтүгә Лилия Айназ янына килде, ишеген шакып керүгә:— Айназ гафу ит, мин синең чакыруыңны көтеп тормадым, мөһиме сүзем бар иде. Мин кичә синең Тахир белән нәрсә сөйләшкәнеңне беләм.Лилия бер бертуктаусыз сөйләгәнен тыңлап торган Айназ ирексездән көлеп җибәрде . Лилия аптырап:

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Иртә белән кызларны балалар бакчасына илтүгә Лилия Айназ янына килде, ишеген шакып керүгә:
— Айназ гафу ит, мин синең чакыруыңны көтеп тормадым, мөһиме сүзем бар иде. Мин кичә синең Тахир белән нәрсә сөйләшкәнеңне беләм.
Лилия бер бертуктаусыз сөйләгәнен тыңлап торган Айназ ирексездән көлеп җибәрде . Лилия аптырап:
— Мин кызык әйбер сөйлимме?
— Хәерле иртәләр Лилия. Син бит миңа авыз ачырга ирек бирмисең, көлми нишли алам? Утыр Лилия, утыр. Шулай итеп син ул егетләрне беләм дисең инде, шулаймы?
Лилия үзен уңайсыз хис итте, чыннан да бит ул хәтта исәнләшми дә сүзен башлады һәм чыннан да Айназ берсүз дә әйтә алмый аңа карап торды. Юк, бу гадәтсезлек тә түгел, башкача нәрсә, нәрсә әйтеп була соң? Лилия бары Айназ үткәннәргә кереп китәр, сораулар бирер дип курыкты. Ә әлегә Лилиянең бу сорауларга җавабы гына юк. Шуңа да ул Айназ сүз әйткәнче дип үзе тизрәк сөйли дә башлады. Менә тагын сорау, бәхетенә ул аңа кагылмый.
— Ау, Лилия, син кая йөрисең? Син каян беләсең ул егетләрне?
— Дөресен әйткәндә беләм дип уйлыйм, ул Артурчик, дөресрәге Әмир булырга мөмкин .
— Димәк ул егетне син беләсең, шунысын да аңлат инде, ә аның сүзләре нәрсәне аңлата ? Миндә бер генә уй йөри, ул Ясминәнең әтисеме? Сез теге юлы миннән бик оста яшердегез ул серне, хәтта ялганга да барып җиттегез. Димәк сез үлде дигән әти кеше исән? Тик Ясминә үлде, Артурга Илсурны үтерү нәрсәгә кирәк?
Лилия җанланып китте дә:
— Ул бит мине кызым белән таныштырасың дигән, димәк ул Ясминә үлгәнен белми. — дип Лилия Айназга карады да үзе уйлаганнырны сөйләп бирде . Айназ тагын көлә төшеп:
— Шерлок Холмс.
— Нәрсәәәә?
— Нәрсә түгел, ә кем? Лилия сиңа следователь булырга кирәк , супер версия һәм мин ул хакта уйлармын.
Айназ кабат елмайды, Лилиянең ачуы чыгып:
--Тагын көләсеңме?
— Ник ярамыймы? Дөресен әйткәндә мин үзем дә ул хакта уйлаган идем инде. Ландышның кызы бар икәнен белә идем, ул аны сиңа калдырып качты. Аннары сез генә ул егетне миннән яшердегез, хәзер ул да ачыкланды. Лилия хәзерге вакытта минем ярдәмчеләрем Ландыш янында, шул хакта сөйләшәләр һәм күп нәрсәләргә ачыклык кертерләр дип уйлыйм.
— Айназ ә миңа Ландыш белән күрешергә ярыймы? Мин аны күрә аламмы?
— Кызганычка каршы әлегә юк. .........Лилия шуны аңлап бетерә алмыйм, Илсур Ландышның баласы бар икәнен ничек белми калган, обычно аның кебек кешеләр булачак хатыннары хакында мәгьлүмат җыялар, тикшерәләр?
— Айназ,үзең әйтәсең бит, ул Ландыш .
— Юк, юк, монда нәрсәдер дөрес түгел әле. Әгәр Әмир бу юлга барса, иң беренче булып гаепләнүчеләр исемлегенә керә, ә ул җүләр түгелдер үз-үзен төрмә юлына илтергә. Җитмәсә ул сөйләгәннәрне кеше күреп торган.
— Соң ул бии......
— Тукта Лилия, ул, сез, алар, без барысын да тикшерәбез, борчылма.
— Айназ, ә Илсурның хәле ничек? Безне аның янына кертмиләр, Эльза апа катгый рәвештә безне хастаханәнең ишегалдына да кертмәскә кушкан. Хәтта Тахирга да керергә ярамый.
— Илсур Идрисович әлегә реанимация бүлегендә , тик хәле яхшыра башлаган диделәр. Ә менә Тахир, ул нәрсәгә булса да ачу итеп бу эшне эшли ала идеме?
— Син нәрсә инде? Тахир аны үз абый кебек ярата.
— Ә аның абыйсы да бармы әле?
-— Юк......дөресен әйткәндә булган, күптән.
Лилия Тахир үзенә сөйләгәннәрне Айназга сөйләп:
— Бәлки абый назы җитмәгәнгәдер инде, ул Илсурны абыйсыдай күрә, аны хөрмәт итә.
— Әйе, монда Санта Барбара килеп чыга әле.
Бу сүзләргә Лилия аптырап Айназга карады да:
— Үзең кебек әйтим әле, бәлки беренче хатыны гаепледер, сез ул хакта нәрсә уйлыйсыз?
— Борчылма Лилия, без ул версияне дә тикшерәбез. Айназ тагын елмая төшеп:
— Лилия үзеңнең хәлләрең ничек соң? Сиңа янә иң авыры туры килә , тагын барысы да кабатлана. Син тагын бөтен эшеңне ташлап балалар карыйсың, тагын үз язмышың коллыкка күчте, үз-үзеңә кабат вакыт юк.
Лилия башын иеп:
— Минем язмышыма бәлки шулай булсын дип язылгандыр?— диде дә, Лилия урыныннан торып ишеккә таба атлый башлады.
— Лилия тукта, синең бер генә дә минем белән сөйләшәсең килмиме? Мин бит бары хәлеңне генә белергә теләп сорадым. Әйдә берәр кафега кереп чәй эчеп бераз сөйләшеп утырыйк әле. Үтенәм каршы килмә инде.
— Әйдә соң, мин каршы түгел.
Лилия үзе дә аңламый калды, шулай тиз ризалашуын, телләре үзеннән үзе җавап биргән кебек булды. Үзе теләмәсә дә авыздан сүз чыкты инде. Айназ белән Лилия урамга чыгып, прокуратурадан ерак булмаган кафега кереп утырдылар.
— Балалар ничек соң Лилия? Алар бит икәү, сиңа кыендыр инде?
— Син нәрсә инде Айназ? Алар шундый кызыклар инде,— дип Лилия үзе дә сизми, кызып китеп балалар турында сөйли башлады. Ул шундый сөйләде, Айназ аңа карап сокланды, шул ук вакытта үзенчә , Лилия сөйләгәндә, элекеге Лилиясен күреп шатланды. Лилия үзенә Айназ карап , үзен бүлдерми тоңлап торганын күреп:
— Мин сине тоткарлыймдыр инде, сиңа эшкә барырга кирәктер? Ә мин тиле сине үземнең әкият илемә алып кереп киттем.
— Ә мин яшәр идем ул әкият илендә Лилия.
Бу сүзләрдән соң Лилия узен уңайсыз хис итте, шулай да күптән эченнән тырнап торган соравын бирергә булды:
— Ә син, син үзең ничек яшисең соң? Гаиләң, балаларың белән үз әкият илеңне тапкансыңдыр, синең үзеңнең ничә балаң бар ?
Бу юлы Айназ Лилиягә аптырап карады да :
— Син белмисеңме?
— Юк.
— Ә дустың, ә Әлфия сиңа әйтеп бармадымы? Ул сиңа сөйләмәдеме?
Лилия күзләрен аска төшереп:
— Айназ үпкәләмә, тик мин безнең арабыз өзелүгә Әлфиягә синең турыда бернәрсә дә ишетәсем дә, беләсем дә килми дидем. Бу дөрес сүзләр, әгәр мин сине гел истә тотсам ничек оныта алам соң? Шулай булды да, Әлфия белән без синең хакта беркайчан да сөйләшкәнебез булмады.
— Әйеееее, нәрсә көтеп була соң синнән, үз сүзле кыздан. Лилия минем балаларым........
Айназ сүзен әйтеп бетерә алмады, аның кесә телефоны шалтырады.Ул телефоннан сөйләшеп алгач:
— Лилия гафу ит миңа китәргә кирәк, син чәеңне эчеп бетер, ял ит, миңа үпкәләмә ярыймы? Мин китәм.- дип Айназ Лилиянең бит очыннан үбеп китеп тә барды. Лилиянең бит уртасы пешереп алды, ул хәтта кулы белән битен тотып карады. Үзе Айназ сүзләрен искә алып : - Нәрсә әйтергә теләде ул? Минем балаларым дип ничә баласы бар икәнен әйтергә теләдеме? Әгәр балаларым дигән икән, димәк бер генә түгел. " Беренче тапкыр Лилия Айназдан көнләшеп куйды. Ә бит ул , балалар аныкы булырга тиеш иде , әйе, әйе, ул аларның әнисе булырга тиеш иде . Ә хәзер Айназның бәхетле булуын күрергә генә кала. Лилия үз уйларына бирелеп кафедан чыкты да туп туры кибеткә китте. Озакламый яңа ел, балаларның күңелләрен күреп, аларның күңелләрен күтәрер өчен, иртәрәк булса да чыршы бизәп куячак. Нишләсәң дә балалар яңа елны, матур бизәлгән чыршыны, яңа ел белән бәйләнгән кичерешләрне ярата. Лилия кирәк әйберләрне алып кибеттән чыгарга ишек кенә ачты, аның иң башына кемдер кулын куеп:
— Приветики.
Лилия башта куркып калды, аннары артына борылып, каршысында кем басып торганын күргәч үзе дә шатланып куйды. Аның каршысында якын дусты Әлфия басып тора иде .
— Әлфия син?
Ике дус бер берсен кочаклап алды. Лилия кабат:
— Әлфия ничек? Син Казандамы? Нигә миңа әйтмәдең?
— Сюрприз ясарга булдым, килеп чыкты бит.
— Ничек дидем бит? Син миңа шалтыратмадың да, ә минем кибеттә икәнемне каян белдең?
— Син минем ирем кая эшләгәнен оныттыңмы әллә?
— Әлфия......
— Ярар, ярар, әйтәм инде. Нияз Айназга шалтыратып без Казанда диде. Аннары Айназ Ниязга синең кибеткә барасыңны һәм балаларга әйбер алырга теләвеңне әйткән. Ә Нияз миңа әйтте.
— Ә сез кая урнаштыгыз?
— Әлегә белмим, ул турыда уйламадык, Нияз нәрсә булса да уйлар әле.
— Әйдә безгә, урын да күп. Ниязга да әйт, эше беткәч туры безгә кайтсын. Тукта, ә Нияз, аңламадым, сез нинди эш белән Казанга килдегез соң?
— Бик аңлап бетермәдем үзем дә, тик аны Айназ чакырганын беләм.
Ике дус сөйләшә, сөйләшә өйгә кайтты. Күптән сөйләшмәгән дусларның сөйләшер сүзләре күп иде.
(((Хикәя. авторы Гөлчирә Галимова.))
Өйгә кайткач Әлфия фатирны карап йөрде дә:
— Даааа, кызый, синең сеңлең җылы урын таба белгән.
— Ләкин хәзер урыны җылы дип уйламас идем. Белсәң иде ничек авыр икәнен, нәрсә генә әйтсәң дә ул минем сеңлем.
— Лилия әйткәнемә үпкәләмә ярыймы? Әйе, ул синең сеңлең, тик мин ул сеңлеңне бер туйганчы тотып кыйнар идем. Аның, бары аның аркасында син Айназдан баш тарттың. Синең нәрсә бәхетле булырга хакың юк идеме?
— Нишли ала идем соң мин Әлфия? Әни үлде, Ландыш корсаклы, барысы да чуалды. Мин дә сеңлемә булышмагач, әйт, әйт кем аңа булышсын? Мин үзем дә яшь идем бит, бәлки дөрес фикер дә йөртмәгәнмендер, тик ул вакытта мин үземне дөрес эшлим дип уйладым. Бу дөрес тә шулай булырга да тиеш , уйлап карасаң мин бит үз сеңлем өчен үз бәхетемнән баш тарттым, чит кеше өчен түгел. Ә мин Ландышка булышмасам, әни, әни нәрсә дияр иде?
— Әниең нәрсә дигәнен белмим, ә үзем өчен әйтәм. Син җүләр дустым. Тормага басып башын бәрә белгән икән, баш авыртуын да үзе төзәтергә өйрәнергә тиеш иде ул.
Әлфия кулларын сузып фатир өчен күрсәтеп:
— Әнә бит ул нинди яхшы урнашкан. Аңламыйм, ә нигә дип ул иренә Ясминә минем кызым дип әйтмәгән, ире яхшы дисең бит?
— Анын әйтүе буенча аңа башта бик авыр булган. Бай ир кешене кулыннан ычкындырасы килмәгән, шуңа да бала минеке дип әйткән. Аннары инде кире сөйләмәгән. Вакыт бик тиз үтә шул, ул кабат йөрәге астында бала барлыгын белгән. Шулай башта корсаклы килеш аның белән яшәгән. Илсур да хатыны белән тиз генә аерылыша алмаган, башта ук әйтсә Илсур ташлар дип курыккан. Ә инде араларын законлаштырганда Ясминәм үлгән иде бит инде. Илсур бәлки баланы да кабул иткән булыр иде, ул бит балалар ярата, тик тормыш без теләгәнчә бармый икән шул, бармый икән. Илсур бик ярдәм итте Ясминәм авырганда, ләкин Ясминәм генә мине калдырып китеп барды.
— Ә син, син нишләргә җыенасың?
— Ә мин хәзер нишли алам соң, үзең күрәсең бит, мин балаларны карыйм.
— Син беркайчан да бәхетле булырга теләмисеңме? Үткәннәрне онытып яңа тормыш башлап карарга уйламыйсыңмы?
— Мин нишли алам Әлфия, минем бәхет хәзер балалар карауда.
— Син мин нәрсә әйтергә теләгәнне бик яхшы аңладың Лилия, нигә дип сүзне икенчегә борасың?
— Мин яратуның нәрсә икәнен оныттым инде Әлфия, оныттым. Аннары хәзер мин ир эзләп йөри алмыйм бит инде. Әлфия миңа бәлки объявления языргадыр" Карт кызга тиз арада ир табырга кирәк, аның кияүгә чыгасы килә" дип. Миңа бернәрсә дә кирәкми хәзер. Тормыш дигәне үзенекен итте , мине ялгыз калдырды, димәк минем язмыш дәфтәренә шулай язылгандыр.
Лилия уйга калды. Аның бөтен тормышы күз алдыннан үткән кебек булды.
Ел фасылыдай тормыш юлы
Гел үзгәрә, шуңа кыска,
Көзен, язын көтү-көтү
Һаваларда кошлар оча.
Ялгыз торна, ялгыз торна,
Тормыш юлын чагыштырма,
Гомер аксын акрын гына ,
Сәгать телен ашыктырма.
Вакыт белән кояш чыга,
Җил искәндә буран дулый,
Бары күңел каты әрнеп,
Сагышлардан йөрәк улый.
Җан җылысын тоеп язын,
Парлы кошлар оя кора,
Тик нишләсен, тырышса да
Авыр сулый ялгыз торна.
Ялгыз торна, ялгыз торна,
Өметеңне алыштырма,
Килер әле сиңа бәхет,
Өмет бирче язмышыңа.
Әлфия Лилиянең хәлен аңлый, шуңа да:
— Ә Айназ, син Айназга нигә тагын бер өмет бирергә теләмисең Лилия?Күрмисеңме әллә, ул сине әледә ярата бит.
— Син миңа нәрсә тәкъдим иткәнеңне үзең беләсеңме? Мин дә Ландыш кебек, аны хатыныннан аерып алырга тиешме синеңчә? Син нишлисең дустым? Мин беркайчан да ул юлга бармыйм. Әйе, мин йөрәгемнән Айназны әледә чыгара алмадым, әледә аны үлеп яратам. Тик кеше күз яше аша мин үземнең бәхетемне җайларга җыенмыйм. Ахыры ни белән бетәсе әнә күренә дә башлады. Үтенәм, әгәр син мине дус итеп саныйсың икән, бүтән ул хакта сөйләмә. Әйе без очраштык, тик бу бары тик эш, бары Ландышның эше буенча.
— Лилия син белергә тиеш , мин...
Кызларның сүзләрен бүлдереп бүлмәгә Рәмзия апа килеп керде дә:
— Бик кызу сөйләшәсез ахыры, чәегез ташый, ә сез дөньягызны оныткансыз. Лилия бездә кунак буласын әйтмәдең дә, бәлки нәрсә булса да әзерләп куйган булыр идем.
— Рәхмәт Рәмзия апа, мин үзем дә белмәдем. Дустым сюрприз ясады үземә дә. Рәмзия апа алар... Әлфия белән ире, бездә берничә көн кич куначаклар. Әлфиянең ире монда Ландыш эше белән булышырга кайтты, ул бик крутой тикшерүче икәнен генә беләм. Кем белә икәү кушылгач эш тә тизрәк хәл ителер.
— Амин Лилия, безнең Ландыш андый юлга бармас иде.
Лилия башын Әлфиягә борып:
— Ишеттеңме чит кеше сүзен.
— Ярый дустыңны аптыратма әле, мин Рәмзия апаң булам, ә син сеңлем тартынма, әйдә бергәләп чәй эчеп алабыз.

Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова

 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас