Литература
25 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 37 бүлек. Лилия ишектәге табличкага карап торды да, нәрсә булса шул булыр дип ишекне шакыды:— Можно войти?— Да, проходите.Лилия кабинет эченә үтеп, ишекне ябып:— Мне сказали,что вы меня ждёте.Тәрәзәгә карап торган ир- ат тын гына басып тора бирде.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы

Лилия ишектәге табличкага карап торды да, нәрсә булса шул булыр дип ишекне шакыды:
— Можно войти?
— Да, проходите.
Лилия кабинет эченә үтеп, ишекне ябып:
— Мне сказали,что вы меня ждёте.
Тәрәзәгә карап торган ир- ат тын гына басып тора бирде. Лилия аның дәшмәгәненә аптырап нидер әйтмәкче иде, теге ир Лилиягә таба борылды. Лилиянең сумкасы кулыннан аздан гына төшеп китмәде. Әйе, әйе, ирләр чалымы кергән, гәүдәгә дә бераз тазарып киткән ир - ат Айназ иде. Лилия кисәктән:
— Сиииин?
— Әйе мин Лилия, син көтмәгән идең, шулай бит?
— Тик, тик, миииңа, андаа.......
Лилиянең телләре бәйләнә башлады, Айназ аңа карап елмайды да:
— Каушама Лилия, мин бары ишектәге табличканы әлегә алыштырырга өлгермәдем. Бүгеннән башлап бу кабинетта мин утырам, таныш булыйк, өлкән тикшерүче Сафин Айназ Айратович.
Лилия күзен йомып, бер кулы белән башын тотып:
— Гафу ит, төрле мәшәкатьләр белән синең дә фамилияң Сафин икәне баштан да чыккан. Миңа Илдус Абдулович та әйткән иде.
— Хәлләрен ничек соң инде Лилия?
— Нәрсә дип әйтим, хәлләр яхшы булса мин монда килер идемме? Ничек уйлыйсың Айназ?
— Дөрес шул, ярый утыр Лилия, миңа кыскача гына нәрсә булганын сөйләделәр. Тик тикшерү эше өчен бу гына аз. Миңа бөтен нечкәлекләре белән нәрсә булганын сөйлә һәм кабат әйтәм, бөтен нечкәлекләре белән . Чөнки кечкенә генә , ялгыш онытылып калган сүз, вакыты белән иң мөһиме була. Ничек аңлатыйм сиңа, менә нәкъ табибка сөйлибез бит, нәрсә, ничек авыртканын, ул да дөресен белми диагноз куя алмый, безнең эштә дә нәкъ менә шулай. Миңа да шулай дөресе кирәк Лилия. Тыңлыйм сине.
— Ландыш гаепле түгел Айназ, ул......
Лилия сүзен әйтеп бетерә алмады, Айназ кулы белән каты итеп өстәлгә сугып:
— Ландыш, Ландыш, Ландыш, тагын ул. Әйе ул гына безнең тормыш юлларын аерып икебезне ике юлдан җибәрде.
Лилия куркып урыныннан сикереп торды да:
— Гафу ит, миңа синең яныңа килергә кирәк булмагандыр.
— Утыр.— Айназ тагын кычкырып җибәрде һәм бераз йомшара төшеп:
-— Синдә мине гафу ит....... Әлбәттә инде безнең арада булган мөнәсәбәтләрнең бу эшкә катышы юк.
Айназ авыр сулап, маңгаена бәреп чыккан тирләрен сөртеп алды да:.
— Ярар, әлегә бары эш хакында сөйләшик, сөйлә Лилия, сүз бирәм бар көчемә Ландышны акларга тырышам.
Лилия ашыкмый гына белгәннәрен Айназга сөйләп:
— Ландыш Илсур авариягә очраган вакытта өйдә иде бит, ничек аны гаепли алалар ?
— Кеше үтерер өчен янында булу кирәкми Лилия, төрле ысуллар бар, мәсьәлән кеше яллап үтерү.
— Юк, бу Ландыш турында түгел. Әйе кайчандыр ул кыздан барын да көтеп була иде, тик хәзер түгел. Ландыш чыннан да ирен бик ярата. Мин белмим Илсурның үлеме кемгә кирәк икәнен, җитмәсә ул хәзер банкрот, аны нәрсә өчен үтерергә?
— Ничек инде банкрот?
Лилия соңгы очрашуда Илсур белән сөйләшкәнне исенә төшереп :
— Ландыш хәтта үзендә булган алтын әйберләрне дә сатырга тәкъдим итте .
Айназ Лилия сүзләреннән соң нәрсәдер язгалады да:
— Син бүгенгә китә аласың Лилия, әгәр кирәк булсаң мин сине чакыртырмын. Ә хәзергә, миңа шалтыратып берничә кеше белән киңәшләшәсем бар.
Лилия саубуллашып аның кабинетыннан чыгуга, Айназ кемгәдер шалтыратып, берничә сүз әйтте дә, ул да киенеп кабинетыннан чыкты. Лилиянең машинага утырып киткәнен күреп, ул да алар артыннан барды. Ниһаять машина бер зур йорт каршысына килеп туктады. Лилия машинадан төшеп, шофёрга берничә сүз әйтеп бер подъезд эченә кереп югалды. Айназ әкрен генә машина йөртүче янына килеп:
— Исәнмесез, китәргә ашыкмагыз әле. Мөмкин булса мин сезнең белән сөйләшеп алыр идем.
Тахир машина янына килеп баскан егеткә аптырап карады һәм:
— Ә сез кем? Нәрсә турында мин белмәгән кеше белән сөйләшә алам инде?
Айназ үзенең кем булуын әйтеп, таныклыгын күрсәтте:
— Мин Ландышны якларга җыенам һәм сез белгәннәрне ишетәсем килә. Аңлавымча сез Илсур Идрисовичның шәхси тән сакчысы, шофёры. Минем сезнең фикерегезне дә беләсем килгән иде. Сез нәрсә өсти аласыз икән мин белгәннәргә?
Тахир үзе белгәннәрне сөйләп биргәч, Айназ уйланып торды да:
— Сез ничек уйлыйсыз, Ландыш моны эшли аламы? Сезгә бернинди дә сәер булган нәрсә күзәтергә туры килмәдеме? Нәрсә булса да, кечкенә генә, сезгә чит нәрсә кебек тоелган әйбер.
— Дөресен әйткәндә Ландыш моны эшли алыр дип уйламыйм. Ул Илсур абый өчен гомерен бирергә әзер дип уйлыйм мин. Ышаныгыз бу ул түгел.
— Тик кемдер тормозной шланганы кискән бит, димәк кемдер гаепле, ә кем? Кем сезнең хуҗагызны үтерергә теләгән?
Тахир бераз уйланып торды да:
— Белмим сезгә булышырмы? Мин бер очракны искә төшердем. Берәр ай чамасы элек булды ул. Ландыш балалар белән паркта йөрделәр, кайтырга чыккач Ландыш якындагы кибеткә туктатырга кушты, бераз әйберләр тиз генә алып чыгам дип кереп китте . Ә менә кибеттән чыкканда, аның каршысына берничә егет килеп басты. Нәрсәдер әйткәләшеп алгач Ландыш тизрәк китү ягын карады. Әле үзем дә машинадан төшкән идем, кирәк булсам янына барырмын дип. Ландыш алар арасыннан чыкты да миңа таба атлый башлады гына, егетләрнең берсе:,,, Ещё не конец красотка, встретимся, ты мне ещё дочь покажешь"- диде. Ландыш минем яныма килеп җиткәч мин аңа:
— Кемнәр алар, нәрсә кирәк ул егетләргә?
— Белмим, ул егетләр мөгаен мине кем беләндер бутадылар ахыры, әйдә кайтабыз. — диде.
Тик Ландыш юл буе үзен бик сәер тотты.
— Рәхмәт, чыннан да бу бик мөһим мәгълүмат булып чыкты. Ә Лилия хакында сез нәрсә әйтә аласыз?
— Бу эшкә точно аның катышы юк.
— Нигә шулай уйлыйсыз?
— Мин аны яхшы беләм. Ул бик яхшы кыз, кызганычка каршы бәхетсез генә.
— Аңламадым.
— Сез ялгыш фикер йөртәсез, ул чыннан да яхшы кеше, бары тормыш дигәне, ачы сынаулар биргән ахыры аңа. Мин дә үз тормышымны Лилия белән бәйләргә теләгән идем. Тик йөрәгендә генә урын таба алмадым. Мин яраттым аны, ә ул минем мәхәббәтемә каршы йөрәгенә юлын ачмады. Сез ул кызга тимәгез яме, кабат сынамагыз, ул болай да күпне күргән кеше .
— Мин бары сораган гына идем, мин сорарга тиеш, ә сез артыгын үзегез әйттегез. Ярый рәхмәт сезгә. — дип Айназ үз машинасына таба атлады. Тахир машинага утырганчы Лилияләр яшәгән йортка, алар тәрәзәсенә күтәрелеп карады. Тәрәзәдән карап Лилия басып торганны күреп Тахир кул селкәп саубуллашып китеп барды . Лилия дә дә кулын селкеде дә тәрәзә яныннан китеп, балалар йоклаган бүлмәгә кереп, аларны карады, аннары аш бүлмәсенә керде. Өстәл янында басып торган Рәмзия апаны күреп:
— Балалар бүген соң яттылармы әллә? Инде уянырга вакыт, ә алар һаман йоклыйлар.
— Алар синең кайтканыңны көтеп утырдылар, әниләре синең белән бергә кайта дип уйладылар. Аннары гына йоклап киттеләр.
— Рәмзия апа бүген иртәрәк кайтып китсәң дә була.
— Юк Лилия, кызлар йокыдан торуга коймак сорыйлар. Ландыш аларны өйрәтеп бетерде инде, җомга көнне урамда таш яуса да, өйдә эш күп булса да өйдә коймак исе булырга тиеш. Балалар да санап кына тора, атнаның бишенче көне, коймак көне.
Рәмзия апа көлеп җибәрде . Лилия аңа карап:
— Алайса мин ятып торыйм әле, нигәдер башым авырта.
— Бик әйбәт булыр, син күптән ял итмәгән, бар, бар, ә балалар уянгач мин сиңа әйтермен.
Лилия бүлмәгә кереп караватына ятты, күпме генә күзен йомып ятса да йоклап китә алмады. Нинди генә уй кермәде аның башына. Йә Раббым иң беренче чиратта син Илсурны кара, ул, ул аягына басып балалары янына өйгә кайтырга тиеш. Кем аның үлемен теләргә тиеш? Ә Айназ, ул Ландышны чыннан бу мәшхәрдән йолып ала алырмы? Бәлки минем белән бергә була алмаганы өчен уч алырмы? Юк, юк ,юк , ул андый кеше түгел. Айназ булышачак, ул һәрвакыт дөреслек өчен иде. Ә нәрсә турында ул Тахир белән сөйләште икән? Лилия тиз генә Тахирның телефон номерын җыеп:
— Сәләм тагын бер кат Тахир.
— Тыңлыйм Лилия, нәрсә булды?
— Син следователь белән сөйләшкән исемә төште. Бик кызып китеп нидер сөйләдең, син нәрсә әйттең аңа? Шуны гына сорамакчы идем.
— Әллә ни сөйләмәдем инде, бар белгәнемне генә. Аннары бер көнне Ландышка ниндидер егетләр бәйләнгән иде кибеттән чыкканда, шуны әйттем.
— Яшь кызларга егетләр бәйләнә инде, ә нәрсә белән булыша инде ул Ландышка?
— Мин дә башта шулай дип уйлаган идем. Тик бер сүз минем башымда һаман бетерелеп йөри иде, шуны әйттем.
— Нинди сүз инде ул Тахир? Аңлатып әйт әле миңа да.
— Ландыш ул егетләр яныннан киткәч, арадан берсе : Ты мне еще дочь покажешь " дип кычкырды. Мин Ландыштан сораган идем, нигә шулай әйтте ул дип, ,,ул кеше мине кем беләндер бутый"" диде. Белмим дә сиңа ничек әйтергә, тик бу очрашу минем башымнан әле дә чыкмый.
Лилия дә тынып калды, Артур, бу бит бары тик Артур булырга мөмкин.
— Лилия, Лилия йоклап киттең мәллә ? Нигә дәшмисең?
— Мин бары тик уйланып киттем. Бу чыннан да бик сәер, нигә дип ул егет Ландышка бу сүзләрне әйткән?
— Мин дә следовательгә шулай дидем. Ул бик акыллы кешегә ошаган, бәлки егетләрне дә эзләп табыр да сорар.
— Аларны эзләргә кирәкми Тахир, мин бик яхшы беләм аларны һәм кем икәнен дә чамалыйм. — дигәнен Лилия сизми дә калды.
— Ничек, каян беләсең?
— Тахир бу бик озын сүз, әлегә аны сөйләргә вакытым юк. Мин сиңа бер сөйләрмен әле ярыймы? Хәзер балалар йокыдан торды, мин алар янында булырга тиеш . Сау бул Тахир.— дип Лилия тизрәк телефонын куярга ашыкты..
Артурчик, Артур, Әмирнең бу эшкә нинди катнашы бар икән? Әгәр дә мине кызым белән таныштырасың дип Ландышка әйткән икән, димәк ул Ясминәнең үлеме хакында бернидә белми. Ә белмәгәч, нигә дип аңа машина бозып Илсурны үтерергә кирәк? Бәлки, бәлки дип Лилия үз уй-фикерләреннән үзе үк куркып куйды. Шулай да ул үзен хаклы дип санады. Әгәр Ясминә үлгәнне белми икән, димәк Илсурны үтереп, Артур кире Ландышны үзенә кире кайтарырга тели. Ландыш бит бай, тол хатын һәм бөтен байлык Артурга да насыйп була. Тик ул, ул Илсур банкрот икәнен әлегә белми була бит. Ә икесе дә, Ландыш белән Илсур үлсә, ул үзенең Ясминә әтисе икәнен исбатлаячак һәм кабат байлык аңа. Юк, юк, бу дөрес түгел. Менә бит нинди кирәкмәгән уйлар минем башымда йөри, әйтерсең лә чын тикшерүче. Кирәкмәгән уйларны башыннан чыгарыр өчен Лилия Рәмзия апа янына чыкты. Аш бүлмәсендә коймак исе таралган, Рәмзия апа Лилияне күреп:
— Лилия чәй кайнаган, коймак пешкән, бәлки балалар уянганчы икәү чәйләп алырбыз?
— Ярый шул, аннары балаларга чәй эчерербез.— дип әйтеп кенә бетерде.
— Әни, әни кайткан— дип балалар аш бүлмәсенә килеп керде. Тик әниләрен күрмәгәч күңелләре төште. Аеруча Алия Лилиягә карап:
— Коймакны әни пешермәдеме?
— Алия, бәбкәм, әниең дә, әтиең дә әлегә авырыйлар бит. Ә коймакны әниең пешерергә кушты, минем кызларым шатлансын диде. Тәмләп чәй эчсеннәр ә мин аларга карап торам диде.
Кызлар як якларына каранып әниләрен эзли башладылар, тик аны күрмәгәч:
— Ә кая ул?
Бу юлы яшь тулы күзләрен Лилиягә төбәгән Асия:
— Ә әни , ул кая?— дип сорауны кабатлады.
— Әнегез дә, әтиегез дә авырый дидем бит инде. Алар хастаханәдә яталар.
— Әйдә алар янына барабыз.— Асия елый ук башлап апасын кочаклады:
--Мин аларны бик сагындым.
— Безгә анда керергә ярамый шул әле, врач абый әлегә рөхсәт итми. Аларга кирәкле уколларны ясап бетергәч безгә рөхсәт итәбез диде. Ә мин, мин үзем дә уколдан куркам. Анда барсак безгә дә укол ясарга мөмкиннәр. Йә нишлибез инде?
Кызлар дәшми генә өстәл артына килеп утырды. Теләр теләмәс кенә, бер сүз дәшми коймак ашап, башларын иеп үз бүлмәләренә киттеләр.
— Әйе, кечкенә булсалар да йөрәкләре әрни балаларның — диде Рәмзия апа, балалар артыннан карап калып.
Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас