Литература
24 Декабря 2022, 07:00

Ялгыз торна тавышы

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 36 бүлек. Лилия елый, елый җиргә сузылып ятты. Менә, менә ул ялгыз торнаның тавышы нинди була икән. Тик бу юлы әбисе сөйләгән ялгыз торна авыл эченә кереп адашкан, бәлки шуңадырда аның тавышы тагын да көчлерәк, тагын да моңсуырак килеп чыккандыр.

Ялгыз торна тавышыЯлгыз торна тавышы
Ялгыз торна тавышы
Әллә Ходай үзе үпкәләгән?
Бирә миңа авыр сынавын,
Нигә, нигә яба, миңа килгән
Мәхәббәт һәм бәхет юлларын?
Караңгы төн бетәр микән ,
Яктыртырмы кояш нурлары?
Нишләтергә, кая алып бәрим
Йөрәк яралаган уйларны?
Ник йөрәгем дәшми икән?
Ник типкәнен сизмим мин аның?
Ничек түзә, ничек чыдый икән?
Күкрәгемнән чыкмаган җаным.
Нигә, нигә язмыш юлы
Язган миңа ачы күрәчәк?
Ышанасым килә, бәлки бәхет юлын
Бер күрсәтер якты киләчәк.
Лилия елый, елый җиргә сузылып ятты. Менә, менә ул ялгыз торнаның тавышы нинди була икән. Тик бу юлы әбисе сөйләгән ялгыз торна авыл эченә кереп адашкан, бәлки шуңадырда аның тавышы тагын да көчлерәк, тагын да моңсуырак килеп чыккандыр. Нәрсә генә әйтсәңдә, кырдамы, яисә авыл эчендәме, җан ачысын тоеп торып булмый икән. Бары язмыш җилләре генә сине адаштырып йөртә. Лилиянең бүтән бернәрсә турында да уйлыйсы килми иде, әйе тынычлык, бары тынычлык кирәк иде аңа хәзер.
Ландыш көч хәл белән үз үзен кулга алды. Куллары белән соңгы күз яшьләрен сөртеп алды да, як ягына каранып апасын эзли башлады. Йокы бүлмәсендә апасын күрмәгәч, аш бүлмәсенә чыкты, анда да ул аны тапмады. Ландыш югалып калды, ул ашыгып ишек кырыенда эленеп торган шәлне генә өстенә япты да ишегалдына чыкты. Капкасы эчке яктан бикле, димәк апа якында гына булырга тиеш дип , Ландыш мунча эчен, сарайларны карап чыкты , ләкин апасын күрмәде. Ниһаять ул бакчага чыкты. Карап йөри, йөри Ландыш апасын читтәрәк үсеп утырган алмагач төбендә, үз үзен кочаклап җирдә ятканын күреп, аның янына ашыгып:
— Апам, апам син нишлисең инде монда?
Лилия дәшмәде, Ландыш ничектә апасын җирдән торгызырга теләде, тик Лилияне урыныннан да кузгата алмады. Ландыш кабат:
— Апам үтенәм әйдә өйгә керәбез.
Лилия җавап бирү түгел, сеңлесенә борылып та карамады. Аның күзләре пыялаланган һәм ул хәзерге вакытта нәрсә эшләгәнен дә аңламый кебек иде. Ландыш апасының бу халәтен күреп куркып калды, аннары апасына әйткән сүзләрне исенә төшереп:
— Апам, апам дим үтенәм гафу ит син мине. Әйдә инде өйгә керәбез.
Ландыш апасы туңмасын дип өстендәге шәлен аңа ябып, аны кочаклап алды да :
— Апам , беләм , минем сүзләр синең йөрәгеңне яралады, тик минем сине тамчы да үпкәләтәсем килмәгән иде. Мин бары тик Илсур өчен борчылдым. Аның белән булган хәл, җитмәсә мине юкка гаепләүләр мине чыгырымнан чыгарды. Миндә үз үземне, нәрсә әйткәнемне аңламадым апам, аңламадыыыым. Апам, әйе мин сине үпкәләтмим дип ант иткән идем, тик бу юлы ант итеп тормыйм, мин бары сине үпкәләтмәс өчен бик тырышырмын. Апам әйдә тор инде, салкын тидерәсең бит.
Ландыш апасын тагын аягына бастырырга теләде, тик кабат килеп чыкмады, алар икесе бергә җиргә егылды. Шул вакыт күк йөзе тагын да караңгыланып китте, каяндыр көчле җил чыгып, күкләр күкрәп, яшенләп, ишеп, ишеп яңгыр ява башлады. Ландыш елый, елый апасын тагын аягына бастырырга теләде, тик кабат булмады
Ландыш бирешмәде, ничектә апасын өйгә алып керергә кирәк, ул апасына:
— Ә хәтерлисеңме апа, без бит нәкъ менә шулай икәү бер яңгыр астында калган идек? Ул вакытта да мин гаепле идем.Ландыш сөйләнә, сөйләнә күпме тырышсада ул апасын күтәрә алмады. Ландыш елый, елый апасын кочаклап:
— Ул вакытта син мине коткардың, хәзер минем чират. Әйе, мин синең өчен , балаларым өчен, ирем өчен көчле булырга өйрәнәм апам, өйрәнәм.
Ландыш бөтен көчен җыеп апасын мунчага хәтле алып килеп, аны мунча эченә алып керде. Кичә генә яккан мунча әле суып бетмәгән , тик апасы өчен мунчаның җылы булуы кирәк. Ландыш апасын ләүкәгә яткырып, үзе өйгә ашыкты. Кайчандыр кирәге чыгар дип алып куйган электр җылыткычны мунчага алып барып кабызып җибәрде. Тиз генә кире өйгә кайтып бер чиләк су җылытып мунчага алып барганчы, мунча җылынырга өлгергән иде. Ландыш курчак кебек яткан апасын әкрен генә чишендереп, аңа әкренләп җылы су сибеп тәннәрен ышкыды. Нәрсә генә эшләсәдә апасы дәшмәде. Шунда Ландышның башына бер уй килде, ул апасын стенага сөяп утыртты да:
--Ну что же, клин клином вышибают, мин сине шок дәрәҗәсенә җиткергәнмен икән, мин үк сине чыгарам— дип, бөтен көченә апасының яңагына сугып җибәрде, хәтта апасының башы икенче якка борылды. Лилия ой дип кычкырып җибәрде һәм айнып киткән кебек булды. Кулы белән башын тотып, каршысында басып торган Ландышны күреп:
— Син, сииин нишлисең?
— Сине акылга китерәм.
— Ничек?
Лилия як ягына каранып:
— Без мунчада нишлибез?
— Юынабыз.
Лилия тагын бер Ландышка бер мунча өчен күзәтеп;
— Без ничек монда?
— Исеңдә түгелме апам? Бераз исеңә төшереп кара инде.
Лилия күзен йомды, күз алдыннан скорый поезд үткән кебек, тиз, тиз ниндидер рәсемнәр, шәүләләр , сөйләшүләр , шул ук вакытта кешеләр дә тиз, тиз үтә башлады. Аннары поезд әкренәеп, берничә сәгать элек кенә булган хәлләр килеп чыкты. Менә, менә бит ул сүзләр:
— Синең үз гаиләң юк, синең үз балаларың юк .
Әйе, әйе йөрәк яралаган, җанын талаган сүзләр. Лилия Ландышка карап:
— Син, син ничек миңа ул сүзләрне әйтә алдың? Син.......
— Әйе мин, мин.....
Ландыш ике кулы белән башына ябышып апасы янына утырып:
— Мин, мин ул апам синең йөрәгеңне талаучы. Мин ул синең бәхетсезлегең апам.Миңа ышанмасаң да бер нишли алмыйм, тик мин нәрсә әйткәнемне үзем дә аңламадым, ә аңлаганда инде соң иде.
— Ә без ничек мунчда соң?
— Исеңә төшеп бетмәдеме апам?
Лилиянең кабат күз алдыннан ниндидер шәүләләр йөри башлады һәм ул аерым ачык итеп Ландышның аны ничек мунчага сөйрәп килгәнен, ничек егылганнарын, ничек Ландыш аны юганнарын күреп:
— Син,син.....
Ландыш апасының иң башына башын куеп:
— Нишләргә инде хәзер апам? Син мине күрәсең дә килмидер, тик барыбер үтенәм апам, мине берүземне генә калдырма. Мин бит инде бер упкынга төшеп көч хәл белән мендем, кабат анда төшәсем килми. Апам син миңа бик кирәк, синсез, синең акыл өйрәтүләрең, синең мине гел сүгеп торуларыңнан башка мин юкка чыгачакмын. Апам әгәр мине төрмәгә утыртсалар? Апам әйт минем балалар нишләр?
Лилия авыр сулап куйды да, һәрвакыттагыча сеңлесен җәлләп:
— Әйдә өйгә керәбез, мин бик ардым, ә калганын, калганын иртәгә хәл итәрбез. Минем чыннан да башым бик авырта, җитмәсә авызым да кипкән, бик, бик эчәсем килә.
— Әйдә апам, әйдә мин сиңа булышам.син бераз көтеп тор инде, урамда салкын, мин сиңа киемнәр алып киләм, тегеләре яңгырда чыланып беткән иде.
Ландыш ашыгып мунчадан чыгып китте дә, апасына киемнәр алып килеп, аңа киенергә булыша башлады. Лилия Ландышка карап:
-— Ә үзең, үзеңә нигә кием алмадың? Синең дә өстен югеш бит? Ә битеңне күрдеңме? Синең үзеңне юындырырга кирәк — дип, Ландышның битен сөлге белән сөртеп:
— Мин ышанам, барда яхшы була.
Лилия иртән Ландыш белән сөйләшеп, төшке ашка иртәрәк кайтам дип эшкә китте. Эштә дә бер генә минут та аның башыннан узган хәлләр чыкмады. Ландыш турында уйлый гына башлаган иде,,аның кесә телефоны шалтырый башлады.
--Әйе Ландыш, нәрсә булды? Мин бит төшке ашка..........
— Апам тукта әле, апам безнең өйгә полиция хезмәткәрләре килде, алар мине алып китәргә телиләр, үтенәм тиз кайт.
Лилия тиз генә Николай Ивановичка шалтыратып кайтырга рөхсәт сорады да, өйгә кайтты. Өйдә ике полиция хезмәткәре Ландыштан сорау алалар иде. Нәни кызлар килгән ирләрдән куркып әниләре артына качканнар. Ә Ландыш үзе елый, елый үзенең гаепсез икәннен исбатларга маташа. Тик әлегә бөтенесе дә аңа каршы һәм алар Ландышны бүген үк үзләре белән алып китәселәрен әйттеләр.
— Апам , үтенәм балаларымны кара инде,. Алар балалар бакчасына йөрсен, ә сиңа Рәмзия апа булышыр. Илсур аңа ярты елга алдан түләп куйган иде. Апам йокы бүлмәсендә фотоальбом эчендә шактый акча бар, ул сиңа беренче вакытка җитә. Апам чыннан да минем гаебем юк, димәк гаебем юк икәнен белгәч алар мине чыгара, шулай бит?
Әниләрен машинага утыртып алып киткәндә балалар үксеп, үксеп елап калдылар. Лилия нишләргә дә белмәде. Казанга китәр өчен аңа тагын эштән китәргә кирәк. Лилиягә тагын Николай Ивановичның өметен акламавы, йөрәген әрнетеп алды. Шулай да ул хуҗасының аңлый торган кеше икәнен белеп , эшең нәрсәдә икәнен ничек бар шулай сөйләп бирде. Ул үзенең сөйләгәненә үкенмәде, чөнки Николай кыз сөйләгәнгә җавап итеп :
— Ә син Илдус Абдуловичны хәтерлисеңме? Син аңа шалтырат әле, мин сиңа телефон номерын бирәм. Хәзер ул лаеклы ялга чыккан , тик элемтәләре калгандыр дип уйлыйм. Миндә аңа шалтыратырмын. Ул яхшы кеше, әгәр дөреслек сезнең якта булса ярдәм итмичә калмас.
Лилия рәхмәтләр әйтеп тизрәк Илдус Абдуловичның телефон номерын җыеп:
— Исәнмесез Илдус Абдулович.
— Исәнмесез, ә сез кем буласыз?
— Илдус абый гафу итегез шулай кисәктән сезгә шалтыратканым өчен. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк иде.— дип Лилия үзенең кем икәнен аңлатып бирде.
— Әйе, ул кичерешләрне онытып буламы соң?
— Сезнең үзегезнең хәлләр ничек соң?
Илдус Абдулович көлеп җибәрде дә:
— Ничек оста әйләндердең, минем хәлемне белеп тәртипсез улым турында белергә телисең инде, шулаймы?
Лилия үзен гаепле итеп тойды һәм:
— Гафу итегез мине, миңа шалтыратырга кирәк булмагандыр. Борчыган өчен мине гафу итегез. — дип Лилия телефонын сүндерде. Ләкин телефон үзе шалтырый башлады.
— Әйе, тыңлыйм. Гафу итегез шулай телефонымны сүндергән өчен. .Ми........
— Җитәр инде, күпме гафу үтенеп була Лилия? Минем сине гаепле калдырасым килмәде. Син тыңла сеңлем, тыңла гына. Мин сиңа булышам. Ә улыма килгәндә, мин бит сүземдә тордым. Былтыр үз кулларым белән аның кулына богау салып төрмәгә озаттым. Миңа да авыр, тик дөреслектән ерак китә алмыйсың икән ул, дөреслек нинди генә ачы булмасын, аны үтәргә кирәк, дөреслекне алга чыгарырга кирәк. Менә шул дөреслек өчен миңа да теләсәм, теләмәсәм дә эштән китәргә туры килде. Ул төрмәдә утырган кешенең туганы полиция хезмәткәре булып эшли алмый дип уйлыйм. Ләкин минем дусларым әле дә эшли. Мин бераз алар белән элемтәгә кереп киңәшләшеп алыйм әле, аннары сиңа шалтыратырмын. Ә син миңа хәзер барысын да сөйлә.
Лилия бәйнә бәйнә нәрсә булганнарын башыннан ахырына хәтле сөйләде дә:
— Сез ничек уйлыйсыз, Ландышка ярдәм итеп буламы?
— Дөресен әйткәндә бик четерекле мәсьәлә , аның гаепсез икәнен исбатлау бик авыр булачак, тик шулай да уйланырлык нәрсәләр күп монда. Ярый мин сиңа шалтыратырмын— дип Илдус телефонын куйды.
Лилиягә Илдус Абдуловичтан җавап көтү бик озак тоелды. Ниһаять ике сәгать үтте дигәндә Лилиянең телефоны шалтырады.
— И так Лилия сеңлем, сиңа иртәгә Казанга барырга кирәк була . Мин сиңа әйткән адрес буенча барып, 44 кабинетта сине төшке аштан соң ук яхшы следовать көтә. Дустым аны яшь булса да бик көчле, энә белән җир казый торган следователь диде. Фамилиясен генә аңлап җиткермәдем, толи Вафин, толи Сафин, сиңа дежурный әйтер.
— Рәхмәт сезгә.
— Рәхмәтеңне сеңлең төрмәдән чыккач әйтерсең. Әлегә вакытыңны сузма, Казанга җыен. Исән сау йөреп кайт.
Телефон тагын сүнде. Лилия тизрәк Тахирга шалтыратып аңа бүген үк Казанга балалар белән бергә барырга кирәклеген әйтте. Тахир :
— Иртән кайтып алам, следователь янына вакытында барып җитәрсең — диде.
Тахир кайтып җиткәнче Лилия дә балалар да юлга чыгарга әзер иде. Шунысы яхшы, машина кузгалып китүгә балалар тагын тәмле итеп йоклап киттеләр. Лилиянең борчулы йөзен күреп, Тахир әкрен генә :
— Син борчылма, полициядә дә җүләрләр утырмый. Алла теләсә Ландышның гаепсез икәнен тиз ачыкларлар һәм тикшерү эше бетүгә ул өйгә кайтыр. Тик менә Илсур абыйның гына хәле бик начар. Эльза апа да гел Ландыш өстендә тора, гел аны гаепли, үтерергә теләүче бары тик Ландыш кына ди. Ә син, син каян беләсең ул следовательне?
— Мин белмим, фермада эшләгәндә бер полиция начальнигы килеп йөри иде хуҗабыз янына. Менә ул табып бирде дә инде, бик яхшы тикшерүче дигән була.
— Димәк яхшы, безгә өметләнергә генә кала. Гаепсез кеше төрмәдә утырырга тиеш түгел бит.
— Анысы дөрес, тик бөтен нәрсә дә Ландышка каршы дип баралар бит.
Тахир дәшмәде, аның тагын да Лилиянең күңелен төшерәсе килмәде.
Лилия Казанга килеп җиткәч Рәмзия апага шалтыратып, аңа балалар карарга кушты да үзе Илдус Абдулович биргән адрес буенча китте. Прокуратура зданиесе эченә керүгә аны кечкенә генә , бүлеп алынган бүлмә тәрәзәсендә утыручы полиция хезмәткәре туктатып:
— Сез кая барасыз?
-— Миңа 44 кабинетка килергә куштылар, мине анда көтәләр дип уйлыйм.
— Миңа паспортыгызны бирегез.
Лилия тәрәзә аша паспортын бирде. Полиция хезмәткәре паспортны кулына алып тәрәзәсен япты да кемгәдер шалтыратып сөйләште дә:
— Сезне икенче этаж, 44 кабинетта көтәләр. Этажга менгәч сулга— диде дә, тәрәзәсен ябып куйды. Лилия икенче зтажга менеп кирәкле кабинетны тапты, тик анда Вафин да, Сафин да диелмәгән, ишектә Никитин дигән фамилия язылган табличка тора иде.
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас